Чәчмә әсәр
24 Мая 2024, 19:17

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (9)

Хатын үзенең ире өстеннән көлеп, мыскыллап башка берәү белән йөри — аңа закон да юк, канун да...

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (9)Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (9)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (9)

IX

Урак өсте җитә башлагач, районнан килеп, магазинның эшләү графигын үзгәртеп киттеләр. Сатучы аны иртүк ачарга да сәгать унберләрдә ябарга һәм кичен тагын җидедә ачып ут алганчы сатарга тиеш. Ягъни, халык басуга киткәндә дә, кайтканда да магазин ачык булсын!.. Ә көндезен ябык торса да ярый.

Шулай итеп, Камилә дә кичен бик соң кайта башлады. Кайчак ире белән бергә, ә кайчак аннан да соңрак. Ярый әле кичкелеккә эшкә киткәнче ашарга әзерләп куя — Хөснулла кайтып ашый да ята.

Ә бер көн исә, хатыны төн уртасы тугач та өенә атлап кермәде. Ире аптырап тышка чыкты: әллә бер-бер хәл булдымы? Тышта инде караңгы тәрәзәләрдә ут юк, авыл йокыга талган. Арлы-бирле этләр өргәләгәне генә ишетелә. Ул урамга колак салды: кеше сөйләшкәне, аяк тавышы ишетелмәсме?.. Юк! Бөтен җир — тып-тын!.. Хөснулла ни уйларга, ни эшләргә белми, хатынының эш урынын урап кайтырга булды. Әллә кинәт ревизия килеп соңга кадәр эшлиләрме?.. Кайчак шулай була торган иде.

Ләкин магазинда гул юк иде. Шуңа күрә Азнакаев анда барып җитәр-җитмәстән туктады да кире борылырга уйлады. Тик аңа кйнәт тавыш ишетелгәндәй булды. Ул сагайды, әллә нишләп эченә ут йөгерде. Кем булыр анда — берәр каракмы әллә?.. Шулчак әкрен генә ишек ачылды да аннан як-ягына карана-карана бер ир кеше чыгып шылды. Аның гәүдәсе Хөснуллага таныш кебек тоелды. Тукта, Рәмис түгелме соң? «Ах, сволочъ!.. Тагын арага кергән!.. Юк инде, бу юлы мин синең муеныңны, сындырмый туктамам», — дип артыннан йөгермәкче булган иде, магазин ишеге тагын ачылды һәм аннан Камилә чыгып ишекне шартлатып бикләп тә куйды. Ире каршына атлады. Хөснулла бизгәк тоткан кебек калтырана. Йодрыклар төйнәлгән, күзләре ике куз булып яна.

— Сука! — диде ул селтәнеп. — Үтерәм!..

Ләкин теге куркырга уйламады да:

— Мә, сук! — дип кукыраеп каршына килде. — Тик минем кесәдәге язуыңны онытма. Башыңны төрмәдә черетермен...

Моны ишеткәч, Хөснулланың өстенә салкын су койган кебек булды. Ул күтәргән кулын кире төшерде. Ә Камиләсе аны уздырып төкрекләрен чәчә-чәчә кычкырырга тотынды.

— Хәчтрүш, кулыңнан бернәрсә килми, магазинга папироска кергән һәр кешедән көнләшкән була тагын: Җир чокучы конструктор... Самолет, имеш... Әнә, тракторың очып китмәсен...— Һәм борылып әтиләренә таба китеп тә барды...

Хөснулла тукмалган эт кебек башын аска иеп өенә таба атлады. Хурлык!.. Нинди хурлык!.. Кеше генә ишетмәгән булса ярар иде... Хәер, ишетсә, инде куркасы, яшерәсе калмады. Бу соңгы тамчы!.. Кире аны өенең тупсасын атлаттырасы түгел...

Ә күңелдә бушлык, йөрәк әрни. Ул кайтты да башын тотып урындыкка утырды. Нишләргә? Кая барып бәрелергә?.. Юк! Бу башны куяр урын юк!.. Серен сөйләргә, киңәшләшергә әти-әнисе үлгән, шәһәргә киткәч, барлык дусларын югалтып бетте, туган тиешле Рәмис бар иде — ул да әнә битенә төкерде.

Хөснулла торды да хатыныннан яшереп куйган яртысын чыгарды. Эчте. Аннан уйга калды. Нәрсә диләр әле: кеше үз гомерендә агач утыртырга, елан үтерергә һәм йорт салырга тиеш... Хөснулла боларның берсен дә эшли алмады — йорты да әтисеннән калган иске, үзенә һәйкәл булырлык агач та утыртмады (ул үзенчә моны бала дип аңлый), янында еланнар булды, аны чактылар, ә ул берсен дә үтерә алмады.

Шуннан Кавказ мәкален исенә төшерде: егермедә акыл булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак, утызда хатының булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак, кырыкта акчаң булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак... Хөснулланың акчасы да, хатыны да юк. Хәзер инде акылы барына да шикләнә башлады... Өчнең бере дә булмагач, ул нинди ир соң?

Алай дисәң, балалыгы авыр булса да, тормышы әйбәтләнә башлаган иде бит! Камиләсенә үтеп киткәндә сокланмаган кеше юк иде. Ул да башта ире өчен үлеп кенә торды. Колхозда эшләгәндә абруе да бар иде. Шулай булгач, нишләп соң дөньясы җае белән генә бармады: кем гаепле? Хатынымы? Әйе, бөтен бәла баладан башланды шикелле. Нишләп ул аны ташлатырга риза булды әле? Камиләне тыңлатып була идеме соң?!. Хәзер бит йортта хатын-кыз хуҗа. Алар ни теләсә, шуны эшли. Камилә иренең сүзенә колак та салмады... Тагын да — өстеннән йөрүе!.. Бу инде бөтенләй авылда булган хәл түгел... Элек хатыннар ирнең күз карашыннан курка торган иде. Кайчан дөнья шулайга әйләнеп китте соң әле? Заманы шулаймы, әллә аларга хокукны артык шаштырып бирделәрме? Кара инде, ир өстеннән йөри, ә син берни эшли алмыйсың!.. Эшләп кара! Әнә бит, бер генә суккан иде, ябып та куйдылар. Чак кына статья чәпәмәделәр... Кем чыгарган мондый законны?.. Ярый, сугарга ярамасын да, ди, хәтта малга да селтәнергә кушмыйлар. Алайса башка чара каралсын иде. Югыйсә хатын үзенең ире өстеннән көлеп, мыскыллап башка берәү белән йөри — аңа закон да юк, канун да... Их-х, беренче тапкыр киткәч, кире кавышмаска иде шул... Үзе башлал хат язды бит... Ә тегесе ни, килеп тә җитте, гафу ит, дип муенына да асылынды. Ул исә эреде дә төште. Чөнки ярата иде шул, өзелеп... Шуңа күрә икенчесендә дә гафу итте. Алай гына да түгел, сукканы өчен үзе гафу үтенде. Хәер, баш имәсә утырта иде бит Камиләсе... Аннан соң, хатыны аңлагандыр, дип уйлаган иде. Кайда ул?!. Бөкерене гүр генә төзәтә, дип юкка гына әйтмиләр инде...

Ә эшендә? Заводта эшләп тә теләгән теләкләренә ирешә алмады... Кулыннан да, башыннан да килә иде бит аның... Монысын ул теләсә кем алдында исбат итә ала. Бүген дә. Биреп карасыннар иде аңа кабат конструкторлык вазифасын. Юк шул. Бала чаганы алдаткан кебек, бер бирделәр дә, шундук тартып та алдылар. Җәмгыятькә кирәкмәде ул. Кайсыдыр гәзиттә Хөснулла үзе кебек бер кеше турында «таләп ителмәгән талант» дип укыган иде. Шул дөрестер инде. Хәзер, әнә, гаиләсе дә, яраткан эше дә юк...

Иртәгәсен ул эшкә соңлап барды. Рәмис аны кара тавыш күтәреп каршы алды.

—- Син нәрсә, күпме минем нервыны сынарга уйлыйсың? Җитте, бу сиңа колхоз да, завод та түгел!.. Аренда! Эшләсәң дә, эшләмәсәң дә акча алырга өйрәнеп беткәнсең, җилкуар!.. Моннан соң күземә күренәсе булма!..

Хөснулла ачуы белән ачкычларын җиргә ыргытты.

— Мә, сволочь, ал! Миңа тавыш күтәрәсеңме әле?..— Ул трактордан сикереп төште дә тегеңә каршы бара башлады. — Кичә башыңны бәреп ярмаган өчен рәхмәт әйт. Камилә өчен мин сине!..

Бригадирның йөзе ап-ак булды. Чөнки буйга озын булса да, көч-гайрәт ягыннан Хөснулладан кайтыш иде.

— Ни сөйлисең син, Хөснулла? — диде ул, артка чигә-чигә. — Монда Камиләнең ни катнашы бар?.. Эшлә әйдә, мин бит юри генә, соңга калганга гына әйтәм...

Хөснулла ныграк зәһәрләнде:

— Эх-х, Камиләнең катнашы юкмыни?!. Юри генә әйттеңмени?!.— диде дә Рәмиенең ияк астына тондырды. Теге очып барып төште.

Азнакаев тагын бер сугарга уйлаган иде дә, кулын гына селтәде — җиткән! Ул борылып авылга таба китте.

Йорт күңелсез, ягымсыз иде. Буш өйнең тупсасын атлап керде дә идән уртасына барып утырды. Инде нишләргә?.. Кая барырга?..

Шул вакыт сәламләгән тавыш ишетелде:

— Саумы, кияү!

Башын күтәреп караса — алдында Мәүлетбай тора. Ишек ачылганын, аның кергәнен дә сизмәгән Хөснулла.

Җавап булмады. Бабасы караватка барып утырды.

— Ни булды тагын, кияү? — диде ул.

— Кызыңнан сора!

— Йә, хода! — Мәүлетбай көрсенеп куйды.— Нигә адәм көлдерәсез, нигә юньләп тормыйсыздыр инде?!. Шушы иркен дөньяга да сыймагач...

Хөснулла йодрыгы белән идәнгә сугып алды:

— Тагын элекке хәлен кабатлады бит!..

Бабасы әрнеп ыңгырашты.

— Үзеңне дә әйтер идем инде. Бер хатынга да баш булалмагач... Әллә дөмбәсләп карыйсыңмы, кияү?.. Бәлки, шуннан басылыр, ә? — Ул Хөснуллага өмет белән карады.

Азнакаев бераз дәшми утырды. Шуннан:

— Файдасы юк, — диде.— Шуның аркасында менә шушы көнгә калдым бит инде...

Икесе дә тын калды. Тынлыкны Мәүлетбай бозды:

— Нишләргә уйлыйсың соң?

— Белмим!..

Киявеннән юньле җавап ала алмагач, башын аска иеп, бөкрәя биреп, Мәүлетбай тышка атлады. Хөснуллага гына түгел, аңа да нык кыен иде. Нинди тормыш бу?..

Бүген генә түгел, мондый сорау аның башында еш туа. Хәтта «нигә яшәдем» дип тә уйлап куйганы бар. Чөнки яшь чагында, көч барда ул бары тик колхоз эшен белде. Иртән торып чыгып китте дә, кара төннә генә кайтты... Хезмәткә намуслы караш аның миенә ана сөте белән сеңгән. Шуңа күрә ул үзенең вазифасына башкача карый алмады. Көн-төн колхоз дип янды. Ә нәтиҗәсе нәрсә? Бәхетсез картлык. Әйе, әйе!.. Бәхетсез!.. Чөнки ул өйләнгәндә ярату дигән нәрсәне белмәде, өйләнергә кирәк — өйләнде. Йортны, малларны карарга, бала тудырырга яраган — булды. Һәм ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт нәкъ шулай булырга тиеш, дип аңлый да. Яшь чагында да юньләп сөйләшмәде хатыны белән, әле дә. Өйдә ялгыш килеп кергән ике кеше яши, диярсең.Бер¬нинди якынлык юк, бернинди үзара аңлашу...

Җитмәсә, кызы өчен дә ачуы килә хатынына. Бәбәй тугач та аңа тапшырган иде — бала ничек үсә, аңа ни кирәк, ни җитми — сорашып та карамады. Ә ана кеше, киресенчә, Камиләне ифрат яратты. Үзе авырлыкта үскән иде — кызының һәр теләген үтәргә тырышты, аңа һич каршы килмәде.  — Әле тегене алып бирде, әле моны. Нәтиҗәдә бары тик үзенчә генә яшәргә өйрәнгән, үзе турында зур уйлаучан эгоист үсте. Дөрес, яшь чагында эшкә уңган иде.

Моны Мәүлетбай соңыннан аңлады аңлавын, ләкин терсәк якын да, тешләп булмый...

Ичмасам, күңел юатырга оныгы да юк бит. Тискәре кыз аны шушы бәхеттән дә мәхрүм итте. Шуның белән уйнап көн үткәрер, күңелсез уйларын таратыр иде...

Йә, ярый, хатыны да, кызы да эшкилмәгән булсын ди, ә үзе, үзе нәрсәгә иреште соң?.. Шушы яшькә җитеп, ни акчасы, ни почеты юк... Гомер заяга үтте, ахыры, заяга... Моңа кем гаепле, кем? Үземе, әллә башка берәр кешеме?..

Шушындый кургаштай авыр уйлардан ул барган җиреннән туктап калды. Йөрәге чәнчеп алгандай итте. Аның, беренче тапкыр, аягы өенә тартмады...

(Дәвамы бар)

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас