Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 Май , 10:25

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (7)

– Кем азгын? Нишләп миңа нахак бәла ягасың? – Бер дә нахак түгел. Әллә балаңны Хәсәннеке дип алдамакчы буласыңмы? Яшь егетне алдап чыкканыңны бөтен общага халкы сөйли.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (7)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (7)

(Дәвамы.)

Менә ничәнче көн инде, бөтен дөньяны сафлыкка күмәргә теләгәндәй, бертуктаусыз кар ява. Студент чакта алар шушындый мәлне харап ярата иде. Кызлар-егетләр шаяра-көлә училищега баралар, дәресләрдән соң театрларга, концертларга йөриләр. Юктан гына кызык табып көләләр. Булган да бит бәхетле минутлар! Авылдан әти-әниләре азык-төлек җибәрсә, бер гаилә булып ашыйлар иде. Бик тә ашарга бетеп китсә, китәләр бүлмәләр буйлап эзләнеп. Берәрсеннән – бәрәңге, икенчесеннән май табып, өченчесенән икмәк алып, көлешә-көлешә тамак ялгыйлар. Акча нәкыслыгы да, тормышның башка мәшәкатьләре дә аларга кагылмаган кебек. Барысы да шат, барысы да бәхетле.

Ул вакыттан соң бер-ике ел гына үтсә дә, бүген шул шатлыклы мәлләр татлы бер төш кебек кенә тоелды Хәсәнгә. Теге хәлдән соң аның йөрәге дә, күңеле дә мәңге бетәшмәстәй яраланып, әле дә кан сыкрап тора. Менә ул, уйларга бирелеп, үзенең участогындагы карны көри. “Әле генә институтка керергә әзерләнгән, бөтенесе зур өметләр баглаган кеше урам себереп йөрсен әле! Гарьлеге ни тора!” Танышлар күреп калмасын дип, шәһәрнең төпкөлрәк урынын сайлады. Кайчан туктар икән бу кар? Ичмасам, бераз хәл алып калыр иде. Көрәп киткән урынны артыннан ук кар күмеп тә китә. Шушындый авыр уйлар аның миен чүкеде, йөрәгенә тынгылык бирмәде.

...Автобустагы мәхшәрдән соң Хәсән бераз аңына килә алмый аңкы-тиңке йөрде. Әйбәт кенә башланып киткән эшен кәләше бер көн эчендә челпәрәмә китерер дип башына да кереп чыкмаган иде. Моннан соң ул оялышыннан иптәшләре күзенә чалынмаска тырышты. Эшсез дә ятып булмый, шуңа да ЖКУга барып, урам себерүче булып урнашты.

Әлбәттә, тота килеп шундый талантны югалтуы филармония җитәкчелеге өчен дә җиңел түгел иде. Андый сәләтле җырчылар юлда тәгәрәп ятмый. Җырчылар күп әзерләнә дә ул. Кайберләрендә тавыш та, моң да бар, әмма, ни сәбәптәндер, тамашачының йөрәгенә юл таба алмыйлар. Ә Хәсәннең исем-шәрифен игълан итү белән халык кул чаба башлый, җырлап беткәч, сәхнәдән җибәрми тота.

Берничә көннән бергә эшләгән музыкант егет Хәсәнне эзләп килде.

– Зөһрә Фәритовна җибәрде, килеп китсен әле, – диде.

Уңайсызлана-уңайсызлана барды Хәсән төркем җитәкчесенә. Бик ихлас каршы алды өлкән җырчы. Хәл-әхвәл сорашып, бер чама сөйләшеп утыргач, Зөһрә Фәрит кызы:

– Әлбәттә, теге вакыттагы хәл барыбызның да күңелендә юшкын калдырды, – диде. – Безнең тормыш бөтен халыкның күз алдында. Радиодан да тыңлыйлар, телевизордан да күрәләр. Билгеле кеше белән һәрвакыт кызыксыналар, алар хакында дөресе дә, гайбәте дә күп йөри. Моңа кадәр төрлесен ишетергә туры килсә дә, бу кадәрен үк күргән юк иде. Ярый, монысын онытыйк. Тормыш булгач, бөтенесе дә шома гына барса, кызык та булмас иде. Сине яңадан үзебезнең бригадага эшкә чакырырга булдык. Яшь булсаң да, халык яратып өлгерде. Теге вакыт тамашачылар үзеңне таптырып бер булды. Концертта һаман да синең исем-шәриф игълан ителмәгәч, “Кайчан Хәсән Вәлиев җырлый”, дип, записка җибәрә башладылар. “Килмәгәч, нигә кеше алдап афишага исемен яздыгыз” дип, сәхнә артына ук килеп менделәр. Үз тамашачыңны табу – артист өчен иң олы бәхет.

–          Рәхмәт, Зөһрә Фәритовна, җылы сүзләрегез өчен. – Үзе турында яхшы фикер ишетүдән Хәсәннең йөзендә елмаю чаткылары күренде.

Ике арада тынлык урнашты. Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Кире килгән хәлдә дә, хатынының әллә нинди яманлыклар уйлап чыгарып, тагы оятка калдырачагын күз алдына китерде.

–          Зөһрә Фәритовна, ышанычыз өчен зур рәхмәт, башкача килә алмасмын ул, – диде.

–          Бик жәл. Синең кебек талантларның урыны нәкъ сәхнәдә бит. Ярый, алайса, бала түгелсең, үзең беләсең. Шулай да сине без һәрчак кабаттан эшкә алырга риза. – Өлкән җырчы Хәсәнгә сынамчыл карап, сүзен дәвам итте. – Туганым, хәлеңне аңлап торам, әмма киләчәктә сиңа ныклырак булырга киңәш итәр идем. Син ир кеше, тормышың яңа башлана. Ир булып, тормыш дилбегәсен үзеңнең кулыңа алуыңны телим. Син су уңаена агып барырга йомычка кисәге түгел. Кирәк урында үз сүзеңне әйтеп өйрәнергә дә кирәк булыр. Һәр кем үз бәхете өчен көрәшергә тиеш, нәкъ шул чакта гына үзеңнең хыялларыңны тормышка ашыра алачаксың. Ярый, сиңа уңышлар телим...

Җырчының соңгы сүзләре Хәсәнне уйга салды. “Нишләп мин шулай пешмәгән икән? Әтием дә алай түгел. Ә абыйсы соң? Кирәк урында чатнатып әйтә дә, бик ачуын чыгарсалар, салып очырырга да күп сорап тормас. Ә ул кешегә авыр сүз дә әйтә алмый”.

Әле аларның училищенең гомум ятагында яшәп яткан көннәре. Өйләнгәч, укытучысы директорга кереп, үзе юллап алып биреште. Филармониядән эштән киткәч, комендант иртәгесенә үк килеп, бүлмәне бушатырга кушты. Кыш көне бала белән кайда барсыннар! Икенчедән, фатир тапкан хәлдә дә түләргә акчаны кайдан аласың?!

– Хәзер нишлибез? – Фәридә елый башлады. – Бу нинди бәхетсез тормыш? Бөтенесе дә безгә каршы килеп тора.

– Ярый, тынычлан, барып сөйләшеп карармын, – дип, тагы да ярдәм сорап, Җәүдәт Юнир улына юлланды.

***

Тулай торак тулай торак инде. Бөтен халык иртән тора да тыпыр-тыпыр коридор буйлап йөри башлый. Чират торып юыналар, газ плитәсе янында да кайсы вакыт халык җыелып китә. Бүген улларының туган көне – бер яшь тулды. Хәсән иртән торып эшкә китте. Бәлки, туганнар килер дип, Фәридә плитәгә аш куярга булган иде да, буш урын таба алмады. Берәр урын бушамадымы икән дип, берничә тапкыр чыгып карады да, ахырда:

– Надоел, монда сезне көтсәң, көне буе ач утырырсың, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә бер кәстрүлне алды да үзенекен утыртты. Салатлар әзерләгәнче ашым кайный торгандыр инде дип чыкса, кәстрүле тәрәзә төбендә утыра. Фәридә, күп уйлап тормый, баягы урынга тагы үзенең кәстрүлен утыртты. Шул мәл кухняга Мөбинә исемле хатын килеп керде.

– Нишләп минем урынга куйдың? – диде ул, аңа тишәрдәй итеп карап. Монда син генә кешеме әллә?

– Бүген улымның туган көне бит.

– Шуннан ни булган? Хәзер, синең улыңның туган көне дип, мин ач утырырга тиешменме? Табылган акыллы баш! – Мөбинә плитәдәге кәстрүлне алды да шап иттереп өстәлгә утыртты, аннан үзенекен китереп куйды.

– Нишлисең ул?

– Аллаһының кашка тәкәсе түгелсең әле. Чиратың җиткәнне көт. Ул кадәр ашыгыч булгач, кояш артыңа төшкәнче йокы симертмәскә иде.

– Мин йокы симертәмме? Минем кебек бала карасаң, алай дип  әйтмәс идең. Үзеңнең балаң булмагач, кеше хәлен белмисең инде.

Фәридәнең бу сүзе Мөбинәне чыгарыннан чыгарды. Аның болай да яралы йөрәгенә тоз сиптеләрмени?! Ире белән яшәвенә өченче ел китсә дә, әллә нишләп һаман балага уза алмый. Табибларга да йөрми түгел, йөри. “Борчылма, бөтен анализларың әйбәт, әлегә вакыты җитмәгәндер”, диләр дә ул, ничек инде уйланмыйсың?!

– Кем, кем, әле син шулай дип әйтәсеңме? – Мөбинә усал итеп Фәридәнең күзенә текләде. – Ничек авызың кыйшаймый? Табылган фәрештә! Ходаем безгә дә сабый сөяр көн бирер. Аллаһка шөкер, намусым чиста. Синең сымак азгын юлда йөреп түгел, ә яратып чыккан иремнән табачакмын.

– Кем азгын? Нишләп миңа нахак бәла ягасың?

– Бер дә нахак түгел. Әллә балаңны Хәсәннеке дип алдамакчы буласыңмы? Яшь егетне алдап чыкканыңны бөтен общага халкы сөйли.

Бу сүзләрдән Фәридә ачкан авызын да яба алмый телсез калды. Башына күсәк белән тондырдылармыни?! Җитмәсә, кухня тулы кеше. Шулай да бирешергә теләмәде.

– Ярый, бу сүзең өчен кирәкле урында җавап бирергә туры киләчәк әле, – диде дә бүлмәсенә карый атлады...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (7)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: