Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 Май , 09:25

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (6)

Фәридә яшен тизлегендә автобус эченә йөгереп барып керде дә ишек төбендә бачып торган ханымның башлыгын йолкып та алды: "Оятсыз! Менә син икәнсең кеше ирен аздырып йөрүче!"

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (6)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (6)

 (Дәвамы.)

– Ну, фәхишә, эләктеңме? Хәзер кирәгеңне бирәм. Барыбер үзеңне эләктердем бит! Нәрсә, сиңа башка ирләр беткәнме, ә?! – Фәридә иренең сөяркәсен инде чәченнән эләктердем дигәндә тегесе әллә кайда гаип була да куя. Артыннан бастырып хәлдән тайды. Шәп кача! Гаебе булмаса, ул кадәр качмас иде. – Юк, син миннән качып котыла алмассың. Бәй, ире дә бергә йөгерә түгелме? Шулай шул! Кара әле оятсызлар! – Тагы артыннан куып китте. Менә теге албастының чәченнән урап алды да шап иттереп башына чәпәде.

Шул мәлдә генә Фәридә кулы авыртуга түзә алмый йокысыннан уянып китте. Уянды да, моның бары төш булуына ышана алмый, бераз ята бирде. Аннан кулы сызлый башлавын тойды. Теге бичурага чәпим дип, кулын как стенәга бәргән икән.

Кәримә килеп киткәннән бирле Фәридәнең күңелендә давыл купты, шомлы хәбәр йөрәген кимерде. “Син мине белмисең әле! Күрсәтермен әле мин сиңа сөяркәне! Хәстрүш!” Үзалдына җенләнә, үзалдына тузына. Гүя эченә ниндидер шайтан оялап алды да, һич кенә аңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Төннәрен саташып уяна, әллә кемнәр белән айкаша, бастырыша, әрләшә.

Иртән савыт-сабасын юып торган җиреннән бер чынаягын идәнгә бәреп ватты. Үзен үзе әрләде. “Исәр, бу кадәр дә беркатлы булырмын икән! Берсе йомшак сөйләп катыга утыртып китте бит. Ә ул һаман да шул Фәридә. Кешегә акыл кермәсә керми икән! Юк, моннан соң ул ачыгавыз Фәридә булмаячак! Ул үлде! Әл дә ахирәте килеп күзен ачты әле. Юкса, һаман шуның алдында өерелеп-чөерелеп йөрер иде. Хәзер Фәридәдән яхшы тормыш көтмәсен! Шиш!”

Хатын хәтта йодрыкларының үзеннән-үзе төйнәлгәнен дә сизмәде. “Өйгә кертмим! И все!” Иреннән ничек үч алырга белмәгән Фәридә кинәт аның барлык киемнәрен шатыр-потыр бер капчыкка тутырды да, коридорга чыгарып ыргытам дигәндә, тукталып калды. “Шуннан чыгарып олактырдым, ди? Ә ире шуны гына көтеп йөрсә? Ничек яхшы булды әле, китәргә уңай булды әле дип куана-куана китәр. Юк, артык ирем юк әле, берәүгә дә бирәсем юк. Ялгызым ул баланы ничек карыйм?!”

 

***

Тәүдәрәк укуын институтта дәвам итә алмавына Хәсәннең кәефе төшсә дә, филармониядә эше уңышлы гына киткәч, дәртләнеп китте. “Бәлки, киләсе елга керермен, бала бераз үссә, җиңелрәк тә булыр”, дип уйлады.

Коллективта яшь җырчыны җылы каршыладылар. Республикадагы иң билгеле эстрада төркеменә алдылар аны. Бригада җитәкчесе Зөһрә Фәрит кызы – халык арасында абруй яулаган җырчы. Бәләкәйдән радионан, телевизордан җырларын тыңлап үскән мәшһүр шәхес белән кайчандыр бергә эшләрмен дип күз алдына да китермәгән Хәсән аның гадилегенә хәйран калды. Гаҗәп ярдәмчел, ихлас кеше Зөһрә апа!

– Диплом алу гына сезнең чын җырчы булуыгызны аңлатмый әле, – диде ул яшь кешегә киңәшен биреп. – Үз өстеңдә бертуктаусыз эшләгәндә генә халыкның сөюен яулаган артист дәрәҗәсенә күтәреләчәксең. Тамашачыга әйтер фикерең булсын. Мәгънәсез җырлар башкарып, күпме талантлар үзенең йөзен югалта. Халык сине тавышыңнан аерып, танып торсын. Кешене кабатлама. Башкару манераңны тап. Рамазан Янбәков, Фәрит Бикбулатов кебек мәшһүр җырчылар дәрәҗәсенә җитүеңне телим. Синең тавышыңнан, җырыңнан, әнә шул артист җырлый, дип белеп торсыннар.

Хәсәнне килү белән мизгел ачу концерт программасына керттеләр. Әлбәттә, мондый бәхет һәркемгә тәтеми, коллективтан иң-иңнәрне генә сайлап алдылар. Шуңа да кайсыберәүләр яшь җырчыга сокланып караса, кырын караучылар да булмады түгел.

Студент чакта концертлар белән еш йөрсәләр дә, Хәсәннең филармониядә бу тәүге чыгышы иде. Тамашаның режиссеры да, Зөһрә Фәрит кызы да егетне кат-кат искәртте:

– Мондый концертта җитәкчеләр күп була. Мәдәният министрлыгыннан, хөкүмәттән вазифалы кунаклар чакырылган. Шуңа да сынатырга ярамый...

– Килешле хәрәкәтләр белән башкарырга тырыш...

– Сәхнәдә иркен тотарга кирәк үзеңне.

Чынлап та, Хәсәннең җырын барысы да ошатты. Танылган сәнгать әһелләре дә, тамашачылар да аңа гөрләтеп кул чапты, кемдер “браво” кычкырды.

Концерт тәмамлангач, читтә уңайсызланып торган Хәсәнне яшьләр уратып алып, күккә чөеп мактады, кемнәрдер уңышы белән котлады. Хәтта таләпчәнлеге белән аерылып торган мактауга саранрак бөек җырчы Рамазан Янбәков тә бу юлы соклануын яшермәде.

– Шәп җырладың, энем! – дип, килеп кулын кысты ул. – Ошады. Җырлагач, әнә шулай җырларга кирәк, кинәнеп, күкрәк киреп, җырдан көлеп түгел. Нәкъ синең кебек кешеләрнең урыны профессиональ сәхнәдә булырга тиеш. – Аннан Хәсәннең кайсы яктан булуы, халык җырларын җырлау-җырламавы белән кызыксынды. – Чын җырчы халык җырларын да яхшы белергә тиеш. Кирәк булса, сораш, үзем дә ярдәм итәрмен. Уңышлар телим.

Соңыннан оперативкада җитәкчеләр, күпне күргән өлкән җырчылар Хәсәнне котлап, мактап сөйләделәр. Гәзитләрдә ел мизгеле ачу тантанасына багышланган мәкаләдә Хәсәннең исемен дә телгә алып, язып чыктылар. Болар барысы да яшь җырчының кәефен күтәрде, канатландырды, үз-үзенә ышанычын тагы да арттырды

Сәхнә тормышы үз җае белән бара торды. Бераздан Хәсәнне иптәшләре җырчы итеп кенә түгел, оста алып баручы буларак та ачты. Чираттагы гастрольгә җыенганда төркемдә нәфис сүз остасы булып эшләгән артист капыл авырып китте. Шул мәл Зөһрә Фәрит кызы:

– Синең сүзең яхшы, юморга да байсың, әйдә концертларны алып бар, – дигәч, шатланып риза булды егет. Эстрада монологларын сайлады. Ошап китте Хәсәнгә конферансье һөнәре. Бу яшь җырчы өчен үтә дә тансык, чөнки концертта дүрт-биш кенә җыр башкару аз сымак аңа. Өстәвенә моның өчен түләнгәч тә, бик әйбәт булып калды.

Бүген Хәсән шуларны уйлый-уйлый гастрольдән кайтып килә. Элекке сымак гастрольгә берничә айга чыкмасалар да, еш йөриләр. Коллективта Хәсән иң яше. Шуңа да аңа бөтен нәрсә кызык. Халык аның исемен ишетү белән кул чаба, җырлап беткәч, туктаусыз алкышлап, кабат-кабат сәхнәгә чакыра.

Әле менә район үзәгендә чыгыш ясадылар, анда Хәсәнгә хәтта гөлләмә дә бүләк иттеләр. Кайтышлый кибеттән улына матур гына костюм да сатып алды.

Автобуста артистлар гөж килә, ә аның күңелен аңлашылмаган ниндидер шомлы хис биләп алган...

Кәләшен, улын сагынып, аларны куандырыйм дип елмаеп кайтып кергән Хәсән бүлмәдәге тәртипсезлекне күреп, шаккатты.

– Бәй, ни булды?

– Менә мин синнән сорарга тора идем шулай дип. Шуннан сөяркәң белән күңелең булганга авызың җырылып кайттыңмы?!

– Аңламадым! Нинди сөяркә турында сөйлисең ул? – Хатыныннан моны көтмәгән Хәсән аптырап калды.

– Башыңны исәргә салма, бөтенесен дә беләбез инде. Син мине исәргә санагач та.

– Сездә биюче Гөлбинә бармы?

– Бар.

– Шуны кем дип уйлыйсың?

– Кем дип уйлыйм? Биюче.

– Нигә шуның белән типтерәм дип әйтмисең?

– Кит, Фәридә, нәрсә уйлап чыгардың ул? Хыялыйландыңмы? Аның менә дигән ире бар. Фәрит абый белән менә дигән яшәп яталар. Ике балалары үсә.

– Әллә ирләре булганнар йөрми дисеңме? Как раз шулар инде башка кеше ирләрен аздыручылар.

– Ярый, Фәридә, юк өчен талашмыйк. Үзегезне сагынып кайттым. Буш вакытларда концерт куеп, акча да эшләдек әле.

Хәсән кесәсеннән шактый гына акча чыгарды, күчтәнәчләрен өстәлгә җәеп салды, кулындагы чәчәксен кәләшенә сузды да үпмәкче булып аңа үрелде. Шул мәл Фәридә гөлләмәне идәнгә селтәп җибәрде дә шап иттереп аның чигәсенә усы белән чәпәде.

Хәсән көтелмәгән хәлдән шаңкып калды.

– Нишлисең ул? Акылдан яздыңмы?

– Менә син яздың шикелле!

Хәсән идәндәге чәчәкләрне җыеп, өстәлгә салды.

– Кем уйлап чыгарды ул сөяркәне? Әйт әле?

– Хәбәр иясе белән йөрми. Күргәннәр инде...

– Күргәннәр?! – Хәсән аптырап кабатлап сорады.

Бераздан Фәридә үзенең арттырыбырак җибәргәнен аңлады шикелле, тынычлангандай булды. Йөзенә елмаю чаткылары чыгарып, чәй кайнатырга куйды, гөлләмәне вазага утыртып, күчтәнәчләрне суыткычка урнаштырды, акчаны җыеп куйды.

 Хәсәннең кәефе бер кырылгач, өстәл янында да сүзләре берекмәде. Кәләше һаман төпченүен белде.

– Кайда йокладыгыз?

– Кайда булсын! Кешедә фатирда инде. Клуб мөдире алып кайтты. Авылда кем сиңа гостиница әзерләп куйсын!

– Син фатирга кемнәр белән төштең?

– Бөтенебез дә бергә.

– Әстәгый, ничек алай? Оятыгыз бармы сезнең? – Фәридәнең күзе маңгаена менде. – Аңлашылды болай булгач!

– Нәрсәсе аңлашылды?

– Белми әйтмиләр икән: артистлар гастрольдә ирле-бичәле булып бетәләр дип.

– Аны кем сөйли соң?

– Бөтенесе дә сөйли. Иң гулящий халык – ул артистлар, дип.

– Фәридә, юк белән башны катырма әле.

– Ә-ә-ә, менә йөреп кайттың да хәзер минем авызны капламакчы буласыңмы? Юк, мин үземнең баштан көләргә юл куймаячакмын...

Хәсәннең ашавы ашау, эчүе эчү булмады. Берничә көн буе концерт куеп, халыкның кабат-кабат сорап җырлатуыннан күтәрелгән кәефенең берничә минутта очкыны да калмады. Улын кочаклап, сөеп-чөеп алды. “Укытучым ничек дөрес әйткән, ялгыштым, ахрысы”, дигән уйлары күңеленнән чыкмады. “Үземнең беркатлылыгым аркасында иртәрәк өйләндем. Их-ма” дигән шик, корт шикелле, йөрәген кимерде. Зур хата эшләвен аңлады.

Әмма уфтанып берни кылып булмый. Бала бар. Улын гаҗәп яратты Хәсән. Хәтта берничә сәгаткә аерылып торганда да аны сагынып өлгерде. Гастрольләргә бармаганда, төшке ашка өйгә кайтып йөрде. Улы белән күңеле булганчы уйнап, шаяртып кәефен күтәрә иде. Әмма мондый бәхетле көннәрне урлау, кәефте бозу өчен Фәридә сәбәбен табып торды.

“Утсыз төтен булмый! Фәридә монда бала карасын, ә ул кызлар белән гүләйт суктыра. Кара әле, бигрәк беркатлы инде! Моңарчы нишләп башына кереп тә чыкмаган. Барыбер бер эләктерәчәк бит! Ул вакытта теге кәнтәенең дә, үзенең дә кирәгең бирәчәк”. Теге вакыттан соң Фәридәнең тынычлыгын бөтенләй урладылар.

Тиздән Хәсән эшләгән төркем тагы да гастрольгә җыенды. Ире җыенеп чыгып китү белән Фәридә улын ахирәтенә калдырды да тын гына артыннан юлланды. Менә ул филармония каршысында торган автобусны күрде. Димәк, шушы автобус белән баралар. Бераздан егетләр автобуска музыка аппаратларын төяделәр. Аннан – хатын-кызлар, алардан соң егетләр автобуска керә башлады. Бәй, ни күрә, иренең кулында үзенекеннән тыш тагы бер олы сумка. Янында ак якалы пальтода  бер кыз тора. Шул тәмуг кисәвенең генә сумкасы. Үзләре нәрсәдер сөйләшкән, көлешкән була. Бу хәлне күзәтеп торган Фәридәнең ачуы алкымына тыгылды. “Менә хәзер күрсәтәчәк ул сезгә гыйшык уенен! Менә хәзер! Фәридә сез уйлаганча дүрәк түгел ул!” Ул арада төялер әйберләрне автобуска төяп, утырып беттеләр, шикелле.

Шуны гына көтеп торган Фәридә яшен тизлегендә автобус эченә йөгереп барып керде дә ишек төбендә бачып торган ханымның башлыгын йолкып та алды:

– Оятсыз! Менә син икәнсең кеше ирен аздырып йөрүче!

– Аңламыйм, нәрсә эшләвегез бу?! – Иренә нәрсәдер сөйләп торган хатын аптыраудан шак катты да калды.

– Моны мин сездән сорарга теләгән идем! – Фәридә хатынга күзенең агы белән чәнчеп карады.

Мондый ямьсез күренешне көтмәгән Хәсән дә капыл аптырап калды, аннан, урыныннан сикереп торып, Фәридәгә якынлады.

– Фәридә, нәрсә эшләвең бу? Нигә кеше аптыратасың? Нишләп бер гөнаһсыз кешене рәнҗетәсең?

– Нишләвемме?! Моны синнән сорарга кирәк?! – Ярсыган хатын хәзер Хәсәнгә ябырылды. – Кара әле, оялмый да миңа нәрсә ди! Бергәләшеп уйнаш итәргә чыктыгызмы, артист ишарәтләре?!

Мондый сүзгә Зөһрә Фәрит кызы да түзми урыныннан килеп торды.

– Сеңлем, ни сөйлисең? Нинди уйнаш итү ди ул? Монда берәү дә бозык юлда йөрми. Тавыш куптарырга синең ни хакың бар әле?

Әмма Фәридә берәүне дә тыңлар, ишетер хәлдә түгел иде. Ул үзенекен тезде:

– Әйе, беләм мин сезне! Минем артык ирем юк! Шушы фәхишә белән иремне бергә гастрольгә җибәрәсем юк! – Фәридә, тыны куырылып, чәчәп, кычкырып елап җибәрде.

– Сез нык ялгышасыз, сеңлем. – Зөһрә Фәрит кызы хатынны тынычландырырга тырышты. – Бу Нәргизә була, бернинди дә артист түгел. Безнең танылган баянчы Мәрәсимнең хатыны. Ирен озатырга килгән.

Күпме йөреп тә әлегәчә мондый хәлне күргәне дә, ишеткәне дә булмаган артистлар шаккатты.

– Мине алдамагыз! Мин иремне сезнең белән йөртәсем юк! – Күзе аларган Фәридә Хәсәнгә килеп ябышты. – Нәрсә катып калдың? Әйдә, төш, кайттык!

– Сеңлем, тынычлан әле! – Зөһрә Фәрит кызы янә Фәридәгә карады. – Кайдан килде башыңа андый бозык уй? Без эшкә чыкканбыз. Безгә концертка барып өлгерергә кирәк. Хәсәнне алмаштырырлык башка кешем юк. Безнең эш планын бозарга синең хакың юк.

Әмма Фәридәне тынычландыру мөмкин түгел иде. Ул бу минутта корбанын йолккаларга әзерләгән ерткычны хәтерләтте. Чәче-башы тузган, йөзе кып-кызыл булып, кан тамырлары бүртеп чыккан.

– Әйдә кайттык, нишләп торасың! – Ул Хәсәнгә чат ябышып, аны салоннан сөйри башлады.

Бөтен халык алдында оятка калган Хәсән бу мәлдә үзен хас та тәртип бозып тотылган бала хәлендә тоя иде. Ул арада шофер, җитте, кузгалырга вакыт дигәнне белдереп, машинады пипелдәтте. Ахырда, урыныннан торды:

– Сеңлем, безгә кузгалырга вакыт. Болай да тоткарландык, билгеләнгән вакытка барып җитәргә кирәк, – диде, Фәридәгә туры карап.

– Хәсән төшмичә, мин төшмим! Күрәләтә иремне уйнаш итәргә җибәрәсем юк! Артистларне беләм инде. Күземне ачтылар!

– Сеңлем, синең оятың бармы, юкмы? – Зөһрә Фәрит кызы янә телгә килде. – Тиктомалдан безгә яла ягырга синең ни хакың бар?

– Кара әле, туганым, тынычлан, – диде җырчы Гөлчәчәк тә. – Әллә күпме эшләп мондый хәлне әлегә күргәнебез юк иде...

– Мине тыймагыз! – Фәридә хәзер инде Гөлчәчәккә ябырылды. – Сине дә беләбез кемнәр белән теттергәнеңне! Фәрештә түгелсең! Әллә исемне сиңа тәк торганнан тоттырып куйганнармы?! Юк шул! Беләбез!

Бу хатын белән башкача сөйләшү мәгънәсез икәнен яхшы аңлаган артистлар эндәшмәде. Барысының да кәефе кырылган иде. Хәсән исә иптәшләренең күзенә күтәрелеп тә карый алмады. Оят, гарьлек иде аңа. Сумкаларын алып, автобустан төшүдән бүтән чара калмады Хәсәнгә... Аның урынына икенче җырчыны көчкә табып, барыр җирләренә күпкә соңлап, кузгалып китәргә мәҗбүр булдылар.

Башкача Хәсән филармониягә бармады, гариза язды да эштән китте. Шулай итеп, нибары ел ярым эшләп калды ул анда...

 (Дәвамы бар.)

Фото: azerbaijan_stockers ; Freepik.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (6)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: