Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 Май , 23:14

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (8)

Менә аңа озакламый кырык та тулыр. Ә аның ни юньле эше, ни юньләп төпләнгән урыны, ни адәм рәтле йорты юк. Болай гына, барсы да вакытлыча... Әйтерсең да тагын каядыр барасы, ныклап урнашасы бар... Шәһәр дә аны кабул итмәде, туган авылына да яңадан үз кеше булып китә алмый... Ә кайда төпләнә торган урын?.. Шушында түгелмени?! Бу бит аның туган җире, ата-ана җире!..

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (8)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (8)

VII

Райком секретареның бүлмәсенә шәп-шәп атлап район советы башкарма комитеты председателе килеп керде. Күренеп тора: йөзе борчулы, хәтта ачулы. «Лап» итеп урындыкка килеп утыруы ук аның нәрсәдәндер канәгать түгеллеген күрсәтеп тора иде.

— Ни булды? — диде Солтангуҗин түземсезлек белән. «Әллә районда бер-бер ЧП булганмы?»

— Җитәкчеләр тәмам тәртәдән чыктылар...— теге кулларын җәеп җибәрде — Бер генә мәсьәләне дә тавыш-тынсыз уңай хәл итәм димә...

— Йә, әйтеп бет, сузма...

— Көмешбаев РАПОга акча күчерүдән баш тарта.

— Нишләп? — Бу райком секретаре өчен дә көтелмәгән хәбәр иде.

— Артык мактап, бозып ташладык шикелле үзен... Райондагы бер көтү халыкны ашатырга колхозның артык акчасы юк, ди...

Эш шунда: РАПО хуҗалыклар исәбенә яши. Һәр колхоз, һәр совхоз ел саен аңа шактый акча күчерә, сүз шул турыда бара иде.

— Ярый, мин үзем сөйләшеп карармын, — диде Айнур бераз уйлап торгач.

Райсовет председателе чыгып киткәч тә, ул телефоннан «Алга» номерын җыйды. Трубканы Көмешбаев алды.

Солтанхуҗин башта колхозда эшләр барышын, хәл-әхвәлләрен сорашты, аннан РАПОга акча күчерү мәсьәләсенә күчте. Теге райсовет председателенә әйткән сүзен дөресләде:

— Бу мәсьәләне идарә утырышында тикшердек. Районга шулкадәр акча күчергәнче, колхозга тагын берәр белгеч алыйк. Нишләсәләр дә, ичмасам, күз алдында булырлар... Югыйсә, кемгә, ни өчен түләгәнне дә белмибез бит, диләр...

Солтангуҗин аны бүлдерде:

— Соң районда авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итә торган бер оешмасыз булмый бит инде...

— Ә райсовет?

— Аңа эш болай да җитәрлек. Аннан, РАПО аның карамагында ла инде...

Көмешбаев йомшара төште:

— Анысы бәлки шулайдыр да, тик РАПОда бигрәк кеше күбәйде... Аппаратны кыскартабыз дип кычкыралар да, сиздермәстән генә штат арттыралар... Ачуым да килмәгәе, мин эшләгән вакыт белән чагыштырганда коллективлары хәзер ике-өч тапкырга артты шикелле...

Райком секретаре ризалашкандай булды:

— Монысы, мөгаен, дөрестер... Ләкин син тагын бер тапкыр уйла әле... Бу мәсьәләгә кабат кайтырга туры килер...

Ул башка хуҗалыкларның җитәкчеләре белән киңәшләшеп карарга булды. Ләкин алар алдан сөйләшеп куйганмы — барсы да «Алга» колхозы рәисе сүзен сөйли...

Инде районда авыл хуҗалыгын оештыру буенча киңәйтелгән киңәшмә җыйдылар. Анда колхоз, совхоз, РТП, «Сельхозхимия», май заводы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче башка предприятиеләрнең җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: РАПО бүгенге таләпләргә җавап бирәме, юкмы?

Сөйләүчеләр бик күп булды. Кайсы яклады, кайсы мондый оешма районда бөтенләй кирәкми, диде. Ләкин күпчелеге бу органны камилләштерү, җыйнаклау ягында булды. Нәтиҗәдә киңәшмә РАПОны бетереп аның урынына җәмәгать башлангычында совет төзеде. Һәм шул совет каршында бәләкәй генә аппарат булдырырга карар итте. Ул агрономнан, зоотехниктан, инженердан, бухгалтердан, экономисттан, машинисткадан һәм бер шофердан тора. Элекке утыз биш урынына җиде кеше калды. Әлбәттә, ветеринария станциясе, җир төзү, токымчылык предприятиесе кебек дәүләт оешмалары монда керми — алар үзалдына яши.

Шушы җиде кешелек төркемгә агрономны өлкән итеп билгеләделәр. Апарның бурычы — илдә булган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, аны советка куеп тикшерү һәм хуҗалыкларга шул тәҗрибәне куллануда ярдәм итү.

Группа тулысынча советка буйсына, колхоз, совхозларга боерак бирү хокукы юк. Апарның коралы — тәкъдим итү һәм ышандыру!..

Советның председателе итеп Көмешбаевны сайладылар. Ул кыска гына вакытта үз колхозчылары алдында гына түгел, районда да ихтирам казанды. Эшләгән эше дә җитәрлек шул! Алты-җиде елда бөтен малчылык биналарын яңартты, фермаларда менә дигән малчылар йорты, ашхана, мунча, профилакторий булдырды. Урамнарга асфальт түшәтте, ике катлы мәдәният сарае, торак йортлар салдырды, машиналарны, тракторларны җылыга күчерде. Колхоз районда беренче булып аренда ысулын куллана башлады. Иң мөһиме — җирләре ашлыкны мул, сыерлары итне, сөтне күп бирә башлады.

Инде бу яңа вазифаны да уңышлы башкарыр, дип ышаныч күрсәттеләр Көмешбаевка.

 

 

VIII

Хөснулла авыл эшеннән тәмам бизгән икән. Аның өчен иртәнге биштә тору үлем белән бер булды. Ләкин башка чара юк: тора, арлы-бирле генә капкалап ала да, күзен тырнап басуга китә. Үзе бара — күзләре йомык, дигәндәй. Тракторын кабызып, басуны бер-ике урагач кына йокысы тәмам ачыла. Ләкин кичкә таба җаны арыганын сизә. Эсседә көне буе тузан йотып йөрүе җиңел түгел шул. Шәһәрдә икенче төрлерәк иде. Янгын сүндерүче булып эшләгәндә дә, дежурга киләсең дә «тревога» көтеп ятасың. Заводта да сәгатендә килдең, сәгатендә киттең... Яңгыр да юк, кояш та, эчәсең килә икән — якында гына сап-салкын газлы су. Сөйләшәсең килә икән — тирә-ягың тулы кеше. Кеше рәхәтлеккә тиз өйрәнә икән... Ә монда ни озын көн буе бер үзең. Әллә нигә бер килеп Рәмис кенә эшеңне тикшереп китә. Ә болай — авыз ачып сүз әйтергә җан иясе юк. Хет җил белән сөйләш! Аннан, кичкә таба аяк-куллар, җилкәләр кургаш коеп куеган кебек авырта. Бөтенесенә төкереп, ташлап кайтып китеп караватка тәгәрисе килә. Ләкин ярамый! Рәмис каравыллап кына тора. Аннан, эшләве үзе өчен бит — сер бирмәскә тырыша. Шуның аркасында эчүен дә ташлады: вакыт юк!

Дөрес, кайчак тамагы кыткылдап куя, ләкин яланда аны кайдан аласаң?! Ә кайткач ни, аның кайгысы бармы? Тизрәк аварга гына!..

Бер көнне исә Рәмис үзенә ял алды. Әллә айга бер. Әллә өч айга. Бу — Хөснулла өчен бәйрәм кебек булды. Иртәнчәк соңгарак калып барды, көндезен дә ял итә-итә эшләде. Ә кичен сәгать тугызларда ук тракторын сүндерде.

— Җитте! Ичмасам, кайтып адәмчә ятыйм. Бүген тамакны чылатсаң да ярар. Югыйсә бу буржуй эшләтеп бөкерене чыгарта...

Ул шулай уйлап, күтәренке күңел белән сызгыра-сызгыра кайтыр юлдан атлады.

Ләкин ике-өч йөз метр үттемме-юкмы, каршыга килүче Рәмискә тап булды:

— Син кая болай? — диде теге.

— Мин ни, иртәрәк кайтып мунча кермәкче идем...

Рәмис кояшка күрсәтте:

— Ә моның кайда икәнен күрәсеңме?

Хөснулланың ачуы килә башлады:

— Күрсә соң? Ул миңә начальникмыни?..

— Әйе, — диде бригадир. — Ул крестьяннарның барсына да хуҗа. Ул батмыйча, арендатор басудан китми.

— Мин нәрсә? — Хөснулла шартлардай булды.— Көн саен кояш белән торырга, кояш белән ятарга мин ишәкмени?.. .

— Әһә-ә, димәк без ишәкләр! Димәк, синең кебек җилкуарларны ашаткан без ишәк, ә? — Рәмис зәһәрләнде. — Ничәмә ел җирдән качып безнең ипине череттең!..

— Мин үз икмәгемне эшләп ашадым! Ә завод өчен мине битәрләмә — без эшләгән машиналарда йөрисең...

Бригадир мыскыллы көлеп куйды:

— Әйтәм җирле адым саен ватыла... Шул син ясаганга икән...

Хөснулла ни дип җавап бирергә дә белмәде. «Аның урынына мин төннәрен кеше хатыннары белән уйнаш итмим», — димәкче булган иде дә, кабат эндәшмәде. Кулын гына селтәде дә, үз юлыннан китеп барды.

Ләкин аның кәефе тәмам кырылды. Өенә йөзен кара болыт баскан көе кайтып керде. Хатынының:

— Нишләп болай иртә? — диюенә каршы да җавап бирмәде. Бары:

— Юынгычка су салыр идең ичмасам, — дип тавышын күтәрде.

Юынып-сөртенгәч, Камилә өстәл әзерләгәнче, тышка чыкты, келәттә яшергән яртысы бар иде — бер стакан аракы эчте. Аннан кереп ашады да яңадан ихатага чыкты. Коймага терәлеп уйга калды. Нишләп әле аңа гел аркылы килә? Бу тормыш аның өчен түгелме әллә?

Менә аңа озакламый кырык та тулыр. Ә аның ни юньле эше, ни юньләп төпләнгән урыны, ни адәм рәтле йорты юк. Болай гына, барсы да вакытлыча... Әйтерсең да тагын каядыр барасы, ныклап урнашасы бар... Шәһәр дә аны кабул итмәде, туган авылына да яңадан үз кеше булып китә алмый... Ә кайда төпләнә торган урын?.. Шушында түгелмени?! Бу бит аның туган җире, ата-ана җире!.. Әнә, кордашлары, элекке дус-ишләре ничек ныгынганнар. Шушы җиргә хуҗа булып, нык басып иркенләп йөриләр. Апарның бүгенгесе өчен дә иртәгәсе турында да уйланасы юк!.. Ә бит аның да нинди зур, бөек хыялы бар иде!.. Самолетлар төзергә!.. Космос корабларының конструкцияләрен ясарга, аларны кыярга. Юк, барып чыкмады!.. Беренче адым ясаганда ук анавы күз буяучы начальник балалык, яшьлек хыялларын тупас итеп таш бәреп ватты, алай гына түгел, аягы белән менеп таптадьг Ул Хөснулланы көндәш итеп күрде, шуңа да тизрәк котылырга тырышты... Аның завод директоры белән баҗалар икәнен Хөснулла соңыннан гына белде бит...

Ярый, шулай да булсын, ди. Ләкин бит хөкүмәтебез директорга шул заводны ышанып тапшырган. Димәк, заводның эше өчен ил алдында ул җаваплы!.. Әйе!.. Соң, шулай булгач, нигә яшь, тынгысыз, хезмәт сөючән инженерны яклап күтәрү урынына аны куып чыгарырга ярдәм итте?.. Ә каешланып беткән, производство түгел, ә үз тынычлыгы өчен күбрәк уйлаучы бюрократны завод өчен шундый әһәмиятле булган конструктор бюросының җитәкчесе итеп тота, ә?..

Бу турыда күп баш ватты Хөснулла һәм нәтиҗә ясады: димәк, заводта эш яхшы барса да, урталыкта булса да, аны талантлы кешеләр әйләндереп алганмы, тәрилкә тотучылармы — завод директоры барыбер хезмәт хакын ала, машинасына утырып йөри, магазинның арткы ишегеннән керә... Чөнки ул — партия шәһәр комитеты секретареның дусы!.. Бу турыда Хөснулла әллә кайчан ишеткән иде... Менә бит мәсьәлә кайда!.. Ниндидер бер ныклы бәйләнгән төен килеп чыга... Бар, аны өзеп кара?!. Ә өзәргә кирәк иде. Хәер, кем өзсен — барсын да шулай ипләп кенә заводтан куып торгач...

Ярый, анысы бер хәл!.. Мондагы тормышны ничек тә җайларга кирәк бит. Ә шулай Рәмисләрдән әрләнеп-битәрләнеп йөрергә кайттымыни? Кешедән кимме, үзенә сүз китермичә эшләмәслекме? Әйе, болай булмый! Дөнья көтәргә ныклап тотынырга!.. Аның да арбадан төшеп калган малай түгел икәнлеген күрсеннәр...

Иртәгәсен ул сәгать биш тулмас борын ук торып эшенә китте.     '

 

(Дәвамы бар)

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: