Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 Май , 10:05

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (5)

Тамаша залында аның кәләше Фәридә дә бар иде. Тик ул гына ирен аннан укырга кодалауларына куанмады шикелле. Тантана тәмамланыр мәлне түземсезләнеп көтеп алды. Куанычтан авызы колагына җиткән ирен котларга да онытып: "Әллә тагы да укырга барырга уйлыйсыңмы?" – дип сорады.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (5)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (5)

(Дәвамы.)

Җәй җәй инде. Бар тирә-як ямь-яшел. Бөтен табигать җылы кояшлы көннәргә шатлана кебек. Училище студентларының бүген кәефе бигрәк шәп – диплом алачаклар бит! Теге вакыт педагогының кисәтүеннән соң Хәсән укуына җитди карый башлады. Чыгарылыш имтиханында программа катлаулы иде. Анда операдан ария дә, халык җыры да, романс та, эстрада җыры да каралган. Аларның барысын да Хәсән югары дәрәҗәдә башкарды. Хәтта күпне күргән укытучылар да моңарчы булмаганча аягүрә бачып кул чаптылар. Аннан укырга чакырдылар. Берничә педагог үзенә кабул итәргә теләк белдерде. Диплом тапшырганда училище директоры:

– Хәсән Вәлиев студент чакта ук үзен талантлы җырчы итеп танытты, төрле конкурсларда лауреат булды. Киләчәктә дә сиңа уңышлар телим. Әмма һәр җиңү артында зур тырышлык, көч, фидакарьлек, җаваплылык ятуын онытма, – дип кулын кысты.

Тамаша залында аның кәләше Фәридә дә бар иде. Тик ул гына ирен аннан укырга кодалауларына куанмады шикелле. Тантана тәмамланыр мәлне түземсезләнеп көтеп алды. Куанычтан авызы колагына җиткән ирен котларга да онытып:

 – Әллә тагы да укырга барырга уйлыйсыңмы? – дип сорады.

– Әлбәттә! Мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми. Безнең төркемнән бары мине генә чакырдылар. Мин опера җырчысы булырга телим.

– Опера җырчысы-ы-ы! Операны кем белә дә, кем тыңлый! Теге үгез кебек үкерәләр шунда. Үзләрен беркем дә тыңламый.

Хатыныннан мондый сүзләр көтмәгән Хәсән аптырап китте.

– Алай димә әле, опера – иң югары сәнгать өлгесе.

– Юк-бар белән башымны катырма да, ишетәсем дә килми.

– Син әле бер дә опера караганың юк. Әйдә берәр көн барыйк. Театр эче үзе шулкадәр матур, бер күрсәң, барасың килеп торачак.

– Юк белән башымны катырма да. Әнә, эшкә керерсең! Бала туарга тора, ә син оялмый укып йөрмәкче буласыңмы? Аны кем карарга тиеш?

– Юк, миңа укырга кирәк. Укырмын да, эшләрмен дә.

– Юк, дигәч, юк.

– Мин укытучыларымның өметен акларга тиешмен. – Хәсән дә үз сүзен бирергә теләмәде.

Фәридә эчтән генә: “Хәзер, син уйлаганча булды, ди”, дип уйлады да иртәгесенә поликлиникага барып, кәефе төшкән кеше булып кайтты. Кәләшенең борчулы йөзенә карап, Хәсән дә сагаеп калды.

– Нәрсә диләр?

– Баланың хәле шәптән түгел. Бик нык борчылгансың, сабый әнисенең кәефен сизә. Шуңа да табиблар тынычлык кирәк, һәр борчылу, дулкынлану бала өчен хәвефле, диде.

Бу сүздән соң Хәсән институт дип авызын да ачмады. Кәләшенең бәби көтүен әйткәч, чиксез шатланган иде. Ул барысыннан ваз кичеп, филармониягә барырга булды. Әлбәттә, монда да бөтен кешене дә алмыйлар. Студент чакта ук җырчы буларак танылган Хәсәнне куш куллап кабул иттеләр. Ә җәй көне тупылдап торган малайлары туды. Җиде айлык булды, диде Фәридә.

 

***

– Тәмлекәчем минем! Әнә үзеңнән нинди тәмле ис килә. Үбеп тә, яратып та туймаслык бит ул! Абау! Дөньяда синнән дә тәмлесе юктыр. Батырым әнә нинди дәү булып үсеп килә. Тфү-тфү. Алама күзләр тимәсен, шайтан колагы саңгырау булсын. – Фәридә улының өс-башын алмаштырды да, аны иснәп-иснәп, үбеп-үбеп туймады. Аннан кулында чикертеп-сикертеп чамаклады.

 

Чәп-чәп, чәпәкәй,

Минем улым бәләкәй!

Чәпәкәй иткән була,

Көлеп җибәргән була!

 

Сикерткән саен улы талпынып-тылпынып шаркылдап көлә. Фәридә аның саен чамаклады.

 

Һәтеч-һәтеч, һәтеч тә,

Бәләкәй генә бәпеч тә

Үсер әле, зураер,

Менә дигән кыз алыр.

 

Һәпеч-һәпеч кенәсе,

Кемнең бәпеч кенәсе.

Кемнең булсын, кулларында

Биетеп тора әнкәсе.

 

Фәридә улын үчтекиләүдән туктап, караватына утыртты.

– Хәзер мәм-мәм ашап алабыз, – дип җәһәт кенә боткасын әзерләргә тотынды. – Ашаган кеше дә-ә-әү үсә.

Фәридәнең күңеле тыныч бүген. Аллаһка шөкер, бәбие җиде саны төгәл килеш дөньяга килде. Атасыз бала тапты, дигән данын да чыгарырга язмады. Газиз белән ахирәте Кәримәдән башка берәү дә белмәде бу хакта.

Теге вакыт Хәсән белән унбиш көн чамасы буталгач, егеткә, әллә нишләп хәлем юк, дип зарланып алды. Аннан поликлиникага барып кайткан булды да, Хәсән алдында, авырга калганмын, дип үксеп елап җибәрде. “Башымны рисвай иттең. Хәзер нишлим икән? Әти-әниемә нәрсә дип әйтим? И Аллакаеым, күрәселәрем бар икән?” Егет бераз аптырап калды. Кызның авырга калу ихтималлыгы башына да кереп чыкмаган иде шул. Шуннан, “димәк, минем балам була, мин нормальный кеше” дип уйлап, әйдә, өйләнешик, диде. Шулай тиз генә эләктереп алды ул дөнья күрмәгән беркатлы егетне.

Кичә поликлиникага каралырга барган иделәр, табиб та куандырды.

– Шалкан кебек үсеп килә. Бөтен анализлары да әйбәт, – диде. – Тиздән тәпи дә китәр.

Шулмәл ишек шакыдылар. Фәридә шәп-шәп барып ишекне ачса, күптән күрмәгән ахирәте Кәримә тора. Кәримә белән алар бер кибеттә эшләгән иде. Әллә үзе холыксыз булды, әллә ирләре дигәндәй, ике ире белән дә яшәп китә алмады. Хәзер баласын ялгызы үстереп яткан көне.

– Саумы, ахирәткәем.

– Арубыз әле. – Ахирәтләр кочаклашып күреште. – Нихәлдә генә? Үзеңне сагынып беттем. – Фәридә җәһәт кенә чәйнегенә су коеп, кайнатырга куйды.

Соңгы арада Фәридә өйдә бала белән утыргач, ахирәте килүгә чиксез шат иде. Әллә ни чыгып йөри алмагач, хәбәр ишеткәне дә юк.

– Эштә нинди хәлләр бар? – дип кызыксынды ул.

– Шул килеш инде. Әй, шул килеш, дип торам. Теге вакыт ревизия булган иде, Галиянең өстенә чыккан, диделәр.

– Шуннан?

– Шуннан ни нәрсә булсын?! Аны бит директор белән кутить-мутить итә диләр бит. Коткарып калган инде.

– Алай икән? Ә теге Наташа нәрсә эшли?

– Үзең беләсең аны, гел алдаша, үлчәвенең астына әйбер куя да үзенә әллә күпме экономия эшли. Бигрәк битсез бит әле, Ходайдан да куркмый. Теге вакыт туган көненә чакырган иде. Өйе тулы яхшы әйбер, урлашмасаң, безнең эш хакына гына әллә нәрсә кыйратырсың. Кигән киемнәре дә гел затлыдан. Былтыр гына пальто алган иде, быел тагы яңаны кигән. Урлаша инде, урлаша. Шуның койрыгына басучысы да, белүчесе дә юк.

– Ире чыгып киткән дип ишеткән идем, шул дөрес хәбәрме икән?

– Әйе, тәүге хатынына киткән. Шәп булган әле. Монда мин генә ялгыз бала карарга тиешме?! Бүтәннәр дә ирсез бала үстерүнең авырлыгын белсен. Ату әллә кем булып кеше дә танымый башлады.

Эшендәге бөтен хәлләрне, әллә дөресен, әллә үзе уйлап чыгарганын тезеп сөйләп беткәч, сүз Фәридәнең гаиләсенә күчте.

 – И ахирәткәем, бигрәк ябыгып киткәнсең, – диде Кәримә, чәен бер уртлагач, аңа тәү күргәнди тишә язып карап. – Ишекне ачкач, тәүдә үзеңне танымый тордым хәтта. Кипкән балык кебек булгансың да куйгансың. Әллә авырып торасыңмы?

– Юк, Аллаһка шөкер, бөтен җирем дә имин-сау.

– Әтү нишләп ул кадәр йончыдың? Балаң тыныч түгелме әллә?

– Юкчы, тып-тыныч, тамагы туйса, йоклап тик ята.

– Син нәрсәнедер әйтеп бетермисең. Мөгаен, ирең йончытадыр. Ир юньле булса, хатын кеше бу кадәр үк бетеренми. Хатынны мунча ташы да, йөзек кашы да иткән ир, дип халык белми әйтмәгән. – Кәримә кулындагы печеньесын кабып, янә Фәридәгә текәлде. – Теге вакытта да өйдә юк, әле дә юк. Кайда йөргән була ир ишарәтең?

– Эше шул инде, гастроль дә гастроль.

– Кит, шул да булдымы һөнәр! Чегән кебек йөр дә ят, имеш. Ярый, үзе чёрт с ним. Менә син жәл. Артистларнең эш хакы юк, диләр, ничек ала?

– Куй инде! – Фәридә юкны сорама да дигәндәй кулын селтәде. – Тәүге эш хакын алып кайтып биргәндә исем китте, битенә бәрердәй булдым. “Кит, кеше көлдермә, шундый эш хакы буламы” дигән идем, күзен дә йоммый, “яңа эш башлап торам, әлегә исемнәрем дә юк” дигән була.

– Берәр сөяркәсенә бирәдер, артистларга ышаныч бармы? Аларның һәрберсе әллә ничә бичә белән яши, ди, бит.

– Филармониягә барып тикшереп тә карадым, шулай алган.

– Куй, әйкәем. Алар халкына ышанасыңмы? Бигрәк беркатлысың инде. Алар бит левый акча да эшли. Сиңа биреп бетерми инде ул. И ахирәткәем, бигрәк жәллим үзеңне, син монда бала карыйсың, ә ул күңел ачып йөри. Болай аңшаеп йөрсәң, Хәсәнеңнән дә колак кагасың бит!

Тыныч кына йөргән Фәридәнең колагы карп итеп калды.

– Кит әле, минем ул хакта башыма да кергәне юк.

– Бигрәк беркатлысың шул! Бер авызың пеште бит инде. Һаман сабак алмыйсың! Кит-кит! Әзрәк үзеңне хөрмәт итәр идең. Куй, ул, артистларга ышансаң, алар гастрольдә ирле-бичәле булып бетәләр, ди бит. Әнә минем бер ахирәтем шулай ирсез калды. Ире гастрольгә китәм ди дә атна-ун көнгә гаеп була икән. Бу беркатлы нәрсә шуңа ышанып гомере үтте. Беркөнне үзләрен кибетда йөргәндә тоткан, ди. Җитмәсә, теге хатында да баласы бар, ди.

– Чынмы? Кит! – Фәридә авызын ачты да аптырап калды.

– Иң якын ахирәтемне алдап тормам инде.

Ул көнне Фәридә ахирәтен кайтармады:

 – Дөрләп янып барам, уф, давлением күтәрелде, шикелле. Шушындый вакытта ялгызымны калдырмассың инде, – дип, каршыдагы кибеттән шәраб та чыгып алды. Ахирәтләр ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырды...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (5)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: