Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 Май , 22:06

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (7)

«Күпме атеистик лекцияләр укыла, динне танымаска өндибез, ә Аллага ышанучылар арта бирә. Нишләп алай? Дин әһелләренең кешене ышандыра алуларының сере нәрсәдә?.. Гомумән, дин үлемсезмени?..»

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (7)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (7)

VI

Моторлар тигез генә гөрли. Самолет пассажирларны тирбәтеп-тирбәтеп кенә алып бара. Күп кеше йоклый. Тик райком секретаре Айнур гына, бүген иртүк торуына карамастан, күзен дә йома алмый. Чөнки күңеле тыныч түгел. Яңа гына булып үткән партия өлкә комитетының пленумы турында уйланып кайта. Анда бер мәьсәлә тикшерелде — республиканың иртәгәсе! Ничек һәм кайчан халык мәнфәгатьләрен тулысынча тәэмин итүгә ирешергә!

Докладчының һәм чыгыш ясаучыларның төп фикере шул булды: хуҗалык исәбенә, арендага күчкәч, хезмәтне оештыруның прогрессив формаларын куллангач, эш шактый алга китте. Ләкин әле һаман канәгатьләнерлек түгел, бигрәк тә ит, сөт, халык хуҗалыгы товарлары җитешми! Шуннан, ораторлар, сүз куешкан шикелле, торгынлык чорын — ул заманда эшләгән хуҗаларның тетмәсен тетеп алып киттеләр. Янәсе, бөтен бәла аларда! Шуларның аяк чалуы аркасында республика менә шушы көнгә калып, бөлеп беткән...

Менә бит дөньялар кая китте... Нәрсә бу — партиянең таркалуымы, әллә бары үз файдасы, бүгенге көн өчен генә яши торган җитәкчеләр килдеме? Ничек кенә булмасын, Айнур Солтанхуҗинның күңеле тыныч түгел. Юньлелек белән бетмәс, ахыры. Ул үзен ышанычлы кулларда булмаган, ватык корабта йөзгәндәй хис итте.

Самолеттан төшкәч, Айнур халык арасында Мәүлетбайны күреп калды. Түбәтәйдән, әйбәт киемнән. Кайдан кайтып килә бу? Райком секретаре аның янына барды:

— Саумы, абзый! Нинди сәфәрдән?..

— Ә, без ни, мәчеттән! — диде Мәүлетбай.

— Мәчеттән? — Солтангуҗин телсез кала язды. — Анда нишләп йөрисең?..

— Бәй, Айнур энекәш, мәчеткә нигә барганнарын белмисеңмени?

— Шулчаклы җиргәме?

— Үзебездә булмагач ни... Әнә, ресторан ачканчы, мәчет салсагыз, эчкече хулиганнар кимрә булыр иде. Ярый, энем, синең үз юлың, минем үземнеке...

Менә сиңа мә!.. Шаккатып карап калды Айнур карт артыннан. «Күпме атеистик лекцияләр укыла, динне танымаска өндибез, ә Аллага ышанучылар арта бирә. Нишләп алай? Дин әһелләренең кешене ышандыра алуларының сере нәрсәдә?.. Гомумән, дин үлемсезмени?..»

«Һичкичекмәстән Мәүлетбай янына барып сөйләшеп кайтырга!» — дип карар итте Айнур.

Һәм менә ул «Алга» колхозында. Идарәгә кергәнче, басуларны әйләнеп чыгарга, арендаторлар белән очрашырга булды. «Беларусь» тракторын күреп, машинасын шунда юнәлтте. Трактор туктады, кабинадан Рәмис сикереп төште.

— Саумысыз, Айнур Мөхетдинович!

— Саумы, Рәмис!

Теге сигарет пачкасын чыгарды, Солтангуҗинга сузды. Ләкин райком секретаре баш тартты:

— Гомергә авызга алганым юк! Сиңа да ташларга киңәш итәм!..

— Дөрес, — диде Рәмис ютәлләп. — Зыяныннан башка файдасы юк! Быел уракны гына тәмамлыйм — шырпысыние белән күккә чөям мин аны...

Алар эш хәлләренә күчте.

— Ниләр үстерәсең?

— Төрлесеннән: кукуруз да, чөгендер дә, бодай да, хәтта карабодай да...

— Оһо, күп тармаклы икән?..

— Бер культураны гына чәчсәң, отылуың бар. Ә болай... берсе уңмаса, икенчесе, дигәндәй... Аннан чәчү әйләнешен саклыйбыз...

— Ничек, уңыш булачакмы соң?

— Ару гына өмет итәбез. Җиргә дә тиешенчә тәрбиясен бирәбез...

— Күрсәтмә бирүчеләр булмагач, кыен түгелме? — дип сорады Айнур.

Рәмис көлеп куйды.

— Баштарак чынлап та кем килер, нәрсә әйтер, дип көттек. Ничәмә еллар буе өйрәнелгән бит... Ә хәзер ни — рәхәт! Үзем баш, үзем түш...

— Шулай да, син бит агроном да, инженер да түгел. Белмәгән нәрсәләр килеп чыга торгандыр.

— Ансыз булмый, китапка күз салырга мәжбүр итә бу аренда. Хәтта читтән торып укырга керергәме әллә, дип тә уйлап куям... Институтына көч тә, вакыт та җитмәс инде, ә менә техникум мишәйт итмәс иде...

— Әйдә укы, үзең өчен бит!

— Дөрес, — арендатор тагын көлеп куйды. — Миндә югары белемле берәү бар инде. Файдасы әлегә аз... Элек механизатор иде дә, шәһәрдә йөреп оныта төшкән...

— Кем ул?

Рәмис Хөснулла турында сөйләп бирде.

— Ничего, теләге булса, кабат өйрәнер, — диде Солтангуҗин һәм җитди темага күчте: — Син коммунистмы әле?..

— Әйе.

— Коммунист буларак, нинди җәмәгать эше алып барасың, партия җыелышларында катнашасыңмы?..

— Юк! — диде теге, сигарет төпчеген бөтәрләп — Җыелышка да йөрмим, поручениене дә үтәмим. Взносны хезмәт хакыннан тотып калыгыз, дип гариза яздым — бөтен эш шул!..

Райком секретареның бит мускуллары тартышып куйды:

— Син нәрсә, взносны да үзең түләмисең, җыелышка да йөрмәгәч...

— Ә кайчан йөрергә? — Тракторчы кызып китте. — Икмәк үстеримме, җыелышка йөримме?

— Икесен дә эшләргә! — диде Солтангужин.

— Юк шул! Икесен дә булмый! Әгәр чынлап та уңыш алам дисәң, бер караңгыдан икенчесенә тиклем эшләргә кирәк. Көн дә! Ялсыз! Ә төнен, гафу итегез, ял итәргә кирәк, җитмәсә хатын да бар!..— Аннан әкрен генә өстәп куйды: — Җыелышларда йөреп ач-ялангач калдык та инде...

— Җитте! — Айнур да ярсыды. — Партия җыелышына сүз тидермә. Анда катнашу — коммунистның изге бурычы!..

Ләкин Рәмис исе китми генә кепкасын киде дә:

— Партиягә, коммунист булуыма һич каршы түгел, ләкин җыелышка йөрергә вакытым юк!.. Минем өстә мең ярым гектар җир!.. Мин аннан икмәк, мал азыгы алырга тиеш! Һәм бу минем үзем өчен генә кирәк дип һич уйламыйм... Ә ләчтитне, әнә, эшсез кешеләр сатсын!..

Шулай диде дә райком секретарен чиктән тыш аптыратып, тракторына утырып китеп тә барды...

Әйе! Бу — тормыш куйган яңа бер проблема иде. Чөнки Рәмис дөресен сөйли бит: ул хәзер арендатор, үз эше өчен үзе җавап бирә. Хәтта, тырышып эшләмәсә, ул «яна», банкротка әйләнә!.. Шуңа күрә һәр минутын эшкә файдаланырга мәҗбүр!

Икенчеләй караганда, уставта каралганча ул, партия әгъзасы буларак, җыелышка йөрергә, гомум колхоз мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга, җәмәгать эшләрен башкарырга тиеш!..

Уйланасы, киңәшләшәсе, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле...

Солтангуҗин идарәгә тукталып, колхоз рәисе Көмешбаевны, партком секретарен алды да Мәүлетбайларга китте.

Мәүлетбай ак ыштан кигән дә, аякларын сузып, караватта дисбе тартып утыра иде. Керүчеләрне күрде дә өстенә тиз генә одеал ташлады.

— Керергә ярыймы, Мәүлетбай абзый?

— Кунаклар бар түгелме, әйдә, түргә узыгыз ! — диде ул, торып киенергәме, ятаргамы белми.

Айнур аны тынычландырды.

— Борчылмагыз, Мәүлетбай абзый, утырыгыз... Йә, сәламәтлек ничек?

— Начар, энем. Баш коршау суккан кебек чатный — үтерә генә...

— Больницага барганың юкмыни?..

— Район больнисына барганыем да ул!.. Файдасы булмады...

— Күптән авырыйсыңмы?

— Сигез ай була инде...

— Апай-й, озак икән... Ә мәчеткә нишләп барып чыктың?..

— Шагали алып китте. Сәвабы була, ди бит...

— Йә, файдасы бармы соң?..

— Авыртуы бетмәде, шулай да ничектер җиңел булып китте. Әллә кеше арасында булганга... Монавыны санап утырсаң да онытылып китәсең.. .— Мәүлетбай дисбесен күрсәтте. — Мөмкин булса, тагын барам, Аплаһы боерса. Анда үзеңне бөтенләй икенче кеше итеп тоясың.

— Ә колхоздан килеп хәлеңне беләләрме соң? — Райком секретаре сорашуын дәвам итте.

— Юк, ялга чыгуыма ике ел ярымнан артты — ишекне ачкан кеше дә юк... Без ни, пенсионерлар, кемгә кирәк?!.

Солтангуҗин мәгънәле итеп колхоз председателе белән партком секретарена карап алды, тегеләр кып-кызыл булды.

Менә бит эш нидә! Баягы соравына җавап тапты Айнур! Кеше алын-ялын белми, көн дими, төн дими колхозга җанын бирердәй булып эшли дә, пенсиягә киту белән онытыла. Ул инде берәүгә дә кирәк түгел! Чөнки аннан бүгенге көнне җәмгыятькә файда юк. Безгә бүген эшләгән кешеләр, ит, сөт, күмер, нефть биргән кешеләр кирәк. Бөтен игътибар аларга!.. Ә пенсионер ни, пенсиясен алсын да, шуны ашап ятсын. Аның, янәсе, кайгысы да, мохтаҗы да, шулай ук күңел-йөрәге дә юк!..

Ә күңел дигәнең бар икән. Тик, ялга чыккач, аңа җылы өрүче, азык бирүче юк. Кеше үзен тормыш диңгезенең ярына чыгарып ташланган, бер нәрсәгә ярамаган йомычка итеп тоя.

Ә дин әһелләре шул йомычканы табып алалар да җан өрәләр, аны кеше итәләр һәм рух биреп халыкка алып чыгалар. Алар бер-берсе белән аралаша, бер-берсенең кайгысын уртаклаша, җитмәсә, мәчеткә йөреп, теге дөньядагы «бәхетле урынга юл сала...»

Тагын бер уй килде Солтангуҗинның башына. Ялга чыгу белән кеше больница юлын таптый башлый. Ни өчен? Күрәсең, бу вакытта ул тәмам таушала, туза. Күп вакытта авыруларны дәваларга соңга калына!..

Димәк, кешене сәламәт чагында карарга, профилактика ясарга кирәк. Айнур күптән түгел гәзиттә бер ветеринария профессорының мәкаләсен укыган иде. Анда сыерларны әледән-әле диспансер аша үткәрергә кирәк, дип язылган иде. Ягъни лазаретка күчереп төрле яктан сәламәтлеген тикшерергә.

Ә нигә әле кешеләр белән шулай эшләмәскә?!. Ике-өч елга бер халыкны көчләп булса да больницага сал да, төрле яклап тикшер, кирәксә — дәвала!.. Ул чагында бюллетень алучы да сирәк, кешенең картлыгы да сәламәт булыр. Пенсиягә чыккач та дөбердәтеп яшәр иде...

— Ярый, Мәүлетбай абзый, — диде ул бераздан.— Моннан ары колхоз җитәкчеләре яныңа килеп хәлеңне белеп торырлар... Ә авыруыңа килгәндә, мин Уфа белән сөйләшермен. Бәлки, барып дәваланып кайтырсың. Терелмәс чир түгелдер... Ә мәчетне... мәчетне үзең карарсың...

Мәүлетбай аларны рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

— Оят түгелме? — диде райком секретаре тышка чыккач, ачу белән.

Колхоз председателе дә, партком секретаре да башларын түбән иде.

(Дәвамы бар)

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: