Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 Май , 23:23

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (6)

Нинди уңмаган кеше соң?! Шәһәргә барды — шәһәр якты чырай күрсәтмәде, инде туган җирендә ике кулына бер эш юк... Район үзәгеннән кайтты да, тагын эчәргә сабышты.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (6)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (6)

V

Камиләгә уңай туры килде — сөйләшеп куйган шикелле, магазинда урын буш иде. Ике-өч көннән ул үз эшенә чыкты. Ә менә Хөснулла нишләргә, кая барып башын тыгарга белми озак кына йөрде. Дөрес, ул да кайту белән колхоз идарәсенә барды. Ләкин рәис белән сөйләшү берни дә бирмәде.

— Дипломың нинди, кайда эшләдең? — дип сорады Көмешбаев. Аның заводта эшләгәнен белгәч, башын чайкап торды һәм:

— Һөнәрең буенча эш табып булмас шул, — диде.

Азнакаевның күңеле сүрелә төште. Шулай дә өмете бөтенләй өзелмәде.

— Ә бәлки башка берәр урын бардыр?..

Кинәт рәис җанланып китте:

— Әйдә, арендага җир ал! Әйткәндәй, бездә хәзер папка тотып йөрүчеләр бетте — барсы да арендада... Аннан, син бит механизатор!

Хөснулла сүрән генә елмаеп куйды:

— Биш былтыр бит аңа... Хәзер инде җирне ничек сөрергә дә онытканмындыр...

— Алай мөстәкыйль эшли алмагач, әлегә берәр звенода эшләп тор. Крестьян эшен исеңә төшергәч, бу турыда кабат сөйләшербез — Көмешбаев торды. Азнакаев та аягүрә басты:

— Ә урын бармы соң?

— Рәмис бригадасына бер механизатор кирәк.

Хөснулла дертләп китте.

— Ә тагын?

— Башкача юк. Ул да аламы-юкмы әле. Теләсә кемне якын җибәрми...

Конторадан бөтенләй кәефе кырылып чыкты Азнакаевның. Инде нишләргә! Шул адәм актыгына барып ялына буламы соң?!. Башка җирдән эзләргә кирәк. Бәлки, район үзәгендә буш урын табылыр?.. Барып-кайтып эшли бит әле кеше. Автобус йөреп тора. Бер өйрәнсәң, нәрсәсе бар аның?

Ләкин эш анда да табылмады. Кайсы оешмага гына барма — файдасыз. Хәтта заготконторага да кереп карады — тире җыярга да риза иде — юк. Ә шофер, тракторчы турында сорарга да кирәкми. Поселок зур түгел, завод-фәлән юк. Бәләкәй оешмаларны арендага алып беткәннәр.

Нинди уңмаган кеше соң?! Шәһәргә барды — шәһәр якты чырай күрсәтмәде, инде туган җирендә ике кулына бер эш юк...

Район үзәгеннән кайтты да, тагын эчәргә сабышты.

Моны ишетеп, Мәүлетбай килде:

— Кияү, болай ярамас бит. Хатыныңны, безне адәм мәсхәрәсенә калдырасың...

— Ә нишләргә тиеш мин?

— Сорап тора тагын!..— Мәүлетбай кулларын җәеп җибәрде. — Эшкә урнашырга...

— Соң, бабай, эш юк бит!..

— Рәмистә бер урын бар диләр түгелме?..

— Юк, аның янына бармыйм...

Моңача тик кенә тыңлап утырган Камилә әченеп сүзгә кушылды:

— Күпме минем җилкәдә утырырга уйлыйсың? Җитмәсә, аракы сорыйсың... Кешедән оялырга кирәк... Әзмәвердәй ир бот күтәреп ятсын әле...

Болай булгач, эш зурга китә. Димәк, Рәмискә баш ияргә туры килә. Хәер, аның белән пычакка пычак килеп сугышканы, сүзгә килешкәне юк. Булган хәлне ул үз күңелендә, теге үз күңелендә йөртә.

— Ярый, мин риза, — диде, ниһаять, Хөснулла.

Иртәгәсен ул тиешле бригаданы эзләп китте.

Кичтән көн болытлы гына булып торса да, иртәнгә кояш чыгып, бөтен дөньяны нурга күмде. Май ае Хөснулла өчен елның иң ямьле чагы. Озын кыш буе өзелеп, сагынып көткән яшел үләннәр хәтфә юрган булып ята. Чикерткәләр «чикерт», «чикерт» итеп сикерешә, кошлар сайрый. Еракта ишетелгән трактор тавышы исә күңелгә шулчаклы якын, изге бер моң булып ишетелә. Әйе. Шушы тавышларны ишетеп үсте, яшәде, шуларга куанды. Туган җир дигән нәрсә шулдыр инде. Ничәмә ел аерылып торды бит ул шушы басулардан. Сагынмады түгел, сагынды. Кадерле әнкәсенең, әби-бабаларының каберләре шушында бит. Ләкин бигрәк хурлык белән китте шул туган ягыннан. Ирләр өчен иң зур хурлык. Шуңа күрә авылны онытырга тырышты. Чөнки авыл белән бергә, «келт» итеп теге төн исенә төшә.

Ләкин язмыштан узмыш юк икән. Менә ул тагын туган туфрагында, җитмәсә, дошманы булган Рәмискә ир горурлыгын тапап, ялынып эш сорап бара...

Басуның теге башыннан трактор күренде. Чәчүлекләрне эшкәртә иде ул. «Көтим, килеп җитәр әле», — дип Хөснулла чирәмгә утырды.

Трактор чынлап та бераздан аның турына килеп җитте дә туктады. Кабинадан елмайган булып кулын чүпрәккә сөртә-сөртә Рәмис килеп чыкты.

— Кем утыра, дисәм... Кайтуың белән!..

— Саумы? — Алар берни булмагандай күрештеләр.

— Нинди җил ташлады? — диде Рәмис, сигаретын чыгарып. — Мә, син дә берне көйрәт.

— Шәһәр тузаны туйдырды, — дигән булды Хөснулла бик исе китмәгәндәй — Ни әйтсәң дә, туган җир бит, тарта...

— Әлбәттә. Югыйсә без ятар идекмени монда?!. Ә болай тырышабыз, тырматабыз... Юкны бар итмәкчебез... Ә син эшкә кайда бармакчысың?..

Хөснулла тәмәкесен суырып бераз эндәшми торды.

— Кайда барасың инде. Бөтен җирдә аренда бит!.. Менә сиңа киңәшкә килгән идем...

— Алай икән...— инде Рәмис тын калды. Азнакаевның эш сорап килгәнен шунда ук аңлады. Тик Хөснулла өчен генә түгел, аның өчен дә көтелмәгән, четерекле хәл иде бу.

— Ә синең һөнәрең нинди соң? — диде ул бераздан.

—  Инженер-конструктор!..

Рәмис көлер җибәрде:

— Ну, син әй... Колхозда андый эш бармыни?!.

Үзенең шулай кимсенеп утырганына Хөснулланың ачуы кайный, ләкин сиздерми, башка чара юк.

— Беләм дә, — дигән булды кирелеп. — Арендага җир алмакчы булган идем, тик Мөнир Мөдәрисович башта бераз иске һөнәрләреңне, җир исен хәтереңә төшер, ди...

Ничек тә бәһасын төшермәскә тырышты, туры гына итеп үзеңә ярдәмче итеп ал, димәде.

— Апай-й икән...—Тынып калдылар. Кемнең нервысы ныграк? Кем сүзне беренче булып башлар?

Рәмис аңлады: теге башкача эндәшмәячәк, соравы билгеле.

Хөснулла читтә йөреп кайткан кеше, ә ул хуҗа, димәк, сүзне ул дәвам итәргә тиеш. Шуңа күрә:

— Миндә бер урын бар да...— диде.

— Беләм. Шуңа күрә килгән идем.

— Тик... Заманалар үзгәрде бит. Хәзер нык көч салып эшләргә туры килә. Менә без мең ярым гектар җир алдык — барлыгы унике кеше. Элек илле дүрт иде... Так што, бер караңгыдан икенчесенә чаклы...

— Беләсең, мин эштән курыкмыйм...

— Алайса килештек. — Рәмис урыныннан торды — Иртән сәгать алтыда очрашабыз. Шушы трактор синеке булыр.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото:минсельхоз РБ

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: