Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 Май , 23:44

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (5)

Уйлады, уйлады да, Хөснулла хат язды: «Камилә, мине гафу ит, мәхәббәтем хакына. Башкача һич тә җәберләмәм, коткар!»

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (5)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (5)

IV

Камилә Хөснуллага яратып чыкмады. Дөрес, ул яратам, дип уйлаган иде. Машинада бергә утырып йөрү, кичләрен клубтан кочаклашып кайту, яшьтәш кызларының шундый таза, матур егет белән очрашуына көнләшүләре аның башын әйләндереп җибәрде. Үзен бәхетле тойды, ярату шулдыр, дип уйлады. Шуңа да туй күлмәген кияргә ашыккан иде.

Ләкин болар барсы да яшьлек мавыгуы гына булган. Өйләнешкәч, иртүк торып ашарга әзерләргә, ирне эшкә озатырга кирәк булды. Әзме-күпме мал да игътибар сорый. Ләкин иң авыры — Хөснулланың авыру әнисен карау иде. Аңа тегене бир, моны суз. Аны юындыр, керләрен тазарт. Гомумән, берничә айда ялкытты бу тормыш. Бары эштә генә җанына ял таба торган булды. Чөнки анда бөтенләй икенче хәл. Магазинга әле бер кеше керә, әле икенчесе. Күбесе яшь егет, урта яшьтәге ир-ат. Берсе дә аңа ягымлы сүз кушмый китми:

— Чибәркәй, анавыны бир әле!

— Синең кулларыңнан алыр өчен генә килдем...

— Хатының шулай чибәр булсын иде...

— Мондый чибәрләр кайда үсә икән? Кулын гына бер тотсам да, риза булыр идем...

Көне буе шулай. Ә Камиләгә бу ошый, эри дә китә. Шуннан үзенең аз сүзле, басынкы ирен чагыштырып карый. Башкалардан ничек калыша Хөснулласы!.. Камилә тормышны, кешеләрне белеп бетермичә кияүгә чыккан шул. Күрде дә капланды бит. Ә егетләрнең асылы туп-тулы булган икән...

Кергән, сүз кушкан ир-атларның иң әрсезе Рәмис булды. Кияүгә чыгып ике-өч көн үткәч тә, ул уенлы-чынлы елмаеп:

— Их, Камилә, чак кына ашыктың. Минеке булырга тиеш идең бит, — дигән булды.

Камилә дә югалып калмады:

— Алма пеш, авызыма төш дип ятмыйлар аны. Кем өлгер — шул ашый, — дип җаваплады.

Ә теге серле генә карап куйды да әйтеп ташламасынмы:

— Әле дә соң түгел!..

Һәм чыгып китте.

Берничә көннән тагын керде аның янына, тагын елмайды, икеле-микеле сүзләр сөйләде.

Ә бер чак:

— Бүген Хөснулла эштән кайчан кайта? — диде.

—      Ул ни ярты төнсез кайталмый инде. Ерак бит, — дип җавап бирде Камилә.

— Алайса, кайнанаң йоклагач, ихатагызга чыгып кер әле! — димәсенме.

— Ни өчен?

— Чыккач белерсең. Әйтер сүзем бар...

Камилә көне буе аптырашта йөрде: нишләргә?

Чыгаргамы, юкмы? Әллә, кайткач, Хөснуллага сөйләргәме?.. Үзе соңгы уйны шундук куып җибәрде: юк, юк, кирәкми. Башта ни өчен чакырганын белергә кирәк. Аннан гына... Югыйсә бер тиенсезгә ике туганны дошманлаштыруың бар...

Ул чыгарга булды. Ихатага чыгу белән Рәмис аны кочаклап алды да үбәргә тотынды.

— Белсәң иде минем яратуымны,— дип пышылдап аның муеннарына кайнар тынын өрде. Үзе дә  аптырады Камилә, нишләптер карышып тормады, тегеңә сырышты да куйды.

Өйгә кергәндә исә дер-дер калтыранды, йөрәге дөп-дөп итеп типте. Үзенең ире алдында зур җинаять эшләгәнен аңлады. Ләкин нишләптер, үкенү тойгысын сизмәде. Бары тик кайнанасы сизүдән, тавыштан курыкты. Ләкин, бәхетенә каршы, ул изелеп йоклый иде.

Хөснулла да эштән кайтты да аны-моны абайламый караватка ауды.

Камилә иртәгәсен дә, аннан соң да Рәмис янына чыкты. Моннан ул бер кызык тапты. Романтика! Хөснулла аларны тотканчыга кадәр дәвам итте бу очрашулар.

Ләкин ире аны куып чыгарып шәһәргә китү белән күрешүләрен, туктатты. Кеше сизүе бар. Югыйсә аның нигә аналарына кайтканын да, Хөснулланың авылны нигә ташлап китүен дә беләчәкләр. Ул чагында инде халык арасына чыгам, димә. Күзеңне чокып ташларлар...

Әйе. Яшь вакытында кеше сүзеннән курка иде әле Камилә...

Шулай авылда эт койрыгыннан төз булып йөрде ул. Һәм менә ире белән яңадан ярәштеләр. Син дә мин яшәделәр алар шәһәрдә. Тормыш, мөгаен, шулай дәвам итәр иде, ләкин торгка начальник урынбасары итеп бер яшь ирне куйдылар. Чибәр иде теге. Авызы тулы алтын теш, сызылып кына киткән мыек, һәрчак пөхтә итеп киенә. Менә шул ир атлаган саен Камиләгә чәчәк китерә башлады. Барлык яхшы, дефицит товарларны да аның магазинына бирде.

— Син бер үк, ялгыш сүз әйтеп, аны куркытып читкә җибәрә күрмә инде, — диделәр эшнең кая барганын сизгән иптәш кызлары.— Ул чагында план тутырырлык та товар бирмәс, премиядән дә колак кагарбыз...

Шулай булгач, Камилә ничек каршы булсын инде? Бер кич ресторанга чакырган иде — риза булды...

Хөснулла кинәт хатынының соңлап кайта башлавын исләп калды. Көн саен сәбәп: йә кичен генә товар китергәннәр, йә ОБХСС тикшергән — магазин бит, йә җыелыш булган, йә бергә эшләгән иптәш хатынына барсы да кереп, туган көне белән котлап, берәр рюмка эчеп чыкканнар.

Саруы кайнады Хөснулланың, ләкин берни эшли алмады — һәр сәбәбе дә нигезле, гафу итәрлек. Дөрес, бу соңга калуларның юкка түгеллеген аңлый иде, ләкин тотылмаган — бур түгел!..

Бер тапкыр Камилә ярты төн уртасында гына кайтты. Ә Хөснулла әйбәт кенә салган иде, аны-моны уйлап тормады, бөтен ачуы белән хатынының яңагына сукты да җибәрде. Тегесе: «Үтерә!» — дип чыгып йөгерде. Озак та үтми, өйгә ике милиционер килеп тә керде, аның кулларын бәйләп алып чыгып ябык машинага ыргытып та бәрделәр.

Ул КПЗда кунды. Аны иртәнчәк тә чыгармадылар. Чөнки Камилә иртүк яңак сөяге сынганлыкка врачтан справка алып китереп биргән.

Кичкә таба милиция начальнигына алып килделәр.

— Эшләрең начар, — диде теге, справкасын күрсәтеп,— ике ел!..

Хөснулла бөтенләй коелып төште. Менә сиңа, мә! Ике ел! Күрәсе башкайлары бар икән!.. Ач, ялангач балалыгы, шатлык күрмәгән үсмер вакыты гына җитмәгән, инде якты дөньядан аерып таш капчыкка япмакчы булалар...

— Нишләргә соң миңа? — дип сорады Хөснулла елардай булып. — Эштә ни әйтерләр, мин бит коммунист!..

Милиция начальнигы кырт кисте:

— Эш турында оныт — анда кәгазь җибәрдек инде. Алдагы көнең турында уйларга кирәк...

— Соң?..

— Коткарса, хатының гына коткара ала,— диде теге урыныннан торып.— Үтенеп сора, гаризасын кире алсын. Югыйсә, син гаепле. Көнләшеп суктым дигәнгә ышанмаячаклар, аны тотмагансың...

Уйлады, уйлады да, Хөснулла хат язды: «Камилә, мине гафу ит, мәхәббәтем хакына. Башкача һич тә җәберләмәм, коткар!»

Ләкин аның сүзенә карап хатыны йөгереп килмәде. Өч көн дә үтте, бер атна да, ун көн дә. Инде өметен өзә башлаган иде, аны кабат теге бүлмәгә алып керделәр. Камилә шунда утыра, ләкин иренә кырын карап кына куйды.

— Йә, — диде полковник, — килешәсезме?

— Мин ни риза инде,— диде Хөснулла.

— Ә мин түгел! — Камиләнең боздай салкын тавышын ишеткәч, йөрәге бөтенләй үкчәсенә үк төшеп китте: «Бетте болай булгач...»

Ләкин теге дәвам итте:

— Башкача миңа тырнак белән дә чиртмим, дип миңа язу бирсен башта...

— Әйе, әйе! — Хөснулла тиз генә утырып язып та алды.

Хатыны кәгазьне җентекләп укып чыкты, сумкасына салып куйды. Аннан гына дүрткә бөкләнгән икенче язу чыгарып милиция начальнигына бирде.

Полковник укыды да папкасына салып куйды.

— Ярый, алайса, китәргә мөмкин. Ләкин башкача безгә эләкмә. Югыйсә, мәрхәмәт көтмә, — диде ул Азнакаевка.

Ир белән хатын тышка чыктылар.

— Бир әле бер яртылык, — диде ире. Хатыны эндәшми-тынмый акчаны чыгарып бирде. Хөснулла магазиннан шешә алып чыкты. Кайткач эндәшми генә аны икәүләп эчтеләр...

Иртәгәсен заводка китте. Монда Азнакаевны коточкыч хәбәр көтә иде: эчеп сугышкан өчен аны партиядән чыгарганнар һәм эштән бушатканнар.

Бөгелде дә төште Хөснулла. Ничек! Нишләп алай? Нигә аны көтмәгәннәр, үзе белән сөйләшеп тә тормаганнар? Судсыз-нисез карар чыгарырга кемнең хокукы бар?.. Нинди мәрхәмәтсез, аяусыз кешеләр эшли монда?.. Җаныгыз юктыр сезнең, ата-инәгез юктыр!..

Менә шулай, шәһәр аны искиткеч каты җәберләде. Балачак хыяллары челпәрәмә килде.

Ул кассадан барып тиешле акчасын алды да тагын магазинга китте...

Ә берничә көннән хатынын үгетләп, күндереп, шәһәр уртасындагы менә дигән фатирын ташлап, туган авылына кайтып китте Хөснулла. Бикләп, ташлап чыгып киткән өенең ишеген яңадан ачып керде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: