Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 Май , 09:25

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (4)

Хәсән бераз эндәшми утырды да: "Мин өйләнергә булдым", – диде. Үзе уңайсызланудан кып-кызыл булды...

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (4)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (4)

(Дәвамы.)

Хәсәннең уйлары яшьлек еллары буйлап йөгерде. Училищеда тырышып укыган егетне еш кына бүтәннәргә үрнәк итеп куйдылар. Күп кенә яшьтәшләре кызлар белән чуалса да, Хәсән укудан башканы белмәде. Аның белән дуслашырга теләгән кызлар да булды, егет әллә ни игътибар итмәгәч, берни кыла алмадылар.

Җәүдәт Юнир улы да таләпчән, илке-салкы йөрергә юл куймый.

– Тырышлык, тырышлык һәм тагы бер тапкыр тырышлык. Сайлаган һөнәреңне ярату мөһим. Шунсыз уңышка ирешү мөмкин түгел. Сәнгать кешесе һәр яктан үзен шәхес итеп үстерергә тиеш, – дип өйрәтә килде педагог. Шуңа да көн дә диярлек опера тыңларга, балет карарга йөрделәр.

Ә Фәридә белән танышулары кызык кына килеп чыкты. Бүген шул мәлне уйлый-уйлый да, аларның танышуы да, өйләнешүе дә һич тә моңарчы укыган китапларда язылганча түгел кебек. Әсәрдә генә ул егет кызны күреп кала да үлә язып гашыйк була. Әмма тегесе егетне ошатса да, имеш, һич кенә ыкка килми, , ялындыра, куып кайтара. Бичара егет шул кыз дип кенә яши, кулына эш бармый, төшләрендә күреп саташа. Ашаудан яза, как сөяккә кала, хыялыйга әйләнә.

–          Әкият! – Хәсән ачуыннан төкереп куйды.

Бөтен нәрсәне кызлар үзләре хәл итә, теләсә, карата, теләсә, үзенә өйләндерә, моның өчен шәп әмәлен дә таба...

Хәсән авылга кайтыр булгач, күчтәнәч-фәлән алырга дип, якындагы кибетга юнәлде. Ә анда су буе чират тезелгән. Димәк, берәр юньлерәк нәрсә саталар! Якынрак барып караган иде – һинд чәе! Егет чират кебек нәрсәдә торырга яратмаса да, басты. Әнисенең күңеле булыр. Әмма чәй аның чираты җитүгә генә бетте дә куйды. Хәсән авыр уфтанды. Хәтта ышанмыйчарак:

–          Бәй, бетте дәмени? – дип сораганын сизми дә калды.

Шул мәлдә аңа үрелеп караган сатучы кыз, каршысында бөтен кызларны гашыйк иткән яшь җырчыны күреп, каушап калды. Аның “йолдыз”ны буш кул белән җибәрәсе килмәде. Фәридә егеткә:

– Халык таралганын чак кына көтегез, – диде. Аларның прилавка артында таныш-белешкә һәрчак запасы була.

Бераздан Хәсәннең пакетына биш әчмуха һинд чәе төшеп ятты. Тиз генә исәпләшкәч:

– Рәхмәт! Әнием куаныр инде, – диде, кызга матур итеп елмаеп.

– Рәхмәтне кесәгә салып булмый. – Сатучы да җавапсыз калмады.

– Әҗеренә үзеңне театрга алып барырмын.

– Вәт бу, исмасам, егетләрчә.

Авылдан килгәч, Хәсән тагы да Фәридә эшләгән кибеткә барган иде, кыз:

– Кайчан кинога барабыз? – дип мут елмайды. – “Родина”да шәп кино бара. Кичә безнең кызлар караган.

– Әйдә соң, бүген барыйк.

Кинотеатр алды тулы халык. Фәридә шундый егет янында баруына үзен чиксез бәхетле тойды. Ике яшь йөрәкнең газаплы мәхәббәте хакындагы һинд фильмы бөтенесенә дә ошады. Залда мыш-мыш елаган тавышлар ишетелде. Фәридә дә күз яшьләренә төелде. Хәсән кызны фатирына кадәр озатып, хушлашып кайтырга уйлаган иде да кыз:

– Әйдә, чәй эчеп чык, – дип егетнең күзенә назлы караш ташлады. Шушы көннән соң Хәсәннең күңеле үзеннән-үзе Фәридә яшәгән фатирга тартыла башлады. Ахирәтләре тиз генә табын корып җибәрә. Барысы да эшләгәч, акчалары да бар. Өстәлдә нәрсә генә юк. Студент акчасына такы-токы яшәп, уза барса вермишель пешереп ашаудан артмаган Хәсәнгә кызлардагы муллык үтә дә ошады. Өстәлдә тәмле-татлы күп. Күңелле, шаяралар, көләләр. Хәсәннең җырлавын сорыйлар. Ә аңа нәрсә? Рәхәтләнеп җырлый.

Көннәрнең берсендә Фәридәнең туган көнен үткәрделәр. Табын мул булды, ачы-төчесе дә бар иде. Күңел ачып утыра торгач, үтә соң булып китте. Хәсән сәгатенә карады да:

– Кайтырга кирәк, тулай торакны бикләп куймасыннар, – дип җыена башлады. Әмма кызып алган кызларның аны бер дә җибәргәсе килмәде. Уенлы-чынлы итеп:

– Кун да куй, – дтиештеләр.

– Шулай шул, – дип аларны җөпләде Фәридә. – Ничек инде кара төн уртасында берүзеңне кайтарып җибәрәбез.

– Урам тулы хулиганнар.

Кызлар төрле сылтау белән икенче бүлмәләргә таралыштылар. Бу төнне Хәсән Фәридәнең кочагында уянды. Егет тәүге тапкыр хатын-кыз назын татыды… Моннан соң Хәсәннең Фәридә янына киләсе килеп тик торды, еш куна кала башлады. Хәтта дәресләренә бармаган чаклары да ешайды...

 

***

Соңгы араларда Җәүдәт Юнир улын укучысының дәресләргә илке-салкы йөрүе борчый башлады. Әллә йолдыз авыруы йоктымы икән? Булыр да. Конкурсларда бер-бер артлы җиңүләр яулады. Телевизор экраннарында еш кына аның җырларын бирә башладылар. Беркөн кафедрада радионы кабызган иде, халык җырларын башкаручылар концерты бара. Бераздан алып баручы: “Хәсән Вәлиев башкаруында “Илче Гайса”ны тыңлагыз”, – дигәч, барысы да сагаеп калды. Җәүдәт Юнир улы радионың тавышын ныграк ачты. Хәсән җырлавында бу җырны ишеткәне бар иде. Бүген ничек җырлар икән?

 

Адаштырган болан баласыдай,

Ялгыз башым читтә интегәм.

Көннәрен дә төнен йөрәгем яна,

Исемә төшсә туган илгенәм.

 

Йөгереп кенә мендем тау башына,

Утырдым да кара ташына.

Сау-сәламәт кайтсам Уралыма,

Тарих язар идем ташына.

 

Кара кытат җилән, ай, иңемдә,

Кара ефәк билбау билемдә.

Башкайларым читтә йөр(е)сә дә,

Күңелләрем туган илемдә.

 

Айкай да гына һайкай, ташлар вата,

Һай кем, ташлар вата,

Кәрван да гына сарай, ай, салырга,

Һай кем, ай, далада.

 

Укучысының җырны җиренә җиткереп җырлавына горурланып утырды Җәүдәт Юнир улы. Җырны тыңлап бетергәч:

– Егет остара бит, – диде Зәримә Мөхәммәт кызы. – Яшермим, теге вакыт мин аның бу дәрәҗәгә җитүенә шикләнгән идем. Тавышы ачылган. Менә бит кеше иткәнсең.

– Рәхмәт! Мин ул җырлап җибәргәндә үк табигый тавышы барлыгын тойган идем. Укытучы өчен иң кирәкле сыйфат – укучының табигый тавышын табу. Табигый тавыш юк икән – җырчы юк, – диде үзеннән шактай яшь укытучыга тәҗрибәле педагог.

Шулай да Җәүдәт Юнир улының күңеле тыныч түгел. Тәүге курсларда акыллы гына йөргән егетләр азакка табан ычкына башлый. Сәнгать тормышы үзенчәлекле шул. Кайберләре телевизордан күренеп, кеше игътибар итә башласа, гастрольләргә чыга, укуын оныта. Әбҗәлилдән Сәгыйть исемле шәп егет бар иде. Тик шул концерт белән мавыгып, куылып куйды. Соңыннан бөтенләй укырга килеп тормады. Нинди талант әрәм булды.

Дәресләре тәмамлангач, Җәүдәт Юнир улы училище торагына барып, студентының хәлен белергә булды.

Тышта ямле май ае. Бөтен табигать яшеллеккә күмелгән. Яшь агач яфракларыннан хуш исләр аңкый.

Күпне күргән укытучы буларак, язын яшьләрнең сүлпәнләнүен, дәресләрне еш калдыруын үз тәҗрибәсеннән яхшы  белә.

Хәсән бүлмәсендә юк иде. Бергә яшәгән егет:

– Аның берничә көн кайтканы юк, – дигәч, Җәүдәт Юнир улы:

– Авылга кайтып киттеме әллә? – дип төпченде. Егетләр “белмибез” дигәнне аңлатып, баш селкте.

– Менә нәрсә, егетләр, – диде укытучы егетләргә җитди карап, ничек инде бер бүлмәдә яшәгән дустызның кайда булуын белмисез? Бәлки, аңа берәр ярдәм кирәктер? Бәлки, дәваханәдә яталыр. Болай ярамый, хәзер үк эзләргә чыгыгыз, табыгыз. Менә ничәнче көн дәрескә йөрми. Бу бик начар хәл, алда зачетлар, имтиханнар тора. Иртәгә мотлак дәрескә килсен.

Әлбәттә, бүлмәдәш егетләре Хәсәннең кайда йөрүен белә иде. Тик ничек инде, оялмыйча, ул бер кыз белән дуслашты, дип әйтәсең. Иртәгәсен Хәсән училищегә баргач, туры укытучысының кабинетына инде. Үзенең гаебен белгәнгә дә ишетелер-ишетелмәс саулык сорашты.

– Әйдә, утыр, Вәлиев, синең белән егетләрчә сөйләшеп аласы бар, – диде Җәүдәт Юнир улы, Хәсәнгә карап. Хәлләр ничек? – Укытучы тәүдә әти-әнисе, гаиләсе белән кызыксынды. Егеттән уңай хәбәрләр ишеткәч: – Яхшы, димәк, синең әйбәт укуың өчен барлык шартлар бар, борчылырлык урын юк, – диде. – Шулай булгач, син нишләп дәресләрне еш калдырасың? Башка укытучылар да зарлана. Моның берәр сәбәбе бармы әллә?

Хәсән бераз эндәшми утырды да:

– Мин өйләнергә булдым, – диде. – Үзе уңайсызланудан кып-кызыл булды. Басынкы укучысының моңарчы кызлар белән чуалганын күрмәгән укытучы бу сүздән, әллә ялгыш ишеттәме, дигәндәй, аптырап калды.

– Өйләнәсең? – дип кабатлап сорады. – Ярый, өйләнәсең, ди, әмма берәүгә дә, өйләнгәч, дәрескә йөрмәскә, дигән ташлама юк. Өйләнәм, дисең инде? Әле сиңа ничә яшь әле?

– Унтугыз.

– Кабаланасың түгелме? – Укытучы Хәсәнгә кисәтүле карады. – Сиңа әле училищене тәмамларга, соңыннан институтка керергә кирәк. Ярый әле ялгыз башың. Ә бит өйләнгәч, мәшәкатьләр арта. Гаиләне дә карарга, дәресләргә дә өлгерергә кирәк. – Хәсәнгә текәлеп карап: – Ныклап уйладыңмы соң? – дип сорады.

– Әйе.

– Ә мин әлегә ашыкмаска киңәш итәр идем. Беренчедән, син әле яшь, укып бетерергә дә кирәк. Кәләш качмас әле. Әгәр ярата икән, диплом алганыңны көтәр.

– Без бер-беребезне яратабыз.

Укытучысы башын селкте:

– Булачак килен балакай кайда укый соң?

– Укымый, эшли.

– Кем булып?

– Сатучы!

–  Сатучы?! – Җәүдәт Юнир улы кабатлап сорады.

– Әйе.

– И энем! – Педагог авыр сулады. – Мин, әлбәттә, аны кимсетергә теләмим. Әмма сиңа үзеңә тиңрәк, сәнгатьне аңлаган кешене сайларга тәкъдим итәр идем. Мәсәлән, җырчыларга үзләренең музыканты булу мөһим. Артистның ярты уңышы яхшы музыканттан тора. Әнә, музыка бүлеге тулы чибәр, талантлы кызлар. Сәнгать кешесенең уңышы, үсеше гаиләсеннән, аны аңлаган кешесенә бәйле.

 – Ул сәнгатьне яхшы аңлый. Җырлаганымны ярата.

 – Җыр ярату гына әле сәнгатьне аңлау, сине ярату дигәнне аңлатмый. Аңлыйм, теге конкурстан соң күп кеше сине таный, кемнәрдер гашыйк та булгандыр. Ул гадәти хәл. Бәлки, ул синең җырыңа гына гашыйктыр. Бәлки, моны ул кыз үзе дә аңламыйдыр. Бөтенебез дә җыр тыңларга яратабыз. Шулай күпме кешенең авызы пеште. Күпме артисткалар баласын ялгыз үстерә, күпме егет янды. Ярый да ул хатын-кыз югалып калмый, алар барыбер баласын карарга, яраткан һөнәре буенча эшләргә көч таба. Ә ир заты бит кайгысыннан шешәгә үрелә торган.

Аннан бер укучысы белән булган вакыйганы сөйләде.

 – Зөлфия исемле бер кыз укырга килде. И талантлы, и чибәр иде. Училищедан соң институтка керде. Укып бетмәс элек үк бер хәрби кешегә чыкты, балалары туды. Ярый, барыбер укуын уңышлы тәмамлады. Ире бөтенләй сәхнәгә чыгудан тыйды, сандугачны читлеккә бикләде. Нинди талантлы бала иде. Күптән түгел үзен күрдем, вакытында дөрес әйткәнсез икән, нишләп тыңламадым икән дип үкенә. Күпләр сәнгать кешеләренең тышкы күркәмлегенә гашыйк. Ә аның һөнәре хакында уйлап та бирми. Мәсәлән, күпчелек кеше эшкә иртән бара, кич кайта. Ә бит җырчыларның шөгыле бөтенләй башкача. Бөтен халык эштән кайта, ә син концерт бирәсең. Төн урталарында гына тәмамлана эше. Кем хатынының я иренең төн уртасында кайтканын яратыр? Бик сирәкләр генә. Ә гастрольләр... Читтән караганда гына артист белән яшәве күңелле кебек тоела. Шулай да, энем, ныклап уйла, үкенерлек булмасын. Син талантлы егет, синең бу талантың үзеңнеке генә түгел, халыкныкы. Үзеңнең җыр-моңнарың белән халыкны тәрбияләргә, күңелен күрергә тиешсең…

Укытучысы нәрсә дип кенә әйтсә дә, Хәсән кире уйлый алмады. Бу вакытта үзен ата булам дип бәхеттең җиденче хатында тойган мәле иде. Улларының капыл гына өйләнәм дип кайтуына әти-әнисе дә аптырап калды. Әле абыйсы кәләш алмаган, апасы да кияүгә чыкмаган.

– Улым, әле сиңа укып бетерергә кирәк, – дигән иделәр:

– Күпләр студент чакта ук өйләнә, – дип җавабын да тапты. – Хәтта бала да үстерәләр.

– Ярый, шулай исәр чакта өйләнеп калганы яхшы, – диде туганнары. – Соңыннан безнеке кебек йөрер. Утызны узды, әле һаман кәләш алырга уйламый да.

Чынлап та, калада әллә ни күзгә ташланып бармаса да, кәләш алмаган егетләр белән авыл тулган. Кайсыбер өйләрдә хәтта икәү, өчәү. Илле, алтмыш яшькә җиткәннәре бар…

(Дәвамы бар.)

Фото: wirestock; Freepik.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (4)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: