Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 Май , 23:27

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (4)

Русиядә талантлар беткәнме әллә? Безнең халык японнан, яки шведтан кимме?!. Һич тә юк! Бары тик бездә әнә шул талантларга аяк чалучы күп. Илебездә тигезлек бит! Ягъни эшләсәң дә акча бирәләр, эшләмәсәң дә. Шулай булгач, нигә әле тир түгәргә, баш ватарга?!.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (4)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (4)

Моңача ишетмәгән, белмәгән, күрмәгән бу хәлдән яшь хезмәткәрнең уйлары буталып бетте. «Нинди фәлсәфә бу? Ничек тә азрак, акрынрак эшләргә, тик почет, премиядән калмаска! Эшләгәнгә салышып тик утыр, ләкин эндәшмә, баш калкытма, өстәл артыннан чыкма...»

Азнакаев үзенең үткән тормышын күз алдына китерде. Әллә моңача да шулай идеме? Юк, авылда халык бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы тир түгеп, берсеннән-берсе уздырырга тырышып эшли.

Ялкауларны, җилкуарларны кеше исәбенә дә кертмиләр. Кичәге иптәшләрен, янгын сүндерүчеләр командасын исенә төшерде. Нинди эчкерсез, бер-берсенә тугры кешеләр! Чын мәгънәсендә берсе өчен икенчесе утка керә. Хәер, анда башка төрле кеше эшли дә алмый. Янгын эченә кергәндә, кирәк булса, арттагылар һәрчак сине коткарырга әзер, дип уйлыйсың бит... Шул сиңа батырлыкка көч бирә... Ә әгәр анда да ничек тә ашыкмаска, ут сүндерү срогын озайтырга дип хезмәт итсәләр, ни булыр иде?!. Юк, юк! Моны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Гомумән, анда искиткеч халык! Алар Хөснуллага һәрвакыт ярдәм кулын суздылар, хәтта аны кеше иттеләр, дисәң дә хата буламас: пропискага керттеләр, эшкә алдылар, башта тулай торакта койка, аннан аерым бүлмә бирделәр. Шунда институт бетерде, партия сафына керде. Мең рәхмәт сезгә, дуслар!..

Икенче заданиене алганда начальник ничектер серле итеп елмайгандай итте.

— Монысын да үз вакытында үтәрсең дип уйлыйм.

Хөснулла тагын аптырады: ничек инде, монысын да?.. Тегесен бит ул вакытыннан алда эшләде... Нәрсә соң ул «монысын да». Шулай ук алдан эшлә дигән сүзме, әллә?.. һәм, ниһаять, Хөснуллага барып җитте. «Да» кушымтасын алып ташларга. «Монысын үз вакытында үтәрсең, дип уйлыйм», — диде. Ягъни, тагын алдан эшләп минем башны каңгыртма...

Ләкин Азнакаев андыйлар нәселеннән түгел. Ул тиешенчә эшләячәк, заданиене графиктан алда үтәячәк һәм башкаларны да үз артыннан әйдәячәк... Көндезге ял вакытында ул читләтеп кенә иптәшләре алдында сүз кузгатты:

Нәрсә, җәмәгать, моны да шулай ук ай буена сузабызмы инде?..

Башта беркем дә эндәшмәде. Бераздан гына теге күршесе, беркатлы кыланып, сорауга каршы сорау белән җавап бирде:

— Нәрсәне әйтәсең?

Хөснулланың ачуы кабарды:

— Нәрсә турында икәнне бик яхшы беләсең... Күпме күз буяп утырырга уйлыйсыз, дип сорыйм. Бу бит ун көнлек эш!..

— Кемгә ничек бит...

— Кул кушырып утырган юк шикелле.

— Син булдырасың да ул... Яшь чак, гайрәтле чак, — диештеләр иптәшләре аңа каршы сүлпән генә.

— Ярый, юкны сөйләмәгез... Барыгызның да кулыннан килә. Мин үзем исә кулдан килгәнчә эшләячәкмен, сездә дә намус үлмәгәндер әле...

— Ну бәйләнәсең дә син әй, — диде күршесе.

Башкалар эндәшмәде.

Шулай да Хөснулланың кәефе күтәрелеп китте. Эндәшмәсәләр дә аның сүзләре йөрәкләренә барып җитәргә тиеш. Барыбер арттан иярәчәкләр. Әйе, иярерләр, иярми булмаслар. Бер төрле мәктәптә, институтта укып, төрле тәрбия алган кешеләр бит барыбыз да. Ул чакта инде күрербез, нишләр икән бюрократ начальник... Йә безнеңчә эшли башлар, йә инде китәргә гариза язар. Китсә соң, китә бирсен, эш өчен яна торган берәр сәләтле яшь кешене куярлар...

Шушы уйлардан соң Азнакаев бигрәк тә дәртләнеп эшләде һәм, детальнең катлаулы булуына карамастан, срогыннан бер атна алда сызымны начальнигына илтеп бирде. Теге башын да күтәрми заданиенең үтәлешен тикшереп чыкты да, читкә алып куйды. Йөзе караңгы, чырае сытык иде аның...

Аның урынына Хөснулланың күңеле шат. «Ярый, ярый, картлач, хафалан. Менә күрерсең, минем арттан тагын берәрсе эшен бетерер... Шулчак нишләрсең?..»

Тик... берәү дә аның артыннан сызымын күтәреп начальникка йөгермәде. Барсы да соңгы көндә бик канәгать булып, шау-гөр килеп, бик зур эш башкарган кешеләрдәй заданиеләрен тапшырдылар...Начальник аларга графикны өзмәгән өчен рәхмәт белдерде.

Азнакаев гарьлегеннән шартлый язды: нинди кешеләр болар?! Юк, җиңел генә алдырып булмый икән боларны. Партия җыелышында күтәрергә кирәк бу мәсьәләне!

Һәм Хөснулла шулай эшләде.

Чираттагы җыелыш заводта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә багышланган иде. Докладчы — партком секретаре — цехларның эшенә анализ ясап, һәр эшчене, һәр мастерны тәнкыйть итте, ә конструкторлар бюросы турында ләм-мим!.. Шуннан сүзне Азнакаев алды.

— Мин монда яңа кеше, бүлектә яшь хезмәткәр, дип башлады ул сүзен. — Шулай да сизәм конструкторлар бюросында да җитешсезлекләр бар. Без анда барыбыз да коммунистлар, ләкин бөтен коллектив бердәм булып заданиене кыска срокта, сыйфатлы итеп эшләргә тырышмыйбыз. Юк кына эшне дә тартабыз-сузабыз. Минемчә, безнең бүлек эшне тизләтсә, цехлар да продукцияне вакытында бирерләр иде...

Аның чыгышы апкышларга күмелде.

Иртәгәсен бюро начальнигы кыска гына киңәшмә үткәрде.

— Кичә, — диде ул җитди генә, — Азнакаев бик матур итеп сөйләде, безнең файдаланылмаган резервларны ачты. Рәхмәт аңа. Безгә чынлап та оборотларны арттырырга кирәк. Һич кичекмәстән! Бүгеннән үк! Менә әле генә аның чыгышына нигезләнеп яңа задание алдым. Бик җаваплы һәм катлаулы ул. Шуңа да мин аны үзебезнең яшь, инициативалы сотруднигыбызга ышанып тапшырам. Срогы да кыска, ләкин ышанычны аклар, дип уйлыйм...

Иптәшләре бер-берсенә карап елмаеп алды. Хөснулла аны-моны абайламый, алны-артны карамый эшкә тотынды.

Ә детальнең конструкциясе ифрат катлаулы булып чыкты. Ул моңа кайсы ягыннан тотынырга да белмәде. Көн дә сменадан калып эшләде, ләкин файдасыз эш һич ырамлы бармады. Җитмәсә, атлаган саен начальниклары килеп:

— Азнакаев, сынатма, график якынлаша ! — дип янган йөрәккә ялкын өстәп китә.

Ниһаять, ай бетәр алдыннан гына эзгә төште Хөснулла. Тагын бер атна вакыт булса, мөгаен заданиене тулысынча үтәр иде...

Ул инде заводтан кайтмый башлады. Ике-өч кенә сәгать утыргычта черем итеп ала да тагын сызымнарга тотына.

Ә иптәшләре? Кайсы ачыктан-ачык көлә:

Ташла, Дон-Кихотланма, барыбер өлгертмисең, — ди.

Кайберләре җәлләп куя:

— Их, егет, үзеңне-үзең бетерәсең бит...

Ләкин, ничек кенә тырышмасын, Хөснулла сызымны вакытында тапшыра алмады.

Аңа приказ белән шелтә бирделәр. Җитмәсә, шеф:

— Алай ярамый, иптәш Азнакаев. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү килешми. Бүген син барыбызның да йөзенә кара яктың... Менә тагын бер срочный заказ. Моны өзсәң — шелтә белән генә котыла алмассың...— дип янап куйды.

Бу заданиене инде Хөснулла курка-курка алды — әгәр бик катлаулы булса?!.

Чынлап та тиз генә чишәрлек мәсьәлә булмады бу! Тегеләй дә, болай да... Юк, баш җитмәле түгел. Бөтен бүлек белән киңәшләшеп эшләсәң дә таманга килер иде, мөгаен.

Әлбәттә, билгеләнгән вакытка задание үтәлмәде...

Шушы «хурлыклы» факт уңаеннан шеф бүлек сотрудникларының җыелышын үткәрде.

— Иптәшләр, — диде ул.— Без яшь белгеч Азнакаевны, тәҗрибәсе булмаса да, үзебезнең бюрога алдык!.. Конструктор (бу сүзгә басым ясады) итеп!.. Өйрәнер, үз өстендә эшләр, ниһаять, иптәшләре белән киңәшләшер, дип уйладык... Ә ул бу вазифага бик җиңел карады, безнең бюро — заводның йөрәге икәнен онытты. Үзенең җилкуарлыгын күрсәтте һәм... нәтиҗәдә ике айның графигын бозды. Буш куык булып чыкты бу Азнакаев, аңа — позор! Андый кешегә безнең коллективта урын юк!..

Начальник урынына утырды.

Бу сүзләр Хөснулланың йөрәген утлы күмер булып көйдерде. Менә бит ничек килеп чыкты?! Гаепләүчедән үзен гаепләнүче ясадылар да куйдылар. Ак эт бәласе кара эткә, дигәндәй...

Ләкин ул өметен бөтенләй өзмәде: бергә эшләгән иптәшләре бар бит әле, алар ким-хур итмәс, якларлар!.. Аның ничек эшләгәнен беләләр дә инде...

Һәм менә сотрудниклар сүз ала башлады. Тик, Азнакаевның гаҗәпләнүенә каршы, аны беркем якламады, барсы да шефның сүзен куәтләде, Хөснулланы эшкә салкын караганы өчен тәнкыйтьләделәр...

«Өнемме бу, төшемме!» дип утырды ул. Начальниклары, ярый инде, аңлашыла, аны эштән куарга тырыша, чөнки гомум күренешне боза... Ә иптәшләре? Тилебәрән орлыгы ашаганнармы әллә?.. Күзгә карап акны кара итеп сөйлиләр...

Бу һич аның башына сыймады...

Азактан шеф коллективны «Азнакаевны цехка мастер итеп күчерү» турындагы директорның приказы белән таныштырды...

Барсы да чыгып китте. Тик Хөснулла гына исен-акылын җыя алмыйча утыргычында утыра бирде. Бераздан бүлмәгә теге күршесе әйләнеп керде.

— Син егетләргә ачуланма инде,— диде ул.— Алар башкача булдыра алмыйлар...

Азнакаев тагын аңламады:

— Ничек инде?..

— Безнең хуҗа каршы әйткәнне җене сөйми. Ә кемнең бу эштән китәсе килсен: тир түккән юк, ә хезмәт хакы яхшы, премиясе дә килеп тора...

— Соң эштән үзен куарга кирәк!..

— Куарсың!.. Бөтенесе аны яклаячак... Аңа каршы чыгу — җилгә каршы төкерү белән бер!

— Бергәләп тотынсак, барыбер җиңәр идек.

— Күмәкләп тотынсак та, вакыты белән берәм- берәм эштән чыгарып ташлар иде. Чөнки анда — көч!..

Шуннан иптәшләрчә, аркасына сугып алды.

— Ярый, хафаланма! Син беренчесе дә түгел, соңгысы да...

Менә сиңа мә!.. Бу инде Азнакаевны стенага терәп ату белән бер булды...

Бик авыр кичерде моны Хөснулла. Ул, ниһаять, алдан уйлап, план корып үзен төп башына утыртканнарын аңлады. Теге соңгы заданиенең бөтен бюрога дип бирелгәнлеген дә шунда гына белде. Ачудан, гарьлектән, йөрәк януына түзә алмыйча аракы алып кайтып эчте. Хәтта бер генә түгел, ике өч көнгә китте шикелле эчүе. Азнакаев уйлана башлады.

Без инде сыйныфсыз җәмгыять төзедек, дип һәр чатта кычкырабыз. Янәсе, бездә эчке дошманнар юк! Дөрес түгелдер бу, бардыр. Югыйсә, нишләп шулкадәр тәртипсезлек, башбаштаклык булсын, ди. Нәрсәгә тотынсаң, шул җитешми, магазинына керсәң, алырга әйбер юк. Адәм көлкесе, бөтен чүп-чарны чит илдән ал инде. Нәрсә, без аны эшли ал-мыйбызмыни?!. Русиядә талантлар беткәнме әллә? Безнең халык японнан, яки шведтан кимме?!. Һич тә юк! Бары тик бездә әнә шул талантларга аяк чалучы күп. Илебездә тигезлек бит! Ягъни эшләсәң дә акча бирәләр, эшләмәсәң дә. Шулай булгач, нигә әле тир түгәргә, баш ватарга?!.

Хезмәт хакы килеп тора... Тик кайберәүләр аяк астында буталмасын, мыекны чуалтмасын гына... Башкадан акыллы булырга, алга чыгарга тырышкан кешеләр безнең калыпка сыймый...

Менә аның үзен генә ал: ул бит эшне алга җибәрергә тырышты, ә ни килеп чыкты? Үзе гаепле! Өстәлдәш күрше аңлатып караган иде бит, булышма, бернәрсә кыралмыйсың дип. Ышанмады, тыңламады. Янәсе, безнең шушы заманда да дөреслек җиңмәгәч?! Җиңде, ди...

Шулай да кайда соң ул дошман? Кем ул? Кем аңа балалык хыялларын тормышка ашырырга ирек бирмәде, кем аның башына сукты? Начальнигымы? Завод директорымы? Яки барсы да бер юлымы? Хөснулла белми иде. Ләкин шунысын яхшы төшенде: берсе дә аңа ярдәм кулын сузмады. Сузмау гына түгел, бәлки рәхәтләнеп көлеп читтән карап торганнардыр...

Хөснулла төшенкелеккә бирелде, әз-әзләп төшергәли башлады. Кайгысын аракы белән басарга тырышты.

Шулай берничә ел вакыт үтте. Инде яңа вазифасына күнегеп тә китте. Эшчеләр белән уртак тел тапты (тапмый, ул үзе дә кичәге эшче бит). Рационализаторлык эшенә бирелде, уйлап табучы булып китте. Берничә авторлык таныклыгы алды. Бары тик кичен, эштән кайтышлый әле бер дусы, әле икенчесе белән эчеп кайтты.

Шулай да моны заводта белмәделәр. Эше әйбәт бара бит. Хәтта «Азнакаевны цех начальнигы итеп куялар икән», — дигән сүз дә йөри башлады...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: