Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 Май , 09:25

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (3)

Бер ул гына ирсез бала тапмый бит...

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (3)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (3)

(Дәвамы.)

Беркөн шулай ял көне Фәридә юл уңае кибеткә керергә булды. Керү белән түрдә эленеп торган туй күлмәкләре күзенә чалынды. Аларның матурлыгына күзе камашты. Ул шунда ук сатучыдан күлмәкне киеп карарга рөхсәт сорады.

– Менә шушысы нәкъ сезнең өчен генә тегелгән, диярсең. Сезне нәзәкатьле дә, сөйкемле дә итә, – дип, алар иң матур күлмәкне алырга тәкъдим итте.

Бер фатирда яшәгән кызлар күлмәкнең матурлыгына аһ итте.

– Безне дә туегызга чакырырга онытмассың инде.

– Сез кала буласызмы! Иң якын ахирәтләрем сез бит.

Шул мәл Гөлсирә:

– Ә туегыз кайчан була соң? – дип сорады.

– Әлегә белмим.

– Ничек белмисең? – Кызлар бер-бер артлы аптырап сорады.

– Кызык, үзең туй күлмәге алгансың, үзең туегызның кайчан булырын да белмисең.

– Әле ул хакта сөйләшмәгәнбез.

– Туй күлмәген егет алып бирергә тиеш түгелмени? – Монысын Зөһрә төпсөнде.

– Юк-бар сорауларыгыз белән башымны катырмагыз әле! – Фәридә, иреннәрен турсайтып, тупас кына җаваплады. – Бер җирдә дә күлмәкне егет алып бирергә дигән закон юк әле.

Кызлар башкача эндәшмәде.

Фәридә бераздан туй балдагы да алды... Әмма бәхеткә чорналып йөргән мәле бердәнбер көнне бер минутта идәнгә төшеп ватылган чынаяк кебек селпәрәмә килде.

Көннәрнең берсендә Фәридәне авылдашы туган көненә кунакка чакырды. Канатланып барды бәйрәмгә ул. Сөйләр сере дә күп җыелган. Күптән күрешкәннәре юк. Егетләр, кызлар килде. Күңелле гармун моңына рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Менә хушлашыр вакыт та җитте. Кызлар тулай торак кухнясында савыт-саба юа башладылар. Шул мәл Фәридә коридорда бала күтәреп йөргән Газизне күреп, тораташтай катты да калды. Хәтта тәлинкәләре кулыннан төшеп киткәнен дә сизмәде. Газиз дә мондый очрашуны көтмәде, шикелле.

– Фәридә, синме?

– Күреп торасың.

– Нишләп монда йөрисең?

– Авылдашыма кунакка килдем.

– Кем ул авылдашың?

– Галия.

Газиз, тавыш-тын чыкмасын диптер инде, Фәридәне аулак урынга чакырды:

– Синең белән сөйләшәсе сүз бар иде.

Аннан Газиз белән нәрсә сөйләшкәнен урык-сурык кына хәтерли Фәридә. Башкалар бу хакта белеп куймасын, гарьлеге ни тора, дип, тавыш та күтәрмәде.

– Үзең күрәсең, мин өйләнгәнмен, балам бар...

– Шулай булгач, нишләп мине алдап йөрдең? – Фәридә нәфрәтле күзләре белән Газизгә карады.

– Мин сине дә яратам. Ә аңа яратып өйләнмәдем. Миңа авырга калып чыкты, вакытында аборт эшлә, дип әйттем, тыңламады. Син миңа ошыйсың, гашыйк булдым сиңа. Әйдә ташлашмыйк. – Фәридә башкача Газизне тыңларлык хәлдә түгел иде. Ул ахирәтенең тапочкасын гына кигән килеш йөрүен дә, сумкасының да торып калуын исләмичә, тулай торактан чыгып йөгерде.

Яңгырлы көзге төн. Фәридә кайда йөгергәнен үзе дә хәтерләми. Үкси-үкси йөгерде дә йөгерде. Менә бер мәл нәрсәгәдер эләгеп, дөрс итеп как асфальтка барып төште. Аяк-куллары сызырылды. Торыйм дип омтылган иде да, буынсыз булып, тагы җиргә егылды. Фәридә, үзе дә сизмәстән:

– Әни, әни, үләм! – дип ярсып елап җибәрде.

Шулай күпме ятар иде – паркта йөргән милиция хезмәткәрләре тавыш килгән якка йөгереп килеп җитте.

–          Гражданка, сезгә нәрсә булды? Берәрсе ташландымы? – Елаудан үксеп беткән Фәридә җавап бирерлек хәлдә түгел иде. – Гражданка, торыгыз. Нәрсә булды? – Милиция хезмәткәрләре икесе ике яктан кызны култыклап торгызды. Алар күзендәге косметикасы битенә агып буялып беткән кызның йөзенә аптырап карап торды. Аннан, аракы исе аңкып торганын да сизеп калып, документларын күрсәтүен сорадылар. Ахырда, кызны милиция бүлегенә алып китеп, анда нәрсә булганын энәсеннән-җебенә кадәр төпченеп, таңга кадәр бүлектә калдырдылар.

Фәридә бер атна буе эшкә чыга алмады. Аяк-куллары авыртып, йөзе күм-күк булып караватында тик ятты. Ярый әле иптәш кызлары таныш врачлары аша больничный ачтырып, барысын җайлап куйдылар. Югыйсә, сәбәпсезгә эшкә чыкмый дип, куып чыгарулары да көн кебек ачык иде.

 Шушы хәлдән соң бөтен ир затлары Фәридәгә тик алдакчы, хыянәтче кебек күренә башлады. Күңеле катты. Әйтерсең, моңарчы ярсып-шашып аккан күңел дәрьясы мәңге эремәс боз белән капланды. Хәтта “яратам”, “матурым” кебек сүзләр бары кеше алдау, хисләрен, яшьлеген аяк астына салып таптый торган алдакчы сүзләр кебек тоелды. Берәр егет сүз кушса да, тупас җавап кайтара башлады...

Әкренләп йөрәк яралары да басыла башлагандай тоелды. Ахирәтләре Фәридәнең ничек тә күңелен күрергә тырышты. Театрларга, концертларга алып бардылар. Әмма күрәселәре аның белән генә бетмәгән икән шул.

Ул көнне Фәридә сменасының бетүен көчкә көтеп алды. Көн буе башы әйләнде, кибетдагы һәр ис борынына бәрелеп, күңеле болганды. Иртәгесенә ял көне булгач, кайтышлый аптекага кереп, дарулар алып, өйдә генә дәваланып ятарга уйлады. Әмма дарулар һич ярдәм итмәгәч, дәваханәгә барып, больничный алырга булды.

– Кайсы җирегез авырта? – Терапевт иң тәүдә кан басымын, тән температурасын үлчәп карады. Аннан кызның тормышта булу-булмавын сорады да хатын-кызлар консультациясенә юнәлтмә язып бирде.

“Нәрсә булырга мөмкин икән?” Фәридә борчулы уйлар белән табибка барып керде. Өлкән генә яшьләрдәге ханым Фәридәне караганнан соң, елмаеп, аңа борылды.

– Котлыйм, матурым, сез бәби көтәсез! Борчылмагыз, барысы да әйбәт. – Аннан табиб язуларына иелде: – Сеңлем, бу сезнең теләп, көтеп алган баламы?

Бу минутта миендә мең сорау кайнаган Фәридә, күзен читкә борып, “юк” дигәнне аңлатып башын селкте...

Бу көннәрдә Фәридә аңкы-тиңке йөрде. Ирексездән, балачагы исенә төште дә торды. Их, бәхетле балачак! Бернинди хәсрәтсез, кайгысыз балачак. Бүген килеп кенә аңлады ата-ана кочагында никадәр бәхетле, яклаулы булганын. Аның да тизрәк үсеп, шәһәргә чыгып китәргә, шәһәр кешеләре сымак матур киенеп йөрергә хыяланнып, тизрәк мәктәпне тәмамлыйсы килде. Менә сиңа шәһәр! Күрсәтте күрмәгәнен! Гүя Фәридәнең өстенә таулар ишелде. Ишелде дә аның мәңге тора алмаслык итеп изгәләде. Бу кадәр афәттән ничек аякка басар? Кеше күзенә ничек күренер?

Бер карасаң, бер Фәридә генә түгел шулай алданган. Берәү дә урамга чыгып я кешеләргә:  “Мине алдадылар!” –  дип сөрәнләп йөрми. Андыйлар элек тә булган, әле дә күп. Фәридә үзен шулай тынычландырды. Шулай да йөрәген мыжгып торган әллә нинди кортлар кимерде. Атасыз бала, уйнаштан туган... Нәрсә дип кенә атамыйлар бахыр сабыйларны! Я, аларның ни гаебе бар?

Фу, башына әллә нинди начар уйлар килә дә тора. Әтисе белән әнисе нәрсә дип әйтер?! Юк, юк, нәрсә генә булса да, табачак ул баласын. Үтерсәләр дә, ассалар да, сабыеннан баш тартмаячак. Аның бәбие була, сабые туа. Бер ул гына ирсез бала тапмый бит. Әнә, авылларында сугыштан соңгы чорда әллә күпме хатын ирсез бала тапкан. Бер җирләре дә коелып калмаган.

Ә бит күпме кеше шушындый бәхетне татыр өчен ниләр генә кылмый. Икетуган апасының кияүгә чыгуына ун ел үтсә дә, һаман балалары юк. Икесе дә әйбәт, акчалы эштә эшли. Юк, Ходай бирмәсә бирми икән. Бармаган шифаханәләре, йөрмәгән әбиләре калмады. Ул ЭКО дигәннәрен әйтүе генә ансат. ЭКОга барган иде, тәүгесе дә, икенчесе дә төште. Ә ул юктан фаҗига ясап утыра. Киресенчә, куанырга гына кирәк. Ходай аны әйтеп тә аңлата алмаслык куанычтан мәхрүм итмәгән. Үзен шулай юатты Фәридә...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

 

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (3)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: