Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 Май , 12:53

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (3)

Ләкин атна үтүгә хат урынына Камилә үзе килеп төште. Нарядтан гына кайтып, юынып, киемен алмаштырып, китапларга тотынган гына иде, ишек ачылып китте дә хатыны пәйда булды. Ул башта күзләрен тутырып иренә карап торды, шуннан кычкырып елап җибәрде дә: – Хөснулла, гафу ит, – дип муенына сарылды. Хөснулланың үзенең дә күңеле тулды, иркәләүгә сусаган йөрәге шатланып тибә башлады һәм үзен-үзе белештермичә аны кочагына алды, иреннәре аның иреннәре белән кушылды. – Башкача беркайчан да миңа хыянәт итмәссеңме? – дип сорады ул. – Юк, юк!.. Беркайчан да! Бердәнбер хатамны кичер,– диде Камилә сулкылдый-сулкылдый.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (3)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (3)

Мөселман кануннары буенча мәетне өйдә озак тотарга кушмыйлар, ә аларның читтән кайтыр туганнары да юк – шуңа күрә ул әнисен икенче көнне үк җирләп тә куйды. Бу – авылда ихтирамлы карчык иде – зиратка кеше күп килде, әлбәттә. Бабасы Мәүлетбай да монда.

Зираттан кайтып «өчен» укыткач, картлар таралды, янда бабасы гына калды.

– Инде нишләргә уйлыйсың? – дип сорады. Киявенең авылдан чыгып китәргә исәбен белгәч, сәбәбен, хатыны белән икесе арасында ни булуын сорашты. Хөснулла әйтмәгәч, иягенә таянып бик озак утырды, аннан әрнеп, елардай булып үгетләргә тотынды.

– Карт көнебездә нигә әбиең белән безгә кайгы саласың? Хатыныңны кемгә калдырасың? Аны нигә алып китмисең? Тормышыгыз авыр булса, акча белән ярдәм итәрбез...

Ләкин Хөснулла эндәшмәде. Бабасы жәл булса да, карарыннан кире кайтмады.

Абына-сөртенә, дигәндәй, Мәүлетбай чыгып китте.

Иртәгәсен Хөснулла барлы-юклы бар малын сатты да, өйнең тәрәзә-ишекләрен аркылы-торкылы такта белән каплап, авылдан чыгып китте. Яшь бит әле ул – бары егерме җиде тулды. Балалык хыялы да сүнеп бетмәгән. Бәлки, аның бәхете көтәдер...

Ләкин шәһәрдә аны беркем дә көтеп тормый икән. Таныш-фәләне дә, туган-тумачасы да юк. Бәхете, «крестьяннар йорты» дигән иске кунакханәдә бер карават бирделәр. Бу аның өчен беренче уңыш булды. Чөнки кунакханә хәлләрен һәркем белә...

Менә шулай урнашты да, иртән иртүк торып, эш эзли башлады. Нинди генә оешмага барса да:

– Пропискаң бармы?– дип сорыйлар. Кайдан булсын инде?!. Башны аска иеп чыгып китәргә генә кала.

Шулай атна чамасы йөрде – эш чыгара алмады. «Әллә кире кайтыргамы», – дип уйлый башлаган иде, күзенә бер белдерү чагылды.

«Хәрбиләштерелгән янгыннан саклау частена шоферлар кирәк. Башка шәһәрдән яки авылдан килүчеләр прописка һәм гомум торак белән тәэмин ителә», диелгән иде анда.

Шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды ул. Шундук күрсәтелгән адрес буенча йөгерде. Аны бернинди тоткарлыксыз эшкә алдылар, гомум торактан урын бирделәр. Бу – икенче уңыш иде.

Эш охшады Хөснуллага: бер тәүлек эшлисең дә, ике тәүлек ял. Вакытны кайда куярга белгән юк. Шуңа күрә һич кичекмичә егет институтка әзерләнергә булды. Магазиннан тиешле китаплар алып кайтты, укырга тотынды. Шунысы шатландырды, бернәрсә дә онытылмаган. Әйтерсең, бу формулалар, кагыйдәләр кичә генә үтелгән!.. Шуңа күрә ул авиация институтының кичке бүлегенә һич кыенлык күрмичә барып керде. Дөрес, кайбер кичне укырга барып булмый – чираттан тыш дежурда булырга туры килә. Ләкин аның урынына атнасына дүрт ял туры килә бит!..

Шулай итеп, Хөснулла белем диңгезенә чумды.

Камиләне исә үзенең йөрәгеннән тартып алып ташларга, онытырга булды. Баштарак бу максатына ирешкән кебек иде. Чөнки мәхәббәттән нәфрәткә бер генә адым ,– диләр бит. Элекке хатынына карата анда бары тик нәфрәт кенә яшәде. Кызыгы шул – шушы нәфрәт аңа укырга, бөтен кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Хөснулла институтны тәмамларга, кеше булырга тиеш! Белсен азгын җан кемнән көлгәнен, кемне югалтканын!..

Шулай өч ел вакыт үтеп китте. Йөрәк яралары бөтәште, элекке үпкәләр онытылгандай итте һәм... элекке хатыны аның исенә төшә башлады. Йөрәк чәчәге, аның беренче мәхәббәте бит! Ничек итеп аны бөтенләйгә күңелдән чыгарып ташламак кирәк?!. Аннан, теге хәлне өч кешедән башка беркем дә белми. Аларның кинәт аерылышуы бөтен кеше өчен көтелмәгән хәл булды... Алар исә һаман законлы ир белән хатын... Судта каралмаган.

Хөснулла хәзер аны көн дә исенә төшерә башлады – иртә дә, кич тә. Бергә машинада йөргәннәрен, беренче башлап яшәп алып китүләрен хәтерли. Ничек икән ул анда? Һаман шунда эшлиме, яңадан иргә чыкмаганмы? Беләсе килде. Гомумән, авылда нинди яңалыклар бар? Киткәннән бирле беркем белән хәбәрләшкәне юк. Туган ягында аның кайда яшәгәнен һәм эшләгәнен дә белмиләр. Хат язарга иде... Тик кемгә язсын инде Камиләдән башка – анда башка якын кешесе юк. Җавап бирсә бирер, бирмәсә юк... Ни булса да, язмыш булыр. Җавап бирмәсә, яңа тормыш турында ныклап уйларга кирәк...

Ләкин атна үтүгә хат урынына Камилә үзе килеп төште. Нарядтан гына кайтып, юынып, киемен алмаштырып, китапларга тотынган гына иде, ишек ачылып китте дә хатыны пәйда булды. Ул башта күзләрен тутырып иренә карап торды, шуннан кычкырып елап җибәрде дә:

– Хөснулла, гафу ит, – дип муенына сарылды.

Хөснулланың үзенең дә күңеле тулды, иркәләүгә сусаган йөрәге шатланып тибә башлады һәм үзен-үзе белештермичә аны кочагына алды, иреннәре аның иреннәре белән кушылды.

– Башкача беркайчан да миңа хыянәт итмәссеңме? – дип сорады ул.

– Юк, юк!.. Беркайчан да! Бердәнбер хатамны кичер,– диде Камилә сулкылдый-сулкылдый.

Хөснулла аның битләреннән, күзләреннән кат-кат үпте. Шуннан шатлыклы итеп елмайды, хатынын күтәреп караватка илтеп утыртты. Бу – тулысынча гафу итү иде.

Иртәгәсен хуҗаларга китте, хатыны килүен әйтте. Әлбәттә, гаҗәпләнделәр,– моңача бу турыда аның сүз кузгатканы булмады. Хәтта хатыны барын-югын да белмиләр иде.

Эшендә ул яхшы исәптә. Шуңа күрә аның үтенечен игътибар белән тыңладылар, тулай торактан бер бәләкәй генә бүлмә бирделәр. Алар кабат бергә гөрләшеп яшәп киттеләр. Хатыны әлеге дә баягы магазинга сатучы булып керде, ире исә шунда эшләвен дә, укуын да дәвам итте.

Озакламый, бу хәбәрне алган Мәүлетбай килеп җитте. Торган бүлмәләреннән ул бик канәгать булып калды. Үзе тиз генә шәһәргә чыгып бер бәләкәй телевизор алып керде.

— Өй котлап миннән бүләк!..

Суыткычны Хөснулла әллә кайчан үзе алып куйган иде. Тормыш өчен тагын ни кирәк?!.

 

3

Институтны ул кызыл диплом белән тәмамлады. Инде балалык хыялын тормышка ашырырга күп калмады — бер заводта конструкторлар бюросында урын да тапты. Тик элекке эшеннән китүе кыен булды. Чөнки бу бит хәрби часть, монда да хәрби кануннар хакимлек итә. Шулай да бик озак икеләнгәннән, соң аны җибәрергә булдылар. Яхшы күңелле кешеләр җитәкчелек итә иде монда. Ә бәлки үзе әйбәт хезмәт иткәнгәдер?

Ничек кенә булмасын, озакламый заводка күчте. Бүлектә сигез кеше. Начальниклары илле яшьләр тирәсендә, бөтен гомерен шушында үткәргән. Тәртип болай: ул һәр сотрудникка ниндидер детальнең (Хөснулланың шатлыгына каршы, бу заводта самолетларның кайбер частьларын эшлиләр иде) конструкциясен сызарга бирә һәм срок куя. Калганы синең кулда. Синнән эш барышын сораган, тикшергән кеше юк. Тик күрсәтелгән вакытка сызымны бир.

Беренче заданиене алгач та Хөснулла эшкә тотынды. Әйтергә кирәк, куанып, канатланып тотынды. Ничек тә өлгертергә, соңга калмаска! Ул беркемгә игътибар итмәде, беркем белән кызыксынмады, башын күтәрми эшләде дә эшләде. Һәм әйтелгән срокның яртысында заданиене үтәп, шатланып начальнигына илтеп бирде. Ә башкаларның эшенең әле очы-кырые да юк. «Мактар инде, молодец дияр, яшь булса да сезнең борыныгызга чиртте, дип иптәшләренә төрттереп тә куяр әле...» — башында шундый уйлар.

Ләкин начальник эндәшми-тынмый гына сызымны алып карады да, башын күтәрми генә:

— Ы-һым... сиңа беренче тапкырга җиңелрәк эш биргән идем шул. Бар, гуляй, — диде.

Хөснулла аңламыйча, һаман аның каршында басып торды.

— Нәрсә, катырып куйдылармы әллә. Бар кит! — начальник ризасызлык белдерде.

— Башка задание юкмыни миңа? — дип сорады Хөснулла.

Җавап кыска булды:

— Кеше белән бергә алырсың!..

Яшь сотрудник күңелсез генә урынына барып утырды, иягенә таянып уйга калды: «Нәрсәне ошатмады соң әле хуҗа? Сызымым дөрес булмадымы? Алай булса, әйтергә тиеш иде. Бу турыда эндәшмәде. Берәр килешмәгән сүз сөйләдем дисәң — беркем белән дә әңгәмәләшкәне юк... Нинди гаебем бар соң? Әллә бу кешенең, гомумән, холкы шулаймы?..»

Серне бер иптәше чишеп бирде:

— Азнакаев бит әле, син? — диде ул төшке ял вакытында аның янына килеп утырып.— Үз хатаңны аңладыңмы?

Менә сиңа мә! Барсыннан алда сызымын эшләп бирде һәм... хата?! Ни сөйли бу?

Күршесе аның йөзенә карап көлеп куйды.

— Аптырадыңмы? Баштарак мин дә аптырый торган идем. Ә һич тә катлаулы нәрсә юк монда. — Ул кулын Хөснулланың иңбашына салды. — Белүеңчә, бу конструкторлар бюросы дип атала. Без моңача дөньяда булмаган әйберләрнең конструкциясен сызабыз. Һәм атлаган саен яңа задание... Һәр заданиене эшләргә күпме вакыт кирәк булырын беркем дә белми. Нормасы юк бит... Тиз генә эшләрмен дип уйларсың, ә ул һич чишелмәс башваткыч булып чыгар. Срокны исә хуҗалар белән берлектә безнең шеф билгели һәм, әлбәттә, ул ничек тә күбрәк вакыт сорап алырга тырыша. Чөнки срогында үтәмәсәң — выговор, ә бәлки эштән очырып төшерүләре бар... Ә инде график буенча эшләсәң — озакмы, тизме — сиңа почет, сиңа — премия! Төшендеңме?

Теге чыгып киткәч, Хөснулла башына суккан кебек исәңгерәп торды. Димәк, башка конструкторлар кулларыннан эш килмәгәннән түгел, вакытны юри сузалар... Моны начальниклары да белә, тик белмәмешкә, күрмәмешкә салыша..

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: