Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 Май , 08:49

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... Повесть (2)

Фәридә белән егетнең мут күзләре очрашты. Килешле күзлек кигән, чәчен артка тараган, сызылып киткән кашлы, туры танаулы бу егет, мөгаен, берәр яхшы урында эшлидер, дигән уй үтте башыннан кызның...

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... Повесть (2)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... Повесть (2)

(Дәвамы.)

 Җыр… Кайчандыр күкләргә әйдәгән, бәхетнең җиденче хатына мендергән җыр аны бәхетле итүче дә, бераздан шушы бәхетен тартып алучы да булды. Җырланмаган җырлар калды… Ә бит аңа барысы да зур өметләр баглый иде…

Бәләкәйдән җырларга яратты Хәcән. Авыл, район сәхнәләрендә җырлап, хәтта телевизорга төшеп, районда артист булып танылды. Уфада үткән төрле бәйрәмнәргә дә еш йөрттләр. Кайсыбер кешеләр, аны күреп калу белән:

– Әнә безнең артист килә, – дип, арттырып та җибәрә торган иде. Шуңа да бөтен кеше аңа җырчы язмышы юрады. Ә инде сигезенче класты тәмамлагач, җыр укытучысы Ханнан Закир улы:

– Синең урының сәхнәдә, әйдә сәнгать училищесына алып барам, – дип, үзе үк документларын хәстәрләп, Уфага алып китте.

Һәрвакыттагыча җыр бүлегенә конкурс зур иде. Тәүдә Хәсәннән халык җырын башкаруын сорадылар. Егет көр тавышы белән “Томан”ны сузып җибәрде.

 

Иртә дә генә томан, кич тә томан,

Бу томанкайларга ни булган?

Тауга да менеп, ташка бачып,

Син карарсың, җаным, мин булмам.

 

Бишмәтеңдә синең биш төймә,

Шул бишмәткәеңне күп кимә.

Кичен генә ятсаң, иртә торсаң,

Сагынырсың мине, мин булмам.

 

Чакыра да кәкүк, сайрый былбыл.

Таллар арасында кагынып.

Авырып та ятып саргаймадым,

Мин саргайдым сине сагынып.

 

Кабул итү комиссиясендә утыручылар Хәсәннең җырын кымшанмый да тыңлады. Егетнең моңы, җырның бар мәгънәсен йөрәгеннән кичереп башкаруы аларны әсир иткән иде. Мондый яшьләр, булса да, сирәк килә.

Шулай да соңыннан үзара киңәшләшкәндә Зәримә Мөхәмәтовна дигән укытучы:

– Егеттең тавышы әлегә утырып бетмәгән. Бу яшьтә җырлау зарарлы, соңыннан бөтенләй тавышсыз калуы бар, алмый торырга кирәк, – дип әйсә  дә, күпчелек егетне яклап чыкты.

–          Шундый егетне кире кайтарып җибәрү гөнаһ булыр. Күпләр кире килми. Унынчыны беткәнче карашлары үзгәрә. Өченче елда шулай бер егетне кире борып кайтарган идек, быел килерме икән дисәм, төзелеш техникумына барган. Коеп куйган сәхнә кешесе, ул буй-сын, ул тавыш, моң иде, – диде республикага билгеле икенче бер педагог. Аны танылган җырчылар, сәнгать әһелләре әзерләгән укытучы Җәүдәт Мусин да хуплады:

–          Юк, бу егетне югалтырга ярамый. Халык җырын бу кадәр дә йөрәккә үткәреп җырлый торган яшьләр сирәк хәзер. Егеттә табигый сәләт бар. Тавышы үзгәрү чоры тәмамланмаган әле, җырга мөкиббән икәнлеге сизелеп тора. Җырчы җырны яратырга тиеш. Ә ул ярата. Үзе өчен генә җырлаучылар да бар. Ә сәхнәгә чыккан кешегә аның эчендә кайнарга кирәк. Бу егет нәкъ шундыйлардан. Мин аны күреп торам – ул халыкның яраткан җырчысы булачак. Андыйларны сакларга, үстерергә кирәк.

Педагогка каршы килүче булмады. Егетне Җәүдәт Юнир улы үзенә алырга хәл итте. Хәсән күренекле педагогта укыячагына чиксез шат иде. Шулай итеп, аның бәләкәйдән хыялланган нияте тормышка ашты. Ул әти-әнисенең, авылдашларының куануы! Авылдан яшьләр төрле уку йортларына күпләп керсә дә, сәнгать тирәсенә кыючылык итүчеләр юк иде әлегә.

–          Үзеңне телевизордан карап кына утырырбыз әле, – диде аның укырга керүенә чиксез куанган Ханнан Закир улы.

Әлбәттә, музыка белеме булмаган егеткә тәүдә авыр булды, гомерендә ишетмәгән сольфеджио фәнен аңлый алмый интекте.

Вокал дәресләре башка дәресләрдән күпкә аерыла. Педагог һәр укучысы белән аерым шөгыльләнсә дә, бөтенесен дә бер кабинетка җыеп ала. Һәр укучыны янына чыгарып, барысы алдында тавышны үстерүче күнекмә, унбиш минут распевка эшләтә.

Төркемдә Хәсән иң кечесе. Тәүдәрәк, әллә үзеннән өлкәннәр арасында уңайсызлануданмы, распевкасы килеп чыкмый да куя иде. Шулай да тәҗрибәле педагогның тырышлыгы, егетнең дә ныкышмалылыгы бушка китмәде. Хәсән күз алдында үсә, тавышы ачыла башлады. Моңа аеруча үзе шат иде, сәнгатькә килүенә үкенмәде.

Менә, ниһаять, ике ай укыгас, тәүге имтихан бирер вакыт җитте. Училищенең концерт залына бөтен укытучылар, укучылар җыелды. Академик концерт дип атыйлар аны. Башкарган җырлары беренче курс студенты өчен ярыйсы катлаулы булса да, уңышлы чыгыш ясады Хәсән. Егет тәүге имтиханда ук укытучыларны да, студентларны да хәйран калдырды. Укучысының уңышы өчен аеруча Җәүдәт Юнир улы куанды.

Менә күрдегезме, ялгышмаганмын бит дигәндәй, башка укытучыларга карап, башын югары күтәреп, галстугын төзәтеп куйды. Шулай да студентын искәртеп куярга да онытмады:

– Очынып китмә, кайсыберәүләр тәүге уңышыннан соң йолдызга әверелеп, үз өстендә эшләргә иренә. Ходай нинди генә сәләт биреп тә, тырышмыйсың икән, аннан үсешә алмаячаксың.

Шушыннан соң педагоглар, студентлар арасында Хәсәннең абруе күтәрелде. Укытусының таләпчәнлыгы, кирәк вакытта дәртләндереп җибәрә белүе егетнең күңелен үстерде. Ул бар тырышлыгын салып шөгыльләнде. Өченче курска җиткәч, Җәүдәт Юнир улы:

– Тавышың утырды, сиңа хәзер тулы көчкә шөгыльләнү мотлак. Арияләр, халык җырларын ныклап өйрәнергә кирәк. Син чын җырчы булырга тиеш. Чын җырчы үз эшенә бирелеп, үзе өчен генә түгел, каршысында утырган тамашачы өчен дә җырлаучы, үз өстендә эшләүче, яңалык эзләүче артист булырга тиеш, – дип искәртте.

Тиздән Газиз Әлмөхәмәтов исемендәге республика җырчылар конкурсы үтәчәге билгеле булгач, укытучысы Хәсәнгә анда катнашырга тәкъдим итте. Егеттең бераз икеләнүенә:

–          Син хәзер күп нәрсәне үзләштердең. Сиңа ышанам. Бәлки, лауреат та булырсың әле, – дигәч, студентның шикләнүләре юкка чыкты.

Педагог укучысына мөмкинлеген күрсәтердәй җитди программа сайларга ярдәм итте, конкурска ныклап әзерләнә башладылар.

Чынлап та, тырышлык бушка китмәде, Хәсән уңышлы чыгыш ясады. Әлбәттә, һәр укытучы үзенең укучысы җиңүче булуын тели. Жюри әгъзалары арасында кайсыберләре Хәсәннән җитешсезлек табарга маташты. Аеруча моңарчы гел үзенең укучыларын шундый конкурста җиңүче итәргә тырышкан, филармониядә эшләгәннәренә мактаулы исемнәр алып бирергә көчен кызганмаган Мәйсәрә Кәримовна риза булмый маташты.

 – Сүз юк, егет матур җырлады, – дип башлады ул сүзен. – Шулай да мондый мәртәбәле ярышның җиңүчесе булырга иртәрәк әле. Әлегә аңа диплом да җитеп торыр. Икенче юлы тагы катнашыр. Әнә, өченче тапкыр рәттән килгәннәр бар. Минемчә, тәүге урынга Айназ Акылов лаек.

Шул мәл һәрвакыт үзенең бөтен нәрсәгә гадел каравы, туры сүзе белән хөрмәт казанган Флүрә Абдуловна утырган урыныннан ярсып килеп басмасынмы!

– Мәйсәрә Кәримовна, мин сезне бөтенләй аңламыйм! Ничек инде һәрвакыт сезнеңчә булырга тиеш! Егет шәп чыгыш ясады, беренче тапкыр катнаша дип, аңа тәүге урынды бирмәсәк, бу зур гаделсезлек булачак. Шулай итеп, без яшьләрнең тәүге уңышыннан ук канатын сындырабыз. Мондый караштан соң икенче юлы килмәячәк тә ул. – Педагог, сез ничек карыйсыз, дигәндәй бүтәннәргә караш ташлады.

– Дөрес әйтәсез, – диде икенче жюри әгъзасы да. Аны бүтәннәр дә җөпләде.

Шулай итеп, халыкның алкышлавы, абруйлы жюри рәисенең соңгы сүзе бәхәсне уңышлы хәл итте. Хәсән конкурсның лауреаты булды. Ә инде институт укытучысы, данлыклы профессор Гөлсем Фәйзулла кызы егетне училищедан соң, һичшиксез, үзенә укырга чакырды.

Тәүге җиңүеннән соң Хәсәннең даны тиз таралды – телевизордан күрсәттеләр, гәзит-журналларда, җыр сәнгатендә яңа йолдыз кабынды, дип мактап яздылар. Тиздән берничә клип та төшерделәр. Хәзер аны җырчы буларак танып, исәнләшә, сүз куша башладылар. Кайсыберәүләрнең урамда, транспортта күреп калу белән аңа игътибар итеп, текләп карауларын тою Хәсәнгә рәхәт тә, кызык та иде. Әйләнә-тирәсендә уралучы, аның белән дуслашырга теләүче кызлар күбәйде. Берәүләре йомыш тапкан булып бүлмәсенә үк килеп керә, икенчеләре ниндидер ярдәм сорады. Үзләре үк билет алып, ахирәтем бара алмый, билет яна, дип театрга чакыручылар да булды. Әлегә үзенең чын мәхәббәтен тапмадымы, әллә кызларның ниятен аңламадымы – аларның игътибары җавапсыз калды.

– Мәми, мәңге өйләнә алмас ул, – дип кызлар үзара серләште.

Эстрада җырларын башкаручылар арасындагы конкурс Хәсәнгә аеруча танылу китерде. Шыгырым тулы халык. Дәртле көйгә Хәсәннең килешле итеп бии-бии җырлавы бөтенесен дә әсир итте.

 

Гармун телләренә салам

Йөрәгемнең моңнарын;

Алар урап кире кайтыр

Яшьлегемнең елларын.

 

Бармакларым көйне сайлый,

Түгелә сагышларым;

Шул моңнардан ишетәм мин

Чакыру тавышларын.

 

Онытырга тырышсам да

Иң сагышлы ул җырны,

Гармуным уйный да уйный

Яшьлектә калган җырны.

 

Бу кадәр дә күңелле көйгә тамашачылар үзләре дә урыннарында түзеп утыра алмый биергә төште. Чыгышыннан соң халык гөрләтеп кул чапты, үзләренең алкышлары белән кабат-кабат сәхнәгә чыгардылар. Шушыннан соң егетне, студент кына булса да, танылган артистлар үзләренең концертларына чакыра башлады. Бераздан “Яшьлек” гәзитендә “Минем кумирым” дигән конкурс игълан ителде. Анда күпчелек кызлар үзләренең кумиры дип Хәсәнне атап, аның хакында нәсерләр, шигырьләр язган иде. Шулай да редакция коллективы Бөрҗәннән Сәлимә исемле сылуның эшен иң яхшысы дип бәһалады. Җиңүче кыз белән аның кумирын редакция кафега кунакка чакырды…

***

Юлында капыл Хәсәннең очравы Фәридәнең йөрәк яраларын бераз оныттыргандай булды. Аның күңелендә чәм уянды. Шуңа да бу көннәрдә ул әллә җирдән, әллә күктән йөрде. Менә хәзер ул Газизгә күрсәтәчәк. Күрсәтәчәк! Юкса,  үз-үзенә кул салырдай булган иде. Ул вакытлар исенә төшсә, әле дә күңеле өшеп китә. Шулкадәр хәлләрдән, башыннан көлүләреннән ничек исән калды икән?! Ул чакта кичергәннәрне белсә, бер Ходай гына беләлер. Ярый да ул, серен берәрсенә сөйләсә, җиңел булып калыр иде. Эчендәге утында берүзе дөрләде. Ахирәтләре, бергә эшләгән кызлары берүк сизеп калмасын. Бөтен дөньяга гайбәт таралыр, авылга, әти-әниләренә барып җитәр. “Яхшы хәбәр җиргә сеңә, яманы алтмыш авызлы, алтмыш аяклы, алтмыш куллы була”, дип картәнисе еш кабатлый торган иде. Әйе, хыянәтның ачысын үз башына төшкәннәр генә белә.

Алар очраклы гына танышты Газиз белән. Фәридә Талбазыда автобустан төште дә Уфа ягына киткән юлдагы тукталышта попутка көтә башлады. Якшәмбе көн булгач, халык күп. Берничә машина килеп туктаган иде да, ерактарак торгач, авыз ачып торып калды. “Ачыгавыз, йоклап торсаң, шулай була инде”. Кыз үзен үзе әрләде.

Тагы да байтак кына вакыт үтте. Бермәл аның эргәсенә гөжләтеп бер машина килеп туктамасынмы! Бу юлы кыз авыз тиен җитезлегендә машинага кереп тә утырды. Аның артыннан тыпырдашып йөгереп килгән тагы ике-өч кыз ишеккә тотындым дигәндә, машина кузгалып та китте.

– Шундый чибәр кыз барында башкаларга монда урын юк. – Егет Фәридәнең сораулы карашына шулай җаваплады.

 Фәридә белән егетнең мут күзләре очрашты. Килешле күзлек кигән, чәчен артка тараган, сызылып киткән кашлы, туры танаулы бу егет, мөгаен, берәр яхшы урында эшлидер, дигән уй үтте башыннан кызның.

– Танышыйк, мин Газиз булам, – диде егет. – Ә сезнең исемегез ничек?

– Фәридә!

– Нинди матур исем! Шундый чибәр кызның башка төрле исемле булуы мөмкин түгел. Кайда эшлисез?

– Сатучы!

– Нинди кибеттз?

– Азык-төлек кибетендә.

– О-о-о, бүгенге заманда бигрәк шәп һөнәр! Димәк, синең белән дуслашырга була. Моннан соң колбаса кирәк дип эзләп йөрергә туры килмәс. – Егет янә мут елмайды.

 Сөйләшеп килеп Уфага җиткәннәрен дә сизми калганнар. Газиз ачык, сүзгә әвәс булып чыкты. Бер заводта иннженер булып эшли икән. Дүрт-биш ел элек кенә нефть институтын тәмамлаган. Ул Фәридәне фатирына ук китереп куйды дә хушлашканда, кулыннан үбеп:

– Син миңа ошыйсың, әйдә очрашып торыйк, – диде.

Беркөнне ул Фәридәне шашлыкка чакырды. Парлы-парлы булып дуслары да килгән иде. Шушыннан соң алар еш очраштылар. Иптәш кызлары авылга кайтып киткәндә, Газиз куна да калды... Егет буш вакытларында ул эшләгән кибеткә еш сугылды. Фәридә аңа талонлап кына сатылган колбаса, башка азыкларны алдан пакетка салып әзерләп куя иде. Мондый вакытта сөйгәненә изгелек эшли алуына кыз үзен чиксез бәхетле тоя.  

 Нинди кыз чәчәк, игътибар яратмасын инде? Егетнең: “Яратам, синсез яши алмыйм”, – дигән сүзләре Фәридәне күкләргә мендерде. Хәзер аны көн саен көтеп алыр булды. Әле Газиз өйләнешү хакында берни әйтмәсә дә, Фәридә күптән аны үзенең тормыш иптәше, балаларының әтисе итеп күрә.

Бу көннәрдә чиксез бәхетле иде Фәридә. Ахирәтләренә эч серләре, куанычы белән уртаклашты.

– Ходай үзе бүләк итте миңа матурымны. Тәү күрүдән гашыйк булыштык, – дип, Газиз белән очрашуларын тәмләп-тәмләп сөйләде ул. – Гашыйк булу кызык икән ул, дуслар! Иртән таң белән торам да, бизәнеп алам, элеккечә чәчне койрык итеп кенә җыю кайда – ярты сәгать буе төрлөчә итеп кыландырам.

Яңа ел бәйрәмен алар бергә каршыладылар. Шулвакыттагы кичергән хисләрне Фәридә берничек сөйләп тә аңлатырлык хәлдә түгел иде. Кыз матур хыялларга бирелде. Тиздән аларның туйлары гөрләп үтер. Бер-берсенә үлеп гашыйк булган яшьләр матур киемнәрдә никах сараена барыр. Юк, юк, башкалар кебек, сөрсеп беткән авыл клубына түгел инде. Фәридә күптән хәл иткән: алар бер-берсенә тугрылык балдагын Уфаның Гафури урамындагы никах йортында кидерәчәк. Аларның чиксез мәхәббәте нәкъ шунда пичәтләнергә тиеш. Аннан соң Салават Юлаев мәйданына барырлар. Шунда алар тагы әп итешеп, бер-берсенә вәгъдә бирешерләр.

– Мин сине яратам!

– Мин дә сине яратам!

– Безнең мәхәббәтебез аккошларныкы кебек гомерлек булачак.

– Әйе, җаным...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

 

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... Повесть (2)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: