Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 Май , 22:50

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (2)

Тормышлары түгәрәкләнгәндәй булды. Яшь бичә авырга калды. Менә шунда алар арасында беренче бәхәс купты: бу хәбәрне ишеткәч, Хөснулла чын күңелдән сөенде, ә Камилә, киресенчә, хафага калды. – Миңа бәбәй табарга иртә. Үземә бала иркәсе кирәк. Бераз иркенләп күңел ачып яшик әле, соңрак та өлгерербез, – диде ул. Ире аны шул тиклем күндерергә тырышты – юк, булдыра алмады. Сүзен сүз итә торган кеше шул. Ай-вайга карамый больницага барып кайтты. Аннан соң бер ел да, ике ел да, өч ел да үтте. Ләкин Камилә башкача авырга уза алмады. Инде хәзер үзе дә үкенә – ләкин соң.

Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (2)
Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (2)

Менә урак тәмамланды. Кичке уеннан соң Хөснулла белән Камилә әкрен генә тын урамнан баралар. Кызның нигәдер кәефе юк.

– Шулай без аерылышабызмыни инде?

Егет аның биленнән кочаклап ала.

– Нишләп аерылыша ди, исәркәй. Көндез күрешә алмасак та, кич безнеке.

Ләкин Камиләнең һаман күңеле күтәрелми.

– Ә минем сине көндез дә күрәсем килә.

Хөснулла аптырый:

– Соң нишлим? Иртәгәдән миңа ярдәмче кирәкми...

Кыз бераз эндәшми тора да, кинәт җитди итеп:

– Ә син миңа өйлән! – ди.

Бу сүзләр егетнең аңына барып җитми торды. Шаяртамы бу, әллә чынлапмы?

– Соң киттек, әйдә, – дип сынап карамакчы булды. Ә теге:

– Әйдә, – диде дә аны култыклап Хөснуллаларга таба борылды. Берсе бер сүз эндәшми, чөнки бу уенның нәрсә белән бетәрен белмиләр. Менә капка төбе, Хөснулла туктады.

– Йә, нигә өеңә алып кермисең?

– Камилә, уйлашыйк әле – ди егет – Син чынлап әйтәсеңме?

– Ә нигә? – Инде кыз аптырый – Әллә шушындый нәрсә белән шаяралармы?

– Соң бит сиңа унсигез дә тулмаган... Әтиең, әниең ни әйтер?..

Ләкин Камилә икеләнүсез. Күрәсең, алдан ук уйлаган:

– Тулмаса... Ә әти-әни ни, мин теләгәч, кая барсын... Әйдә, ач капкаңны...

Мәүлетбайның башына суккан кебек булды бу. Гомергә эшне тәртип белән генә алып барырга  өйрәнгән, ул кызын шулай кияүгә бирермен, дип башына да кертмәгән иде. Әлбәттә, бердән-беренең җитешеп килгәнен сизә иде. Шуңа да аны кияүгә бирү турында уйламады түгел, уйлады. Тик, аныңча, башта бөтен шартын китереп кыз сорарга кодалар килергә тиеш иде. Ул башта ялындырыр, «яшерәк бит әле, чак кына сабыр итик»,– дияр. Ә үзе кияү булачак кешене бәһалар: төплеме, гаиләсен туйдырырлыкмы, Мәүлетбай нәселенә кайгы китермәсме? Менә шушы сорауларга уңай җавап тапкач кына тамагын кырып: «ярар инде алайса... нишлисең бит, язмыштан узмыш юк, бәхете шуннандыр», – дияр...

Ә менә бит ничек килеп чыкты.

Шулай да башын ташка бәрмәде. Тавыш чыгарсаң, үзеңнең көлкегә калуың бар, Хөснулла эшчән егет, дип, сыкрап булса да никахка килеште.

 

II

Туй кебек нәрсә дә ясап алдылар. Туй дигәч тә, бәләкәй генә мәҗлес инде. Табында Камиләнең әти-әнисе, читтән бер-ике кардәше һәм Хөснулланың үзеннән берничә яшькә зур өч туган тиешле Рәмис булды.

Рәмискә килен бик охшады.

– Ну малай, эләктердең бит!.. Калакка сал да йот. Үскәчрәк үземә булыр, дип күзләп йөри идем, язмаган икән! Ярый инде, мондый кошны эләктергәнсең икән, ныграк сакла...

Бу сүзләр Камиләгә охшый, рәхәтләнеп көлеп тора. Ул ап-актан киенгән, әйтерсең лә, күл өстендәге аккош...

Шулай яшәп киттеләр. Килен балакай район үзәгенә барып өч айлык курста укып кайтты да, авылларындагы магазинга эшкә керде. Тормышлары түгәрәкләнгәндәй булды. Яшь бичә авырга калды. Менә шунда алар арасында беренче бәхәс купты: бу хәбәрне ишеткәч, Хөснулла чын күңелдән сөенде, ә Камилә, киресенчә, хафага калды.

– Миңа бәбәй табарга иртә. Үземә бала иркәсе кирәк. Бераз иркенләп күңел ачып яшик әле, соңрак та өлгерербез, – диде ул.

Ире аны шул тиклем күндерергә тырышты – юк, булдыра алмады. Сүзен сүз итә торган кеше шул. Ай-вайга карамый больницага барып кайтты.

Аннан соң бер ел да, ике ел да, өч ел да үтте. Ләкин Камилә башкача авырга уза алмады. Инде хәзер үзе дә үкенә – ләкин соң.

Ул больницага кат-кат барды. Соңгы баруында аңа төрле дарулар биреп, бер айдан кабат килергә кушып кайтардылар. Врач әйткәнне үтәп һич иренмичә ай буе дәваланды хатыны һәм күрсәтелгән көнне яңадан шунда китте.

Аның кайтканын Хөснулла зур түземсезлек белән көтте, шатлыклы хәбәр белән генә кайтса ярар иде...

Ә көн ниндидер ямьсез, салкын, җилле иде. Камилә калтыранып, туңып, соң гына кайтып керде. Ишектән керү белән ире аның каршына барып өшегән кулларыннан тотып алды.

– Ничек?

Хатыны күзләрен тутырып аңа карады да кычкырып елап җибәрде. Хөснулла барсын да аңлады. Ул Камиләне чишендерде, өстәл артына китереп утыртты, җылы чәй бирде, төрле йомшак сүзләр әйтеп юатырга тырышты. Ләкин файдасыз. Хатыны үксүеннән туктамады. Врачларның сүзе бигрәк аяусыз иде шул: беркайчан да балаң булмаячак.

Нишләргә соң? Ничек моны тынычландырырга?.. Кинәт Хөснулланың башына бер уй килде: ул өстәлгә бер кызыл аракы чыгарып утыртты һәм ике стаканга тутырып койды:

– Әйдә эч!.. Йөрәк янганны баса, диләр.

Башта үзе эчте, аннан стаканны Камилә күтәрде.

Беткәнче эчте дә, чишенми-нитми караватка ятты. Ә бераздан йоклап та китте...

Камилә ничектер йомакайланды, аз сөйләшә торган булып китте. Ике-өч тапкыр эштән аракы исе аңкытып кайтты.

– Дефицит товар китергән иделәр, экспедиторны сыйларга туры килде, – диде ул иренең сораулы карашына җавап итеп.

Хөснулла көйде, янды. Бердән, баласы булмавы аны бәхетсез итсә, икенчедән, хатыны өчен борчылды: бигрәк кайгыра бит! Эчкелеккә-фәлән салышып китә күрмәсен! Шуңа күрә ул ничек тә Камиләнең күңелен күтәрергә, авыр сүз әйтмәскә, көенә генә торырга тырышты. Ләкин аның яхшылыкларына тегенең исе дә китмәде. Киресенчә, Хөснулла ничектер хатынының үзеннән читләшә башлаганын сизде. «Синнән бензин исе килә», я «гырылдыйсың, йокларга ирек бирмисең», – дип аерым ятарга тырышты. Өйгә кайтырга ашыкмады, кайтса, юнләп сөйләшмәде.

Хатыны аны утка салды. Инде Хөснулла көнләшә башлады. Чөнки ул җитешеп аткан чәчкәдәй тулышып, гәүдәсе түгәрәкләнеп, йөзе тагын да ачылып, бер карауда теләсә кемнең йөрәген тынычсызландырырдай матур хатынга әйләнде.

Камилә сирәк-мирәк өйгә дә аракы алып кайткалады.

– Бүген эш бик күп булды, арыдым, булмаса берәр рюмка эчик әле, – дип аны өстәлгә утырта башлады.

Ире каршы килмәде: янәсе, эчсә эчсен, тик кәефе генә төшенке булмасын. Шулай арыган вакытта, мунча көннәрендә әз-мәз эчү гадәткә керде.

Хөснулла авылда уңган шоферлардан санала иде. Нинди мөһим эш бар – аны шунда тәгаенләделәр. Менә әле дә бүрәнә ташырга кирәк булгач, прицепны иңбашта аның машинасына тактылар.

Урман авылның өстенә генә ишелеп төшәрдәй булып шаулап торса да, якында гына төзелешкә ярардай агач юк. Менә дигән таза, шәмдәй карагайлар байтак еракта үсә. Хөснулла көн дә иртән шул делянкага килә һәм кичен арып, йончып, соң гына кайта торган булды. Башка шоферлар ичмасам машинасын агач өеме янына китереп куя да, чирәмгә барып ята. Ә ул төяүчеләрнең көчәнеп-бүртенеп агач күтәрүләренә тыныч кына карап торалмый, йөгереп барып агачның бер башыннан үзе тота. Шуңа да кич кайтканда җеп өзәрлек хәле дә калмый. Ашый да ава.

Кайчак Камилә аңа аракы салып бирә. Ул чагында ничек йоклап киткәнен дә сизми – ята да төп упкынына чума.

Ә бер көн машинасы ватылып эштән иртәрәк кайтты. Камилә өйдә юк. Әнисе җылыдан аерыла алмыйча мич башында ята. Ул башын күтәрде:

– Улым, карале, – диде. – Сизәсеңме, килен кичләрен югалып торгалый бит...

Хөснулла эндәшмәде. Бары уртларын авырттырып тешен кысты: булмас, шулчаклыга барып җитмәс, адәм хуры итмәс инде...

Ул арада караңгы төште. Җәйге озын көнне куып әкрен генә төн шуышты. Хөснулла, үз-үзен кая куярга белмичә, әле тышка чыкты, әле өйгә керде. Аптырагач, бакча артына чыгып бер агачка барып сөялде.

Озак та үтми, тырылдаган тавыш ишетелде. Бу – мотоцикл иде. Менә ул утларын сүндергән килеш Хөснулла сөялгән агачтан бик ерак булмаган уйсу җиргә килеп туктады, Аннан ир белән хатын кеше төште.

– Ничек, курыкмыйсыңмы? – диде ир.

Хатын кеше әкрен тавыш белән көлеп куйды:

– Таптың курка торган кешене, Рәмискәем. Теге мәхлук бу вакытта кайтмый әле. Кайткан булса да, гырылдап йоклыйдыр... Аңгыра сарык белән бер бит... – Шуннан ирне муеныннан кочаклады да чут-чут үбәргә тотынды.

Хөснулланың йөрәге читлегеннән чыгардай булып тибәргә тотынды, ачуы кайнап, кан юллары буена йөгереп, аяк үкчәләренә хәтле барып җитте. «Нишләргә? Әллә башларын өзәргәме? Юк, икесен дә шәрә чишендереп кычкыртып урам буйлап куып йөртергә... Нинди хурлык!.. Берсе хәләл бичәң, икенчесе туган кешең... Кабәхәтләр!..»

Шундый уйлар секунд эчендә башыннан үтте. Ләкин ахмак түгел иде ул, Ходай аңа түземлелек биргән. Беренче ачу дулкыны үтеп, үзен-үзе кулга алгач, икенчерәк уйлады Хөснулла.

Ярый, икенең берен эшләсен дә, ди. Кемнән көләчәкләр?!. Иң башта аннан бит! Хатынына баш була алмаган нинди ир, диярләр. Чүпрәк, дип төртеп күрсәтәчәкләр... Шуннан әнисе!..

Күршеләр күзенә ничек карар...

Ул әкрен генә кире атлады.

Камилә өйгә килеп кергәч тә, ире ут яндырды.

– Ну, рәхәт булдымы? – диде усал күзләрен уйнатып.

Хатыны шундук барсын да аңлады, ләкин башын ахмаклыкка салмакчы булды:

– Ни сөйлисең син? Ни булды?..

Хөснулла җавап бирмәде – ишекне шар ачты:

– Югал күземнән, кәнтәй... Башкача бу өйгә аяк басасы булма!..

Камилә үзен-үзе тиз кулга алды. Хатын-кызны бик куркыта алмыйсың шул. Тиз генә киенде дә:

– Пожалыста, атламам. Һуш китәрлек тупса түгел әле, – дип чыгып та китте.

Бу күренешне башын калкытып күзәтеп торган әнисе:

– Аһ, әйттем бит мин сиңа! – дип түшәгенә ауды. Ә иртәгәсен зур кайгыны күтәрә алмыйча дөнья куйды.

Хөснулла беркемгә бер сүз әйтмәде, бер нәрсәне сиздермәде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: