Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 Май , 09:18

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (1)

Уйлый-уйлый да, хатынының холкын бөтенләй аңлый алмый Хәсән. Әллә җитешмиме икән дип тә уйлап куя. Аның аркасында хәзер туган-тумачалары белән дә аралаша алмый. Үзен генә түгел, туганнарын да әрләп бер була, алардан бер матур сыйфат тапмый. Имеш, туганнарың болай, туганнарың тегеләй...

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (1)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (1)

“Юк... Башкача яши алмыйм болай... Түзәрлегем калмады... Үләм... Китәм бу дөньядан...” – Хәсән, күзенә ак-кара күренми, үз алдына сөйләнә-сөйләнә атлады да атлады.

Күз яшьләре үзеннән-үзе чөберләп акты. Имеш, ир-атлар еламый. Нинди таш йөрәк бу сүзне әйтте икән?! Ирләр дә шул ук адәм баласы, шул ук хис аларда.

Гарьлектән, мәсхәрәдән Хәсәннең бөтен йөрәге сыктый иде.

Моңарчы хатыны белән этә-төртә дигәндәй яшәп яталар иде, анавы аю вакыйгасыннан соң бөтенләй көн бетте. Болай да теле телгә йокмас Фәридәсе менә атна буе аны талый. Таң белән күзен тырнап ача да тотына ярсырга. Күршеләр ишетер дип уйлау да юк. Өйдә ни, урамда ни – әрләшүдән башканы белми, шикелле. Әрләшә дип, аңа каршы сүз каткан кеше дә юк инде. Үзеннән-үзе пыр туза. Тамам җиләде Хәсән бу ыгы-зыгыннан. Хатынының майлап салсаң да эт иснәмәс сүзләрен ишетмәс өчен җәһәннәмгә китәргә әзер. Кешедән оят. Былтыр сабакташы асылынып үлгән иде. Соңгы юлга озатырга баргач, дөньясының матурлыгына исе китеп, балаларын жәлләп, ни өчен бу тормыштан үз теләге белән китеп барды икән, дип аптыраган иде. Менә хәзер үзе дә шул ук хәлдә. Күрәсең, берәү дә тиктомалдан башын элмәккә тыкмыйдыр…

Туйды бу тормыштан. Аңа яшәүнең яме дә, кызыгы да калмады. Кайчандыр янып торган күзләр бөтенләй сүнде. Яңаклар эчкә батты. Хәтта, күз нурларын түгеп, үз куллары белән бизәкләп салган йорты да аңа әллә нинди котсыз, чит булып тоела башлады. Өенә аягы да тартмый. Хатыны белән күптән бер түшәктә йоклаганы да юк.

Өйдәге тавыштан улы да ялкып беткән. Тугыз яшьлек кенә булса да, ул да бу ызгышның сәбәпчесе кем икәнен аңлый шул.

– Әни, нишләп әтинеы гел әрлисең? – дип әйтеп карый да, кайда инде ишетү! Үз туксаны туксан.

 – Тик тор, хәсрәт! – дип янә чәчрәп чыга хатыны. – Мине тыярга син кем әле, маңка? Тиктомалдан ничә мең сум акчаны тоттырып куйыйммы? Сезгә рәхәт! Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Менә мин кырыкка ярылырдай булам…

Улы башкача сүз катмый. Аңа да кыен. Сабый да әнисенә каршы нәрсәдер әйтүнең мәгънәсе юклыгын аңлый.

Фәридә янә гөлтләп кабына, менә ничәнче көн инде бер үк сүзне тылкый:

– Нәрсә дип кенә шуңа йогындың, ә? Хәзер ничек котылырга бу җәфадан? Малны бирмим. Өйгә яңа телевизор кирәк. Кайдан акча табыйм? Хәчтрүш! Харап, берәү авыл халкы алдында шәп булып кыланган, имеш. Гомер буе теңкәмне корытның! Ыштансыз! Үзең кебек берәр ачык авыз туры килсә, белер идегез. Тамагың ашка туймый үңәчеңне сузып йөрер идең. Шул аю үзеңне генә ботарласа икән дә! Синең сыерыңны ашаганмыни?!

Хәсән:

– Фәридә! – дип нәрсәдер әйтергә, аңлатырга омтыла да, кайда аны ишетү.

– Фәридә дә Фәридә! Әллә минем исемне тәү ишетүеңме?! Үзем өйдә булсам, ике аягыңның берсен урманга бастырмас идем, иблис! Я, шулай-шулай бит әле, дип киңәшләшү юк, рөхсәт сорау юк, шуларга ияреп кит тә бар! Үзең чәчрәмәгәе шунда! Бу кадәр дә расхудка батмас идек, бетең белән түләмәкче буласыңмы? Сиңа ни, пешкән дә төшкән. Кайдан килгән, кайда киткәнен белгән юк. Хәзер авыл кешесенә үчекләргә, теше коелганчы сөйләргә бернәрсә була инде. Кайдан гына кайттык шушында! Юньле ир булсаң, шәһәрдә фатир алып, шунда гына яшәр идек. Артларын тырнап көләләрдер инде. Болай да күрә алмыйлар. Имеш, дөньябыз матур, теге дә бу. Как будто мин шушы дөньяны урлап корганмын. Минем кебек алар да эшләсен, шуннан булыр...

Хәсәннең башкача хатынын тыңлар түземе калмады. Колагында хатынының дошманыңа да теләмәс сүзләре бер туктаусыз яңгырап торды. “Иблис! Иблис!.. Иблис!.. Үзең чәчрәмәгәе!.. “Үзең чәчрәмәгәе!.. Үзең чәчрәмәгәе!..” Хәсәннең колагы зыңлап, күз аллары караңгыланып китте. Ул башын тотып җиргә чүгәләде. “Үз баласының әтисен ничек шундый сүзләр белән каргарга мөмкин?! Шулкадәр начар кешеме икән мин?! Болай эт ишетмәгәнне ишетеп яшәгәнче, яшәмәвең мең артык». Ул шулай шаңкып күпме утыргандыр, капыл сикереп торды да, алачыкта торган бауны алып, ашыгып чыгып китте. Юл уңае кибетдан бер ярты сатып алды да Җаныкай тавы итәгендәге чабынлыкка юл тотты.

 Уйлый-уйлый да, хатынының холкын бөтенләй аңлый алмый Хәсән. Әллә җитешмиме икән дип тә уйлап куя. Аның аркасында хәзер туган-тумачалары белән дә аралаша алмый. Үзен генә түгел, туганнарын да әрләп бер була, алардан бер матур сыйфат тапмый. Имеш, туганнарың болай, туганнарың тегеләй. Сараннар, юнлесе бармыни?! Бар белгәннәре – җыр да бию. Бер көн телевизордан тапшыру бара. Җыр конкурсында беренче урынны алган икетуган сеңлесен күрсәтә башлавы белән телевизорны шарт барып сүндермәсенме!

– Тапканнар шәп кешене күрсәтергә! Җырлый, имеш. Аның кебек эт сымак кем уламый?! Шәп булгач, авылга кайтып яшәсен!

…Ярата шушы чабынлыкны Хәсән. Үләннәр матур итеп баш калкыткан. Баланнар ап-ак чәчәкләргә төренгән. Әкрен искән җил белән борынына хуш ис килеп бәрелде.

Калку урында булгач, моннан авыл уч төбендәге кебек күренә. Шушында рәхәтләнеп печән әзерлиләр иде. Ә бүген монда ул үзенең гомерен өзәргә дип килде. Хәсән, шешәсен чыгарып, рюмкага салып, уртлап җибәрде… “Их, авылга кайтмасам, тормышым, бәлки, болай да килеп чыкмас иде”. Ә бит аның авылда яшәү уенда да юк иде.

Бу чабынлыкны да шырлык, урманны бутап, әтисе белән икәү эшләделәр.

– Ярый, син калала яшисе кеше, – диде әтисе. – Абыең этләнмәсен дим. Үземә бер ярдәмче булмады.

Мөгаен, бәләкәйдән сәхнәдән төшмәгәч, әтисе дә аны шәһәрдә яшәр, җырчы булыр, дип уйлагандыр.

Хәсән хәзер тормышын икегә бүлеп карый – өйләнгәнгә кадәр, өйләнгәннән соң. Уйлый-уйлый да, гаҗәп итә ул, гүя, башлы-күзле булгач, бөтенләй икенче дөньяда яши башлаган кебек. Нәкъ Фәридә аның моңа кадәрге бәхетле, җырлы-моңлы тормышын ботарлар өчен юлында очраган аю кыяфәтендә күз алдына килеп басты.

 

 ***

 

Соңгы чорда Хәсән балачагы, әти-әнисе, туганнары белән яшәгән күңелле чор хакында еш уйлый. Бигрәк матур яшәгәннәр, бәхетле булганнар икән. Радиодан бию көе яңгыраса, әтисе биергә төшеп китә. Такмакка маһир әнисе, шуны гына көткәндәй, кулларын чәбәкәйли-чәбәкәйли такмаклый да башлый:

 

Төш тә бие, төш тә бие.

Акылларың бертөрле…

Аягыңдагы итегең         

Африканский икән

Сикереп төшеп биюләрең

Саесканский икән.

 

Күңеле булгансы, тансыгы канганчы бии әтисе.

Өйдә бу хакта сөйләшмәсәләр дә, әтисе белән әнисен димләп кавыштырганнарын ишеткәне бар. Аларның икесенең дә бала, үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килгән. Әнисе – өч, әтисе бер сыйныф кына укый алган. Үләр хәлгә җитеп гашыйк булышып та, матур сүзләр сөйләп тә йөрмәгәннәр, гаилә, ничек яшәү хакында төрле китаплар укып та утырмаганнар. Аларның бер-берсенә хөрмәтен күз карашыннан аңларга була иде. Берәр нәрсә эшләргә булсалар, әнисе һәрвакыт иң тәүдә аталарыннан рөхсәт сорарга кушар иде:

– Атагыз нәрсә дип әйтер?

Кушылган эшне чак кына оныта башласалар да, аталарын искә төшерер булды:

 – Атагыз ачуланыр ласа!

Кайсы вакыт, аталары өйдә юк чакта, нәрсәдәндер риза булмый:

– И шушы әтине, – дисәләр, әниләре шунда ук:

– Атагызга сүз әйтмәгез, – дип кисәтә. – Аның балачагы җиңел булмаган. Мин кайсыбер бичәләр кебек чи утын ягып толланмадым, урам буйлап акча теләнчеләп тә йөрмәдем. Атагыз тапты, тырышты, азып-тузып йөрмәде.

Хәсән хатынын әнисе урынына куеп карый да, тагы бер шакката. Халык әйтмешли, бичәсе әнисенең кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Фәридәсенең бу кадәр шашуына, бәлки, үзе гаепледер. Йомшаклык күрсәткәндер. “Мәми!” Хәсән үзенә шулай диде дә, чертләтеп төкереп куйды...

Өйләрендә күзгә ташладырдай бернәрсә дә юк иде. Бәләкәй генә телевизор... Шушы ук өйдә ашыйлар, ятып йоклыйлар. Әтисе дә, әнисе дә бигрәк киң күңелле булганнар. Авылда зират аларның янында. Һәр җомга саен әбиләр зират эргәсенә килеп Коръән укый. Мөгаен, кайсысының улы, кайсыларының ире сугышта үлеп калгандыр. Әнисе һәрвакыт аларны чакырып, чәй эчереп кайтарыр иде. Ә бүген аларның ялан кебек өенә кергән-чыккан кеше юк. Хатыны аркасында хәзер әти-әнисе дә, туганнары да аларга килми. Дуслары да күптән бизеп бетте. Бизәр дә шул. Кеше капкадан килеп керү белән каршы йөгереп чыга да: “Нәрсә кирәк?” – дип төпченә башлый.

 Карамалыла йөздән артык өй бар. Хәзер аның яртысында гына диярлек кеше яши. Өлкәннәр үлә бара, йортлар да бушый бара. Моннан утыз ел элек кенә балкып торган авыл күз белән каш арасында дигәндәй котсызланды. Авыл тирәсендәге басулар да буш ята хәзер. “Алга” колхозының бер бригадасы булган авылда сыер, дуңгыз фермалары гөрләп торыр иде. Үзгәртеп кору башлангач, шул маллар әллә кайда гаип булды. Ә менә дигән кураларны нигезенә кадәр чокып алып беттеләр. Гаҗәп: җимерергә дигәндә колхоз өчен аркылыны буй салмаганнар елдамрак булып чыкты. Авырыйм, әнә үләм, менә үләм дигәннәр дә терелеп чыкты. Ә аларны күрүче дә, белүче дә, тыючы да булмады. Ә монда малларны кырган аюга аткан өчен олы тавыш купты. Шунысы кызык: булганын җимереп беттеләр дә хәзер янә ферма төзергә кирәк дип зык кубалар.

“Әл дә колхоз бетте дә, иркенгә чыктык”, – ди авыл халкы хәзер. Чынлап та, шулай. Элек берәр сыер гына тотсалар, хәзер уңганнар өчәр, дүртәр сыер асрый, башмаклары, бозаулары җыелып китә. Печән дип тау араларында чокчынып йөрисе түгел. Элекке көтүлекләрдә, басуларда трактор белән рәхәтләнеп печән чабалар.

Бер карасаң, бөтен кеше дә мал тотып кына яши алмый. Яшьләр туып-үскән җиреннән кача. Хәзергеләрне элекке сымак паспорт бирмичә авылга бәйләп куеп булмый шул. Ярый да алар әти-әнисенең йорт-курасын тәрбияләп, карап-буяп тотсалар. Кайсылары ни өен сатмый, ни кайтып карамый, киртә-куралары авып, буяулары кубып, авылның ямен җибәрә. Авылга кунак-фәлән килсә, кешедән оят.

(Дәвамы бар.)

Автор хакында

Венер Исхаков 1967 елда Гафури районының Каран-Елга авылында туган. Урта мәктәптән соң армия сафларында гаскәри бурычын үти.

1988-1993 елларда БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында белем ала. Хезмәт юлын “Йәншишмә” балалар һәм үсмерләр гәзитендә башлый. Соңыннан Гафури районының  “Табын”, “Башкортстан” республика гәзитендә, “Һәнәк” журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. Бүген Венер Айдар улы – “Шоңкар” республика яшьләр журналының җаваплы сәркатибе.

      Венер Исхаков – 2017 елдан Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат хезмәткәре. Язучы-сатирик буларак билгелелек алган  Венер Айдар улы “Таяк”, “Шоколад нигә ачуланды?”, “Өй иясе”, “Шәп күчтәнәч” исемле китаплар авторы.

Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (1)
Венер ИСХАКОВ. Җырланмаган җырым син... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: