Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 Май 2024, 16:09

ГӨЛНАРА Гыйлемханова. Оекбаш. Хикәя

Кризис чигенеп, хәле бераз җиңеләя төшкән егет һушына килде. Беренче теләге – торып утыру иде. Тик аякларын тоймады. Солдат ашыгып, исән кулы белән одеялын тартып төшерде. Тездән түбән аяклары юк иде... – Ә оекбашлар? – диде егет. – Оекбашларны ничек киярмен соң? – Аның аптырауданмы, каушауданмы әйтелгән бу урынсыз соравы һавада эленеп калды.

ГӨЛНАРА Гыйлемханова. Оекбаш. Хикәя
ГӨЛНАРА Гыйлемханова. Оекбаш. Хикәя

– Парни, может вы что-то поймете? Здесь не по-русски написано, – дип командиры кулына тоттырган посылка тышына татарча итеп «Кадерле балакайларыбыз! Сезгә «Яшь йөрәкләр» ансамбленә йөрүче апалар бәйләгән оекбашларны салабыз. Аякларыгыз җылыда йөрсен, сугышлар тизрәк туктап, исән-сау кайтырга язсын, дигән теләкләрне тели-тели бәйләдек. Исән-сау йөреп кайтыгыз!»  дип язылган иде анда.

Айдар посылканы ачты, тартма кап-кара, соры, ак йоннан бәйләнгән оекбашлар белән тулы иде. Ирексездән, солдат елмаеп җибәрде.

– Надо же, а я так хотел носки шерстяные, вот они и прибыли! Какой ангел-хранитель отправил мне их? – дип иң калын бәйләнгән оекбашны кулына алды Игорь исемле яудашы.

Итеген салып, оекбашын киям дисә, эченнән әтәч кәнфит килеп чыкты. Егетләр көлешеп алды.

– Вот спасибо! Как будто в детство вернулся! – диде Игорь.

Солдатлар гөрләшеп, башка оекбашларны үзләштерде, аларның һәрберсенең эченә татлы кәнфит, догалык салынган иде.

Шулчак Айдар тартма төбендә аерым бер капчыкка салынган оекбашны шәйләде. Сарык йоны исе килеп торган, юылмаган җептән бәйләнгән оекбаш иде ул. Эчендә «Улым! Өшесәң, ютәл-фәлән төшсә, чирләсәң, шушы оекбашны ки! Дәва булыр. Якыннарың бәхетенә исән йөреп кайт, солдат! Теләкләр белән, Фәрзәнә нәнәең» дип язылган иде анда. Айдар елмаеп куйды. Инде үзенең нәнәсенең вафатына да алты ел, ә менә кемдер күз нурларын түгеп, яу кырындагы солдатларны кайгыртып оекбашлар бәйләгән. Шушы юылмаган кара оекбашның нәкъ үзенә килеп эләккәненә чиксез шат иде ул. Егетләр, аякларына үлчи-үлчи, оекбашларны бүлешеп алды, кемдер ак оекбашы белән мактанды, кемдер, үзе теләгәнчә, сорыны сайлады.

– Тебе не очень хорошие носочки достались, да? – дип сорады Игорь йокларга ятканда Айдардан.

– Все нормально, хорошие достались, самые лучшие! – дип җаваплады Айдар. Оекбашлы посылка аны бала чагына алып кайтты, сарык йоны алган чакларын, нәнәсен исенә төшерде.

 

* * *

– Менә, улым, сарыкның башын тотып торганың өчен оекбашны башлап сиңа бәйләрмен, – нәнәсе шулай сөйләнә-сөйләнә кайчысын уйната: кырт-кырт, кырт-кырт. Айдар күрше Усман бабаеннан үткерләтеп алып чыккан олы тимер кайчы җитез йөгерә, нәнәсе бер рәт йонны кискән саен, сарыкның аркасы ачыла бара. Тик Айдар нәнәсенең сүзләрен ишетми дә, аңа сарык жәл: бөтенләй ялангач кала бит, өшемәс микән?

Алгы һәм арткы аяклары бәйләп салынган сарыкның башын тотып торырга алып чыга Айдарны нәнәсе сарык йоны алган җиргә. Абзардагы бер көтү мал арасыннан тиешле сарыкны тотып, икәүләп алып чыгалар да иске мунча ишек алдына егып салалар. Башта карышып маташкан малкайның кайберсе тик кенә ята, ә кайберсе әледән-әле башын күтәреп, «бә-ә-ә» килеп, абзарда калган иптәшләре белән «аралаша», торып китмәкче була. Шуңа Айдарсыз булмый.

Кайчак, акыллырак мал эләксә, аңа шигырь сөйләп тә, җыр җырлап та бирә Айдар. Яшел күзләрен тәгәрәтми генә, тын гына тора мондый чакта тәч-тәчләр.

– Сарыкларымны укымышлы итеп бетердең инде. Хуҗа Насретдиннең ишәге кебек укый да башласалар инде?! – дип көлә нәнәсе.

Айдар аларга дип алдан ук матур җепләр, медаль әзерләп куя. Иң тыныч яткан сарыкка чәй тартмасыннан кисеп эшләнгән түгәрәккә «Акыллы» дип язылган медаль эләгә. Медальләре төрле Айдарның: берсенә ул «Матур сарык» дип яза, икенчесе «Тиктормас» дип атала, тагы да «Ефәк җеп», «Тигәнәк» дигәннәре бар. Соры сарыклары, нилектәндер, язлы-көзле тигәнәккә баткан була, йон язганда интегеп бетәләр, шуңа Айдар аңа медальне дә үзенчәлеклене ясады. Тагы да «Усал» дигән медаль дә бар әле, инде олы булса да, бер дә тик ята белмәгән сарык ала аны ел да.

– Яшьрәкләр тик ятмаса аңлар идем, син соң инде ни дип бәргәләнәсең, ят тик кенә, эшне дә тизрәк бетерербез! – дип әрли аны нәнәсе дә. Иң тыныч яткан  сарыкның билендә тамгага дип калдырган йон кисәгенә иң матур төстәге җепне бәйли Айдар, тик ятмый  җәфалаган сарыкка ямьсезрәк төстәге бүләк эләгә. «Безнең авылда Айдарның гына сарыклары медальле!» – дип көлә малайдан көтүче Кәниф абыйлары.

Нәнәсе, малның аркасы киселмәсен өчен, сак кына эшли. Айдар аның кайчысының һәр хәрәкәтен күзәтеп тора, мал кыймылдый башласа, кайчы очы тәненә кадалмасын дип, коты оча. Шуңа нәнәсенең төрле мәзәкләрен тыңлар җай чыкса да, сарык йоны алган көнне бик яратып бетерми ул. «Тәннәре тын алып китәр!» – дип нәнәсе үзен тынычландырса да, йонсыз калган сарыкларны жәлли, кешеләр мәхлукларның туннарын талап алган кебек тоя.

Эш бетеп, бәйләнгән аякларын сүткәч, торып баскан сарык башта китәлми тора. «Юкка «аңгыра сарык» димәгәннәр икән, бар инде, кач тизрәк!» – дип хәс-хәс дип абзарга куа аларны Айдар. Бераз басып торгач кына үзләре өчен бик күңелле булмаган бу «процедураның» беткәнлеген аңлап, сарык иптәшләре янына йөгерә. Шунда кызык бер хәл була: бер өер сарык яңа гына кыркылганына күзләрен зур ачып аптырап карап тора. Телләре белән әйтмәсәләр дә, әйтерсең лә, карашлары белән «Нишләттеләр сине? Синме соң бу?» дип сорыйлар сыман.

Шулай эшләре көне буена сузыла иде аларның, әле дә улым син барсың, кем миңа ярдәм итәр иде, дип Айдарның аркасыннан сөя иде  нәнәсе.

Аннары кичләрен сагызлары ябышып торган йонны язалар, чүбеннән чистарталар. Тигәнәкле йон белән озаграк булашырга туры килә, аның кыллары Айдарның кулларына кадала.

– Улым, чистарак җирләрен караштыр, боларын үзем чистартырмын, тигәнәге күзеңә кадала күрмәсен, – ди нәнәсе.

Язып бетергәч, чистарган йонны утырып эрли Миңниса әби. Яңарак кабасы булса да, «Зәкиемнең кабасы» дип, инде күптән вафат булган  тормыш иптәше эшләгән иске кабаны йөртә ул. Айдар аеруча нәнәсенең кулында орчык биегәнен карап торырга ярата. Нечкә генә, тип-тигез булып эрләнгән җепне йомгакка чорнап тору да Айдар җилкәсендә.

– Язгы йон оекбашка әйбәт була ул, улым. Мамыклы, җылы була. Менә, карале, ефәк кебек! – Шулай сөйләнә-сөйләнә эшли нәнәсе.

Айдар чирләп китсә, ютәл төшсә, нәнәсе чоланнан иске мендәр тышына тутырып куелган сарык йонын алып керә дә, бераз җылынгач, аркасына куеп, йомшак яулык белән бәйләп куя. Йокларга да шулай яткыра.

– Юылмаган сарык йоны файдалы ул, әнә сарыклар бер дә чирләми! Иртәнгә синең дә ютәлең бетеп китәр әле! – дип сөйләнә үзе. Чыннан да, ниндидер тылсымы бармы, иртән торуга бер чир дә калмый, тап-таза булып уяна иде Айдар. Бәйләгән оекбашларының да бер парын махсус юмыйча калдыра ул. «Сарык сагызында дәва бар, шуны киеп ятсаң, аякка әйбәт», дип әйтә иде.

Олы мал тотмады аның нәнәсе, ә менә сарыктан аерылмады. Сарык  бәрәнләгәч, бәтиләрне өенә керткәнен әле дә хәтерли Айдар. Алар белән рәхәтләнеп уйный иде ул. Малай караватка менсә, бәтиләр дә сикереп менәләр, сөзешеп, сикергәләп матур итеп уйныйлар иде.

Шушы ниндидер киң күңелле апалар бәйләп салган оекбашлар әллә күпме җылы истәлекләр уятты солдат күңелендә.

 

* * *

Салкын землянкада солдатларның барысы да бу кичне җылы оекбашлар киеп йокларга ятты. Айдар да кимәкче иде үзенең оекбашын, тик, иртәгә, җомга көнне башлап киярмен дип, бушлат кесәсенә салып, йокларга ятты.

Иртәгәсен, озакламый кузгалабыз, дигән хәбәр булды. Айдарны һәм тагы бер иптәшен командирлары чакырып алып, күрше авылга барып килергә кушты. 

Хәрби операция барган территориянең нәкъ уртасында торып калган бу авылдан инде китәсе кеше китеп беткән, биредәге йортларның күбесе җимерелгән. Бары тик, ни булса да безгә инде барыбер, дип, нигезләрен ташлый алмаган әби-бабайлар калган да, әниләре гарип бер гаилә бар. Әтиләрен солдатка алган бу гаиләдә өч бала. Авылда күптән инде ут юк, өстәвенә, якын-тирәдә кибетләр дә юк, азык-төлек тә килми, бу гаиләне солдатлар үзләренең тушенкалары, икмәк, консервасы белән ашатып тора. Менә әле дә командирлары, кузгалып киткәнче, булган ризыкны шул гаиләгә илтеп тапшырырга кушты.

 

* * *

...Ишекне сигез яшьлек Лариса ачты.  Ун яшьлек Наташа әнисенең битен тастымал белән сөртеп, юындыра иде. Өзлексез ютәлләгән Олег урын-җирдә ята. Барысы да иртә белән килеп кергән чакырылмаган кунакка текәлде.

– Без бу позициядән күчәбез, менә сезгә бераз булса да азык-төлек китердем, – дип, биштәреннән тушенка, консервалар бушатты Айдар һәм Олег янына барып утырды.

– Мин сиңа дару калдырам. Ачы булса да эчәргә вәгъдә ит! – диде ул малайның ут булып янган маңгаен тотып.

Олег тырышып елмайган булды.

– Ярар, вәгъдә итәм, эчәрмен.

Айдар даруларны өстәлгә куйды.

– Лариса, кара аны, абыең боларны эчсен, тикшереп тор! – дип, Ларисага эндәште Айдар. Лариса – йортта иң кечкенәсе булса да, иң теремеге иде. Инде ярты ел бу гаиләгә ярдәм итеп торсалар да, балаларның өлкәннәре әле булса куркыбрак, сагаебрак аралаша, ә Лариса урыс солдатларына ияләшеп беткән, авылга килгәннәрен күрсә, каршыларына йөгерә. Айдар, ишеккә кузгалган җиреннән туктап, кире Олег янына килде һәм куеныннан оекбашлы капчыкны чыгарды.

– Олег, менә сиңа ерактаааа яшәүче нәнәң посылка белән оекбаш бәйләп җибәргән. «Олег аягына шушы оекбашларны кисә, тереләчәк!» – дигән. Чөнки болар гадәти түгел, дәвалы оекбашлар. Әйдә килешәбез: син өч көн буена аларны көндез дә, төнлә дә салмыйсың! Ризамы? Ә мин сугыш беткәч, сиңа син теләгән телефонны алып, кунакка киләм.

– Риза! – дип җаваплады җанланып киткән Олег. Айдар, малайның аякларын капшап, юрган астыннан чыгарды һәм йон оекбашны кидереп үк куйды.

Лариса киенеп ишек төбенә килеп басты. Ул һәрвакыт шулай авыл очына кадәр аларны озата чыга иде.

 

* * *

Солдат  биштәрен тиз җыйды Айдар. Техникага төялеп, төш җитүгә кузгалдылар да. Авыл яныннан узганда төренеп чыгып баскан Лариса күренде. Кыз бик озак алар артыннан кул болгап калды.

Яңа позициядә окоп казырга, землянкалар хәстәрләргә кирәк иде. Айдарга учак кабызып җибәрергә кушылды, егет чыбык-чабык алырга дип каршыдагы агачлыкка юнәлде. Басу уртасына җиткәндә көчле шартлау яңгырады. Минага басып, кан эчендә яткан Айдарны хезмәттәшләре саньчастка озату хәстәрен күрде.

 

* * *

Аңына киләлми җәфаланган Айдар әле туган авылын, әле яудашларын, әле Олегны, әле кул болгап калган Ларисаны күреп саташты. Табиблар аның гомере өчен озак көрәште. Атна узганда гына кризис чигенеп, хәле бераз җиңеләя төшкән егет һушына килде. Беренче теләге – торып утыру иде. Тик аякларын тоймады. Солдат ашыгып, исән кулы белән одеялын тартып төшерде. Тездән түбән аяклары юк иде...

– Ә оекбашлар? – диде егет. – Оекбашларны ничек киярмен соң? – Аның аптырауданмы, каушауданмы әйтелгән бу урынсыз соравы һавада эленеп калды.

 

2024 ел, 31 март.

Фото: Мунир ВАФИН

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас