(Дәвамы.)
Таймас белəн Туктар
Икенче көнне иртəнге сигездə Фазылханов өендə теле-
фон шылтырады. Хакимияттəн секретарь икəн, район
башлыгы үзе чакырта, ди. Инспектор, кешелеккə дигəн
киемнəрен тиз генə киеп, көзгегə бер генə күз салып алды
да, ак йортка юнəлде.
– Таймас, синең өстəн жалоба бар бит əле, – дип каршы-
лады аны Рафаил Нəби улы.
– Минем эшем шундый, жалобалар буенча дөнья рекор-
ды кую миңа берни тормый.
– Анысы шулай, сиңа кем генə рəхмəт əйтсен соң. Тик, бу
бит кара эшче түгел, прокурор урынбасары.
– Аңладым, штраф салган идем шул. Нəрсə яза инде
иптəш Сарбаев? – дип сорады Таймас, “иптəш” сүзенə ба-
сым ясап.
– Ул егет үз урынын белсен, ди. Безнең кебек номенкла-
турадан штраф түлəттерергə маташу ул оятсыз дуамал-
лык, ди. Мə, үзең укып кара.
Менə гаҗəп, Сарбаев чыннан да штраф салырга ярама-
ган кешелəр исемлеген санап чыккан. Болар район хаки-
мияте хезмəткəрлəре, прокуратура, суд əһеллəре, милиция
офицерлары һəм район службалары җитəкчелəре.
– Мин ул Сарбаевның акылга таманрак икəнен белə идем,
лəкин монысы инде чамадан ашты. Дөресен əйткəндə, мин
браконьерлар белəн көрəшмим, ə власть белəн көрəшəм.
Гади халык артык азмый, штрафтан, законнан курка. Ə бо-
ларга штраф салам – түлəми, судка бирəм – суд аларны
аклап чыгара. Электрокармак, динамит белəн кем шая-
ра? Җитəкчелəр, хокук саклау органнары работниклары.
Гаеплəрен танып теллəрен тешлисе урынга жалоба яза-
лар, əйтерсең, мин гаепле. Аллаһының кашка тəкəсемени
ул Сарбаев!
– Кызма əле, Таймас. Андый кеше өчен штраф түлəү
гарьлек инде ул, алар бит алырга гына өйрəнгəн. Тик, мин
ни хəл итим, жалоба бар икəн, чарасын күрергə тиешмен.
Ярый, мин аңа əйтермен, Фазылхановка шелтə чəпəдем,
син китергəн исемлекне аңа бирдем, хəзер инде шул
исемлеккə карап эшлəр. Тик син браконьерлыкка йөргəндə
формаңны киеп, погоннарыңны тагып бар, югыйсə таны-
мас, дип əйтермен, ярыймы.
Ирлəр елмаешып куйды. Чыннан да, четерекле мəсьəлə
иде бу, прокуратура вəкиленə син хаклы түгел дип аңлатуга
караганда, Идел суын кире боруы җиңелрəк.
– Карале, Таймас, син аның үзен рейдка чакыр. Ə нигə, бик
шəп булыр. Прокуратура браконьерларга каршы көрəшə!
Шулай дип гəзиткə дə яздырырбыз. Никадəр балыкның,
байлыкның дип əйтсəк тə дөрес, əлəф-тəлəф ителүен үз
күзе белəн күрсə, бəлки, таш башына бер уй килер.
– Чакырып карармын. Дөрес əйтəсез, үзлəрен минем
урынга куеп карасалар, жалоба язарга намуслары җитмəс
иде.
Мондый хəл беренче тапкыр түгел, шуңа да Таймасның
күңеле кырылмады, ул ашыгып үзенең конторасына төште.
Туктар аны көтеп тора иде инде.
– Ярый, документларың белəн азак булашырбыз, ə хəзер
рейдка киттек, болай да соңга калынды, – дип ашыкты ин-
спектор.
Беренче көн Туктар өчен сабак алу көне иде. Аны Таймас
үзе белгəн хəйлəлəргə өйрəтте. Бер урында балыкчылар
кармак салып утыра, Фазылханов бинокль аша игътибар
белəн карады – таныш кешелəр юк. Шуннан ул көймəне
ышык урында туктатып, үзе җəяү генə балыкчылар янына
китте.
– Фазылханов күренмəдеме, егетлəр? – дип сорады ул
карак кеше шикелле алан-йолан каранып.
– Юк, беркем дə күренмəде, – дип җаваплады боларның
берсе.
– Миңа ятьмə салырга кирəк иде, əнə тегендə салсам бу-
ламы? – дип йомшак кына эндəште тагын.
– Булмый. Ярамый.
– Алайса, əнə тегендə, əрəмəлек каршына куям. Анда
тирəн җир – елга үзəне булырга тиеш, – дип, Таймас арка-
сыннан рюкзагын сала башлады.
– Юк, анда да ярамый, – диде кемдер.
– Нəрсə, миңа урын юкмыни? – дип “борчылды” Таймас.
– Монда безнең урын, икенче җиргə кит.
– Алайса, таныш булыйк, мин – балык саклау инспекторы
Фазылханов! – дип, рюкзагыннан алып фуражкасын киеп
тə куйды Таймас. Биш браконьер авызларын ачып катып
калдылар. Ə елга сакчысы Туктарны ашыктырды:
– Тиз генə көймəне алып кил! Биредə ике ятьмə салын-
ган, шуларны алабыз. Ə сез, хөрмəтле браконьерлар, до-
кументларыгызны чыгара торыгыз, хəзер протокол язабыз.
Туктар, көймəдə йөзеп килеп, бер ятьмəне сөйрəп җыеп
алды. Икенчесенə якынлашканда кинəт мылтык атылды,
ядрəлəр көймə алдында гына суны шадралады. Бер бра-
коньер, мылтык алып, Туктарны үз ятьмəсенə җибəрмəскə
тырыша иде. Таймас протокол язып маташканда чак кына
ислəми калды шул, биш кешегə биш күз кирəк, берсе мыл-
тык алып өлгергəн. Инспектор, кулындагы планшетын
ташлап пистолетын алганчы, теге явыз тагын бер мəртəбə
атып өлгерде.
– Ташла мылтыгыңны, югыйсə үзеңне дөмектерəм! –
диде Таймас дəһшəтле итеп.
Бу бəдбəхетне һич кызганмый штраф язды ул, мылтыгын
да алды. Лəкин моның белəн генə эш бетмəде, ярдəмчесенə:
“Боларны саклап тор, качарга маташсалар, ат та ек, эткə эт
үлеме,” – диде дə китеп барды. Туктарның пистолеты юк
иде, əлбəттə. Ə инспектор үзе камышлар арасына атлады,
бу игелексезлəр суга ятьмə салганда йөзеп кермəгəннəр
бит инде. Чыннан да, тиздəн ике кешелек резин көймə та-
бып алды. Монысын да конфискациялəде. Биш браконьер
аларны чəйнəрдəй булып, нəфрəтлəнеп торып калды.
– Менə шулай, Туктар, син кеше кармак тотып утыра дип
алданма. Аның шул тирəдə ятьмəсе булырга мөмкин, шуны
саклап утыра ул. Бигрəк тə төркем булса, яр буенда ино-
марка торса, уяу бул инде. Уяу бул дигəннəн, минем юнь-
сезлегем аркасында чак харап булмадың.
– Зарар юк. Бу миңа файдага гына, беренче көнне үк
эшнең нинди икəнен күрдем, хəзер инде, кем əйтмешли,
аңлы рəвештə сайлый алам: бу һөнəр миңа таман булырга
тиеш.
– Тик Кəүсəрия алдында сөйлəнмə.
Шушы рəвешле Таймас берничə көн ярдəмчесен өйрəтте
дə, үзе Мəскəүгə китеп барды.
Поезд купесында ул сөйлəшергə яратучы “чын мужиклар-
га” туры килде. Күргəнегез бардыр, кыш буена аранда тор-
ган мал, яз көне иреккə чыгаргач, нишлəргə белми койрык
чəнчеп чаба. Себерлəр дə шулай: ун ай вакытларын тайга-
да яки сазлыкта үткəргəннəн соң ни кыланырга белмилəр,
шушы ике ай отпуск вакытында дөньяның бар иллəрен
йөреп чыгарга телилəр, хыяллары чутсыз. Чөнки алдагы ун
ай буена дусларга нидер сөйлəргə, нəрсə белəндер макта-
нырга кирəк булачак бит.
Тагы да мондый очракта, бигрəк тə юлда яки табигать
кочагында ял иткəндə, башка вакытта тайга аюы кебек өнсез ирлəр еллык нор-
масын сөйлəп калырга тырыша. Ə нəрсə сөйлисең? Əлбəттə, мəзəк. Һəм китə
ярыш: кем күбрəк белə дə, кем остарак сөйли. Коля, Сергей һəм Фрол бер-берсен
бүлдереп мəзəк сөйлəргə керештелəр. Болар ярыштылар, ярыштылар да сүз
капчыклары коргаксый башлады, ахры, мəзəк эзлəп уйлана башладылар, ел-
маеп кына тыңлап утырган Таймаска да карап алгалыйлар. Берчак Фазылханов
түзмəде.
– Ярый, алайса, мин дə сөйлəп карыйм, – диде ул. – Тик, сез бүлдермəгез,
һəр анекдотка ярты сəгать кешнəмəгез, югыйсə минем зиһенем чуала.
Өч ир ризалык биреп баш какты.
– Хатыны ирен битəрли:
– Үзеңə бер кара əле, юньсез!
Эшкинмəгəн! Ничə ел инде минем фатирда яшисең, минем урында йоклыйсың.
Мин синнəн бер тиен акча күргəнем юк, сине карыйм, киендерəм, ашатам,
кереңне юам, җитмəсə, синең белəн йоклыйм да əле!
– Дөп-дөрес, – ди ире. – Һəм шундый кешене юньсез, булдыксыз дип əйтергə
ничек синең телең бара?!
Ирлəр янə көлəргə кереште: “Мин үзем дə андый тормыштан баш тартмас идем,
ə, егетлəр! Берни эшлəмисең, бөтен мəшəкать – төнлə хатын белəн йоклау.
Ха-ха-ха.”
– Ишекне шакыйлар.
– Кем анда?
– Сантехник чакырдыгызмы?
– Чакырдык.
– Кая кертеп ыргытыйк?
Купеда янə көлү яңгырый. Анекдотны “тикшерү” башлана.
– Дөрес инде, бездə сантехниклар шундый.
– Ə нигə, башкалар аз эчəмени. Лесник,
əнə, бөтен урманны сатып эчə.
– Итекчене əйт син!
– Исерек хирурглар турында анекдот-
лар азмы, братаннар, ə милиция эчмиме?
– Шулай да, без беренчелекне бирмибез инде, əйеме?
– Анысы точно, подкачать иткəн юк, без – сибиряклар!
– Туктагыз əле, егетлəр, сез бүлдермəскə сүз бирдегез,
тагын сөйлимме?
– Валяй, дус, җиппəр генə!
– Монысы балалар турында. Уналтысы тулмаганнар ку-
педан чыгып торсын. Валя белəн Ваня детсадта бəдрəфкə
барганнар. Валя, өенə кайткач, елардай булып əнисенə
сөйли икəн:
– Ваняның менə бу җирендə шөлдерие бар, ə минеке
юк…
Кызчык икенче көнне бакчага канатланып бара. Ваняны
күрү белəн янына очып килə:
– Белəсеңме, миңа əни нəрсə əйтте, – ди. – Үскəч,
Ваняныкы кебек шөлдерилəр синдə бер кочак булачак,
диде!
Вагон селкетеп яңадан көлү яңгырый. Янə кыска гына
комментарийлар: “Дөрес инде анысы, бер чибəркəй күрсəк,
көтүебез белəн артыннан ияреп йөрибез. Алар безне ничек
сайлаганы аңлашылды алайса. Ха-ха-ха!”
Менə шулай барды Таймас поездда, һич күңелсез бул-
мады, рəхəтлəнеп ял итте. Такси яллап, бераз Мəскəү
урамнарын карап йөрде, бары тик шуннан соң гына
“Водресурсохрана” идарəлегенə китте. Фойедагы вахтерга
ул: “Борис Исаевич мине көтə, менə аның визит карточка-
сы,” – дигəч, аны сүзсез үткəреп җибəрделəр. Коридор буй-
лап атлаганда ишеклəрдəге ялтыр язуларны карап барды.
Менə кирəкле кабинет. Коры кабинет кына түгел икəн,
албүлмəсе белəн секретаре дə бар. Аңа Фазылханов ба-
лык сакчылыгы инспекторы таныклыгын “ялт” итеп кенə
күрсəтеп алды да ишекне ачты. Түрə алдына килеп утырып,
шап итеп өстəлгə аның документларын чыгарып салды.
– Тиз генə протокол тутырып алыйк инде, Борис Исаевич,
югыйсə минем вакытым тар.
Мəскəү чиновнигы ни əйтергə белмəде. Ни əйтсен, куып
чыгарса, бу адəм матбугат тарафына юнəлəчəк. Иртəгə
гəзитлəр “Водресурсохрана” чиновнигы – браконьер” дип
зур хəрефлəр белəн басып чыгарсалар, җылы вазифаңнан
колак кагуыңны көт тə тор. Штраф түлəгəннəн кеше үлми,
мондый очракта шым калуың акыллы. Менə бер адəм,
шуның өчен Мəскəүгə кадəр килгəн, юлəр!
Таймас бинадан җиңелəеп чыкты. Берəр төгəллəнмəгəн
эш калса, эчне тырнап тик тора бит, тыныч кына яшəргə
ирек бирми. Ə болай, халык əйтмешли, йөзең ак, намусың
пакь.
Күңеле никадəр генə Абызбайга ашкынмасын, Мəскəү
кадəр җиргə бер килгəч, МХАТка барып спектакль карамый
ярамый. Шулай итеп, бер көн соңлап кайтырга чыкты.
Эшне ташлап озаклап йөргəн кешене Аллаһ сөйми, ах-
рысы, кайтуына күңелсез хəбəр көтə иде: шул көннəрдə
браконьерлар ишкəк белəн сугып Туктарның иңбашын сын-
дырган булып чыкты.
(Дәвамы бар.)
Фото: И. Нигъмәтҗанов рәсеме.