(Дәвамы.)
Кəүсəрия көйсез хан кызы рəвешенə керде. Авыз сула-
ры җыелса да, иреннəрен бөрештереп, балыкка төртеп
күрсəтте.
– Бу нəрсə?
– Корбан балыгы, фəрештəм.
– Фу, тагын корбан балыгы. Аның койрыгы кылчыклы дип
ничə əйттем мин сиңа!
– Гафу итегез, алиһəм, гаеплемен. Сакланып кына капка-
лагыз инде, нəселегездə барыгыз да кылчыкка кадалмаса-
гыз иде димен.
– Ах, син, əле миңа каршы сүз əйтəсеңме?! Бар, су алла-
сы əшнəң булгач, берəр юньлерəк нəрсə бүлəк итсен!
– Нəрсə телисез соң, и нурлылардан нурлы патшабикəм,
боерыгыз.
– Ну, берəр симез генə гөберле бака ботымы шунда, үзе
карасын.
Шунда боларның шаяруы шартлады, икесе дə шаркыл-
дап көлеп җибəрделəр.
Кəүсəриянең нишлəптер теле чишелеп китте, гел сөйлисе
килə, күңелне борчыган нəрсəлəрнең һəммəсен тышка чы-
гарасы, дөресрəге, менə шул ир белəн уртаклашасы килə.
Бəлки, җиңел булып калыр иде.
– Бака боты, дигəннəн, белəсеңме, минем төшемə бик еш
балык керə. Тик, син моны үзеңə бəйле дип уйлама, минемчə,
синең монда катнашың юк. Чөнки ул балыклар һəрчак пыч-
рак, сай суда була, үзлəре əллə нинди сүлпəн, йокымсыра-
ган шикелле чак кузгалып йөзəлəр, кайберəүлəре бөтенлəй
катып калган. Үлгəннəре дə күп, зарарланганнары да бар,
берсенең койрыгы юк, икенчесенең сыртын умырып тешлəп
өзгəннəр кебек. Бер дə матур елгыр балыклар түгел инде,
əллə нинди хəвефле, шомлы күренеш. Чиркангыч тойгы
кала.
– Пычрак су дисеңме? – дип сорады җитдилəнеп Таймас.
– Ни үле, ни тере балыклар. Бу, минемчə, гайбəт, дип атала.
Яман су, черек күренеш шуңа ишарəли. Моңа каршы дəва
бар: игътибар итмə, саңгырау бул. Сабыр иткəн – морады-
на ирешкəн, син дə бу гайбəттəн тиздəн котылачаксың.
Бу сүз Кəүсəриянең йөрəгенə кереп ятты. “Гайбəтлəрдəн
котылырсың”, ди бит. “Кайчан?” дип сораудан чак тые-
лып калды. Ничек кенə булмасын, беренче сүзне ир кеше
əйтергə тиеш инде ул.
Ярый, кошлар очарга туса, кеше эшлəргə туа дигəндəй,
уен-көлке, сəхрə ялын тəмам итеп, Таймаска эшкə тотыныр-
га да вакыт. Бəхетле сəгатьлəр бик күңелле үтте, китəсе дə
килми, лəкин, ни хəл итəсең, ир кеше – дəүлəт хезмəтчесе,
үз бурычыңны авырсынмый үтəргə тиешсең.
Кайтырга чыктылар. Аз гына соңгарак калынды. Инде
приколда утырган балыкчылар таралышып беткəндер дип
уйлаган иде Фазылханов, аның “бəхетенə каршы”, кал-
ган икəн əле, күп тə бармадылар, каршыга килүче көймə
күренде. Наратлы авылы кешесе Тəүзих булып чыкты бу.
Һəрхəлдə үзе шулай диде. Кайчакта браконьерлар адрес-
ларын, исем-фамилиялəрен алдашып əйтə, шуннан инде
булмаган кешегə протокол язасың. Лəкин, Таймас та юлəр
түгел, ул мондый кешенең кыяфəтен, көймəсен истə калды-
ра һəм үзенə хəерхаһ балыкчылардан сорашып, күпчелек
очракта барыбер аларның эзлəренə төшə. Икенче тапкыр
элəккəндə мондый оятсыз бəндə законның ни икəнен үз
җилкəсендə татый.
Тəүзих алдаша торган кешегə охшамаган. Үзеннəн
тəмəке, аракы исе дə аңкымый. Сөйлəшүе матур. Лəкин
менə балыкны артык күп тоткан. Бүген балык шəп элəгə,
дип, Таймас үзе əйткəн иде Кəүсəриягə, димəк, ялгышма-
ган.
– Биш-алты эре балыкны калдырыгыз инде, иптəш ин-
спектор, гаилə бар бит. Төн уртасында торып зимагур ши-
келле йөрүне, вакыт əрəм итүне исəпкə алыгыз, ичмасам,
балык тотуы əллə бик җиңел дип белəсезме?
– Олы кешегə җиңел дə түгелдер. Тик, абзый, закон
олы кешегə ташлама ясамый, аннары, без бит табигатькə
китерелгəн зыян зурлыгына карап штраф салабыз. Ə син,
олымын дип тормагансың бит, əнə күпме балыкны харап
иткəнсең. Хəзер без аны үлчəп карыйбыз.
– Зуррак биш-алтысын калдырыгыз инде, гаилə бар бит.
– Ярый, алайса, ал үзеңə эрелəрен, ə вакларын минем
көймəгə ыргыт.
Тəүзих белəн Таймас балыкларны саный-саный бер
көймəдəн икенчесенə бушаттылар.
– Тə-əк, – диде инспектор, – утыз җиде баш булып чык-
ты. Штраф балык башыннан инде ул, фəлəн сумны утыз
җидегə тапкырласаң күпме була инде? Тə-əк, монда минем
генə баш җитми, калькулятор кирəк.
Кəүсəриягə браконьер кызганыч булып китте. Агай кеше
көтелмəгəн хəлдəн тəмам нəүмиз калган иде: күзлəре
мөлдерəмə тулы – елап кына җибəрми, үзе нидер əйтергə
тели, тик, телдəн язган кеше шикелле, өне чыкмый.
– Алай булмый бит инде, – дип чак бер авыз сүз əйтə
алды ул.
– Нишлəп булмый, барысы да закон буенча. Аннары, мин
əле үзең сайлаган балыкларны санамадым. Закон буенча
телəсəң, мин синең кармакларыңны, көймəңне дə конфи-
сковать итəргə тиешмен.
– Аннан, алайса, мин асылынырга тиешмен! Бу раскула-
чивать иткəн кебек була инде.
Фазылханов эндəшми торды, ул юри вакытны суза,
икелəнгəн булып кылана. Үзенə күрə психологик ысул, кеше
курыксын, үзенə нинди бəла янаганын ачык итеп аңласын,
күз алдына китерсен. Аңласа, бəлки, браконьерлыгыннан
тыелып торыр. Һич югында күзгə чалынып бармас.
– Шулай… Артыграк тоткансың шул, Тəүзих абзый. Үзең
кара, сезнең авылдан гына бүген унлап кеше чыкты бит
инде, берсе дə буш кайтмый, синең кадəрле үк төяп кайт-
кандыр. Димəк, бер көндə генə күпме зыян килде, шулай
бит? Ничə кеше килдегез əле?
Таймасның хəйлəсе барып чыкмады. Тəүзих үзе бəлагə
тарыса да, башкаларны “сатарга” җыенмый иде.
– Мин белмим. Төн карасында чыгып киттем, берсен дə
күрмəдем, – диде ул.
– Соң, абзый, минем дə план кебек нəрсə бар бит.
Браконьерларны күбрəк тотарга, штраф акчасын күбрəк
җыярга тиешмен мин. Берəр иптəшеңнең исемен
əйтсəң, сиңа штрафны азрак язырга мөмкин булыр иде,
аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Берсен дə күрмəдем шул.
Таймас тагы да уйланып торган булды да, əйтə салды:
– Ярый, Тəүзих абзый. Бер юлга мин сиңа бəлəкəй генə
штраф язам, балык тотканың өчен түгел, балык тотарга
чыкканың өчен генə. Аермасын аңлыйсыңмы? Үзең болай
яхшы кешегə охшагансың, яшең дə бар… Тик, икенче тап-
кырга тотылсаң, миңа үпкəлəмə. Сыерыңны сатып штраф
түлəрсең, һич арттырмыйм, мин сиңа исəплəп күрсəттем.
Болар кузгалып киткəч тə, Тəүзих бик озак көймəсендə
утырып калды, ишкəклəрен дə кулына алырга оныткан
кешенең нилəр кичерүен əйтүе кыен иде.
– Бик хəйлəкəр, алдакчы кеше булып чыктың ласа син,
Таймас. Белмим инде, моннан ары сиңа ышанырга ярар
микəн, – диде шаяру катыш шелтəлəп Кəүсəрия.
– Хəйлəсез – дөнья файдасыз, дилəр. Хəйлəлəми бул-
мый. Браконьерлар елгада балык саклау инспекторы бар-
лыгын, аның күпне күрүен, һəрвакыт уяу булуын белеп
торсыннар. Инспектор белəн һəр очрашу ислəрендə калса,
йөрəклəре табан асларына төшеп менсə, табигать байлыгы
килəчəк буыннарга да калыр. Шуның өчен хезмəт итəм мин,
ил алдындагы бурычым шул. Инспектор Фазылханов шун-
дый, ə синең өчен мин – Таймас, игелекле һəм хəстəрлекле
кеше, ул яктан борчылма.
Ханым ни дə булса əйтергə өлгермəде, Таймас кинəт
көймə моторын сүндереп куйды. Үзе кызыксынып алга ка-
рый.
– Кара, поши йөзə, – диде ул.
Кəүсəрия тəүдə берни дə шəйли алмады. Һе, дулкын
ярып килмəсə, агып килгəн агач төбе дип уйларга мөмкин
булыр иде.
Поши агач күлəгəлəреннəн чыгып елга уртасына җитə
башлауга ачык күренде: мөгезлəре тармаклы. Хəзер аның
тымызык суны дулкынлатып алга омтылуы да күренə, мыш-
нап сулыш алганы да ишетелə иде. Ул елга өстендə тукта-
лып калган көймəгə һичбер игътибар бирмичə үз юлында
булды һəм, көчле гəүдəсе белəн киң елганы кичеп үтеп,
каршы ярдагы агачлыкка кереп югалды.
– Аучылар эзəрлекли микəн əллə үзен? – дип, Таймас
көймəсен кабызырга ашыкмады. Лəкин кеше-мазар барлы-
гы сизелмəде. Шуннан юлларын дəвам иттелəр. Берничə
урында Фазылханов ярдан кармак салучы балыкчылар яны-
на туктап исəнлəшеп, сөйлəшеп алды. Тыелган кораллар
белəн булашучылар барлыгы сизелмəде. Таймас үзенең
күңелсез эшенə Кəүсəрияне шаһит итеп, аның кəефен бо-
засы килми иде, шулай да түзмəде, бер урында, бауга та-
гылган тимер ыргак төшереп, көймəсен арлы-бирле йөртə
башлады. Күңеле сизгəн икəн, ыргак браконьер ятьмəсенə
элəкте. Шундагы балыкларны да бушаткач, көймə төбе
тулды, бу кадəр балыкны Кəүсəрия гомерендə дə күргəне
юк иде. Лəкин, эш моның белəн генə бетмəгəн икəн. Район
үзəгенə якынлашып килгəндə, алар хəрби комиссариатта
эшлəүче һəвəскəр балыкчы белəн очраштылар.
– Миңа гына каныктың инде, усалларны күрмисең шул.
Алар центнерлап тотса да ярый, сүз əйтүче юк… – дип тез-
де ул.
– Нəрсə сөйлисең син, Вазиф? Мин кемгə күз йомганым
бар, закон алдында бар кеше бертигез җаваплы.
– Шулай булмый ни! Кəкре култыкта ике катер тора, элек-
трокармак белəн тотучыга тешегез үтми шул.
Фазылханов, көймəсен аудара язып, кирегə борды. Анда
чыннан да Кəкре култык дигəн урын бар, əгəр браконьер-
лар шунда кергəн булса, елга фарватерыннан күренмилəр.
Шуңа да Таймас күзенə чалынмый калганнар. Җитмəсə,
берəр күзəтчелəре инспекторның үтеп китүен күреп, “əһə,
бу кайтып бара, бүген яңадан чыгып йөрмəс инде”, дип,
иркенлəп үз этлеклəрен эшли торганнардыр инде.
Вазиф дөрес əйткəн, Кəкре култыкка җиткəндə генə
текə тауга каршы ике катер тора. Браконьерлар инспектор
көймəсен күрүгə, моторларын бар көчкə үкертеп, качып
китү ягын карадылар. Тиз йөрешле көчле катерлар артын-
нан дəүлəт исем өчен генə биргəн көймəдə җитешү мөмкин
түгел иде, инспектор тукталырга мəҗбүр булды.
– Бер уйласаң, тəкəббер прапорщик та дөрес сөйли инде,
ата браконьерларны күзебез күрə, тешебез үтми. Күрəсең
бит, качтылар да киттелəр, йə, шуларны ничек тотмак
кирəк? – дип сөйлəнде кəефе кырылган инспектор. Лəкин
ул бичараланып калмады. Болар кичə үк килгəн булган,
димəк, утырган, ашаган урыннары булырга тиеш, караш-
тырырга кирəк, дип уйлады һəм эзлəргə кереште. Яр бу-
енда учак яккан урынны табуы авыр түгел, браконьерлар-
дан чүп-чар, ашамлык калдыклары да торып калган. Иң
мөһиме, каен ботагында куртка эленеп тора. Таймас шуны
карый башлаган иде кесəсеннəн документлар килеп чыкты.
– Менə сиңа кирəк булса, – дип сөйлəнде ул, – болар ерак-
тан килгəн абруйлы кунак булган лəбаса. Тə-əк, кем əле бу?
“Водресурсохрана” дəүлəт комитетында бүлек начальнигы
булып эшли икəн. Димəк, безнеңчə əйткəндə, суны һəм су
тирəсендəге һəрнəрсəне күз карасыдай кадерлəп саклый
торган оешма инде бу. Бик хуш, визит карточкаң булгач, йо-
мыш төшкəндə керербез инде, начальник əфəнде, штраф
түлəргə акчаңны əзерлəп тор.
Кəүсəрия шушы сүзлəрне тыңлап тагын бер гаҗəплəнде.
Браконьердан штраф түлəттерер өчен əллə чыннан да
Мəскəүгə барыр идеме бу? Мондый кешелəр элек заман
китапларда очрый иде, хəзер əдəбиятта да калмадылар,
шикелле. Əйткəндəй, менə бит җайлы мəл, сөйлəшеп кара-
ганнан зыян булмас əле. Дөрес, Таймасның үпкəлəп куюы
бар, танышлыктан файдаланырга уйлыйсыңмы, диюе
мөмкин, лəкин селкенмəгəнгə элкенми.
– Таймас, – диде ул, – эшеңнең хəвефле икəнен күреп
торам. Мондый зур катерлар өстеңə дə менеп китəргə
мөмкин, башкача зыян итүлəре дə ихтимал. Алар күмəк,
син – берүзең, бернинди шаһит юк, явыз адəмнəр очраса…
Аллам сакласын. Берəр иптəш алып булмыймыни?
– Ярдəмче алырга рөхсəт бирделəр, ышанычлы кешесен
генə табасы калды.
– Анысы əйбəт икəн. Карале, гаеплəмəсəң, бер сүз əйтер
идем.
– Син башта əйтеп кара. Күп икелəнгəн – кибəккə илəнгəн,
ди иде минем картəни, икелəнгəн кешенең эше алга бар-
мый ул, əйт.
– Минем энем Туктарны эшкə ала алмыйсың микəн?
– Соң, минемчə, ул браконьер, шикелле.
– Браконьер. Лəкин ул фанат. Нəкъ синең кебек. Берəр
юньлерəк, күңеленə ошаган эшкə тап булса, браконьерлы-
гын түгел, ашавын да онытыр иде.
– Белмим инде, Кəүсəрия.
– Син үзең уйла: Туктар табигатьне яхшы аңлый, кайда
нинди балык яши, ул кайчан уылдык чəчə, кайчан кармак-
ка каба – барсын да белə. Өстəвенə, браконьерларның
һəрберсен таный. Сиңа шундый ярдəмче бик тə файдалы
булыр иде. Ə начар гадəтен ташлар ул. Монысын син ми-
нем вəгъдəм, дип кабул ит, əгəр ялгышсам, мин гаепле бу-
лырмын.
– Болай дөрес сөйлисең кебек, Кəүсəрия. Браконьерларга
каршы үзе браконьер булган кеше көрəшсə, нəтиҗəсе ях-
шырак та булыр иде. Мин риза. Документларын алып, иртүк
минем янга төшсен, чөнки иртəнчəк рейдка чыгасы бар.
– Рəхмəт яусын үзеңə. Өстəн тау төшкəн кебек булды.
Чыннан да, бүген минем бəхетле көнем икəн. Барсы да
синең аркада. Яхшы кеше син, Таймас.
Фазылханов кояшка карап елмая иде. Ул да бүген
бəхетле. Дөрес, ул көн дə бəхетле, лəкин бүген аеру-
ча. Əнə бит ничек сөйлəшə Кəүсəрия. “Яхшы кеше” дип
əйткəч, Таймасның хатыны булудан да баш тартмас, бəлки.
Көймə Абызбайга якынлаша иде, кемнеңдер өй стенасы-
на эленгəн колонкасыннан көчле җыр яңгырый башлады.
“Пар балдаклар” көе.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.