(Дәвамы.)
Бəрəкəтле көн
Кəүсəрия үзенең иптəш хатыны Зəмния белəн
Фазылханов йортына килгəндə əле сигез дə тулмаган иде.
Өй тирəсендə шылт иткəн тавыш юк.“Утыр əле, утыр, хəзер
самовар куярбыз, син киткəч чəй эчəрбез”, дип шаярталар
аларның ягында. Нəрсə, əллə бу ир дə шулай кыланамы,
үзе безне чакырды, үзе чыгып качтымы?
Кəүсəрия, кыюланып, ишекне тартты. Ул биклəнмəгəн
иде. Керсəлəр, ни күрсеннəр, өстəлдə акча ята, шунда
ук язулы дəфтəр бите. “Кибеткə барып буяу сайлый то-
рыгыз, мин шунда барып җитəрмен, гафу,” – диелгəн.
Менə ничек! Командир кебек кыска гына боерык биргəн
дə куйган, əйтерсең дə, без аның ялланган батраклары.
“Ашыккандыр,” – диде Зəмния, хуҗаны яклашкандай. Ярый
инде, бер юлга гафу итик, дип, кызлар
бүлмəлəрне карарга, үлчəргə тотын-
дылар, күпме буяу, күпме обой кирəк,
чамаламый булмый бит инде.
– Өе шəп, биредə биш-алты кешелек
гаилə рəхəтлəнеп яши алыр иде. Бер
кешенең шулкадəр мəйдан билəве
дөрес тə түгел кебек. Җитмəсə, үзе
өйдə дə тормый бит əле! Кунак ча-
кырган, ə үзе чыгып ычкынган, – дип
сөйлəнде Зəмния кибеткə барышлый
һəм, Кəүсəриягə карап өстəп куйды: –
хəер, кем белə, кешенең əллə нинди
планы булуы мөмкин.
– Юкны сөйлəмə əле, беренчедəн,
без кунак түгел, икенчедəн, кем ничек
тели шулай яши, бездəн сорамый.
– Ə сорап куйса? Шундый зур өй
алган икəн, ялгыз яшəмəс бит инде,
кемдəдер өмете бардыр.
Бу сүзлəрдəн Кəүсəриянең җаны
өшеп киткəндəй булды.
– Əстагъфирулла! Син нəрсə
сөйлисең? Без монда яхшы кешегə
ярдəм итəргə килдек, бары шул гына,
– диде ул.
Бу вакытта Таймас район хакимия-
те башлыгына керү өчен кабул итү
бүлмəсендə утыра иде. Кабинеттан
ике ят кеше чыгуга Фазылхановка чи-
рат җитте. Ул кергəндə район башлы-
гы Рафаил Нəби улы һəм аның икъти-
сад буенча урынбасары Гариф Риф
улы хəйран булып елмаешып утыра-
лар иде.
– Белəсеңме, Таймас, бу кешелəр
нинди эш белəн йөри, – диде
Нəбиевич. – Баткан агачны күтəрү
белəн шөгыльлəнмəкчелəр. Ничек,
дип сора. Водолазлар алып килəбез,
дилəр! Менə бит нинди кешелəр
була, теллəре нəрсə сөйлəгəнне ко-
лаклары ишетми, мондый эшнең ни
икəнен белмилəр, ə үзлəре, эт беткə
ияргəндəй, бизнес ачмакчылар.
Чыннан да, тəкъдимнəре бик кы-
зык иде. Баткан агачны йөзмə кран
белəн күтəрəлəр, ул үзенең грейфе-
рын – тешле каптыргычын төшерə
дə бүрəнəлəрне элəктереп күтəрə.
Төшерə дə күтəрə. Башка берние юк,
имеш. Ə водолазның бер “чумуы” ничə
мең сумга барып баса? Менə шундый бала акылы китмəгəн
бəндəлəр юк-бар белəн җитəкчелəрнең башын каңгыртып
йөри.
– Минем дə шундыйрак йомыш инде, Рафаил Нəбиевич,
– диде Таймас. – Беренчедəн, бензин бетте, район
исəбеннəн бераз гына өсти алмассыз микəн? Икенчедəн,
район үзəгендə əйбəт кенə пляж оештырырга кирəк. Трап,
эскəмия, чишенү урыны, гафу итегез, бəдрəфе һəм башка
вак-төяге белəн. Уйлап караганда, халык күп йөргəн вакыт-
та шунда, бəлки, киоск, прокат ачарга да мөмкиндер. Җəй
катерга тагылып су чаңгысында йөрергə, кыш балыкчы
кирəк-яраклары, каргизəр биреп торырга мөмкин. Балыкчы
һəм туристларга ял итү, йоклау урыны да булса иде, ди-
мен. Мин үзем, мəсəлəн, балалар төркеме җыеп, йөзəргə
өйрəтə алам.
– Бензин бирə алабыз, – диде район башлыгы, ə икенче
тəкъдимең турында уйларбыз. Район үзəгендə пляж төзү
ул планга кергəн нəрсə, менə шундый киңəшлəрне исəпкə
алып проектын төзисе генə бар. Килəсе елга пляж булыр.
Ни өчен быел түгел дигəндə, анда су сай, елгада су саеккан
вакытта, ягъни кыш көне, бульдозерлар белəн тирəнəйтергə
кирəк. Яз җитүгə башка нəрсəлəрен эшлəп куярбыз.
– Рəхмəт, – диде Таймас, – шатландырдыгыз.
– Рəхмəттəн тун тегеп булмый, карале, синең үзеңнəн
районга ни файда, соңгы айда күпме балык тапшырдың?
– Өч тоннага якын балык конфисковать иттем, бу фəлəн
мең сумлык продукция дигəн сүз, шуның өстəвенə брако-
ньерлардан фəлəн мең сум штраф түлəттердем, – диде
Таймас. – Лəкин, минем файдам анда түгел – егерме ятьмə,
бер мылтык кулга төшердем, ун кило шартлаткыч… Шуның
белəн табигатьне саклауга өлеш керттем. Минем файдам
шунда.
Башлык, түземсезлəнеп, уң кулын күтəрде.
– Белəм, белəм, Фазылханов. – Кыза башлама. Ярый,
килештек, синең тəкъдимнəреңне үтəү мөмкинлеклəрен та-
барбыз. Лəкин, син үзең дə шулай тырышып эшлə.
Таймас, хакимияттəн чыгып, тизрəк машинасына утыр-
ды, аны төзелеш кибетенə таба куды. Җайлаша белсəң,
барсына да өлгереп була икəн ласа. Монда да йомышын
йомышлады, ханымнар янына да бик вакытлы килеп җитте.
Алар дөнья кадəрле əйбер алганнар икəн, машина күргəч,
йөзлəре яктырды, ыгы-зыгы килеп, шаулашып шуларны
төйи башладылар.
– Хəзер буяу заманы үткəн, обой ябыштырабыз. Өч
бүлмəгə өч төрле обой алдык, сезгə ошар микəн? – диде
Кəүсəрия.
– Ике укытучы – нəфислек дөньясы вəкиллəре – ошаткан
икəн, минем кебек томана бəндəгə нишлəп ошамаска тиеш!
– Ярый, алайса, безгə ышангач.
– Бик хуп. Күңелегез телəгəнчə эшлəгез, миннəн сорап
тормагыз.
Кирəк-яракны өйгə ташыгач, Таймас, өстəл əзерлəп, ку-
накларны чəйгə чакырды. Шешəгə тотынган иде, Зəмния
кырт кисте:
– Нəрсə, исерек хатыннар бик сыйфатлы эшлəр дип уй-
лыйсызмы əллə. Алайса, əйдəгез, күбрəк эчик.
Хуҗага эш тə калмаган иде. Аның хəлен Кəүсəрия үзе
аңлады шикелле.
– Китсəгез дə була инде, Таймас. Эшегезне калдырырга
ярамыйдыр бит?
– Бер əйлəнеп чыкканда əйбəт булыр иде шул.
– Барыгыз, бар, монда үзебез булдырабыз инде.
Таймас янə елга өстендə. Приколда утырган берничə ба-
лыкчыны барып карады, табышлары бик хөрт,“бəйлəнер”
сəбəп тапмады.
– Шыртлака элəгеп тик тора, бүген шыртлака көне булды,
ахрысы, – диде янгын сүндерүче Хисам.
Таймас белə инде, һəвəскəр балыкчыларның күбесе ян-
гын сүндерүчелəр, каравылчылар, кыскасы, бер тəүлек
эшлəп, ике-өч көн ял итүчелəр. Алар шул балык тоту өчен
шундый эш эзлиме, əллə эшлəре шундый булып, вакытла-
ры күп калганга балыкка йөри башлыйлармы, аңламассың,
лəкин бер Абызбай авылында гына мондыйлар ике йөзлəп
кеше җыелыр. Һəркайсы берəр кило гына балык тотса да,
ике центнер кыйммəтле, диетик ризык, дигəн сүз. Димəк,
бу сулыкның һəр гектары синең бодай-борчак чəчүлегеңə
караганда күбрəк уңыш бирə. Тик, бу уңышның хуҗасы гына
күренми, кадерен белүче юк елганың, бөтенлəй юк. Балык
үрчетеп, тотып маташканчы японнардан əзерне сатып алуы
җиңелрəк бит. Менə шулай, эшлəмичə генə яшəргə өйрəнə
хəзер безнең ил. Тик хуҗаның ишəге кебек булмасмы соң?
Таймас үз уйларын кешегə белгертмəде, балыкчыларга бо-
лай диде:
– Их, агай-эне, юкка кимсетəсез шыртлаканы. Аның арка
кылчыклары əллə ничə төрле авырудан дəва. Бу балыкны
бер-ике мəртəбə вак тишекле иттарткычтан үткəрегез дə,
котлет əвəлəп ашагыз.
– Ярый, шулай итəрбез. Тик песи: “Син нəрсə,
диванасыңмы əллə, мин ашамаганны ашап утырасың!” –
дип, чигəсен боргалап күрсəтмəсме? – Ирлəр рəхəтлəнеп
көлеп алды.
– Əгəр песиең сөйлəшə белə икəн, Хисам, шуны да ислəп
торсын: капкан саен калҗа элəкми. Ара-тирə аңа да ураза
фарыз.
– Анысы шулай инде, елгага “тегелəр” хуҗа булса, безгə
аның шыртлакасы да тансык булыр əле.
Таймасның колагы торды:
– Нинди “тегелəр”?
Җавап бирүче булмады. Билгеле инде, беркем дə башка-
лар алдында артык сүз сөйлəнеп тормас. Браконьерларның
да үз “кодексы” бар, алар бер-берсенə комачауламаска ты-
рыша, бүтəненең коралына, урынына тими һəм бер-берсе
турында сүз таратмый. Шунлыктан, Таймас үз соравын
оныткан булып, тəмəке көйрəтеп, юк-барны сөйлəшеп тор-
ды. Аннары янə үзенекенə кереште:
– Син, Хисам, эре бəрделəрне яшереп, шыртлака тотып
утырган булып кыланасың, ахры?
– Əйе, ди, сиңа. Бу вакытта нинди бəрде булсын?
– Каяле-кая, күрсəт əле көймə төбеңне, – дип Таймас
үзенең көймəсен балыкчыныкына терəп үк куеп, үзе түбəн
караган булды. “Тирəн култыкта электрокармак белəн то-
талар,” – дип, Хисамның пышылдап кына əйткəн тавышын
ишетте ул.
– Чыннан да, бер юньле нəрсəң юк икəн. Болай изалан-
ганчы өйдə йоклап ятсаң, синнəн дə акыллы кеше булмас
иде, – диде Таймас, балыкчыга рəхмəт белəн карап.
– Шуннан, эшкə баргач йоклый алмый интегергəме? –
дип елмайды тагын анысы.
Менə шундый кешелəр балык саклау инспекторы өчен
ифрат кадерле. Югыйсə, йөз чакрымга сузылган Идел
өлеше, аның күпсанлы кушылдыклары, җиде районның
дистəлəгəн күллəре нинди хəлдə икəнен күреп-белеп бете-
реп булыр идеме?
Электрокармак коточкыч нəрсə ул. Исеме бик гади
яңгыраса да, чын корткычлык коралы. Ул болай эшлəнə: ике
катер бер-берсеннəн йөз-йөз илле метр ара калдырып тук-
тала, шулар суга антеннага охшаган электродлар төшерə,
аларга куəтле конденсаторлардан кинəт кенə көчле ток
бирелə һəм суны “яшен ата”. Ягъни ике электрод арасын-
нан электр тогы йөгереп үтə. Һəм шул аралыкта булган
бөтен балык ток сугудан һушсыз булып корсаклары белəн
өскə калкып чыга. Бу ысулның бəласе шунда, балыкның
файдалануга яраклысы гына түгел, барсы да, маймыч-
ларга кадəр, үлеп бетə. Су төбендəге бөҗəклəр, планктон
– һəммə нəрсə һəлак була. Бу урын азактан да бик озак
вакытларга үле зона булып кала. Мондый кешелəрне нор-
мадан бер-ике кило артык тоткан һəвəскəрлəр белəн ча-
гыштырып булмый, болар инде – чын вəхшилəр. Тегелəрен
тəртип бозучылар дип əйтеп булса, боларны дошманнар
дип əйтəсе килə.
Таймас, өендəге “хатыннарын” да онытып алга очты. Их,
ник аның кулларында самолет штурвалы түгел икəн!
Барып өлгерде ул. Иң зур тизлектə килеп, фырт боры-
лып зур катерга бəрелеп тукталды да, палубага күтəрелде.
Аның кыюлыгы, кырыс тавышы браконьерларны буйсы-
нырга мəҗбүр итте – биш йөз кило чамасы балыкны кап-
чыкларга төяп тə бирделəр. Таймас сакланып кына прото-
кол тутырды, тегелəрнең документларын карады, ə үзе бер
генə мизгелгə дə аларга аркасын бормады, биленə кыстыр-
ган пистолетын элəктереп алырга əзер торды. “Мондый
күмəк браконьерларга каршы ялгыз эшлəве мөмкин түгел,
ярдəмче сорарга кирəк,” – дип уйланды үзе. Чыннан да,
кешенең муенына бер тимер асып палубадан ыргытып
китүе болар өчен авыр дисеңмени. Əнə бит, күзлəре ничек
карый, кан эчеп котырган бүре кебек.
Таймас, эшен бетереп, кечкенə судносына күчеп утырды.
Балык авырлыгыннан “Обь” суга шактый нык “сеңгəн”, ə ты-
мызык су өстендə əле һаман күпме вак балык агарып ята.
Никадəр зыян! Балык яратучылар ни өчен аңламый икəн,
елгада вак балык булмаса, аның эресе дə булмый бит.
Инспектор җай гына кузгалып китте, кем əйтмешли, бер
күзе алда, бер күзе артта иде. Йөз метрлап ераклашкач,
күрде ул, браконьерларның берсе винтовка алып, култык-
сага салып төзи башлады. Лəкин соңгы мизгелдə əшнəсе
коралның көпшəсен аска иде – атарга рөхсəт итмəде. Бу
юлы Таймас исəн калды.
Ул бүген тиз кайтырмын дигəн иде, көндез “буяучылар-
га” булышып, патрульгə төнлə чыгарга иде исəбе. Лəкин,
менə бит, шактый соңлап кайтып килə, Кəүсəрия белəн
Зəмния көтə-көтə гарык булгандыр инде. Өенə килеп керсə,
үз күзенə үзе ышанмый торды: бүлмəлəр ялт иткəн, чын
мəгънəсендə ал да гөл булган. Стеналардагы обойлар
нинди күңелле, килешеп тора, тəрəзəлəрдə кояш уйный,
идəннəр сап-сары. Обойларын да, буяуларын да төсен-
төскə туры китереп сайлый белүлəрен əйт син. Вəт рəхмəт,
ай рəхмəт укытучыларга!
Ике бүлмə əзер, кухня белəн йокы бүлмəсенə генə
өлгерə алмаганнар икəн. Мул итеп табын əзерлəделəр.
Балык саклау инспекторының сый-хөрмəте ни булсын,
əлеге дə баягы, шул балык инде дип, Таймас əле яңа гына
тотылган корбан балыкларын кыздырып куйды.
– Сез, Кəүсəрия, бөтенлəй ашамый утырасыз, əллə
берəр нəрсə ошамыймы? – диде Таймас.
– Карале, нигə сез гел “сез” дип сөйлəшəсез, “син” дип
əйтүе авырмыни? – дип, Кəүсəриядəн алда җаваплады
Зəмния.
– Без бервакыт “син”гə күчеп карадык инде.
– Кайчан?
– Каладан кайтканда. Таймас мине машинасына утыртып
алып кайтты. Шунда, юлда туктап, йолдызлар санадык һəм
бик ихластан “син” дип сөйлəштек.
– Чыннан да, кайбер шартларда кешелəр балаларча
эчкерсез, самими булып китə икəн, шулчагында ничектер
якын күреп, үз итеп сөйлəшə башлыйсың, – диде Таймас.
– Соң, бүген дə шундый мəл инде, дус булгач, дус булыйк.
– Бик дөрес. Бүген шундый зур эш эшлəнде, иң мөһиме,
рəхəтлəнеп бер өстəл артында утырабыз. Əйдəгез, дуслык
өчен!
Матур утырдылар, лəкин кунак вакыты кыска, кайтыр-
га кирəк. Беренче булып, ниндидер эшен искə төшереп,
Зəмния кузгала башлады. Кəүсəрия ияреп чыкты.
– Нигə калмадың? – диде урамда аңа ахирəте.
– Син нəрсə, тозсыз сүз сөйлисең, башың буталдымы
əллə? – дип үпкəлəде монысы.
– Юлəр син!
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.