13.
Колхоз идарәсе һәм авыл советының бу яңа карары байтак сүз һәм бәхәсләргә сәбәп булды. Кибет һәм каравыл өе тирәсендә җыелып әңгәмә коручыларның теленнән төшмәде ул, көтү куарга килгән хатын-кыз да пышын-пышын гел шуны сөйләште. Кызык итеп, мәзәк ясап йөрүчеләр табылган күк, аны чын күңелдән яклаучылар да күп иде. Һәр өйдә, һәр гаиләдә аның уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәделәр. Шулай да урамнарның тузан һәм техника гөрелтесеннән арынуына, тынычланып калуына күңеленнән генә куанып йөрүчеләр көннән-көн арта барды. Чокыр-чакырларны бульдозерлар тигезләп чыккач, урамнар киңәеп, иркенәеп киткәндәй булды. Як-ягына агачлар утыртылган тыныч урамнарга чыгып бала-чага уйнады, капка аръягындагы тормышка тавык-чебеш ияләшә башлады.
Ләкин көннәр, атналар үтә торса да, зарыгып көтелгән чирәм генә тишелеп чыгарга ашыкмады. Ә чирәмне зарыгып, зур түземсезлек белән көтте Нурлы Алан кешеләре, тыкрыкларда булса да күренер, дип өмет иттеләр. Кычыткан чыкты, анда-монда алабута шытты. Каз үләне һәм чирәм күренмәде. Каз үләне су буендагы тугайлыкларда сакланып калган икән, аны шуннан кәзләп күчерергә булдылар. Аерым урыннарга түшәлгәч, үзеннән-үзе үрчер, диде картлар.
Ә чирәм табылмады. Кайчандыр Нурлы Алан урамнарының мактанычы саналган куе яшел төстәге, көдрәләнеп торган борчак-борчак яфраклары белән сабыйларга йомшак келәм, бәбкәләргә татлы бишек булган чирәмнең тамыры, нәселе корган булып чыкты. Урамнарда гына түгел, су буйларында, авыл читендәге чокыр-чакырлар әйләнәсендә дә күренмәде андый чирәм заты. Картлар, җай чыгарып, күрше авылларны әйләнеп кайтты. Анда да кайчандыр булган, ләкин байтактан күренми икән инде андый чирәм. Районны яшелләндерү хуҗалыгына кеше җибәреп карадылар – барган кеше буш кул белән кайтты. «Чирәм юкмы?», «Чирәм табарга ярдәм итегез!» дигән үтенеч кәгазьләре республика үзәгенә, тагы да еракларга китте. Төрле-төрле җаваплар килде, әллә нинди үләннәр тәкъдим ителде. Ләкин бер җирдән дә Нурлы Алан урамнарын әле моннан ун-унбиш еллар элек кенә хәтфәдәй түшәп торган чирәмне вәгъдә итмәделәр. Шул чирәмнең тамыры булган уч төбе кадәрле кәз кисәгенә дә риза иде югыйсә нурлы аланлылар, чирәм табылмады. Чирәм юк иде. Чирәмнең тамыры корган булып чыкты.
Чирәм эзләү вакыйгасы башта бер кызык кына булып тоелды. Әмма тора-бара ул күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Ничәмә-ничә буыннардан күчеп мирас булып килгән, ерак бабаларның ядкяре булган хуш исле, җәйге көн кызуында тәнгә бер салкын рәхәтлек биреп, аяк табаннарын иркәләп торган хәтфә чирәмнең тамыры корган булуга һичкемнең ышанасы килмәде. Шулай гел юкмы икәнни, бер кайдан да табып булмый микән, дип киңәште, баш ватты нурлы аланлылар. Диңгез аръягыннан булса да табылыр дип өмет иттеләр – бу югалту белән берәүнең дә килешәсе килмәде. Үз балалары һәм оныкларының, киләчәк буын авылдашларының андый чирәмне бервакытта да һәм берничек тә инде күрә алмаячагын башларына сыйдыра алмады алар.
...Ничек соң шулай килеп чыккан? Авылның буеннан-буена иксез-чиксез зурлыктагы келәм булып сузылган яшел хәтфә әле кайчан гына һәр урамның, һәр тыкрыкның куанычы, мактанычы иде бит югыйсә. Кая киткән ул? Шулай итеп, моннан ары һичкем хәтфә сыман күпереп торган яшел чирәм өстенә басып йөри алмас микәнни. Тып-тып атлап китәр көннәре әле алда булган сабыйларны ул рәхәтлектән, балачакның шундый зур бәхетеннән кем аерды?... Кем? Үзебез үк түгелме?.. Шул чирәм кебек тагын бик күп, бик күп табигать бүләкләренә гамьсезлек күрсәтеп, без аларны кайтарып алмаслык дәрәҗәдә югалта, оныта бармыйбызмы?.. Нурлы аланлыларның күңелен шундый уйлар биләп торды.
Авылдашларының урамдагы чирәмне бакчадагы бәрәңгедән дә кадерлерәк күрүен, аның табылмавы өчен борчылуын, янып-көеп йөрүен күрү Рәхимҗан күңелендә матур өметләр дә уятты. Авыл язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаганнар байтак икән бит әле...
Тракторлар авыл эчендә гел күренмәс булды. Шоферлар да киреләнеп әллә ни кыра алмадылар, авыл советы карары кушканча эшләделәр. Шәхси машиналар өчен авыл читендә гараж төзергә урын билгеләнде. Сорап килгән кешегә җигүле ат һәрвакыт әзер торды. Дада абзый белән Рәхимҗан берәүнең дә үтенечен кире какмады.
Бүген алар үзенә күрә бер өмә үткәрделәр – яңа арбаларга тәртә куеп, тәҗе тарттырдылар, тәгәрмәч кигиләрен ныгыттылар.
– Дада абзый, – дип эндәште Рәхимҗан эш арасында, – синнән бер нәрсә сорыйсым килеп йөри.
– Җә-җә, аракы белән тәмәке һәм акча гына сорый күрмә.
– Нигә алай?
– Үзең беләсең, мин ышанычсыз кеше бит хәзер. Карчык акчаны миннән җыеп йөри башлады, мин аракыны аннан ераграк йөртәм, – дип кеткелдәп алды ул. Үзе шундук серен дә чиште. – Печәнлеккә яшерәм.
– Без бәләкәй чакта сине аучы диләр иде, Дада абзый...
Егеттән мондый сүз көтмәгән иде ахры, эшләпәсен бер читкәрәк этеп куйгач, җанланып китте карт.
– Ә мин мылтыкны болай гына асып йөрдем аны, урманчыга ансыз килешмәс дип кенә. Гомеремдә бер куян атканым булмады. Ә аучы дигән даным чыкты. Мылтыкка буш гилзәдән башка нәрсә кормадым...
Һәр сүзеннән тәм табып, яратып сөйли иде карт.
– Ә без, аучы сүзе чыккач, күз алдына гел сине китерә идек бит, Дада абзый...
Карт кеткелдәп көлде. Юмарт һәм игелекле иде аның көлүе дә.
– Кенәген урманга менгән идем бит, – дип башлады Рәхимҗан, нидәндер дулкынлануын яшерә алмыйча. – Болан башы очраттым шунда. Яшь кенә, боланның да әле баласы гына булгандыр. Дүрт аягын, башын чабып калдырганнар, ә гәүдәсе юк. Яшереп тә тормаганнар, ачыклыкта ята...
– Браконьерлар кулы. Ит ашыйсылары килгән, сөяге тамакларына тыгылгыры! – дип, кәефсезләнеп калды Дада абзый. – Җиңел машина белән булганнар, димәк, багажникка тыкканнар.
– Безнең авылда кемнәрдә мылтык бар?
– Дүрт мылтык бар авылда, ул мылтыкларның өчесе атмый инде, соңгысы да болан ата торган кеше түгел, – диде карт, бераз уйга батып торгач. – Юк, безнең авылныкылар түгел!
– Кемнәр соң?
– Аучылык җәмгыяте дигән бер оешма бар. Бөтен браконьер шулар тирәсендә җыелып ята. Алар белән нишләп тә булмый. Урынында тотсаң да, кесәләрендә икешәр-өчәр печәтле кәгазь була аларның...
– Нинди җәмгыять соң ул, болан баласы атып йөргәч, – дип ачынды егет.
Менә шундый җәмгыять инде... Әллә кайдагы шәһәрләрдән килеп, авыл янындагы урманга хуҗа булып йөриләр, лапастагы сыерыңны атып алып китмәсәләр, рәхмәт әйт инде... Урман тавыкларын, кыр үрдәкләрен атып бетерделәр, кыр казларын да күрсәң – төштә генә күрерсең... Яшь болан баласы дисең, ә... шулай иткергерләре, – дип кызып китте карт. Һәм, шундук, үзенең сүгенә башлавын чамалап, туктап та калды. Бераз уйланып торгач, янә авызы ерылды аның. – Мин бер елны кызык иттем аларның үзләрен дә, – дип, җанланып сөйли башлады ул. – Бурсык елгасы янында шул җәмгыять кешеләрен очраттым. Дүртәү болар, дүртесенең дә иңбашында ике көпшәле өр-яңа мылтыклар. Оптик приборларына тиклем бар. «Үрдәк кайда күп?» – дип сорый болар миннән. Ә үзләре үрдәкнең оясына, таллыктагы бәләкәй күлләргә таба китеп баралар. Туктале, мин әйтәм, кызык итим әле боларны, дим. Үрдәк сез барган күлләрдә дә бераз булырга тиеш, дим. Атып бетермәгән булсалар, дим. Сизәм: боларга аз кирәкми, күп кирәк. Сер итеп кенә әйтәм, дим, әнә, күрәсезме, дим, шул чокыр буйлап бер биш-алты чакрым урман эченә керсәгез – шунда бер күл булыр. Вәт, мин әйтәм, анда үрдәк ичмасам... «Булмас, – диләр болар, – анда күл юк бит», – диләр. Әһә, дип уйлыйм эчемнән генә, күле бар шул, үрдәге генә юк – димәк, бу тирәне начар белә болар. «Үзең күрдеңме? – диләр... Сез нәрсә, мин әйтәм, кичә генә менә шушы мылтык белән бер капчык үрдәк алып кайттым. «Н-у», – диләр, күзләренә ул-бу күренми башлады. «Ничек ул кадәр аттың?» – диләр. Шулай, мин әйтәм. Менә шушы бер көпшәле мылтыкның ике көпшәсен берьюлы кордым да, «пах» бер көпшәдән, «пах» икенче көпшәдән. Баш өстендәге үр-дә-ә-әк!... минәйтәм, болыт кебек. Корып өлгереп булмый башлады, тагын бер-бер артлы ике көпшәдән аттым да корып тормый гына ата башладым, минәйтәм, өлгерерлек түгел, янәсе... Тегеләр шаяруны аңлаудан узган иде, күзләре кызганнан-кыза барып, бер шакмакланды, бер түгәрәкләнде. Барган юлларыннан кырт борылып, шундук тирән чокыр буйлатып урманга кереп йөгермәсеннәрме... Рәхмәт әйтү юк, сау бул юк... Ну атканнардыр үзләре дә үрдәкне – чытыр-чатыр арасыннан күлгә җиткәнче дә әле анда, ай-һай...
Арба үрәчәсенә көяз генә менеп утырган Дада абзый тагы матур итеп кеткелдәп көлеп җибәрде.
Шул көннәрдә Рәхимҗан Фаяздан хат алган иде. Анда мондый юллар язылган:
«Туган көнне монда гына уздырдык. Егерме ике тулды – картаябыз, малай, Рәхимҗан! Тулай торактагы малайлар белән шашлык ясадык, биш тәңкәдән биш кило ит барып алган идем. Итеннән безнең урманда үскән усак кайрысы тәмнәре килеп тора, поши ите булып чыкты, малай...»
(Дәвамы бар)