(Дәвамы.)
Йолдызлы төн
Башкалада тегелəй-болай сугылып йөри торгач,
Кəүсəрия автобуска соңлады да куйды. Аның бит автовок-
залы да шəһəрнең əллə кайсы җирендə, барам дисəң, тиз
генə килеп җитеп булмый. Кассирның “соңгы автобус кит-
те” диюе башка суккан кебек булды – кунарга танышлары
юк, кунакханəгə юлланырга дисəң, акчасы чамалы. Такси
да арзан түгел. Инде хəзер нишлəргə? Ул тəмам коелып
төшеп, йөрəге шомлануга əлсерəп торганда ишектə бер ир
күренде, бəй, таныш кешегə охшаган ласа. Бу бит балык
сакчылыгы инспекторы Фазылханов! Ул мəктəп янындагы
бушап калган йортны сатып алган иде, шуны ремонтлап ма-
таша, ə укытучылар үтеп-сүтеп йөри. Ирсез хатыннар ялгыз
ир белəн кызыксынмый каламыни. Кыскасы, Кəүсəриянең
бу ирне күргəне бар иде, шуңа таныды.
– Абызбайга кайтучылар юкмы? – диде Таймас.
– Мин Абызбайга! – дип, көтмəгəн шатлыктан кычкырып
җибəрə язды Кəүсəрия.
– Бик яхшы, əйдəгез!
Ни əйтсəң дə, җиңел машина шул инде, автобус шикелле
адым саен тукталмый, шуңа да чакрымнар бик тиз артта
кала башлады. Шəһəрдəн ерагайган саен юлда машиналар
азая бара, водительлəр иркенəеп китə.
– Бик җай килде əле, сезне очратуым əйбəт булды, – дип
сүз башлады Таймас.
– Алай дип мин əйтергə тиешмендер инде. Автобус
киткəн, ə миңа иртəн эшкə чыгасы бар. Сез булмасагыз,
нишлəр идем икəн?
– Шуның өчен автовокзалга сугылдым да инде, мин
əйтəм, берəр кеше очраса яхшы булыр иде. Югыйсə, юл
озын, бер сүз сөйлəшми кайтуы ялкыта башлый.
– Ə мин сезне белəм, сез мəктəп буенда яшисез.
– Дөрес. Мин дə сезне белəм, мəктəп юлында йөрисез.
– Укытучы булам мин. Кəүсəрия.
– Мин Таймас атлы булам. Таймас Фазылханов, балык
саклау инспекторы.
– Күп яшəгəн ни белгəн, күп йөргəн – шул белгəн, дилəр,
менə бит ничек, бер авылда яшəсəк тə, юлда килеп таныш-
тык. Кызык инде бу дөнья.
– Шулай инде. Өйдə ирегез, балаларыгыз көтə торгандыр,
бүген кайта алмам дип уйлагансыздыр əле. Борчылмагыз,
без ул автобусны куып җитеп узып китəчəкбез əле.
– Минем ирем юк шул...
Бəй, монысын ник əйтте Кəүсəрия? Аңардан ирең бармы
дип кем сорады. Тормышыннан зарлану кебек килеп чыкты
бит əле бу, менə сиңа тиктомалдан оят. Бу ир ни уйлар?
Кəүсəрия уңайсыз хəлдəн котылу өчен тизрəк телен эшкə
җикте:
– Элек кайда эшли идегез соң?
– Хəрби һава көчлəрендə хезмəт иттем. Очучы идем.
Отставкага чыгарга туры килде.
– Яңа урында иялəшүе кыендыр инде.
– Яңа дип, хəрби кеше күченеп йөрергə өйрəнгəн инде, ə
менə зəңгəр күк, самолет штурвалы төшлəргə керə. Ярый
бу эшем шундыйрак, моторлы көймəдə барганда үземне
чиксез һава киңлеклəрендə очкандай хис итəм. Күк бит ул!
Ни өчен кешелек дөньясы борын-борыннан, кадимидəн үк
күккə күтəрелергə тырышкан? Мин бу хакта бик озак уйлан-
дым һəм, ниһаять, аңладым. Күккə күтəрелергə омтылу –
хыял ул. Кеше əнə шул хыяллана белүе белəн хайваннар
дөньясыннан аерылып чыккан. Хыял кешене гүзəл, якты
итə, аңа рухи дөнья ишеген ача.
– Матур сөйлисез.
– Татарча сөйлəшə белүемə шатмын əле. Ничə ел узса
да онытылмаган.
– Тел – йөрəккə юл, дилəр. Туган телне онытырга ярамый.
Игътибар иткəнегез бардыр, менə шулай, читтə йөргəндə үз
телеңдə сөйлəшкəн кешене очратсаң, җанга рəхəт булып
китə.
– Карагыз əле, сез сөйлəшкəндə еш кына мəкальлəр кы-
стырасыз икəн?
– Шулайдыр. Һөнəрем шул. Мəкаль – ул бик кызык
нəрсə. Акыл һəм белем дөньясы. Тормыштагы һəр очрак-
ка мəкаль табарга мөмкин. Уйлап карасаң, күп мəкальлəр
шулай булса болай була, дигəндəй, алдагысын əйтеп бирə.
Əгəр мəкальлəргə игътибар итсəң, аларның мəгънəлəрен
аңларга өйрəнсəң, тормышта бик күп бəла-казаларны бул-
дырмый калырга, яки аларны урап узарга мөмкин булыр
иде. Бу җəһəттəн алар Коръəнне хəтерлəтə. Изге китап
та, мəкальлəр дə безне дөрес яшəргə өйрəтə, дөньяны
аңлауга юл ача, рухыбызны, акылыбызны югарылык-
та тотарга өнди. Аерма шунда: Коръəн Ходайдан иңгəн,
ə мəкальлəрне меңəр еллар буена халык “язган”, алар –
бөртеклəп җыелып килгəн халык хəзинəсе.
– Анысы дөрес инде, ашыккан – ашка пешкəн, дигəн
сүзне генə истə тотсак та, күпме ялгышлардан хали була
алыр идек, – дип килеште Таймас.
Болар шулай сөйлəнеп килгəн арада шактый вакыт узган
икəн, инде кояш баеп караңгылык та куера башлаган, ə
тагы да ярты сəгатьтəн кап-кара төн килде. Кəүсəрия бо-
лай соңга калып йөреп өйрəнмəгəнлектəн, кызыксынып,
алга текəлде. Гаҗəп: фара яктысы юлны яктырта, ə як-якта
берни күренми – караңгылык, ниндидер кара дивар басып
торган кебек. Гүя дөнья үзе менə шушы тар гына фара як-
тысы белəн чиклəнгəн. Аннан читкə чыксаң, йə шул диварга
барып бəрелəсең, йə төпсез бушлыкка очасың – һич билге-
ле түгел, барысы да əкият яки төш сыман.
Район чигенə якынлашуга Таймас машинасын читкə бор-
ды. Юк, асфальт юлдан төшкəч тə дөнья бетми икəн, маши-
на җай гына үргə күтəрелə башлады.
– Биредə бик матур урын бар, мин анда еш булам, шун-
нан карап торырга яратам. Тау башына басып, кулларыңны
җəеп җибəрсəң, үзеңне очып барган кебек хис итəсең, көчле
җил бар гəүдəне дерелдəтə. Шунысы тагын, əлеге тау – бу
төбəктəге иң биек урын.
Кəүсəрия ни əйтергə белмəде, шушы сөйлəшүне дəвам
итеп романтикага бирелергəме, əллə инде машинадан си-
кереп төшəргəме дип икелəнде. Аның шиклəнүен автомо-
биль хуҗасы да сизде бугай.
– Борчылмагыз, – диде ул. – Биш минут ял итəбез дə,
тагы да алга җилдерербез. Аннары, үземнең яраткан уры-
нымны сезгə дə күрсəтəсем килə. Төнлə дə матур ул.
Ярый əле барасы җир ерак түгел икəн, машина туктап
калды, фаралар сүнде, тычкан уты да калмады.
– Ник сүндердегез? – дип сорамый түзə алмады ханым.
– Күз караңгыга күнексен. Шулчакта йолдызлар яктырак
күренə, галəмнең никадəр матур булуын аңлыйсың.
Дөнья ул кояшлы көнне дə бик матур. Кəүсəрия шул хак-
та əйтмəкче булган иде дə, тыелып калды: бəхəслəшмəвең
хəерле. Ə Таймас, машинасыннан чыгып, иң калку җиргə
барып басты. Кəүсəрия, шиклəнүен җиңеп, якынрак килде.
Чыннан да, гаҗəп манзара икəн бит. Моннан дистəлəгəн
авыл күренə. Юк, алар авыл түгел, ə кинəт искəн җил
кузгаткач кызарып-бузарып киткəн күмер уйдыклары
шикеллелəр. Ə бик еракта, офык артындагы авылларның
тонык кына яктысы күккə үрелə. Лəкин үрелеп үк җитə
алмый, көчсезлəнеп сүнеп кала, шунлыктан, җирдəге ут
күзлəре белəн күктəге йолдызлар арасында калын, куе
караңгылык дəрьясы ята.
Кəүсəрия ерак-ерак авылларны танырга мазаланганда
Таймас күкне күзли икəн.
– Белəсеңме, Кəүсəрия, элек бит бу йолдызлар булмаган,
төнге күк йөзе кап-кара, буп-буш торган, – диде ул, юлдашы
өчен көтелмəгəн фикер башлап.
– Китсəнə, юкны сөйлисең түгелме?
– Нəкъ шулай, төн бөтенлəй булмаган. Күк йөзендə Кояш
белəн Ай гына йөзгəннəр. Бергə булгач, гадəти хəл инде,
бер-берсенə гашыйк булып куйганнар. Берзаман болар
түзмəгəн, Ай Кояшка якынлаша башлаган, ə Кояш алтын
нурларын Айга сузган. Тик, аның алтын нуры дигəнебез
дөньяның иң кайнар ялкыны бит ул. Ай – салкын, Кояш –
ялкын, алар ничек кавышсын инде, ут белəн су кушылганын
кем күргəн, кыскасы, боларның бер-берсенə якын килүлəре
булган, Айга ут капкан, ул чатыр-чотыр килеп, очкыннар
чəчрəтеп яна башлаган. Янып бетəсе килми бит инде, Ай
тиз генə Кояштан ераграк китеп, күкнең бер ягына качкан,
ə Кояш, Айны яндырудан куркып, икенче якка ташланган.
Шуннан бирле алар очрашмыйлар икəн, Ай төнлə, Кояш
көндез генə күк диңгезендə йөзə. ə Айдан чатнап очкан чат-
кылар сүнмəгəн, алар, йолдызларга əверелеп һаман яна,
һаман нур сибə икəн.
– Ай-һай, бу əкиятне əле генə уйлап чыгармадыңмы?!
– Һич юк, Кəүсəрия, үзең күреп торасың бит, Айның бер
кисəге гына торып калган. Аннары, яхшылап кара əле, Айда
караеп торган таплар бар, яна башлаган, көйгəн җирлəре
бит инде ул.
Кəүсəрия бала-чага əкияте сөйлəп торучы бу ирдəн
авыз ерып көлмəкче булды. Айның карачкыл төшлəре ул –
тигезлеклəр, калын тузан белəн капланган җирлəре, ə үзе
ник урак кебек дисəң – яңа ай, ə бер ун көннəн ул бəлеш
шикелле түгəрəк булачак, шул чагында син нəрсə дип
əйтерсең, ə, алдакчы Таймас? Шулай димəкче иде, кинəт
кенə кире уйлады да куйды. Ə нигə бəхəслəшергə? Нигə
булмаганны сөйлəргə ярамый, ди? Мондый чакта бик ярый
торгандыр. Аю да əйтте аппагым, дип, керпе дə əйтте йом-
шагым, дип, əгəр кеше күккə гашыйк икəн, мактап макта-
сын. Хыял кешене матур итə, диде Таймас. Əкият тə шул ук
хыял бит инде. Элекке очучының йолдызлар турында хы-
яллануы бигрəк тə табигый хəл. Хыялланырга, хислəнергə
өйрəтүе өчен син аңа рəхмəт əйт əле, югыйсə, əдəбият
укытучысы башың белəн хыял вə хис дигəн нəрсəлəрдəн
ерагаеп барасың түгелме?
– Син хыял чүлмəге икəнсең, – диде Кəүсəрия.
– “Хыял чүмече” дисəң, дөресрəк булыр.
– Нигə?
– Очучы булып эшлəгəндə берзаман хыялланып
киткəнмен дə артык нык биеккə очып менгəнмен. Шунда
самолетым йолдызлар тезмəсенə барып бəрелмəсенме!
Энҗелəр шикелле тезелеп торган йолдызларны кəкрəйтеп
куйганмын. Əнə, күрəсеңме, хəзер ничек кəкре-бөкре бу-
лып, чүмечкə охшап тора. Ныграк бəрелгəн булсам, өзеп үк
төшергəн булыр идем.
– Харап итə язгансың бит йолдызларны, ə самолетың
коелып төшмəдеме?
– Аңа нəрсə булсын, ул бит тимердəн.
Кəүсəрия кинəт кычкырып җибəрде:
– Ай! Күрəм, мин кызыл йолдыз күрəм! Кара, ул бит сүнеп-
сүнеп ала, безгə күз кыса.
– Кайда?
– Əнə тегендə, уңгарак кара, əнə бер якты йолдыз астын-
нан үтеп бара.
Таймас күк йөзендəге ят нəрсəне тиз тапты.
– Ий, акыллым, ул бит йолдыз түгел, реактив самолет.
Шуның сигнал утлары яна. Минем кебек, онытылып китеп,
берəр йолдызга барып бəрелмəсə ярар иде…
Алар бер-берсенə бик якын, янəшə баскан килеш тын
калып тордылар. Күк йөзендəге җемелдек кызыл ут күздəн
югалганчы кузгалмадылар. Шулай итеп, сөйлəшүлəре дə
өзелеп торды.
– Ярый, Кəүсəрия, хəзер инде фани дөньяга кайтыйк.
Ачыккансыңдыр, бераз капкалап алыйк!
Кəүсəриянең ашыйсы килми иде, күңеле нишлəптер
күптəн онытылган хислəрдəн тулышты, үзен япь-яшь кыз
итеп тойды. Лəкин болай төн уртасында тау башында ба-
сып торып та булмый инде. Таймас чирəм өстенə җəһəт
кенə ашъяулык җəеп, тəгам тезде, ике чəркəгə йөзем
шəрабы койды.
– Əйдəгез, айлы-йолдызлы дөнья иминлегенə берне то-
тып куйыйк.
Менə гаҗəп, күпме яшəп мондый тост ишеткəнем юк иде
əле, дип игътибарга алды Кəүсəрия, ə үзенең күңеленə
хатын-кызларга хас шик төште: “Хəзер башлана, башта ма-
тур тост, аннары “син миңа ошыйсың” кебек сүзлəр, шуннан
инде кулын озынайта башлар. Нишлəп мин бер ялгызым та-
ныш булмаган кешегə утырып юлга чыктым? Үлəсе килгəн
бəрəн кое тирəсендə уйный, ди, үз башымны үзем бəлагə
тыктым, ахры,” – дип уйлады ул һəм ачуыннан шəрабны
эчте дə куйды. Юк, куркуымны белгертергə тиеш түгелмен,
дип батырайды үзе һаман. Берничə минут үтүгə, чынлап
та, Кəүсəриядə курку дигəн нəрсəнең əсəре дə калмады.
Ə нигə куркырга тиешмен əле мин дип, йөрəклəнеп китте
ул. Мин унсигез яшьлек кызмыни. Ир хатыны да түгелмен.
Гомер эчендə ялгыз җаным бер мəртəбə ир-ат куенында
җылынып ала икəн, башны ташка орырлык зур гаеп булма-
стыр. Хатыны юк, димəк, гаилə бозучы да булмам. Үзе дə,
каһəрең, əйбəт кенə күренə бит. Кəүсəрия үз-үзенə хəйран
калды. Хатын-кызга беркайчан да ярап булмый, дилəр
ирлəр, дөрес икəн. Яңа гына караңгы юлда ир кеше белəн
ялгыз калуыннан куркып килə иде, хəзер инде күңеле тып-
тыныч, “ялгыш кына” кулын биленə салса да разбуй кыч-
кырмас шикелле. Менə сиңа ышан хатын-кыз нəфсенə,
ала-кола икəн ласа ул.
Андый-мондый хəл булган очракта Кəүсəрия ни-нəрсə
кылыр иде икəн, билгесез, лəкин тагын бер чəркə тотып
куйгач, икмəк белəн колбаса капкалап алдылар да, Таймас
җəһəт кенə табынны җыештырып куйды. Ханымга кулын
да сузмады, чикне дə узмады. Шуның белəн əллə нилəр
уйлап беткəн Кəүсəриянең күңелен хəйран итте. Машинага
утыргач, гаҗəплəнү хисе гарьлек булып күперде, карасана,
əллə Кəүсəрия ирлəр күзе төшмəс бичəме, гарипме яки кот-
сызмы? Хатыны юк килеш ни кыланган була, янəсе, сезнең
кебеклəргə исем дə китми. Шуңа ничек үпкəлəмисең инде,
янымарак килсə дə булыр иде, мин кояш түгел, яндырмам.
...Район үзəге инде бөтенлəй якын. Ерак җирлəрдəн
кайткан кеше сəер бер хис кичерə. Гүя туган авыл, анда
яшəүче һəркем сине өзелеп көтəдер кебек, гүя кайтып җитү
белəн барлык хəсрəт-мəшəкатьлəр юк булыр кебек, гүя
анда чиксез шатлык, бəхет көтə сыман. Авылда ниндидер
зур үзгəрешлəр булгандыр да, читтə калгансыңдыр кебек.
Əнə утлар күренде. Ə Кəүсəрия ниндидер уңайсызлык тоя.
Ай белəн Кояш икесе ике якка качкан шикелле, нəрсəдер
сөйлəшенми, килешенми калды кебек…
– Минем сезгə бер сүзем бар иде, – дип эндəште Таймас,
Кəүсəриянең ни уйлаганын сизгəндəй.
– Нинди сүз соң?
– Өй эчен буярга иде. Лəкин бу мəсьəлəдə хатын-кыз ях-
шырак белə, ə мин шыр надан һəм булдыксыз. Кереп карап,
нинди төс, нинди буяу сайларга икəнен киңəш итмəссез
микəн? Пычрак эштəн чирканмыйм дисəгез, буяп та бире-
гез əле, дияр идем дə, əрсезлəшə белмим шул.
– Кереп карарга була ул, – диде Кəүсəрия. – Берəр
ахирəтем белəн килеп, буяп та бирə алырбыз. Авыл укы-
тучысы буяу пумаласын да, башка инструментын да тота
белə ул. Хəтта дөньясын да көтеп ятабыз бит əле.
Шулай диде ханым. Ə күңелендə канəгатьлек туды. Димəк,
сүз бетмəгəн, сүз əле алда булыр. Югыйсə, Фазылханов өй
буяшырга башка кеше тапмас идеме?
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.