Чәчмә әсәр
5 Мая 2024, 18:18

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (10)

Зәйнәп аңа якынрак елышты. Аяк очларына басып кына егеткә үрелде. Егетнең кулы кызның биленә күчте, ул аны тагы да үзенәрәк тарта төште. Кофта күтәрелгән төштә ялангач тән белән дәртле кул кавышты. Тыгыз нечкә бил калтыранып алды. Рәхимҗанның иреннәре янды. Зәйнәп елышканнан-елыша гына барды, тыгыз тәне аның кинәт йомшап китте. Ул да түгел, кыз егетнең кулына авып төште.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (10)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (10)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (10)

10.

Кыш буе атлар карады Рәхимҗан. Салкын димәде, буран димәде, иртә таңнан кичкә кадәр атлары янында булды. Ашатты, эчертте, көрәк һәм себерке тотып абзарларын чистартты, эшкә яраклы атларны колхоз эшенә озатты һәм каршы алды. Әмма кеше күзенә артык ташланмады, ипле генә үз җаена эшләп йөрүендә булды. Аның үз-үзен тотышын төрлечә гоманладылар. Институтыннан куганнар икән, дип тә сөйләделәр. Бабасын югалтудан айный алмый йөри, бичара, дип кызганучылар да бар иде. Ул узып киткәндә, колонкага суга чыккан хатыннар пышын-пышын гына: «Бу егеткә ни булган, шушы яшеннән ат караучы булып йөрмәсә соң, теге ни, ниткәнме әллә?...» – дип, бер–беренә карашып та алгаладылар. Шәһәргә бер киткән кешенең шушы яшьтә кире авылга әйләнеп кайтуы гайре табигый күренеш иде шул. Институт кадәр институтны үз теләге белән ташлап киткән дигән сүз Нурлы Аланда берәүнең дә башына сыймады.

– Типсәң – тимер өзәрлек чагың, егет башың белән нигә ат абзарында кайнашасың? – дип, чын күңелдән киңәш итүчеләр дә булды. Аны аңламадылар, гомер буе ат сыртында яисә арбада йөргән шәп-шәп кешеләр дә аңламады аны. Техника тирәсендә булса – аңларлар иде, ә менә атны яратуына ышанмадылар. Менә бит хикмәт!..

Язын аңа, авылда беренче булып, повестка кәгазе килде. Армиягә озатырга яшьтәшләре җыелды. Ял көне иде, шәһәрдән кайтучылар да байтак. Алар арасында Фаяз, Фаягөл һәм, әлбәттә инде, Зәйнәп тә бар. Озату мәҗлесенә алар өчәү бергә җитәкләшеп менделәр.

Табында утырганда берәүнең карашы Рәхимҗанның күзләрен, күзләрен генә түгел, бөтен җанын, бәгырен әледән-әле көйдереп торды. Ул Зәйнәп карашы иде. Күпме генә сер бирмәскә тырышмасын, бу караш алдында үзенең көчсез булуын торган саен аңлый барды Рәхимҗан. Шәһәрдән кайткан кыз тагы да сылуланган һәм тагы да сөйкемлеләнә төшкәндәй тоелды аңарга. Тар джинсы чалбар һәм килешле алсу кофта кызның гәүдәсендәге һәммә чигелешне үтә бер нәфислек белән ассызыклап тора иде. Зәңгәр сөрмә салынган күзләрнең куе озын керфекләр арасыннан балкып китүен бер күрү шундук бөтен җаныңны уята. Нур чәчеп торган алсу иреннәр ерактан ук утлы күмер сыман пешереп алыр кебек. Зәйнәпкә карап сихерләнүчеләр бер Рәхимҗан гына түгел иде. Кызлар аны көнләшеп күзәтсә, башка егетләр дә телиме-юкмы шул тарафтан күзен ала алмады. Тик берәү дә Зәйнәпкә соклануын башкага сиздермәде. Хәер, табын артында Фаяз да бар иде бит әле. Дустын озатырга дип кала тикле каладан кайткан Фаяз гына күңелендәген яшерә алмады. Дөресрәге, аның күңелендәге телендә иде һәрчак.

– Ну, Зәйнәп, – диде ул, тирә-ягында егетләр һәм кызлар утыруын бөтенләй хәтереннән чыгаргандай дәртсенеп уч төпләрен уа-уа. – Матай алган көнне үк үзеңне утыртып урам әйләндерәм әле. Билләһи газим дим, Зәйнәп!

Аның сүзләренә игътибар итмәгәнгә сабыштылар. Зәйнәп исә Фаязга табан борылып карамый булдыра алмады, назлы гына күз кысарга да өлгерде.

Табындагы сый ни кадәрле генә мул булмасын, башта ишегалдына, аннан урамга, урамнан – тыкрыкка һәм су буена тартылды яшьләр. Рәхимҗаннар тыкрыгыннан төшкәч тә, Фазыл чишмәсе тугае башлана. Язгы ташу быел да чишмәнең улагын агызып киткән. Улаксыз булса да, чишмә яны матур, тугай ямьле иде. Хәер, тугай диярлек зур урын да түгел ул үзе. Бакырчы чишмәсе янындагы мәйданның уннан бере генә. Яшьләр шул тугайга – инешнең аргы ягындагы дугайланып килгән нәни ярымутрауга чыктылар. Бу тугайның иң зур матурлыгы – аның тынычлыгын саклагандай як-ягында калкып торган ике кызыл яр. Кабаланып аккан инеш бер-беренә ике игезәк сыман охшаш шул ярларга җиткәч тә кинәт тынычланып, уйчанланып кала. Кызыл ярның нәкъ урта бер җирендә тау битеннән чишмә бәреп тора. Авылдагы чишмәләрнең иң дәртлесе, иң ярсуы диләр аны. Ә ни өчен Фазыл чишмәсе дип аталуын болайрак аңлаталар.

Авылда беренче егет була Фазыл. Эшкә батыр, сүзгә тапкыр, үзе гармунчы, үзе җырчы дигәндәй, коеп куйган табигать баласы. Фазыл авылның беренче чибәренә гашыйк була көннәрдән беркөн. Кыз да егетне ошатып йөргән икән. Бер-берсен бик яратышалар болар, ай нурында чишмәләр челтерәп торганда мәңге-мәңге бергә булырга дип сүз куешалар. Ләкин бергә булырга, кавышырга язмаган була күрәсең: кызны тирә-якта дан тоткан күрше Алкин баена көчләп кияүгә бирәләр. Егет ялгыз кала – җанын кая куярга белми газаплана, бердәнберен сагына, һәр кичне бакчалары артындагы шушы су буена төшеп моңлана – җырлый, гармун уйный торган була. Авылда таныш булган көйләр генә баса алмый башлый аның юксыну газапларын, ул бер-бер артлы яңа көйләр чыгарып уйный. Моңарчы ишетелмәгән, яңгырамаган моң төнге тынлыкка чумган авыл урамнарына бәреп керә, ачык тәрәзәләрдән үтеп өйләргә күчә. Шундый моңлы кичләрнең берсендә тау итәгендә башка сыймас бер могҗиза була – егетнең аяк очыннан гына чишмә бәреп чыга. Егет моңар хәйран кала, уйнавыннан туктап, хикмәтле чишмәнең дәртле челтерәвенә колак сала. Һәм шунда үзе дә белмәстән, чишмә агышына кушылып, яңа бер көй уйнап җибәрә. Егетнең уйнавыннан чишмә тагын да ярсыбрак ага башлый, чишмә ярсуына егет иярә, егеткә – чишмә, чишмәгә – егет... Чишмә агышыдай дәртле, егет күңеле сыман ярсу яңа көй әнә шулай туган. Нурлы Аланда туган. Аны ишетеп инештәге балыклар ай нурлары белән кулга кул тотышып бии башлый, күктә бәхетле йолдызлар җемелдәшә, шундый ямьле җәйге кичтә күзләренә йокы кермәгән егетләр-кызлар урамнарга йөгерешеп чыга, бии-җырлый башлый. Нурлы аланлылар әлеге көйне отып калалар һәм «Фазыл чишмәсе» дип атыйлар. Шулай итеп, бу ярсу һәм дәртләндергеч көй дөньяга, әнә шул рәвешле, яңа чишмә булып туган.

Әле менә бүген дә, шул егетне искә төшергәндәй, Нурлы Алан яшьләре бергәләшеп «Фазыл чишмәсе» н җырлап алды:

Өздереп нигә карадың,

Ник тоттың чиләгемнән?

Суларым түгел, ялкыным

Түгелде йөрәгемнән...

Бу җыр аларны канатландырып җибәрде, үзләренең табигать баласы, шушы җир, шушы авылныкы икәнлекләрен искә төшерде булса кирәк. Дәртсенеп киткән авылдашлар кулга-кул тотынышып гармунчы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар.

Җыр җырлап әйләнделәр, чират такмакка җиткәч, уртага чыгып парлашып биеделәр. Әйлән-бәйлән уены нәкъ менә шушындый яшел тугайларда, су буйларында уйнау өчен генә чыгарылган икән, аңар кушылмау мөмкин түгел. Җырлый беләсеңме-юкмы, җырчы булып китәсең монда. Бии беләсеңме-юкмы, әйлән-бәйлән уйнаганда үзеңне биюче итеп хис итәсең. Шулай да бу уенның да үзенә күрә осталары була. Нинди генә осталары әле! Әнә, күрәсезме, бер читтә күлмәк изүләрен ачып җибәргән Илфат тора. Ахун Илфаты... Ул үзенә китереп басканны бәйгегә ашкынган аргамак сыман көтеп кенә тора. Кул чабып тик торганда да бөтен җаны, бөтен кыланышлары белән үк бию көенә тибрәнә ич ул, әнә. Берәүнең аның каршысына килеп китереп басуы була, ике иң өстенә канат үсеп чыга Илфатның: сикереп, очып, атылып чыга ул уртага. Тыпыр-тыпыр биегәндә күзләре очкынлана аның, чәчләре ярсу аргамакның ялларын хәтерләтеп җилпенә, хәтта авызын җыеп ала алмый. Шулай дәртсенеп биегәндә ни кыланса шул килешеп тора аңарга. Инде туйганчы биеде дисең, юк, ул гына җитми, түгәрәкне тагын бер, кабат-кабат әйләнеп чыга әле ул. Өстәвенә, һәммәсе кул чаба, дәртсендереп тора. Гармун туктагач та әле биюдән тиз генә арына алмый Илфат. Үзе генә булса бер хәл, парлап биегән кызны да җибәрмичә, мутланып чүгәли-чүгәли аның тирәсендә «Билләреңә сары каешлар булып уралаем...» – дип такмаклап әйләнә. Башка берәү кулларына шулай ирек куйса, кызы да аның инде әллә кайчан үпкәләгән, берне чалтыратып җибәргән булыр иде. Ә Илфатка үпкәләмиләр. Әйлән-бәйлән уйнаганда аның һәр хәрәкәте, хәтта кылануы да шулай табигый һәм ипле килеп чыга. Үзе генә шулай канатлана дисәк, ялгыш булыр, башкаларны да үзе кебек канатландыра, дәртләндерә белә бит ул. Ул биеп туктагач та күңелләрдә туган бәйрәм рухы тынмый, дәвам итә әле...

Гармунны магнитофон алыштырды. Дөньяларын онытып, тез буыннары талганчы заман ритмнарына да биеде алар, һәркем үзенә бер ләззәт белән биеде. Рәхимҗан, бу кичнең һәрчак үзәгендә булып, урта бер җирдә дулкын сыман берөзлексез уйнап, чайкалып торган Зәйнәпне сокланып күзәтте. Тәненә сыланып торган киемнәр, иңнәренә таратып салынган чәч аның биюенә өстәмә ямь һәм сер өстәп тора. Ә югары чөелгән куллары белән ул, әйтерсең лә, тугайлыкка төшкән ай нурларыннан толым үрә иде...
Кызлар һәм егетләр парлы-парлы яисә төркем-төркем булып бик соң гына таралышты. Зәйнәп белән Рәхимҗан икәү генә Фазыл чишмәсе янына килеп салкын су эчтеләр. Сусаулары басылгач, бер-беренә су чәчрәтеп уйнадылар. Зәйнәп көлә-көлә читкә йөгерде. Рәхимҗан аны куып тотты. Сулышларына буыла-буыла көлделәр, шаярдылар...

Алар икәүдән-икәү генә су буеннан атлады. Барыр сукмакларын, алардан калышырга теләмичә йөгереп аккан инешне тулган ай яктыртып торды. Каядыр бакалар бакылдашты. Колак төбендә чишмәләр челтерәде. Бер чишмә авазын икенче чишмә күтәреп алды, аны яңалары алыштырды. Зәйнәпләр тыкрыгына җиткәч кенә туктап калдылар.

– Китәсең килмидер? —дип сорады кыз.

– Әллә ничек кенә, кинәт моңсу булып китте... – диде егет, кызның кайнар кулларын учына алып.

Зәйнәп аңа якынрак елышты. Аяк очларына басып кына егеткә үрелде. Егетнең кулы кызның биленә күчте, ул аны тагы да үзенәрәк тарта төште. Кофта күтәрелгән төштә ялангач тән белән дәртле кул кавышты. Тыгыз нечкә бил калтыранып алды. Кулдан яшен ташы йөгереп узды. Рәхимҗанның иреннәре янды. Зәйнәп елышканнан-елыша гына барды, тыгыз тәне аның кинәт йомшап китте. Ул да түгел, кыз егетнең кулына авып төште. Зәйнәпнең ярым ачык күзләрендә ялтыраган тамчыларны күреп, егет каушап калды, нигә дә юрарга белмәде аларны. Тартылган пружинадай хәрәкәт ясап, кыз янә аңарга үрелде. Рәхимҗан бу юлы аны күтәреп үк алды. Зәйнәпнең йөрәк тибеше дәү-дәү ике алма булып талпынды. Пар алмага ашкан йөрәк үзләрен кысып торган алсу кофтаны тарсына иде, иреккә омтылып җан тартышты, тыпырчынды алар.

– Нишләтергә җыенасың мине, Рәхимҗан... Рәхимҗан... кирәкми,

– диде кыз, тәмам йомылырга өлгергән керфекләрен ачмый гына.

– Бер нишләтмим, карап кына торам...

– Рәхимҗан... – дип пышылдады кыз, тагы да назлырак һәм сүлпәнрәк тавыш белән. – Кирәкми, Рәхимҗан...

– Сокланып кына карыймын, Зәйнәп...

Кыз янә пружина сыман тартылып алды, аның йомшак, кайнар тәне янә тыгызланып калды. Күзләре ачыла төште. Аларга бөтен күк йөзе – ай һәм йолдызлар сыйган иде. Егет дәшми-нитми байтак кына карап торды аңарга, тирән итеп сулыш алырга да уңайсызланып карады. Аннары кызны җиргә ипле генә төшерде.

Зәйнәп күз тирәсен сыпыргалап алды, башын артка ташлап чәчләрен рәтләде һәм тирән итеп сулыш алганнан соң, егеткә эндәште:

– Иртәгә үк китәсеңме?

– Иртәгә.

– Иртүкме?

– Әйе, иртүк... Сәгатъ унда район үзәгендә, хәрби комиссариатта булырга тиешбез.

Ә су буенда инде туар көннең беренче нурлары, ап-аяз көзге көннең ак җепселләре тоемлана башлаган иде. Алар һаман иртәгесен дип сөйләштеләр.

– Мине искә алырсыңмы соң, ә, Рәхимҗан? – Үзе тагы, назланырга теләгәнен яшермичә, башын егетнең күкрәгенә куйды. Күзләрен тутырып аңар карады, үрелеп-үрелеп карады.

– Хат алышырбыз... Мин сиңа көн дә язармын. Әгәр теләсәң, көненә берничә хат... ишетәсеңме, Зәйнәп?..

– Ярар, ишетәм, – диде кыз. Һәм берара сүзсез торгач, өстәп куйды:

– Институтны ташламаган булсаң, армиягә дә алмаган булырлар иде менә.

Егет дәшмәде. Кыз моны үзенчә аңлады:

– Үкенәсеңдер?.. – диде.

– Юк, – диде Рәхимҗан. – Армиягә алмыйлар, мин үзем китәм! Солдатта булу чын ир-ат өчен мәҗбүри дип беләм.

– Шулаен-шулай да бит, – диде кыз. Әллә килешүе булды, әллә... Аңламассың. Күзләрен тутырып озак кына Рәхимҗанга карап торды, һәм гел уйламаганда, кинәт кенә үрелеп егетне үпте дә тыкрыкларына кереп йөгерде.

Ипле генә шыгырдап капка ябылганы ишетелде бары. Хәтта тимер келә дә шалтырамады – тимер келәне кыз сак кына тотып төшерде, күрәсең. Ә Рәхимҗанга исә тимер келә, һичшиксез, шалтырап төшәргә тиешле иде кебек...

 

(Дәвамы бар)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас