4.
Нурлы Аланда иң матур чак, мөгаен, яз көнедер. Язның да әле яңа башланган чагы. Апрель керсә, авыл каршындагы тау түбәсен көннең-көн буена кояш нурлары җылытып тора. Беренче булып кар шунда көпшәкләнә, шунда эри башлый. Урамнарга гөрләвек авазлары кергәнче үк түбәтәй кадәр генә урын кышкы җәймәдән арчылып та өлгерә. Малайларга җитә кала – дөньяларын онытып, алар шунда йөгерә. Балакларын тез тиңентен сызганып, яланаяк калып, кар суларын ерып уйнаклыйлар. Бил тиңентен чишенеп, яңа чыгып килгән яшел чирәм өстенә сузылып ятуның, югарыдан торып урамнарны, авылга килгән юлларны, тирә-як басуларны күзәтүнең рәхәтлеген әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Бөтен дөнья, бөтен әйләнә-тирәне кар сарып алган, ә син тау башында яшел чирәм өстендә сузылып ятасың. Язгы кояш нурларында кызынасың. Авылның аргы башындагы олы юлдан тыз-быз машиналар чаба. Аларда утырып барган юлчылар күрәме икән Нурлы Алан малайларын? Күрмиме соң, күрәләр, әлбәттә. Менә бәхетлеләр, дип, кызыгып та куялардыр, нигә без дә Нурлы Аланда тумаган һәм шул тау башларында уйнап үсмәгән, дип тә уйлыйлардыр әле...
Шунда михахайлап ат кешнәгән аваз ишетелеп китә. Ат тавышларына кайсы малай битараф калсын соң – күңел җилкенеп куя. Аккош кебек, казлар кебек җилпенеп авыл ягына оча күңел... Әнә – Миңлегали ерганагы буена урнашкан ул ат абзары. Аның тәрәзәләреннән җылылык, җиңелчә пар бөркелгәндәй булып тора – ат исе чыга торгандыр... Аранда тайлар җыйналган. Арт аякларын сикертеп, ягъни күт сикертеп уйнаклыйлар, башларын болгап, тешләшкән сыман итенәләр. Язгы кояш нурларында иркәләнүләреме шулай, әллә араннарын тарсынып, зуррак дөньяга чыгарга ашкынуларымы?.. Тулпар ат кебек ялларын җилфердәтеп бәйгедә сынашыр чакларын көтәләрме алар?.. Бер урында тора алмый малайлар, уйный-сикерешә, яланаяклап йөгерешә-йөгерешә үзләре дә шул тайларга охшатып кешнәгән булып куялар. Кем яхшырак кешни янәсе: безме, тайлармы...
Баксаң, ишек алларында да күңел күтәренкелеге икән, анда бозау һәм сарык бәрәннәре куышып уйнаклый. Алардан куркышып, су чәчрәгәндәй, пырхылдашып тавык-чебеш читкә сибелә. Гайниҗамал түтиләрнең су буена карап торган болдырында каз күренде. Ана каз, күкәй салып чыккан – әнә бит ничек җилпенә, дөньяны кырган диярсең. Бу минутта аңардан да бәхетлене табам димә. Ул арада, бу шатлыкта минем дә өлеш юк түгел дигәндәй, әлеге куанычны бүлешергә муенын сузып ата каз килеп җиткән. Дөньяда алар гына сыман, берсен-берсе уздырырга тырышып «кок-кок» каңгылдашалар, муеннарын сузып үзара макташалар. Белмәссең, әллә мактанышалармы...
Рәхимҗан, тау башына карап, байтак кына шулай уйланып торды. Башка бөтен нәрсәне онытып, яланаяк яшел чирәм өстеннән йөгерешеп чапкан чакларын сагына идеме ул. Малай чакның ул кояшлы көннәре, шулардан соң аяк-кулларга чыккан «чеби»ләрне санап үткәргән йокысыз төннәре онытылмас. Юк, онытылмас...
Ә шулай да тәрәзәләрне киереп язгы кояш кергән сәгатьләрдә класста дәрес тыңлау җиңел эш түгел икән. Күзләр берөзлексез урамга, кыектагы сөңге бозлардан тамган тамчыга һәм тау башына тартылып тора. Шундый көннәрнең берендә, дәресләрдән соң Чегән чишмәсенә суга төшкән җирендә, Рәхимҗан тагы Фаягөлне очратты.
– Урманда умырзая чыккан, тал песиләре... – диде кыз, үзенең яңалыгын Рәхимҗан белән уртаклашырга ашыгып.
– Чынлапмы?.. – диде егет, Фаягөлгә туры карап. Бу аның, үзенчә, шаяртуы яисә бер үртәве булырга тиеш иде, әмма барып чыкмады. Ни көлмәде, ни үпкәләмәде кыз.
– Берсекөнгә ял көне бит... Без урманга барырга торабыз, чәчәк җыярга, – диде ул, куе керфекләре арасыннан серле зәңгәр караш ташлап.
Рәхимҗанның моңар да исе китмәде, аңар барыбер иде. Зәңгәр булмагае, шунда әллә нинди караш ташласын. Моның миңа ни мөнәсәбәте бар соң дигәндәй, ул тагы бер кабат кызга карап алды. Ә Фаягөлнең күзләрендә шулай да сер бар иде. Зәңгәр сер. Балкып торган йөзендәге елмаюны да нигә юрарга белмәссең.
Фаягөл башка сүз катмады. Көянтәгә эленгән пар чиләккә җәһәт кенә су алды да үз сукмагыннан юнәлде. Бераз киткәчтен, борыла төшеп, болай сүз уңаеннан гына дигән кебек, әйтеп куйды:
– Зәйнәп белән барабыз...
“Башта ук шулай диләр аны”, дип чак әйтеп ташламады Рәхимҗан.
...Ял көне дә җитте. Рәхимҗанны тәрәзәдән төшкән кояш нурлары иркәләп уятты. Соңга калмагаем тагы дигәндәй, сискәнеп сикереп торды ул. Өстенә җиңел куртка салып ишегалдына чыкты. Әнисе лапас каршында сыер сава иде. Җылы сөт чиләктәге күбек өстенә тигез бер ритм белән сызгырып тешә. Яңа сауган сөт исеннән аның күңеленә дәрт, беләкләренә гайрәт дулкыны иңде. Шул минутта ул үзендә җир җимерерлек, тау кубарырлык җегәр булуын тойды, һәм кулына тимер лом алып, эх дигәнче, болдырдан капка төбенә кадәрле җирнең бозын кубарып атты. Көн тагы да ачылып җылынып китте. Кыектан яңа көннең беренче тамчылары тамды. Аяклары өй түбәсенә менә торган баскычка тартты аны, күзләре урман юлында булды. Каерылып-каерылып карады ул урман юлына, үзе күрергә теләгән ике сылу гәүдә нигәдер һаман күренмәде.
Шунда ян-як тәрәзә ачылып, аннан әнисенең җылы сөт эчәргә чакырган ягымлы тавышы ишетелде. Өйгә кереп, бер литрлы банкага салынган сөтне мичтән яңа чыккан ипи кыерчыгы белән ашап куйды. Ул арада аны эзләп дусты Фаяз килеп керде.
– Сине алырга килдем. Эш бар, – диде ул бик тә эшлекле кыяфәт чыгарып. Әнисе күрмәгән арада, Рәхимҗанга күз кысып, елмаерга да өлгерде һәм ул да түгел, – ашыгыйк, соңга калырга ярамас, малай, – дип тә өстәп куйды.
Дустының тапкырлыгына тагы бер кат сокланды Рәхимҗан. Чөнки аның соңгы сүзләре очраклы рәвештә туган тынлыкны юкка чыгару өчен бер хәйлә иде. Юкса, Рәхимҗанның ашыкканын болай да күреп тора ич. Шул сүзләр тагы беразга кичеккән булса, көт тә тор, әнисе телгә киләчәк иде. «Ул ниткән эш тагы, имтиханга кайчан әзерләнерсез?» – дип аркылы төшәчәк иде. Аннары инде аңлатып кара син...
– Онытыла язган бит, малай... – дип, сөйләнә-сөйләнә Рәхимҗан Фаязга иярде. Кызлар белән урманга чәчәк җыярга менәм дип әйтеп булмый бит инде әни кешегә.
Урманга Җәке каенлыгына илтә торган юлдан менеп бара иде Зәйнәп белән Фаягөл. Шактый җир киткәннәр инде. Ләкин Фаяз белән Рәхимҗан өчен арамыни бу – аякларын тыярлык түгел иде аларның. Үзәнлеккә җиткәч, авыл кинәт күренмәс булды. Шунда кызларның үкчәләренә үк басты алар. Урманга да ерак калмаган иде инде.
– Пиип, пи-пип, – дип тавыш бирде Фаяз, – юл бирегез, тапталасыз...
– Каян килгән, каян килгән – сезгә тагы, – дип балкыды ялт кына артка таба борылып алган Зәйнәп. Фаягөлнең дә челтерәп көлгән тавышы кушылды аңарга.
– Ә-ә-ә-ә, сез әле шулаймыни? – дип кабынып китте Фаяз һәм мотоцикл авазы чыгарып, янәшә атлаган кызларның уртасыннан җан-фәрманга чабып үтмәсенме. Шактый ук узып киткәч кенә шып тукталып, кызларга йөз белән борылды.
Барысына да кызык иде. Иң беренче, әлбәттә, Фаяз үзе рәхәтләнеп көлде.
– Каян килгән, каян килгән, – сиңа тагын мотоцикл, – дип үртәде аны Зәйнәп.
– Миңамы?.. – дип, чынга алды Фаяз. Җитдиләнеп китте.
– Сиңа булмый... Әле генә «пытырдап» безне узган калай әтәч син идең ләбаса, – дип, бәйләнүен дәвам итте Зәйнәп.
Ә Фаяз исә, торган саен, бу сөйләшүне чынга ала барды. Ул инде шаяруын да оныткан иде бугай.
– Укулар гына бетсен, күрерсез әле менә... Икенче көнне үк шәһәргә чыгып китәм. Киләсе ел Сабан туена «Ява»га утырып кайтмасам, исемем Фаяз булмасын... Кызыл «Ява»га утырган джинса чалбарлы, фирменный күлмәк кигән егет күрсәгез, белеп торыгыз, ул мин булырмын... Билләһи менә, әйтте диярсез... – дип сөйләнде ул. Шул кадәр бирелеп һәм чын күңелдән сөйли ки, мөгаен, үзен шул минутта мотоциклда очып барган сыман хис итә иде.
Урманга да җиттеләр. Фаязның үртәлүе онытылды. Ул төрле кызык хәлләр турында сөйләде. Кызлар аның һәр сүзеннән диярлек рәхәтләнеп көлде. Кызлар көлгәч, Фаязга да рәхәт иде – атлап түгел, йөгереп йөрде ул агачлар арасыннан. Рәхимҗанның да күңеле күтәренке иде. Кардан арчылган якты аланнарга кереп, язгы урманның беренче чәчәкләрен эзләде алар. Алсу-зәңгәр муенсага охшаш чәчәкләр очрады. Кызлар аны, муенса итеп, түшләренә куеп карады, колак очына алка итеп элделәр. Әмма күңелләре һаман алгысынып торды, алар яңа һәм тагы да кояшлырак аланнарны эзләделәр.
Гел уйламаганда Зәйнәпнең инеш челтерәвен хәтерләткән ягымлы тавышы ишетелде:
– Умырзая таптым, умырзая...
Бер-бер артлы Зәйнәп янына йөгерешеп килделәр. Шатлыгы күңеленә сыймый иде Зәйнәпнең. Күбәләк сыман җиңелчә җилпенеп, кулларын як-якка җәйде ул.
– Ашыкмагыз... өзәргә ярамый, – диде. Яшьтәшләренә ниндидер зур сүз әйтергә җыена иде сыман ул, үзе сәер һәм серле бер халәткә кергән. Күзләре ут булып яна.
– Берәү, икәү, өчәү, дүртәү – күрегез, күр, дүрт умырзая, – дип сокланды Фаягөл. – Әйдәгез, һәркайсыбыз күңеленнән генә үзенең иң зур теләген теләсен... Аннан соң гына берәр чәчәк өзәрбез...
Зәйнәпкә дә ошады иптәш кызының тәкъдиме.
– Иң-иң зур теләкне теләргә... Иң зурысын гына, – дип күтәреп алды ул.
Һәркайсына хуш килде бу тәкъдим, бер мәлгә киеренке тынлык урнашып торды. Әмма берәве дә чәчәкләргә беренче булып үренергә, өлешенә тиешле чәчәкне беренче булып өзәргә кыймады, киеренке чарасызлыкта калып тордылар. Ниһаять, унҗиденче язларының беренче умырзаясына бер-бер артлы дүрт кул үрелде. Башта Зәйнәп өзде – үзалдына гына нидер пышылдаган сыман итте. Аның йөзе уйчан һәм җитди иде. Фаягөл дә үз умырзаясын сайлап кулына алды һәм, гаепле кешедәй уңайсызланып, бер иптәш кызына, бер Рәхимҗанга карап куйды. Фаяз исә һич икеләнеп тормый өзде үз чәчәген, һәм соңгы булып, узган елның көрән яфракларын аралап чыккан, әле яртылаш кына ачылырга өлгергән бердәнбер умырзаяга Рәхимҗан үрелде. Чәчәкне өзде һәм, үзе дә уйламаганда, оялу катыш тартынуын яшерә алмый югалып калды. Әйтерсең, аның ни уйлавын, күңелендә ни булуын һәммәсе дә сизенә иде. Күңелендәге бердәнбер исемне умырзаяның аксыл–шәмәхә таҗларына иңдерергә теләгәндәй, озак кына текәлеп торды ул.
– Безнең әби әйтә: язның беренче умырзаясын өзгәндә күңелдә булган уй чынга аша, ди. Ләкин бер шарт бар – ул сер булып калырга тиеш...
Фаягөлнең үз бармаклары арасындагы умырзаяны иркәли-сөя әйтелгән бу сүзләре аларны тагы бер тын ялгыз гына уйланырга, хыял канатында тибрәлеп торырга мәҗбүр итте.
– Ә ул теләк чынга ашмаса?.. – дип сорады Фаяз. Аның калын тавышыннан үзләре генә түгел, бөтен урман сискәнеп куйгандай булды.
– Ашмыймы соң?.. Аша, аша! Һичшиксез, тормышка аша, – диде Фаягөл. Күрәмсең, үз сүзләренең дөреслегенә ул иң элек үзе ышанырга, үзен ышандырырга тели иде.
– Алай булгач, ике айда узмас абзагыз әллүр... калада булачак, – дип, түземсезләнеп кычкырып җибәрде Фаяз. Ике кулын кесәсенә тыгып, шәһәр урамыннан үткән җилле егетләргә охшарга тырышып, бер-ике атлап та күрсәтте.
– Ярамый, әйтергә ярамый... – дип, тагы бер мәртәбә кисәтергә ашыкты Фаягөл. Булдыра алса, шул минутта ике куллап Фаязның авызын каплар иде ул. Әйтелгән теләкләрнең сер булып калуын ул башкаларга караганда да, нигәдер, тырышыбрак яклый иде.
– Ә минем секрет юк... Калага дигәч, калага, нигә яшерергә аны. Үч итеп китәм, «кырга тирес чыгарырсың» дигән укытучыларга үч итеп китәм. Тиресне үзләре чыгарсын, миңа ни... – абыйларым минем барысы да рабочий класс, пролетариат... – дип, үзе сөйләгәннән үзе тәм табып аваз салды Фаяз, туган як урманын бар тавышына яңгыратты.
Аланнан-аланга күчеп озак йөрде алар урманда. Әмма башка бер чәчәк тә очратмадылар. Шулай да чиста көзгене хәтерләткән урман күлдәвекләреннән зәңгәр күк гөмбәзенә көнозын шат һәм бәхетле йөзләр карады. Көмеш сыман чиста кар суларында бер түгел, икешәр кояш балкыды... Авылга кайтышлый Чегән чишмәсе янында тукталып кулларындагы дүрт умырзаяны язгы ташуга агызды алар. Фаягөл әйтүенчә, бу шулай тиеш икән, хыяллар тормышка бары шул очракта гына аша имеш. Умырзаялар су өстендә тибрәлә-тибрәлә күздән югалды, унҗиденче язда туган уй-теләк һәм хыял-омтылышлар сер булып аларның күңелләрендә калды.
(Дәвамы бар)
Фото: Мунир ВАФИН