Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 апрель , 23:50

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (3)

Шулай да ни өчен туып-үскән бишекләре булган авылдан чыгып китүне бернигә санамый икән аның авылдашлары?... Гомер-гомергә шулай булачакмы бу? Әллә аларның буынына гына хас вакытлы бер мавыгумы?!

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (3)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (3)

3.

Бабасы Рәхимҗанга, җай чыккан саен, авылның үткәне хакында сөйләргә тырыша. Нурлы Алан чишмәләре, инеш һәм коры елгаларның исеме каян килеп чыккан, теге яисә бу тауны, юлларны нигә шулай атаганнар – Төхфәт карт һәммәсен мавыктыргыч вакыйга-истәлекләр аша күз алдына китереп бастыра иде. Авылдагы һәр агач һәм ерганакның да үзенә күрә үткәне, гыйбрәтле бер тарихы бар икән ләбаса!

Бабасы сөйләгәннәрдән рухланып китеп, беркөн Рәхимҗан әйтеп салды:

– Нигә мәктәптә туган авыл тарихын укытмыйлар икән?.. Син сөйләгәннәрне, бабай, күпләрнең ишеткәне дә юк бит, – диде. Әйтерсең, бу Төхфәт карт кына хәл итә торган мәсьәлә.

– Барын да ничек укытып бетермәк кирәк, улым, – дип, маңгаен сыпырып алды карт, – болай да укудан башыгыз чыкмый. Ничек итеп барын да укытып бетермәк кирәк...

Соңгы сүзләрен әйткәндә, карт тагы да уйчанлана төшкән иде. Оныгының хаклы булуын тану идеме бу, аңламассың...

– Мәктәптә бит, бабай, күбрәк борынгы Рим һәм Греция тарихын өйрәттеләр безгә. Үз авылың, аның кешеләре, чишмә һәм урман-сулары турында сөйләшергә вакыт калмый. Кызык килеп чыга... Син сөйләгәннәр хакында минем бүгенгәчә ишеткәнем дә юк иде әле, бабай.

– Җитәр, улым, андый чаклар да җитәр, – дип тынычландырырга ашыкты Төхфәт карт, – туган як, туган-үскән җир тарихын белүнең кирәклегенә дә төшенерләр бер. Һәр көн иртән классларга җыелгач та авыл һәм аның су буйлары, кырлары, игенче һөнәре хакында сөйләүдән башларлар берзаман... Авыл кешесе, игенченең кадере көне түгел, сәгате белән арта барган заман җитте, улым. Барысына да чират җитеп килә... Соңламасак...

– Әнә, Җәкедә мәктәп музее ясыйлар икән, – дип, бабасын тынычландырырга ашыкты Рәхимҗан.

– Бервакыт безнең Нурлы Аланның да тарихын өйрәнерләр әле: Болгар чорыннан ук килгән зур тарихы булган аның. Кайчандыр шактый ук билгеле шәһәр-крепость булган бит ул. Нурлы Алан-Кирмән дип тә йөрткәннәр аны. Кирмән – крепость дигән сүз, беләсеңдер... Музейлар да булыр, истәлек урыннары да...

Рәхимҗан, бабасы сөйләгәннәргә күңеле булып, үзенең уйларын уртаклашырга ашыкты.

– Әнә ич, авыл советы каршында Ватан өчен үлгәннәргә нинди шәп һәйкәл куелды.

– Дөрес, улым, дөрес, – диде карт. – Ике рота булырлык менә дигән җегетләрнең исеме язылган анда. Мин бит аларның барысын да күреп белгән кеше... Аркаларыннан сөеп озаткан идек үзләрен. – Төхфәт бабайның күңеле нечкәреп куйды. Ләкин ул моны Рәхимҗанга сиздерергә теләми иде. – Кешеләрнең җөрәге мүкләнүдән генә куркырга кирәк, башкасы куркыныч түгел, һәммәсенә дә чират җитәр, улым. Җитәр! Җөрәге мүкләнгәннәр кулына калдырасы килми шул авылны. Саклыйсы иде аны, тамыры нык әле аның... Тамыры нык!

Чыгарылыш имтиханында Фоат абыйсы аңар «биш»ле куйды һәм егетнең иңбашыннан кагып: «Һич икеләнми университетка бара аласың, Айтуганов», – дия-дия мактап та алды.

Шулчак, соңгы вакытларда гына классларында булып узган бер вакыйга хәтеренә килде Рәхимҗанның. Математика дәресе иде. Укытучы Фоат абыйларының кәефсез чагы. Үч иткәндәй, чүп өстенә чүмәлә, өйгә бирелгән бер мәсьәләне чишә алмый килгәннәр. Бөтен класслары белән. Укытучының шуңа җен ачулары чыкты. Башта кулындагы акбурны идәнгә атып бәрде ул, аннары журналның буеннан-буена «ике»ле тезеп чыкты.

– Имтиханда күрсәтермен әле, – дип янады. – Игелек көтмәгез, уйламагыз... Мин тагы, укып кеше булсыннар, дип тырышкан булам, пнимаешь. Барлы-юклы «еч»леләрегез белән алдылар ди сезне институтка... Кирәгегез бар ди. Берегезнең дә керәсе юк! Әнә – дуңгыз көтәрсез, фермадан тирес чыгарырсыз... Сездән юньле кеше укытып булмасмы, белем биреп булмасмы дип йөргән – мин юләр, пнимаешь...

Фоат абыйлары тәмам кызды, тузынып китте. Берәүләр карашларын идәнгә төбәп, өнсез калды. Ә арткы рәтләрдә утырган берничә малай түзә алмыйча, мыштым гына көлешә башлады. Моны сизеп алган укытучы тавышын тагы да күтәрә төште, барысына да торып басарга кушты.

– Нәрсә анда, Айтуганов, син дә шул җыен шалапутка иярергә булдыңмыни?.. Математикадан «өч»ле чәпәсәм, ерак китә алмассың, небучь... Ат җигәргә җыенмыйсыңдыр бит, пнимаешь...

Ни әйтсәләр дә, түзгән булыр иде Рәхимҗан, «ат җигү» дигәч, тыелып кала алмады – аннан-моннан китап–дәфтәрләрен җыештырды да, ишекне каты ябып, класстан бөтенләй чыгып ук китте. Үзе өчен түгел, бабасы өчен рәнҗегән иде аның күңеле. «Ат җигүче, ди бит, ... ат җигүче...», – дип мыгырданды ул өйләренә кайтып җиткәнче. Бабасы өйдә юк иде. Шундук ат абзарына таба чыгып китте.

Иртәгесен аны директорга чакырдылар. «Фоат абыеңнан гафу үтен. Кемнән-кемнән, ләкин синнән моны көтмәгән идек», – диделәр. Ул бер сүз дәшми түбән карап торды. Каршы да килмәде, ризалык та белдермәде.

Кайчакларда үз-үзенә урын таба алмый иде Рәхимҗан, күңеленә килгән уйлар чоңгылыннан җиңел генә котылырлык түгел. Авылдан китү, югары уку йортына керү – ни өчен кешенең иң зур максаты саналырга тиеш икән? Кеше булуның, җәмгыятькә файда итүнең башкача юлы юкмы икәнни соң? Элегрәк аның бу хакта әллә ни уйланганы юк иде. Башкалар китә ич – мин дә китәрмен, башкалар укый ич – мин дә укырмын, дип фикер йөртә иде.

Әлегедәй хәтерендә: сабый чактан ук «зиһенле бала, үскәч калага китәр, укып зур нәчәльник булыр бу», дип сөйделәр аны. Укырга йөри башлагач, инде үзенең күңелендә сәяхәтче булу, инженер яисә очучы булу хыяллары бер–бер артлы уяна торды. Әтисе: «Геолог булырсың, улым, табигатьне, сәяхәтне бик яратасың», – дия килде, әнисе улын җиңел машиналарда гына утырып йөри торган инженер итеп күз алдына китерә иде. Укытучылар да киләчәк турында уйларга кыстыйлар иде. Физика укытучысы авиация институтына барырга киңәш итте, химия укытучысы: «Киләчәк химиклар кулында», – диде. Әдәбият дәресләрендә аларны шигырь язарга, шагыйрь булырга димләделәр, чит тел укытучысы – төрле илләргә чыгып тәрҗемәче булып йөрү турындагы татлы хыялларга нигез салды. Физкультура дәресләрендә булачак чемпионнарны эзләделәр: яхшы спортчыга теләсә кайсы институт ишеге ачык, теләсә кайсы шәһәрдә чиратсыз фатир бирелә икән. Сирәк кенә булса да педагогия яки медицина институтлары хакында сүз чыга, укытучы һәм врач һөнәрләре дә җәмгыятькә кирәк. Ләкин, әлегәчә, Рәхимҗанның һичкем авызыннан «авылда калырга, иген игәргә...» – дигән сүз ишеткәне булмады. Имтихан диделәр, югары уку йорты диделәр, институт диделәр... Бер–берсенә су тамчыларыдай охшаш андый сөйләшүләр унынчыларның канына сеңгән иде инде. Тәнәфес арасында да бер үк сүзләр яңгырады. Әйтик, болайрак сөйләшә иде алар:

– Университеткамы?

– Университетка!

– Синең «биш»леләр шул...

Яисә:

– Кая барырга җыенасың?

– Авиационныйга... («Химикога», «торговыйга», «финансовыйга» кебек җаваплар да еш ишетелә).

– Синең планнар зурдан. Шә-әп!

– Кералмасам, заводка урнашам да, подготовительныйга... Барыбер керәм шул авиационныйга.

Нурлы Алан зур авиация үзәге икән, дип уйлый күрмәгез тагы. Юк, Нурлы Алан туфрагына һава лайнерлары түгел, «кукурузник»ның да төшкәне юк. Хәтта бу авыл өстеннән үтә торган һава юлы да юктыр әле. Әмма «авиационный» дигәнең – иң еш ишетелә торган җавап.

Я булмаса болайрак та сөйләшәләр:

– Укырга исәп бармы?

– Кереп булса...

– Булмаса?..

– Нишлисең инде, шәһәр җирендә бер-бер эш табылыр әле...

Һич югында, әнә, Фаяз сыман гына сөйләшәләр. Ул да җавапка аптырап тормый. «Укырга җыенмыйсыңдыр ич?...» – дигән сынаулы сорауга:

– Безне кем алсын, – ди, кулын кесәдән чыгарып тормый гына.

– Авылда каласыңмыни?..

– Таптың... Калага, һич булмаса абый янына Урал шахталарына элдерәм, – ди Фаяз, башын югары тотып.

Рәхимҗанның берничә тапкыр, юри генә, авылда калам дип әти-әнисен куркытып караганы булды. Билгеле инде, улларын кайгыртучан ата-ана: «Шуның өчен укыттыкмы сине, шуның өчен үстердекме...» – дип, дәррәү күтәрелеп бәрелделәр. Күрше–-үлән алдында безне хур итеп, диделәр. Бердәнбер бала үстереп, диделәр.

Озын сүзнең кыскасы шул – әле моннан ун-унбиш ел элек кенә югары белемле кешеләре кулдагы бармаклар с-нына да җитмәгән Нурлы Аланда шәһәргә китеп югары уку йортына керү иң зур дәрәҗә санала башлаган иде. Шуңа күрә, институтка керә алмаган егет һәм кызлар да авылга кире әйләнеп кайтырга ашыкмый, теләсә нинди шартларга риза булып, шәһәрдә ябышып калу җаен эзли. Авылда чакта ишегалды себерүнең ни икәнен белмәгән егетләр дә шәһәр урамын себерүче булып эшләсә эшли, әмма кире әйләнеп кайтмый. Чөнки Нурлы Алан кешеләренә аерым бер горурлык сыйфаты хас, алар бер-береннән ким-хур булырга яратмыйлар.

Ял арасында шәһәрдән агылып кайталар авылга – түл җыярга кайткан кебек. Шуларпың берише фермада яисә кырларда эшләүче яшьтәшләре яныннан муенын туры тотып эре генә атлап үтә. Мине күрәсезме, янәсе, шәһәрдән кайттым ич, күрәсезме... Шунда базардан алган чуар язулар ябыштырылган джинсы чалбар кесәсеннән ялтыравык кәгазьле «жвачка» чыгарып чәйнәп та җибәрсә, исең-акылың китәр.

Рәхимҗанның да шәһәрдән кайткан егетләргә, кызларга көнләшеп караган чаклары булмады түгел. Аз гына вакыт эчендә үзгәртә дә куя иде шәһәр аның авылдашларын. Тизрәк унынчыны тәмамларга да, шулар кебек олы юл чатына чыгып басарга, юлаучы машиналарга кул күтәрергә... Һәркемне серле һәм яңа тормыш көтәдер төсле иде ул юлларның баш-башында. Бер якта – Якты Яр. Икенчесендә – Зур Кала...

Шулай да ни өчен туып-үскән бишекләре булган авылдан чыгып китүне бернигә санамый икән аның авылдашлары?... Гомер-гомергә шулай булачакмы бу? Әллә аларның буынына гына хас вакытлы бер мавыгумы?! Туган авыл шәһәргә китеп урнашу җаен чыгара алмаган яисә югары уку йортларына керү әмәлен тапмаган «бәхетсезләр» өчен сыеныр бер почмак булып кына каламы әллә? Моның белән ничек килешәсең, һич кенә дә килешәсе килми иде егетнең. Авыл җирендә дә матур итеп яшәү, заманча шартлар тудырып көн күрү мөмкин түгелме икәнни? Ә үзен барыбер шәһәр турындагы уйлар канатландырды. Ата–ана һәм мәктәп аларны ничә еллар буе бер максат – югары белем алу максаты белән куандырып тәрбияләде ич. Аягыңда нык басып тору өчен, чын кеше булу өчен югары белем кирәк, диделәр... Кеше булу өчен... Ә авылда кемнәр? Икмәк үстерүче чын кеше түгелмени? Ит-сөт җитештерүче үз аягында нык басып тормыймы?... Бала чакта җен-пәриләр белән куркыткандай, нигә әле аларны авылда каласың дип куркыталар...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: yashel-uzan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: