Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 апрель , 09:20

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (2)

– Мин үз авылыма кайтып китәм яшәргә. Бәрәңге орлыгы да бетте, чәчәргә дә соң хәзер. Бу бәрәңге бакчасының яртысы сезнеке, яртысы минеке. Аңладыгызмы? – дип, ул үги балаларына күз атты...

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (2)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (2)

(Дәвамы.)

* * *

Юраганы юш килде. Язмыш сынаулары шул чордан ук башланды. Үги балаларының туганнары бар-барлыкка, әмма һәркайсының үз тормышы, үз мәшәкате. Очын-очка ялгап көн иткәндә тома ятим кемгә тансык булсын? Моны аңлаган Рәшидә башлангыч белем алгач та укуын калдырырга мәҗбүр булды. Өлкән апа туганнарын карарга тиешлеген аңлады. Балалар үги анага йомшак мөгамәләдә булдылар. Кушканын көтеп тору юк, көчләреннән киләме, юкмы барысын да аткардылар. Үксезнеке үргә кайный, дип, халык белми әйтмәгән шул. Хәтфә үләнгә кояш нуры ничек кирәк булса, үксез бала шулай ук ана назына мохтаҗ. Маһирәдән күзләрен алмадылар. Кечеләре Әхмәтзәки, бия тирәли колынчак ышкылып йөргән кебек, үги әнисе янында бөтерелде. Шелтә алудан һәммәсе башаяк. Өчесенә дә мөлаем карашның, җылы сүзнең һава кебек кирәк чагы.

Язмышта көтелмәгән борылышлар булгалый. Шундыйларында дүрт аяклы атта абына торгандыр. Кайсы юнәлешне сайлый – юлы шунда илтә. Маһирәнең барысын да аек акыл белән хәл итәргә ниятләве хак. Тик, ташкынга эләккән йомычкадай хискә уралган күңел халәте тормышының астын өскә китерде…

Мәгъдәннең яраланып кайтуы моңа бер этәргеч булды. Сабантуй батырына дары исен шактый иснәргә туры килде. Сугышның коточкыч үлем машинасы булуын үз иңнәрендә тоеп, яраланып кайтты. Кичәге солдатны бригадир итеп тәгаенләделәр. Эштә бүрәнәнең юан башыннан үзе күтәреп башламавын белсәләр дә. Колхоз эшендә күпчелек хатын-кыз һәм үсмерләр көч сала. Югарыдагылар җитәкчелеккә ир-ат җәлеп ителүне кулай күрде. Кичәге солдатка ышаныч йөзеннән. Үзе буйдак, теле телгә йокмас. Үз кадерен белгән Мәгъдәнгә күпләр күз алартып маташты. Колхоз крестьяннары җаваплы, эштә куалау кирәк түгел. Мәгъдән тиз җайлашты, җитәкчелек алдында барын да хәстәрләп, йөгереп торды, үзеннән түбәннәргә исе китмәде. Мичкә үрдән аска тиз тәгәри ул...

 Бригадир, көтмәгәндә, игътибарын күбрәк Маһирәгә бүлә башлады. Мәгъдәнне Сабантуйда тәү тапкыр күргәндә үк хатын, “Күзләре яшел, чәчләре дулкынланып тора, беләкләренең көчле, кызлар егетләрнең нәкъ аның кебекләрен сөядер, дип уйлаган иде. Ничәмә хатын-кыз арасында үзенә өстенлек бирүе, тол хатынны ирексездән хис дулкынына этәрде. Бик яшь чагындагыча. Танышкан һәр егеттән бөек хисләр, матур кылыклар көтте ул. Юләр. Тик вакытның узуын, өметләренең төтен булып һавага таралып барганын аңлагач, димче тәкъдимен кире какмаган иде. Ияләшә барганда ирен югалтты. Кайда отыласыны белеп булса икән. “Авыл тулы ялгыз, тол хатын, егеткә гашыйк утын татымаган кызлар шактый. Ә ул мине сайлаган икән, ник үземә дә адым ясамаска? Бу юлы димче дә кирәк түгел. Үз теләгемә буйсынам. Тәвәккәлләргә кирәк. Мәгъдән сөйкемле сөякле, дип уйлап, Маһирә киләчәген үзе хәл итәргә булды.

Яз – мәшәкатьле чор. Җиде сутыйлаган бакчаны казып, түтәлләрне дәррәү йомшарттылар. Балалары белән бергәләп бәрәңге утырттылар.

Маһирә бергә эшләгән иптәшләре белән бер нәрсәне дә уртага салып тикшермәс булды. Үзенә йомылды. Колхоз эшеннән кайтмый калган төннәрендә ятимнәр керфек тә какмый Маһирәне көттеләр. Тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, тилмереп.

Рәшидә туганнарын тынычландырыр өчен: “Курыкмагыз! Йокламыйк, алай булгач. Әтәч кычкыру белән таң ата, яктылык белән яхшылык килә, ди иде Талибә дәү әни. Шуңа кадәр көттек исә, әни кайтыр”, – дип юатты.

Капка тавышы. Тик үги әниләре өйгә кергәч, бу турыда ләм-мим. Балалар сөйләшеп куелгандай, йоклаганга салышып юрган астына посты.

Бик салынмаган ишекне ачып кергәндә, төрле уйлар килде тол хатынның башына. Үзе бу уңайсыз халәтне тиз вакыт эчендә хәл итәргә исәп тотты. Мәгъдәннең кайнар кочагыннан баш тартырга исәбе юк. Бу йөрүләре яхшыга алып бармас. Халык теленә яман аты керә башлаганчы, катгый карар кирәк.

Маһирә туган авылына кайтып китәргә карар итте. Колхоз бер үк. Әтисеннән калган өе бар. Ул әлегә буш тора. Иркенләп яшәргә була. Ялгыз иргә ялгыз хатын дан. Ятимнәр үзләре генә. Калса ни, бәгыремне өзеп тапкан үз балаларым түгел әле. Миңа үземнең киләчәкне кайгыртырга кирәк, дип фикер йөртте.

Балаларның бүген янә йокысыз бер төн кичерүләре аңа мәгълүм түгел.

Маһирә таңда кайтты. Бу юлы ул җәяүле түгел. Ат дилбегәсен капкага бәйләп керде. Керде дә әйберләрен капчыкка тутыра башлады. Кием-салым, савыт-саба барланды. Тораташтай калып, балалар бу хәлне күзәтте. Зур шәлен җәеп, хатын анда бишмәт, пимасын төенләп бәйләде. Барысын да капка алдында торган ат арбасына чыгарып салды. Үги ана Рәшидәгә ымлап, бакчага чыгарга боерды. Ул әзерләнгән арада яланаяк Әхмәтзәки җәһәт кенә чыгып ычкынды. Берсеннән-берсе кече балалар инде арт бакчада. Алар мөһим сүз көтте. Маһирә озын йомычканы бакча буйлап туфракка төртеп чыкканда, төпчек энеләре "балавыз сыгарга" әзер.

– Болай итәбез. Мин үз авылыма кайтып китәм яшәргә. Ул йортта утыртырга форсат юк. Бәрәңге орлыгы да бетте, чәчәргә дә соң хәзер. Бу бәрәңге бакчасының яртысы сезнеке, яртысы минеке. Аңладыгызмы? – дип, ул үги балаларына күз атты.

Ничарадан бичара алар берьюлы баш какты. Күзләрендә – бирелмәгән сорау. Тагын ни әйтер дип, күз дә йоммый карап торулары.

– Хәзер үстегез инде. Бу көннән аерым яши башлыйбыз. Сезнең үз көнегез, минем үз көнем. Хушыгыз, – дип, ул кырт борылды.

Шул мизгелдә Әхмәтзәки килеп аның кулына ябышты.

– Әтәч кычкыргач та кайтмыйсыңмы?

– Тавык кытнаса да, – дип, малайны кулын ычкындырып, хатын капкага таба атлады.

Үги ана артыннан йөгергән энесен апалары куып тотып, ике яктан җитәкләде. Елаган малайның бер нидә эше юк. Ул әле әнигә бик мохтаҗ. Үзенә әкият сөйләргә ышандырып кына кире өйгә керергә күндерә алдылар.

– Рәшидә түти, сөйлә әле әкиятеңне, – дип энесе аңа бакты.

Югалып калган апасы ирексездән телгә килде:

– Әйтсәң сүз, әйтмәсәң түз. Тыңла! Менә сиңа әкиятнең шәбе! Борын-борын заманда яшәгән, ди туганнар. Алар тату булганга күрә бүреләр, аюлар бу өйне урап узганнар, – дип, Рәшидә йомшап киткән борынын тартып куйды.

 Үзе кыска, үзе кызык булмаган әкияттән Әхмәтзәкинең эче пошып китте. Ул, күзләрен зурайтып, аптырап, апасына бакты:

– Шуннан?

– Әкияттә ахыры һәрчак яхшы була, – диде өлкән апа, аклангандай.

Бу әкиятне сеңелесенең дәвам итәренә өметләнеп, Рәшидә аңа ымлап карады. Әхмәтзәки дә, таләпчән тавыш белән соравын янә яңгыратты:

– Шунна-а-ан?

– Шуннан ни, утырган да шуган. Бу озын әкият. Аны бергә язачакбыз, – дип, Мәшүдә мышкылдаудан туктап калды. Яшьләрен күрсәтми генә ул ихтатага чыгып китте…

* * *

Көянтә-чиләкләрен асып суга килгән Зиния, Фәния, Хәйрә чишмә буенда туктап әңгәмә кордылар. Көн кадагында – соңгы яңалык. Мөхәмәдулланың Маһирәне кияүгә алып ялгышуы. Фәния – чаң сугучы. Ул элек әйткән фикерен сызык өстенә алды:

– Басасы килмәгән казга оя тар, диләр халыкта. Борынгыларның сүзе бигрәк дөрес ул. Карт кызның коры-сары булуын элек үк әйткән идем. Син, Хәйрә түти, яхшыга юрау кирәк, имеш, дип каршы төштең. Сүз дә әйттермәдең. Кем хаклы булды инде нәтиҗәдә?

Хәйрә исә гаеплеләрне эзләүдән ерак торырга тырышты:

– Ашыккан. Маһирә ул Мәгъдәннең кемлеген белми әлегә. Чәчәккә кунучан күбәләк. Бер бүген генә килеп үзгәрмәгәндер.

Фәниянең барысын да тиешле урыннарга тезеп куясы килде:

– Кыскасы, турырак әйт. Өстерәлчек булды һәм булачак. Яшьләр күңеле җилкенчәк, анауда да монауда. Сандугачтай сайраса, хатын-кыз, бичара, ышана инде. Ярата, назлый, имеш, – дип, кистереп әйтеп куйды.

Ә Зиния сабыр гына:

– Ярар, әйттең исә гаепле булуың бар. Маһирәнең дә бервакыт күзе ачылыр әле. Көне бүген түгелдер, – дип өстәде.

– Сөймәгәнгә сөйкәлмә. Ялгышкан бу хатын. Кем баласы кемгә хаҗәт булсын юклык заманында? Ятим балалы йорттан качар өчен бер сәбәп кенә ул Мәгъдән. Һаман уратасыз да чуратасыз. Сәбәп өчен генә. Берсүзсез, өч бала карау тансык түгел, – дип, Фәниянең үз сигезен сигез итеп калдырасы килде.

Күпме тел чарласаң да эшләнгән иде инде.

 

* * *

Бу мизгелдән гомер йомгагын үзләренә генә сүтәргә калачагын Рәшидә ныклап аңлады. Мөстәкыйль булып яшәү гаять авыр икән. Унбиш яшьтә өч гомер өчен җаваплы хәзер. Аның иңендә өй карау, җылыту, дөнья көтү. Барына да түзәргә риза. “Аллаһым, безне бар иткәнсең, берүк хур итмә. Сабырлыкларыбызны сындырма. Тик сеңелем һәм энемне исән-сау үстерергә мөмкинлек бир. Ярдәмеңнән ташлама, берүк”, – дип, Аллаһыга ялварды ул иртә таңнарда. Әнисе өйрәткән догаларны кабатлау аңа көч өстәде сыман.

Җәй – сыйлы чор. Авыл халкы, бу муллыктан файдаланып калды. Иң элек койма-киртә буйларында үскән кычыткан, алабута үләне ашка китте. Ризыкка барырлык башка үләннәр дә бик ярап торды. Бәләкәйләрне өйдә калдырып, Рәшидә көн саен үзе генә урманга йөрергә ияләште. Су буенда кыр суганы, урман буенда күше, кәҗә сакалы, кузгалак, сарана, балтырган, какы. Төрлесен капчыкка тутырып алып кайтты. Сеңлесе, энесе урманда адашса, аларны эзләүче булмас, дип коты очты. Шуңа күрә алар өйдә, йорт эшләре белән мәшгуль. Җитәр вакыт, туганнарым үскәч, алар да кулалмаш булыр.

Ә җир җиләгенә исә ялгыз йөреп булмый. Унлаган чакрымлык еракка барырга кирәк. Урманда җиләк-җимеш эзләп, бүрегә барып таруың ихтимал. Бәласеннән башаяк. Шуңа сабыр итәргә кирәк. Бер чалт аяз көнне өлкән яшьтәге апалар үзен җиләккә чакырды. Алар иярткәч кенә Рәшидә тәү тапкыр урмандагы җиләк яланын күрде. Җир җиләгенең матурлыгына ис-акылы китеп торды.

Кулына җиләк тәлгәшен алып:

– Нинди могҗиза бу җиләк! Без сине чәчмәдек, утамадык, су сибеп үстермәдек. Аллаһы Тәгалә сине шулай балландырып, кызартып пешергән. Әй, Раббым, синең куәтең шулкадәр көчле. Рәхмәт инде, – дип, шөкерана кылып, тәүге җимешне чиләгенә салды.

Бергә барган әбиләр ятимнең бу сүзләренә хәйран калып, чыланган күзләрен сөрттеләр.

– Авырлык күрсә дә йөрәге эт каешына әйләнмәгән икән. Иң элек тик яхшылыкны күрә белә бит бу бала, – дип, үсмер турында фикер йөрттеләр. – Булдырыр, туганнарын үстерерлек көч бар бу балада! Бирешмәскә охшаган!

Җиләкчеләргә көнозын йөрергә туры килде. Ерак ара җиләккә баргач савытларны тутырмый кайту юк. Пар чиләкне тутырып алып кайтуы ничек күңелле!

Өйгә керү белән туганнары җиләктән авыз иттеләр. Әниләре исән чакта татып караганнары онытылган. Җиләкнең яланда үсүен  белмиләр хәтта. Беразын киптереп куйдылар. Суыкларда туң җирдән ризык табармын димә. Дөнья печән ашата, саламын да ярата, дип, борынгылар тикмәгә әйтмәгән.

Көзге якта Рәшидә сеңелесе белән күпләп алабута җыеп киптерде. Аны тукмагач, кап-кара вак орлыгын капчыкка коеп җыйдылар. Бу хәзинәне тегермәнгә илтергә исәпләре. Рәшидә аны бәләкәй арбага салып барганда, сеңелесе басудан ары-тирә башаклар эләктергәләде. Тоттылар исә, бетте баш, калды муен тырпаеп. Алабута орлыклары арасында ярамаганы да булуын тегермәнче күрде-күрүен. Ул, үксезләрне кызганып, бу орлыкларны тарттырып бирде.

Кап-кара вак икмәк пешерсәң бик ярап куя, тик җиргә төшеп китсә, табарлык түгел, үзе дә җир төсендә. Азык-төлек запасы тупланмаса, эш харап. Хәстәрләмәгәнгә хәер сорарга кала.  Рәшидә шунысыннан бик курыкты.

Көз көне бәрәңге алыр чакта бар халык уңыш җыю белән мәшгуль. Күршеләр күмәкләшеп эшкә тотынган. Сүз ара сүз. Маһирәнең бакчаны бүлеп китүен белгән Фәния шаккатты. Бәрәңге җыйган балалар янына ук кереп басып:

– Сез бу йортка хуҗа. Үзегез бакчаны утадыгыз, күмдегез. Үги анагыз бәрәнге утыртышты гына. Маһирә үзенә атап бүлеп калдырган түтәлдән дә бәрәңге ашарга хакыгыз бар. Ашагыз! – дип киңәш итте.

– Юк, Фәния апа, булдыралмыйм. Кыен алай. Быел үз ягыбыздан җыйган уңышны да чутлап кына ашарга туры килер кебек. Орлыклык кирәк бит. Яренгә бакчаны тулысынча утырту өчен. Берәүнең дә артык орлыгы булмас.

– Анысы шулай. Бакчалар зур түгел шул, һәркемнеке дә чутлы гына. Монысы бездән түгел, югарыдан, хөкүмәттән рөхсәт ителгәнчә, – дип гәпләштеләр.

(Әсәрнең дәвамын "Тулпар"ның 2023 елдагы 1нче саныннан укырга була.)

Фото: freepik.

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (2)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: