Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 апрель , 21:55

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (2)

Кичен табын түрендә җылы пар бөркеп утырган самавыр әйләнәсендә гаилә белән җыйналып чәй эчтеләр. Чегән чишмәсе суының тәмлелеген һәммәсе мактады. Эштән арып кайткан әтисе дә чәйне гомер булмаганча яратып эчте. Маңгаена бәреп чыккан эре-эре тир бөртекләрен әледән-әле кулына тастымал алып сөрткәләп утырды ул.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (2)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (2)

2.

 

Юк! Ю-ук, чишмәләр турында гына сөйләми иде, ахры, бабасы. Иртәгәсен, бидон салынган чана тартып, су буена юл тотты егет. Чегән чишмәсенә төшкән тыкрык тирән кар астында калган иде. Коймалардан да биегрәк итеп, бурап-бурап салган иде кар. Урамнан себереп төшкән дә өйгән, себереп төшкән дә өйгән. Шуып төште... Чишмә түгел, инешнең кайда икәнлеген дә абайламый аптырап торды баштарак. Тирә-юньдә серле тынлык белән ак яктылык кына эленеп тора иде. Ник бер чаңгы яки чана эзе булсын! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдәге аксыл-зәңгәр дәрьяга адашып килеп чыккан диярсең. Вакыт һәм ераклык төшенчәләре монда бөтенләй юктыр сыман тоелды. Аның күңелен сәер бер рәхәтлек урап алган иде. Киңлек һәм иркенлек сокландырды аны монда.

Кинәт каядыр янәшәдә генә колагына серле аваз чалынгандай булды. Болытлар арасында агып яткан чишмә челтерәвен хәтерләткән аваз иде бугай бу. Болыт сыман үзен кочагына алган кар түшәктән торып аягына басты ул. Очы-кырые күренмәгән ак зәңгәрлекне ерып, шул аваз килгән якка төбәп китте. Болытлардан болытка күчеп оча идеме ул, әллә тирән көрт ерып бара идеме – байтак вакыт үзе дә аңышмады. Челтерәү авазы якыная төшкәч кенә, үзенең җирдә булуын, бакчалар артында гына агып яткан инеш буйлатып чишмәгә таба баруын төшенде.

Җылы пар бөркеп, челтерәп агып яткан чишмәне күргәч, таң калды егет! Гаҗәпләнмәслек тә түгел: бөтен дөнья – урам-тыкрыклар, киртә-коймалар, инеш-су буйлары кар астында йомылып яткан бер мәлдә чишмә күмелмичә калган! Нурлы аланлылар үзен күптән оныткан булуга да карамастан, чишмә тирән кар катламын ярып яктыга чыккан – тибеп тора. «Юк, мин алай гына бирешә торганнардан түгел, мин әле яшим, мин әле яшәргә тиеш», – ди иде сыман ул.

Җылынып киткәндәй булды егет. Тимер кисмәккә шаулап аккан салкын чишмә суыннан да җылы пар бөркелә иде. Билдән карга батып үргә таба чана тартып менгәндә дә, урамнардан үткәндә дә шул җылылык аны озата барды. Ул кайтып кергәчтен өй эчен дә шул җылылык тутырды шикелле. Кичен табын түрендә җылы пар бөркеп утырган самавыр әйләнәсендә гаилә белән җыйналып чәй эчтеләр. Чегән чишмәсе суының тәмлелеген һәммәсе мактады. Эштән арып кайткан әтисе дә чәйне гомер булмаганча яратып эчте. Маңгаена бәреп чыккан эре-эре тир бөртекләрен әледән-әле кулына тастымал алып сөрткәләп утырды ул. Күңелендәге күтәренкелекне күзләрендә, иреннәрендә генә чагылдырып бетерә алмаган әнисе чәй ясарга өлгерми иде. Борынгыдан калган җиз самавырны мактады ул, чәйгә шундый тәмле су алып кайткан улын мактады. Ә бабасы, Төхфәт карттан да бәхетле кеше булмагандыр шул мизгелдә. Төхфәт карт исә берөзлексез елмаеп утырды. Җай чыккан саен оныгына карап, хәйләкәр генә күз кысып куя иде ул. Һәр яңа чынаякны бушата барган саен бабасы күзләрендәге якты очкыннарның дөрли баруын, җыерчыклар баскан йөзендә уйнаган алсу нурларның ялкынланыбрак януын күреп утырды Рәхимҗан. Гомер булмаганча җылы һәм рәхәт иде кышкы бу кич. Йокларга яткач, төшендә дә кышкы суыкта бөтен тирә-якка җылы бөркеп торган чишмәне күрде ул.

Иртәгесен тагы чана тартып су буена төште Рәхимҗан. Көн кояшлы һәм якты иде. Ак кар өстеннән күзгә күренер-күренмәс кенә зәңгәрсу рәшә йөгерә. Гаҗәп, нәкъ җәйге челләдә иген кырында гына була торган рәшә кебек. Иген кыры белән чишмә буе арасында нинди уртаклык бар соң?.. Анда икмәк, монда су – кеше өчен бер үк дәрәҗәдә кирәкле һәм кадерле булган хәзинә түгелме соң алар?..

Чишмә янындагы кар өстеннән рәшә йөгерүен күрдем дип, берәү сөйләгән булса, ул ышанмаган да булыр иде әле. Нинди көч хәрәкәтләндерә, ни куа икән ул зәңгәр дулкыннарны – кояш нурларымы, әллә сизелер-сизелмәс кенә исеп торган оялчан җилме? Әллә муллык һәм хозурлыктан куанган күңел тибрәнешеме бу... Уйланып килгән җирдән кинәт гаҗәпләнеп туктап калды Рәхимҗан. Чишмә тирәсен аяк эзләре чуарлаган, чишмә тирәсе кардан чистартылган. Якынрак килгәч, чишмә әйләнәсендәге бозның балта белән чабып, таймас хәлгә китерелүен күреп тагы бер кат гаҗәпләнде ул, кабаланып як-ягына каранды һәм хәйран калды – чишмәгә терәлеп торган бәрәңге бакчасыннан да бормаланып килгән тар сукмак сузылган иде. Әле кичә генә сукмак түгел, чыпчык эзе дә юк иде бит су буенда. Рәхимҗанның карашы зәңгәрсу аклык эчендә эреп югалганчы шул сукмак буйлап йөгерде.

Бакчалар эчендәге карлы офык артына чиләк-көянтә аскан ниндидер сыгылмалы гәүдә кереп югалгандай тоелды аңа. Күрде, әмма үз күзләренә үзе ышанмады – кояшлы зәңгәр рәшәнең күз бууга охшаш шаяртуы гына булды, ахры. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, зәңгәр офыкка барып тоташкан сукмак буп-буш иде инде. Су алырга төшкән таң йолдызы Чулпанның чиксез галәмгә ашуы булдымы соң әллә бу...

Озын улак буйлап инешкә таба су йөгерә. Вак ташлар аша сикереп-уйнап йөгерә, нәни дулкыннар таратып челтери чишмә. Кая ашыга, кая шулай ашкына икән ул... Рәхимҗан төшкәнче дә шулай аккан, тимер кисмәкне тутыргач та шулай агачак. Ул туганчы ук шулай уйнаклап аккандыр чишмә, әтисе туганчы, бабасы туганчы да... Кайчаннан бирле ага икән ул шулай? Киләчәктә дә аның сулары берөзлексез сәфәрдә булырмы... Күпме су – күпме шифа, дип хәйран калып торды ул. Көндезен дә, төннәрен дә туктаусыз агып тора чишмә... Әнә, инде аның бидоны тулды да уйнаклап аккан су як-якка чәчри башлады. Үз толымын урап алган боз-коймага чәчри, агымына яңакларын куеп торган төрле зурлыктагы ташлар өстенә ага. Ага да ага. Нишлисең, китми булмый дигән сыман, теләр-теләмәс кенә кар түшәк астына кереп югала. Агымга ияреп китәргә теләгәндәй, вак таш кисәкләре кузгалып-кузгалып ала, ком бөртекләре кайный...

Шул чишмәгә төшә торган юлның беркемгә дә кирәге калмаган. Аны онытканнар. Кайтыр юлына карап, шул хакта уйлап куйды Рәхимҗан. Бакчалар эченнән офыккача бер якты нур булып сузылган тар сукмакка янә күзе төште шунда. Күңелен тагы зәңгәр яктылык иркәләп узды, чишмәдән күтәрелгән пар җылытты. «Күпме шифа, күпме шифа...», – дип кабатлады үзалдына.

Көн дә Чегән чишмәсенә суга төшү Рәхимҗанның гадәтенә керде. Гәрчә көннең кайсы гына вакытында төшмәсен, чишмәнең тирә-ягы кардан-боздан чистартылган, серле сукмакка яңа эзләр салынган булса да, чишмә юлында беркемне очрата алмады ул. Бу билгесезлек белән килешәсе килмәде, беркөн кич җиткәч, йолдызлар калыккач кына төшәргә булды ул суга. Бәлки, чынлап та, әлеге сукмактан чишмәгә таң йолдызы Чулпан яисә Ай кызы Зөһрә йөри торгандыр.

Тыкрыкта инде көпшәк кенә булса да чана юлы салынып килә. Тик болар бары да аның эзләре. Чишмә юлы онытылган – чаңгыда яисә чанада шуучы ник бер малай күренсен! Чишмәдән су алгач та, аның серле челтерәвен озак кына тыңлап торды Рәхимҗан. Аяз күктә йолдызлар калыккан иде инде. Баш очында гына Җидегән йолдыз балкый. Нурлы Алан кешеләре аны Чүмеч йолдыз диләр.

Куе зәңгәр төскә чумган күк йөзеннән кемдер шул чүмечкә чумырып чишмәдән су алырга җыена иде кебек. Йөзен зәңгәр яулык чите белән каплаган Зөһрә йолдыздыр ул бәлки. Әмма әкияти кыз нигәдер кыймады, егеттән оялды, уңайсызланды кебек – Чүмеч йолдыз хәрәкәтсез калды.

Чишмәгә төшкән серле сукмак бер генә минутка да тынгылык бирмәде Рәхимҗанга. Аны кем салды икән? Ни өчендер, Зәйнәп салгандыр, ул сукмактан Зәйнәп су ташый торгандыр сыман тоела иде. Шулар бакчасына кереп китә иде бит ул серле йомгак...

Зәйнәпне очратырга теләп, бер көн мәктәпкә барганчы иртүк төште ул су буена. Әле төнге караңгылык таралып өлгермәгән. Чишмә тавышы тау башыннан ук ишетелеп тора. Төнлә бераз яңа кар төшеп, себереп тә үткән. Яңа яуган кар өстеннән атлауның бар рәхәтлеген тоеп барды ул. Әмма чишмә янында таныш эзләр күренми иде әлегә. Су буенда беренче тапкыр япа-ялгыз итеп тойды ул үзен.

Кар бөртекләрен уйнатып җил исеп торганлыктан, чишмәнең як-ягына шактый гына боз җәелгән. Сыр-сыр булып каткан бозлавыкта аздан гына таеп егылмый калды ул. Балта яисә көрәк салып төшәргә кирәк булган икән, менә бит ул әзергә-бәзер йөрергә күнеккәч. Чишмә янының чистартылган булуын күреп, Зәйнәп тә куанган булыр иде...
Шулчак якын-тирәдә чиләк шалтыраган тавыш ишетелде. Кемдер суга төшеп килә!.. Бар дөньясын онытып, сагаеп тыңлады Рәхимҗан. Башындагы бүреген салып тыңлады. Аның колакчыннарын күтәрде, кабаланып, астарланган йон бияләйләрен кесәгә яшерергә ашыкты. Чынлап та, кемдер төшеп килә иде сыман, көянтәгә эленгән буш чиләкләрнең җиңелчә чайкалып, атынган тавышы тагын, тагын ишетелде. Ниһаять, калкулык читеннән аның шәүләсе дә күренеп китте. Җил-җил атлап ул суга төшеп килә иде. Ул, әлбәттә, ул! Тиктомалга кабалана башлады егет. Улак астында инде байтактан тулып ташып торган бидонны җәһәт кенә күтәреп алды. Капкачын ябып, чанага таба өстерәде. Үзе кабаланды, ә шул ук вакытта ашыкмады да – вакытны сузды. Ничек итсә итте, кызның су буена төшеп җиткәнен көтте. Аяк тавышыннан, сулышыннан ук таный ич ул аны. Әнә, инде гел төшеп үк җитте бугай. Егет, берни ишетмәгән, тоймаганга сабышып, чана тирәсендә әвәрә килүендә булды. Күтәрелеп карамады. Беренче булып Зәйнәпнең дәшүен көтте. Дәшсен генә, аннары инде ничек һәм ниләр сөйләшергә икәнлеген ул белер. Бу юлы җебеп калмас...

– Бәй, таң тишегеннән кем йөри дисәм, син түгелме соң, Рәхимҗан? – дип эндәште ягымлы тавыш.

Тынлык куеныннан ишетелгән тавыш егетне сискәндереп куйды. Чишмә башына төшкән кыз Зәйнәп түгел иде. Күтәрелеп карагач кына, ул Зәйнәпнең классташын, унынчы «Б» кызы Фаягөлне таныды.

Кызның алсуланып пешкән бит алмалары, кар бөртекләредәй яктырып уйнап торган күзләре, таң чыгы кунган иреннәре чишмә буена иртәнге нур һәм яктылык алып төшкән иде. Ә егетнең күз алды караңгыланып киткәндәй булды... Ни дисәң дә Рәхимҗан көткән нурлар түгел иде шул бу.

(Дәвамы бар.)

Фото: baltaci.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: