Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 апрель , 10:21

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (1)

Ятимнәрне алда шактый зәһәр дәресләр көтте. Дәресләрнең дә ниндие генә әле...

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (1)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (1)

Сәламәтлеге ярарлык дип табылганнар бер-бер артлы сугышка алына торды. Кодаш авылыннан бихисап булдыклы ир-егетләр дә шул исемлектә. Җәйнең таң сызылып аткан мәле. Хәрби комиссариат бинасы алдына халык җыелды. Ирләр тигез сафка тезелделәр. Озата килгән якыннары өчен җан өзгеч мизгелләр. Сүзсез күз яшьләре. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар уллары, оныклары белән хушлашканда түгелеп елаштылар. Ә солдат шинелен киячәк батырлар алышның озакка сузылмасына чын күңелдән инанган.

– Фашист илбасарларын тиз арада дөмектерәчәкбез. Озак вакыт кирәк булмаячак. Көтәргә бирмәбез. Дошман ник килгәненә үкенер...

Мәгъдәннең ялкынлы телмәрен игътибар белән тыңладылар.

Тынлыкта командирның боерыгы яңгырады. Елаш, тавышка шулчак уянган нарасыйлар да кушылдылар. Киләчәктә янә күрешергә насыйпмы, юкмы икәнне белми хушлашу. Ирләр ат арбаларында урын алды. Билгеләнгән сәгатькә станциягә барып җитү бурычы куелган. Боерык үтәлергә тиеш. Атлардан, кешеләрдән торган колоннадан елга хасил булды. Кәрван бер дә, ырысы башка. Кемнәргә әйләнеп кайтырга насыйп булыр да, кайсыларның хәбәрен җилләр җиткерер. Иген үстергән ирләр Ватанны саклар өчен кулга корал алырга мәҗбүр. Берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Заман таләбе.

* * *

Шул мизгелдән сагышлы, кайгылы көннәр башланды. Халык үзе ач-ялангач булса да фронтка ярдәм итәргә омтылды. Колхоз эшеннән кайткан хатын-кызлар төннәрдә бияләй бәйләп, тәмәке янчыклары – кисет тегеп, кулъяулыкларын чигеп фронтка озаттылар. Кич утырганда бәрәңге киптерделәр. Иң яхшысы солдатка җибәрелергә тиеш. Бу – ташка басылган хакыйкать. Безнекеләрнең әлегә тик чигенүе турында мәгълүмат бар, ә һөҗүмгә күчүе турындагы яңалыкны ишетергә халык зар-интизар.

– Инде айлар үткәч, үзгәрешкә вакыттыр. Фронтта хәл мөшкел булуын берни белән аңлатырлык түгел лә. Эштән кайтып барышлый, аптырап. – Безнең ил көчле, – дип, Зиния сүз башлады.

Маһирә исә икеләнүен яшерә алмады:

– Сугыш бетә, фашист кача дигән хәбәрне ник белдермиләр икән?

– Ишетербез, әлегә дәрьяның көянтә үлчәве безнең янга авышмагандыр.

Өмет чаткысын сүндермәс өчен бу хәбәр бик кирәк. Аны һәркем көтте. Авыл очыннан хат ташучының ак яулыгы күренгәч, Зиния кулын каш өстенә куеп аңа бакты. Хәбәр көтүеннән йөрәге дөп тә дөп. Хат ташучы исә, яман хәбәр китермәсәм ярар дигәндәй, өрккән боландай бу көнне тыкырыктан бик тиз үтеп китте. Аны көтеп карап калган ике хатын сүз куертып алдылар.

– Күзе зәгыйфьләнгәнгә күрә Мөхәмәдулланы сугышка алмадылар. Шуңа бигрәкләр дә эче пошты инде, – дип көрсенде  Маһирә. – Күрше, син юл аша гына торасың. Каршыңда гына торгач, игътибарга аласыңдыр: таңнан караңгы төнгә кадәр эштән башканы белми. Әй, тынгы тапмый да гына шул.

– Һәркем ил файдасы өчен. Берәү эштә бил бөгә, икенчесе яуда кан коя. Менә Кавием сугышта. Бүген-иртәгә хәбәр килмәсме дип хат ташучыны зарыгып көткән баш, – Зиния яшьле күзләрен сөртеп алды. – Ирең өйдә булмаса ни, синең бер кочак балаң бар, ичмаса. Менә Кавины фронтка алдылар, япа- ялгызыма нишләргә?

– Дөньяда хәсрәтсез берәү дә юктыр, күршекәем. Бирешмәскә кирәк. – Маһирә кайтыр юлга чыккач кычкырып, җыр сузып җибәрде:

 

Сау бул, җаным,

Дигән сүзе

Әле дә китми колакта-а-ан.

 

Бу җыр әйтерсең лә нәкъ менә Маһирәнең никахлы ире Мөхәмәдулла турында язылган. Беренче хатыны Мәфтухагага нибары кырык өч яшь тулган иде. Бу көнгә кадәр үзен юксынып телгә алалар. Берәүләр – киңәшчесеннән, икенчеләр сердәшеннән мәхрүм.

Мөхәмәдуллага тынгы юк. Хәзер ир өчен көн кадагында тик бер сорау. Балаларының киләчәге. Аларны ким-хур итми ничек үстерергә? Дәү әти, дәү әниләренең саулыгы ни арада мөшкелләнде. Уйласаң уелырлык. Өч-дүрт ай эчендә вафат булып беттеләр. Ике яклап та. Балаларына таянырлык бер адәм заты да юк. Ана назыннан мәхрүм итмәс өчен Маһирәне өенең хуҗабикәсе итте.

“Тәүге хәләл җефетең – җан сөйгәне, икенчесе тез башына салган ямаулык кебек”, – дип, беркөнне Кави Мөхәмәдулланы аптыратты. Күршесенә сөйләнү ансат. Газиз балалары чүп үләне түгел лә…

Ирнең эше үтә җаваплы. Басуда өлгерергә, колхоз атларын карарга кирәк. Иллә-мәгәр үзен саклау, уе Мөхәмәдулланың башына кереп тә чыкмады. Шулай үзен бераз борчуларыннан бушангандай тойды. Аның бар дәвасы шул хезмәтендә кебек. Колхоз хаҗәте өчен юкәдән бау, аркан, дилбегә ишкәндә үз уйлары белән ялгыз калды. Онытылып эшләве дәвага тиң. Сораулар күп. Ә менә күңеленә тынгы юк.

Иртүк ат карарга барганда иген басуларын иңләп кайтырга исәбе бар. Әй, бу вакыт дигәне сөйгән ярыннан аерды, әмма дәвасын бирә алмады. Газизен югалткач сулышы авырлашты кебек. Актык көнгәчә Мәфтухасын онытмас.

Тынчу һава. Бер болыт әсәре юк. Ирнең тыны кысылды. Күкрәгендә учак яктылармыни? Ат арбасыннан сикереп төшү белән Мөхәмәдулланың күз аллары караңгыланды сыман. Ник чалт аяз көнне кояш сүнде ул? Баш авыртуы чыдый алмаслык. Алга атлады, тик аяклары никтер җирне тоймады. гүя упкынга очты кебек.

Йөзтүбән яткан Мөхәмәдулланы яшүсмерләр килеп таптылар. Аты җирдә яткан хуҗасы янында басып торганга күрә эзләргә туры килмәде үзен. Ә дилбегәсе – кулында. Гомергә кабаланып яшәгәннең үлеме дә шундый ашыгыч. Йөрәк өянәгеннән…

* * *

Мөхәмәдулла каенагасын соңгы юлга озатырга Дияс кияве үтә борчылып килде. Кайчандыр указлы мулла булган Сәләх кодасы өйрәткәнчә, бар тәртибен үтәп башкарды дини кануннарны. Озатырга авыл халкы җыелды. Урамда, йорт алдында мәетне алып чыкканнарын көтеп тордылар. Әтиләре белән хушлашырга өч бала чыгып баскач, олы яшьтәге әбиләр түзми күз яшьләрен сөрттеләр.

– Зиратка кыз бала барырга тиеш түгел, – дип, Мөхәмәдулланың сеңелләре Зөбәрҗәт һәм Зөләйха алдан кисәтеп, куйды Рәшидә.

– Энегезгә, малай кеше буларак, барырга ярый. Тик бик бәләкәй әле. Әхмәтзәки, йөрмәссең. Менә монда хәзер хушлашырсыз, – дип туктатты Зөбәрҗәт апалары малайны.

– Их, ерак булгач, аралашырга җае, вакыты җитми. Балалар жәл. Аяксыз да кулсыз чаклары бит сабыйларның. Бүгеннән тома ятимнәр.

– Шулай инде. Менә Зөбәрҗәт апа белән якын яшәсәк тә артык еш очрашырга форсат тими. Дөнья мәшәкатьләре бирми, – дип, үкенүен яшерми, балаларны кочагына алып, Зөләйха апалары елады.

Ә Маһирә өнсез, аның өчен иренең үлеме кояшлы көндәге яшендәй.

– Сугышка алмадылар. Балаларны бергә үстерербез кебек иде. Сугыш-афәткә бармаса да үксез ятимнәрне калдырып китте шул. Башка сыймаслык хәл, – дип, чыланган керфекләрен сөртте.

Зиния, Маһирәнең кайгысын уртаклашты:

– Аллаһы ярдәм бирсен. Балаларга һәм сиңа сабыр булырга гына кала.

– Сүз юк.

Зиния, асрауга алган кызы белән таныштырыр исәптән:

– Кавиемнең туганнан туган кызы ятим калгач, менә үзебезгә алып кайттым әле. Сания белән бергә булгач, җиңелрәк миңа. Хуҗасы үлгәч мәчене дә урамга чыгарып ташларга жәл бит. Ятимнәрне канат астына алмый булмый, – дип куйды.

– Миндә өч тулы ятим. Мөхәмәдулланың әни-әтисе, әби-бабасы да юклар бит.

– Түтиләре дә читтәбез. Янәшә булса, булышырга булыр иде дә бит, – дип, аклангандай Зөбәрҗәт сүз кушты.

– Хәзер авылыбызда тома ятим өч гаилә балалары калды. Апалары – Мөкәрәмә, Сәлиха, Рәшидә. Аларның ныгып бетмәгән үсмер җилкәсе күтәрә алырмы икән? Сынмаслармы, белмим, – дип, күрше Сара түти сүз кушты.

– Ник ашыгасыздыр, белмим. Арбасы алда, аты артта булмый да инде. Маһирә барлыгын оныттыгызмы? Үги әниләре исән-сау. Читкә типмәс әле, – дип Зөләйха, кыймый гына җиңгәсенә карап җылы сүз көтте.

 Маһирә ирен җирләгәндә балаларны карау турында сүзсез калмады. Алдагысын салкын акыл белән хәл итү отышлырак. Хис-ташкын яшь чакта гына адәм баласының фикерен чуалтырга мөмкин. Һәркем үз киләчәген теләгәнчә яза алса икән. Әнә, авылдашларының “карт кыз” дигән мөһерләрен юк итәр исәптән тол ир белән чәчен-чәчкә бәйләп карады. Тик уйның иртәнгесе кичкә ярамаган заман. Кичә – ирле, бүген тол…

Догалар кылынды. Зират әзер булу турында хәбәрне җиткерделәр. Ирләр мәетне күтәреп, авыл очына таба атлады. “Мәрхүмне иртәнге якта җирләү хәерле, диләр. Абыебыз изге күңелле булды. Беркемгә дә начарлыгы тимәде”, – дип, Зөләйха күз яшьләренә ирек бирде. Хатын-кызлар капканың эчке ягында. Әхмәтзәки шул мизгелне генә көтеп торган, диярсең. Зөләйха түтәсе кулыннан ычкынып, урамга атылды. Газиз әтиләрен кая алып китүләрен үз күзе белән күрәсе килә иде аның. Ул абыйлары артыннан йөгерде. Җилдәй җитез булып. Яланаяк чабуы хәтәр. Табаннарына юлда яткан ташлар кадалып авырттырды гына. Ә күз яше елгадай бертуктаусыз акты. Әхмәтзәки зиратка кадәр озата барды әтисен. Бәләкәй әле, зиратка йөрмәсен, имеш. Таштай яткан әтисе уяныр, сикереп торыр кебек иде малайга. Бабайлар укыганнан соң, әтисен казылган чокырга төшерделәр. Газиз кешенең уянасын көтә иде  Әхмәтзәки. Әмма кечкенә малайның тылсым көткән өметләре шунда челпәрәмә. Ярсып елаганын беркем дә күрмәсен. Ичмасам, читкәрәк китеп елагач, күңеле бушангандай итте. Димәк, әтисе башкача кайтмаячак. Беркайчан да. Адәм баласы шулай тормыш сабакларын ала икән ул.

Ятимнәрне алда шактый зәһәр дәресләр көтте. Дәресләрнең дә ниндие генә әле...

(Дәвамы бар.)

Калтасы районының Кучаш авылында гомер иткән халык табибы, “Мактау билгесе” ордены кавалеры Рәшидә Мөхәмәдулла кызы Хәмәдуллина истәлегенә багышлана. Әсәрдә ул үзе иҗат иткән шигырьләр кулланылды.

***

Рима КАҺАРМАН (Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА) Ырынбур өлкәсендәге Октябрь районының “Россия” совхозында дөньяга килгән. Балачагы Стәрлебаш районының Бахча авылында үтә. Карагош урта мәктәбендә белем ала. 1988 елда Башкорт дәүләт университетын  тәмамлап, Балтач районы  гәзите журналисты булып эшли башлый.  Сайлаган һөнәренә 35 ел буе тугры, шуның 21 елы – “Балтач таңнары” гәзитенең җаваплы сәркатибе вазифасында.

Тормыш иптәше Илүс белән уллары Руслан, Илнурны тәрбияләп үстерделәр. Өлкәннәре гаиләле, оныклары Альтаир үсә.

Әдәби иҗат белән янып яши. “Өмет” гәзите редакциясе үткәргән конкурсларда ике тапкыр җиңүче булып танылды. Чәчмә әсәрләре җыентыкларда, электрон китап булып дөнья күрде. Хикәяләре “Юлдаш” радиосы эфирында еш яңгырый. “Тулпар”га тәкъдим иткән “Ятимнәр” повесте – “Туры юл күрсәтүче Рәшидә” романының бер өлеше. 

Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (1)
Рима КАҺАРМАН. Ятимнәр. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: