Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 апрель , 22:25

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (1)

– Благородие чегән, бальшуй рәхмәт сиңа, – дип, кабат-кабат кулын кыса аның Айтуган. – Что нады, пруси – сыер отдам, пруси – алашаны отдам. Мине коткардың, карчыкны да коткардың, биш дивочканы... Пруси гына – бер нәрсә дә ни жәлке, – ди.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (1)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (1)

1.

Юл түбәнгә таба борылгач, атлар юырта башлады. Әкиятнең үзеннән дә серлерәк тоелган бу кич тагы да ямьлерәк, дәртләндергечрәк булып китте. Алдагы ат шактый ук ерагаерга өлгергән икән инде. Калышырга ярамый, малкай, дигәнне аңлатып, Рәхимҗан дилбегәне ипле генә кагып алды. Юртак шактый ук шәп җилдерә башлады. Яңа яуган кар өстеннән чана җиңел уйнаклап китте. Юл буе уен-көлкедән арынмаган, юк кына нәрсәдән дә дәррәү көлешерлек кызык табып кайткан яшьләр тагы да җанланды. Моңарчы җай гына барган чананың әледән-әле чалулап куюы яңа бер уен, яңа кызыкка сәбәпче булды. Чана бер якка янтая башлауга хәзер нидер була дигәнне аңлатып, төрле авазлар чыгарып шаулашырга тотыналар да, юл читенә кинәт китереп бәргәч, дәррәү кычкырышып алалар. Үрәчәдән ак канат булып күтәрелгән кар өермәсен сөзеп бер-икесе көрткә үк очып төшә. Чанада калганнарга – кызык...

– Куала, Рәхимҗан, әйдә, на–а...

Төшеп калганнар уфылдашып, тәмам хәлдән таеп, чана артыннан чаба. Юырткан атны куып җитеп, чана читенә тотыну, йомшак итеп түшәлгән саламга сикерү бердәнбер максатка әверелә. Ә атлар һаман юыртуын белә... Чана табаннары, нидер көйләгәндәй, җырлагандай, яңа яуган кар белән серләшә. Ул арада чана яңадан чалулап китә, моны абайламый калган кемдер юл читендә тәгәрәп кала.

– Куала, Рәхимҗан, куала...

Башкалар аны-моны уйларга өлгердеме-юкмы, моңарчы сабыр гына чана башында тезләнеп кайткан Рәхимҗан, кулындагы дилбегәсен кемгәдер төртеп, түшәк сыман ак карга үзе сикерде, үзе очып төште.

– Рәхимҗанның җылынасы килгән, әйдә, юртак, на-а... – дип болгадылар дилбегә очын.

Көрткә шактый тирән чумган иде егет. Торып кагынган арада, аның яныннан бая чанадан төшеп калган җыйнак гәүдәле кыз җитез җил сыман йөгереп узды. Ул Рәхимҗанны, әйтерсең, күрмәде дә.

– Зәйнәп... – дип, сәер бер тавыш белән эндәшкәнен үзе дә абайламый калды Рәхимҗан.

– Абау, кем ул? – Юл читендә кеше барлыкны әле генә сизенгәндәй итте кыз. – Әллә синме, Рәхимҗан?

Зәйнәп белән Рәхимҗан. Алар икәүдән икәү генә иде... Чана юлының ике читеннән янәшә атлап авылгача бергә кайтты алар. Берөзлексез кар яуды. Күбәләктәй ак, эре кар бөртекләре бөтерелеп-бөтерелеп аларның иңнәренә, керфек очларына кунды. Кар бөртекләре алар барган юлга ап-ак келәм булып ятты. Болытлар артыннан, якты шәүлә булып, яңа тулган ай сирпелеп торды. Сүрән нурларда якты кар бөртекләре йолдыз булып җемелдәшеп уйнады.

Кар түгел, йолдыз яуды ул кичтә! Ай булып баш очында бәхет балкыды. Җил шатлык булып исте. Ай нурларында чагылып ап-ак бәхет иңә идеме әллә. Юл шундый кыска булды, авыз ачып бер-беренә сүз әйтергә дә өлгермәде алар. Шулай да көтмәгәндә бер сорау бирде кыз.

– Рәхимҗан,—диде ул. – Син нигә Рәхимҗан? Егет аңышмады. Кыз соравын аңлата төште:

– Исемең заманча түгел. Хан заманыннан калган дим... Кем тапкан аны?

– Исемне миңа бабай кушкан. Син дә Зәйнәп ич... – дип елмайды егет. Әмма шул арада болыт артына качкан таң йолдызы сыман, егет янында серле елмаюын калдырып, Зәйнәп капка артына кереп тә югалды. Тимер келә шалтырап төшкәч кенә һушына килгәндәй булды егет.

Гаилә белән өстәл әйләнә утырып иртәнге чәй эчәләр иде. Табадан яңа төшкән коймакны майга манчып алган Төхфәт карт үзалдына зарланып куйды:

– Бу колонка суының бер генә дә тәмнәре җук... Чәйгә дисәң, чәе чыкмый. Чишмә суына җитәме соң... Э-эх, Чегән чишмәсеннән эчкән чаклар...

Авыл урамнарына суның әле яңарак кертелгән чагы иде. Бөтен авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз, су буеннан чиләк-көянтәләп су китерүдән арынуларына шатланып туймаган вакытта, бу сүзләр кәефсез картның чираттагы бер зарлануы булып кына тоелды. Шулай да, әти-әнисе эшкә чыгып киткәчтен, бабасының зарын хәтерләп калган Рәхимҗан аның янына килде.

Авылда колхоз төзелгәннән бирле ат караучы булып эшләгән Төхфәт бабайга бер Рәхимҗан гына түгел, күп малайлар тартыла иде. Аларны беренче тапкыр атка атландыручы да, җәйге тымызык кичләрдә ат сугару кебек җаваплы эшне ышанып тапшыручы да ул – Төхфәт бабай...

Яшьтәшләреннән күп элек атка менде малай... Бөтен дус-ишләрен кызыктырып, ат өстендә авыл буйлап узганы да хәтерендә. Аның үз-үзен хәтерләве дә ат өстенә менгән шул җәйге көннән башлана иде: аякларын як-якка җәеп ул биектә, югарыда очты шикелле. Чайкала-чайкала барды. Йөгәнгә генә ышанмыйча, атның ялларына четердәтеп ябышып барды. Янәшәдән бәхетле елмаеп бабасы атлады.

Ат абзарына барганда да, барып җиткәч тә алар берни сөйләшмәделәр. Бабасы авызыннан бүген сүз ишетүдән Рәхимҗанның тәмам өмете өзелгән иде инде. Төхфәт карт иртән өзелеп калган сүзне ялгап китте:

– Салкын булгач, чиста булгач, суның барысы да бер иш дип уйлыйсыз шул сез, – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй.

– Бөтен авыл эчә бит шул колонка суын, нәрсәсе начар ди аның, бабай?

Җиңелчә генә оныгының җилкәсенә кагылып куйды карт һәм үзе артыннан абзар түренә өелгән печәнлеккә әйдәде. Абзардагы атлар керт-керт башак ашый. Алар ягыннан җылы пар бөркелеп тора. Тәрәзәләргә кышкы салкын чигү чиккән. Ат абзарының әйтеп-аңлатып бирү җиңел булмаган бер яме була һәрчак.

– Син дәү кеше инде, Рәхимҗан улым, – дип башлады Төхфәт карт тыныч кына. – Без авыл кешесе. Шушы җирдән чыккан, шушында туган. Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битеннән бәреп чыккан чишмә суларын эчеп үскән. Табигать безгә, балалары итеп, шундый уңдырышлы җир, туфрак биргән. Ниндиен телисез – шунысын эчегез, дигәндәй, берсеннән-берсе тәмлерәк сулы чишмәләр биргән. Нурлы Алан җегетләре таза булып үссен, Нурлы Алан кызларының йөзеннән алсулык китмәсен дип, күпме чишмә агып тора. Авылның буеннан-буена чишмә чыга. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын тели, шунысын эч, дигән табигать. Ә без урамнарны җылатып, туфрак җырта-җырта тимер сузып, эрҗин сузып, җиде кат җир астында яткан суны суыртабыз. Кайдадыр ерак бер авылда яисә илдә кемнеңдер сусавын басарга тиешле суны суыртабыз. Авызыбызга өзелеп төшкәнне капмыйча, кеше өлешенә керәбез. Кайда бар бездәге чишмәләр... Бер авылга йөзәү, исәпсез-хисапсыз ич алар. Һәркайсының үз тәме бар. Их, чишмә суының тәме... Моннан соңмы? Моннан ары, улым, үзем түгел, хәтта атларга да эчертәсем җук шул колонка суын. Тимер белән эрҗин исеннән болай да гарык. Дөньясы тулган шул тимер, эрҗин белән, дөньясы...

Бабасының һәр сүзен исе китеп тыңлады Рәхимҗан. Авыл урамына су керткәндә күңеленнән генә шатланып, канатланып йөргән иде бит, югыйсә. Дус малайлары белән: «Урамына таш җәйсәң, каладан ким жире юк безнең авылның», – дип сөйләшкәннәре дә хәтерендә. Өлкәннәрнең: «Чишмә башына төшүдән котылдык», – дип, куанып сөйләшкәнен дә ишеткәне бар.

– Элгәре, картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде. Беләсеңме ни сөйли торган иде картлар, без яшь чакта... Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар, ди торганнар иде. Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак. Әйтик, Карт тирәк чишмәсенең суы – гомерне озайта. Бакырчы чишмәсе – җегетләргә көч, гайрәт бирә. Фазыл чишмәсе суын эчеп үскән кызлар сылу була, диләр иде... Халык дөрес әйтә, чынлыкта да шулай. Гомер-гомергә Карт тирәк чишмәсенә якынрак урамнарда йөз яшәр картлар күбрәк булды. Югары очта исә кызлар сылурак. Фазыл чишмәсе суын эчәләр чөнки. Җырга, гармунга да бик әвәс була шул тирәнекеләр. Инде үзең уйлап кара – Сабантуйда кайсы урам җегетләре батыр кала? Бакырчы чишмәсеннән су эчеп үскән түбән оч җегетләреме?... Шулар!

Рәхимҗан күңеленнән генә боларны барлап, тикшереп барды. Ни дияргә белгән юк, ышанасың киләме, юкмы – бабасының сүзләре дөрескә чыга иде. Карт елмая төшеп, бу сүзләргә ышанырга-ышанмаска белми аптырап торган оныгына карады. Яратып карады.

– Кызлар чибәр җирдә җегетләр дә җитез, җылгыррак була, улым. Монысы да су хикмәте, чишмә хикмәте бик беләсең килсә. Чибәр кызны, җылгыр булмасаң, борын төбеңнән алып китәргә дә күп сорамыйлар аны... Саный китсәң, барлый китсәң, ул хикмәтләрнең очына чыгарлык түгел, улым, – дип дәвам итте ул, яңадан уйчан бер рәвеш алып. – Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең. Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә, яшьләрнең моңа кул селтәп каравы кызганыч...

– Кызык... – дип куйды Рәхимҗан үзалдына. Тик барыбер бабасы күңелендәгеләрне аңлап, төшенеп җиткерми иде әле ул. – Соң, алай булгач, Чегән чишмәсе суының хикмәте нәрсә?

– Чегән чишмәсеме, – дип кинәт тавышын үзгәртте карт, җанланып китте. – Чегән чишмәсе – ул бөтенләй башка... Безнең нәсел тамырында Чегән чишмәсенең шифасы йөгерә, улым. Минем тамырда, синең тамырда...

Моннан күп еллар элек булган бу. Төхфәт картның әтисе Айтуган һәм әнисе Гөлйөзем көтмәгәндә бер-бер артлы авырып китәләр. Әле кырыкны яңа тутырып килгән ир белән хатын тәмам борчуга төшә: берсеннән-берсе кечкенә биш кыз, үлә-нитә калсак, кемгә калыр, дип ут йота болар. Болай да шатлыклы көннәре санаулы гына булган гаиләне өметсезлек томаны урап ала. Ә авырулары көчәйгәннән-көчәя генә бара, урын-җирдән тәмам тормас булалар. Шул көннәрдә авылга чегәннәр килгән дигән хәбәр тарала. Бер дистә йомырка яки бер йомарлам майга, кем сораса шуның язмышын уч төбендәгедәй күреп, әйтеп бирәләр, имеш. Моны ишеткән Айтуган, сыкрана-сыкрана булса да сәкесеннән торып, Гөлйөземе белән киңәшкәннән соң, түбәтәенә йомырка тутырып, әлеге чегәннәрне эзли китә. Тегеләр су буендагы яшел тугайлыкка урнашкан икән. Шунда төшеп җитәр-җитмәс үк Айтуганны җете кызыл итәкләрен уйнатып бөтерелгән, боргаланган, шат йөзле, ут күзле чегән кызлары уратып ала. Үзен иң зур башлыкларына күрсәтүне үтенә ул алардан. Кызлар аны кара мыеклы, киң җилкәле бер өлкән ир янына алып киләләр.

– Миңа самый глауный чегән давай, – ди ул тегеңәргә.

Кара мыеклы русчаны, татарчаны бергә кушып җавап бирә:

– Чегәннәр все главный, – ди. Мужик үзен тинтерәтә башлагач кына: – Мин главный чегән, – дип әйтергә мәҗбүр була.

Татарча аңлаган чегән шундук ошый Айтуганга. Аның күзләренә өмет йөгерә, һәм тизрәк үз гозерен аңлатырга керешә ул.

– Гадать ни нады, благородие чегән, – ди, – карчык сырхау, мин сырхау – умирать будем. Ыскажи әле, пожалыста, карчык умирать ни нады, миңа да умирать ни нады, как ни умирать?... Биш дивочка бар, одна бәләкәй другуй – умирать ни нады, благородие чегән... – ди.

Моны тыңлап торган чегән шунда кычкырып көлеп җибәргән.

– Нурлы Аланда жить... и умирать... – дип көлә ул Айтуганга карап, һәм көлеп туйгач, сорап куя: – Яшең ничә синең?

– Көзгә кырык будет, – ди Айтуган. – Җәмәгатькә утыз сигез.

– Миңа за шестьдесят. Еще жить да жить, – дип, үзенең калын күкрәкләренә дөп-дөп суккалап ала чегән. – А тебе не стыдно, – ди, Айтуганга елтыр күзләрен төбәп, – Нурлы Аланда жить и умирать – стыдно.

Бер көязлек белән елмаеп, уйнап торган чегән шулай да бу бетеренгән кешенең хәленә керә. Аның сүнеп барган күзләренә бер тын сынап карап торгач, билбавыннан кулларын алып, җилтер-җилтер үзе белән читкәрәк алып китә. Яр читенә җиткәч чегән балакларын сызгана, Айтуган да ул кушканча эшли – балакларын сызгана, һәм шарлама булып аккан йөгерек инеш уртасыннан яланаяк килеш атлыйлар. Айтуганның йон чөлкә эченнән чыккан хәлсез аякларын салкын су өтеп алгандай итә, табан асларын су төбендәге вак ташлар авырттыра. Шулай да тыңламый чарасы юк, барын да чегән кушканча эшли ул. Тау куеныннан чишмә бәреп тора. Юкә кабыгыннан ясалган нәни генә улак куелган җирдә алар туктап кала. Монда улак юк иде, чегәннәр эше икән, дип уйлап ала Айтуган. Шул чишмә каршындагы таш өстендә торган калай кружкага су тутырып башта үзе эчә чегән, аннары чишмә суын Айтуганга тәкъдим итә.

– Нурлы Аланда мужик здоровый должен быть. Это не вода, а чудо! Знай, мужик, чегәннәр не зря сюда отдыхать едут, – дип, үтмәс пычкы белән имән кискәндәгедәй каты тавыш белән сөйли аңа чегән. – Сам пей, жена пей, дети пей, Нурлы Алан пей – все жить будут. Все как цыган смеяться, петь и плясать будут...

Өенә юнәлә Айтуган. Күргәннәрен, ишеткәннәрен кайтып хатынына сөйли. Билгеле инде, ышанмыйлар, чегән ялганлаган дигән фикергә киләләр. Шулай да, ятып калганчы атып калыйк дигәндәй, чегән күрсәткән чишмәдән чиләк-көянтәләп көн дә су алып кайта башлыйлар. Салкын кәе дә эчәләр суны, чәйне дә шул судан кайнаталар, ашны да. Һәм, атна-ун көн дигәндә, Гөлйөзем белән Айтуган бер-бер артлы аякка басалар.

Айтуган, куанычын уртаклашырга, яңадан теге чегән башлыгы янына төшә. Чатырларын җыйнап, атларын җигеп маташкан чаклары була тегеләрнең. Күченеп китәргә җыенулары икән. Чегәннәр башлыгы үзенең танышын әллә каян күреп ала.

– Айтуган дус пришел. Айтуган здоровый, Айтуган батыр, – дип, аның җилкәсеннән кага-кага исәнләшә карт чегән.

– Благородие чегән, бальшуй рәхмәт сиңа, – дип, кабат-кабат кулын кыса аның Айтуган. – Что нады, пруси – сыер отдам, пруси – алашаны отдам. Мине коткардың, карчыкны да коткардың, биш дивочканы... Пруси гына – бер нәрсә дә ни жәлке, – ди.

Айтуганның соңгы атын да, сыерын да алмаган чегән. Аның җилкәсенә кулын салып: «Хатыныңа әйт, Айтуган, – дигән, – биш дивочки янына надо биш джи-гит», – дигән, һәм үзләренең Нурлы Алан авылына бик ераклардан шушы чишмә суын эчәр өчен генә килеп йөрүләрен әйткән. Аерылышып киткәндә генә, кире борылып, Айтуганга үзенең соңгы серен чишкән: моннан алтмыш еллар чамасы элек аны әнисе нәкъ менә шушы су буенда, шушы чишмә каршында тапкан булган. «Чегәннәрнең дә туган җире була, Айтуган дус, – дигән ул, мөлдерәп торган күз яшьләрен тыеп. – Я – цыган, уезжаю, Нурлы Алан кала, син каласың, Айтуган. Прощай, Айтуган, прощай, Нурлы Алан», – дигән. Һәм кесәсеннән кулъяулык чыгарып, аңар бер уч туфрак төреп тыккан. Аннан, күзендәге кайнар бөртекләрне яшерә алмыйча, бөркәүле арбалар артыннан җил-җил атлап китеп барган.

Шул урында Төхфәт карт тирән итеп сулыш алды. Аның күңеле тулган иде, ахры. Күзләрен яшерергә тырышып эндәште ул оныгына. Тавышы сабыр һәм тын иде аның.

– Чегәннәр китеп бер ел чамасы үткәчтен мин дөньяга килгәнмен. Тугач та кендек әбием, әти белән әни үтенечен тыңлап, авызыма бал кашыгы белән Чегән чишмәсе суын каптырган. – Һәм Төхфәт карт шунда гына, бу гыйбрәтле тарихның оныгына нинди тәэсир ясавын белергә теләгәндәй, текәлеп Рәхимҗанга карады. – Менә шулай, улым, табигать ул чишмәләрне бер дә юкка гына бирмәгән, һәм борынгы бабайлар да килеп урнашканда юкка гына шушы чишмәле тау итәген сайламагандыр. Юкка гына авылга да Нурлы Алан дип исем кушмаганнар. Аланның да Нурлысын, чишмәлесен, су буендагысын сайлаганнар...

Төхфәт карт, үз уйларына чумып, сүзсез калды. Бабасы сөйләгәннәр Рәхимҗанның да күңелен моңлы бер дулкынга көйләделәр. Үткән белән бүгенге арасында торган мәһабәт зур күпер итеп хис итте ул бабасын. Әлеге күпернең киләчәккә дәвамы булырмы? Ул күпер каршы ярга җитми өзелеп калмасмы?... Үзенең каршылыклы, әмма чишелеше күренмәгән уйлар, сораулар чоңгылына төшеп баруын аңышмый да калды Рәхимҗан.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: zelengarden.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: