Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 апрель , 10:34

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (7)

Сараның йөрәге туктый язды. Тагын аның йортында тавыш-гауга! Ул өр-яңадан тормыш башларга җыенган иде. Өен юып-чистартып, пакьләнеп-сафланып, ниһаять, җан тынычлыгына ирешеп. Булмас микәнни соң...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (7)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (7)

6

 

Сара караватына ятсынып карады да, аркасын мичкә терәп, идәнгә утырды. Хәл юк, баш әйләнә, күз алдында соры таплар биешә иде. Хатын табанының кадап-кадап чәнчүеннән йөзен җыерды. Авырту

яңадан тәнгә иңә кебек иде. И Раббым, сөяк-санагыңны җыя алмыйча, идәндә аунап ятсаң! Арыслан янында гына могҗиза филтәсе кабынып, ул гаип булуга, барысы да өф иткәндәй сүнсә?!

Чемоданны кире өстерәп, Сәрия кайтты.

— Алмады Бет бете! Планда катын белән аерылышу каралмаган, ди. Терсәктән күлмәк җиңен сызганып кер юа! Уф, башым ярыла-а!

Бичара сәрхуш Сара өстеннән атлап чыкты да гөрс итеп караватка ауды, сиртмә шыгырдап урталай бөгелде.

— Сәрия, — диде Сара. — Өйдәге үзгәрешне сизмисеңме әллә? Мин йөри башладым.

— Йөрсәң ни, — диде карт кыз, гамьсез генә. — Синең йөрүеңә караганда, минем баш мөһимрәк. Белмисең син баш хәлләрен! Чумаданыңны Бет бете алмады, дим ич! Үләм мин хәзер, йөз грамм

капмасам, йөрәгем туктый. Ул, йөрим, ди, кеше үлә дими.

Фәрдәнә, ишекне сыза гына ачып, борынын тыкты.

— Әлләү-бәлләү, болар урыннарын алмашкан түгелме соң?! И яталар матур гына.

— Әй син, ана көчек, туры бармак, кәкре сыйрак, яп ишекне, торма сайрап, —дип үкерде Сәрия.

Һәм мендәрне Фәрдәнәгә томырды.

— Фу, сасы аракы кисмәге дулый. Бүген каптырмаганнар, ахры, сиңа.

— Кызлар, җитте сезгә! Талашмагыз, үртәшмәгез, — диде Сара, — хет шатлыгымны уртаклашыгыз. Мин терелдем!

— И-и, моны юарга кирәк! — дип, Фәрдәнә сарайга йөгерде һәм култык астына ярты кыстырып кереп тә җитте. Шешә күргәч, үләргә җыенган Сәрия кымшанды, караваттан шуып төште дә:

— Изге кеше син, Фәрдәнә күрше, — дип ялагайланып, идән уртасына бастырып куйган шешәгә үрелде. — Авылның иң чибәр катыны да син. Сал әле шул хөрмәткә йөз грамм, деңкик әле, малай.

— Оста барда кулың тый, кисмәккәем, Сараның тәпиләнүе хөрмәтенә бу, ул бүлсен.

Ике «ахирәт», аяк бөкләп, шешә янына урнаштылар.

— Мин эчмим, — диде Сара. — Кыстамагыз, күршеләр.

— Әйем, ялынма, Фәрдәнә малай, киребеткән бит ул. — Иңенә бәхет кошы кунган Сәрия бөкене теше белән каерды. — Үзебез дә яхшы сыпыртырбыз зәмзәм суын.

Кемнәр сине уйлап тапкан,

Аракы дигән явыз?

Шул явызны эчәр өчен

Шапылдап тора авыз.

Әйдә, төбенә хәтле корытыйк!

Хатыннар голт-голт стаканнарын бушатты, икесе дә кәефләнде.

— Бер уйласаң, синең аяклануың иллә әйбәт түгел, Сара, — диде Фәрдәнә. — Ирләремне чәлдермәгәең.

Кабымлык урынына күлмәк итәген иснәштергән Сәрия аны тынычландырды:

— Һи, кысыр хәсрәт, хәсрәтләнмә, Фәрдәнәкәй. Арыслан белән сазлы күлдә торна ашата алар, аннары тал төбендә көй сызгырта.

— Әдә сызгыртсыннар, синең ни эшең бар, әлкәшбикә, — дип, укытучыны якларга кереште Фәрдәнә. Башка вакытта Сәрия «әлкәшбикә»сен танытыр иде, хәзер ярамый — шешә бушамаган, аның хуҗасы — «ана көчек» — нәрсә генә ырласа да түзәргә кирәк. — Сара да кыз-катын өммәтеннән, утын пүләне түгел. Пәйгамбәр барган, ди, бит әнә Ходай катына. Нишләтим, катыннар азды, гүләйт итәләр,

дигән, ди. Ходай әйткән ди, үрчесеннәр, дип.

Сара янды-пеште. Хатыннар гайбәте яндырмый иде, күңелдә оялу хисе уянды. Нигәдер Арыслан турында ешрак уйлый башлады ул. Дөньяда Шамилгә охшаган ир заты тумаган дип саный иде,

баксаң... ялгышкан икән. Аны күрер өчен чакрымнар үтеп Каратайга килергә насыйп булган икән. Тик чакрымнар мәхәббәткә таба илтми, аңа юл ябык, мәңгегә ябык... Яратуны йөрәк аша бер кичерде хатын, нинди көчле иде ул гыйшык! Нинди кайнар, нинди тирән иде. Кемгә тәтегән ди мондый мәхәббәт! Бүтән ир чырае күрмичә ялгыз гына гомерен очласа да үкенми Сара: белде, күрде, татыды ул яратуны, тәнендәге һәр күзәнәгенә кадәр кереп тулды сөю, тамырларыннан шаулап акты. Шушы мәхәббәтенә хыянәт кылмаска тиеш хатын, башкалар хакында уйлап бәргәләнмәскә тиеш. Төшләр — юләрлек, теге сыерчык канатыдай коңгырт күзле ир дә — буш хыял...

Хатыннар шешәне бушаткач, икенчесенә тотындылар. Теле бәйләнгән Фәрдәнә Сәрияне кемгәдер кодалый, тегесе һаман карыша иде:

— Чуртыма синең Сабир каенишең, күршекәем. Таныштырма да, кавыштырма да. Син лутчы ярты бир миңа, мужикларың шайтаныма олаксын! Эчсәмме... эчсәм, дөнҗа минеке була да куя ул.

— Теге дөнҗаңа кыз килеш барсаң, кызган тимер белән тишәләр, ди, әлкәшбикә, тәмуг җыеп бакырасыларың бар әле.

— Син лутчы сал. Минекен тишәрләр, синекен ямарлар, белерләр анда.

Күршеләр исерешеп идәнгә тәгәрәште, Сара караватына якынаерга базмады, мичкә сөялеп йоклады.

Җәй төне кыска, күзгә йокы эленмәде, хатын торып титаклый-титаклый сазлы күлгә китте. Урманкырлар, ерактагы офык аңа каршы йөгергән кебек иде. Яр буенда канат җилпегән озын торыклы кош

тирә-якны яңгыратып аваз салды! Бу аның иртәнге кунакны сәламләве иде, күрәсең.

— Исәнме, ак торна! Көзгә хәтле мин сезнең хәл-әхвәлләрегезне сорашып торырмын. Аннан хәерле сәфәрләр теләп озатып калырмын. Сез китәрсез, ак торна... Кире әйләнеп кайтыр өчен чит җирләргә

китәрсез. Хәзер сез минем бердәнбер юанычым. Ияләштем мин сезгә. Терелүемә дә күпмедер дәрәҗәдә сез сәбәпче. Тәрәзәдән күрендегез дә кызыктырдыгыз. Ә сез Арыслан атлы ирнең нинди изге зат икәнен беләсез микән?

Кинәт ана торна, төлкедән өркегәндәй, сазлыкка ыргылды. Күл буеннан иңнәренә кәтмәннәрен асып шаулаша-шаулаша бер төркем хатын-кызлар килә иде. Алар, Сараны күргәч, дәррәү авызларын

йомдылар һәм кырын карый-карый узып киттеләр.

Кич белән мәктәп директоры Зифа ишек шакыды. Сара мич аклый иде, идән-урындыкка акшар чәчрәгән, кунакны утыртырга урын да юк, караватта Сәрия йоклый иде. Директор хатын җирәнгән кыяфәт белән өй эченә күз йөртеп чыкты, түргә узмыйча гына ишек яңагына сөялде.

— Хатыннар күл янында күргәннәр сине, аягында басып тора, диләр. Ышанмадым, тукта, мәйтәм, керим, күрим. Бәлки, син җүри-марый гына яткансыңдыр. Пенсия ясатыр өчен. Гарип-горабага күп

түли хәзер хөкүмәт.

— Зифа ханым...

— Җә, җә, турсайма. Мин сине тикшерергә кермәдем. Мәктәпкә ун гектар чөгендер басуы бүлеп бирделәр. Иртәгедән барча укытучыны да басуга куам. Сиңа да кагыла бу, Сара. Авыл укытучысына җәйге ял юк, җанашым.

— Нәстә-ә? — Бөгәрләнеп яткан Сәрия күзен-башын акайтып торып утырды. — Нәстә ди? Чөгендергә кушамы? Әй син, күсе борын, Сара кичә генә аякка басты, хәлсез әле ул, аңа ниткән басу, ниткән эш?! Нинди бәгырьсез халык соң сез, тәре җаннар, туң күчәннәр!

— Фу, бәхетсез алкашка! Кысылма безнең сүзгә, эчсәң, буеңа сеңдер.

— Ә син — Күсе Борын! Класста малайлар шундый кушамат такты сиңа, хәтерлисеңме? Берәү дә яратмый иде үзеңне, син әләкче идең.

— Хурлама мине, сасы дуңгыз!

Сараның йөрәге туктый язды. Тагын аның йортында тавыш-гауга! Ул өр-яңадан тормыш башларга җыенган иде. Өен юып-чистартып, пакьләнеп-сафланып, ниһаять, җан тынычлыгына ирешеп. Булмас

микәнни соң...

Ишек төбендә Арыслан тамак кырды.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: