Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 апрель , 22:17

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (6)

Хатынның терелүенә Арыслан да торна гына шаһит иде. Гомернең бер көне бушка узмады бугай. Ипи валчыгы чүпләгән кош белән Сарага карагач, ирнең йөрәге җылынды. Шушы ике җан бу мәлдә табигатьнең бербөтен затына әверелгән иде.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (6)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (6)

Бик күп өмет итте шул. Тереләм, диде, шул ир генә мине аякка бастыра, диде. Ә киртәләрне күрмәде. Күңелне алгысыткан төшләр, күл буендагы торналар йөрәген җилкетте, акылын алды, хисләрен чайпалдырды. Шунсыз терелүе дә мөмкин түгел иде! Нишләргә соң инде хәзер, и Раббым, нишләргә? Алга табан ничек яшәргә?! Ул кермәс микәнни бүтән, гайбәтләрдән шүрләр микәнни?

— «Юк» дигән сүз бездә юк, — диде Арыслан, йөзенә җәелгән елмаюын саклап. — Нигә шаккаттың син? Беренче тапкыр күргән шикелле. Әйдә җыен!

— Мин... мин сине көтмәгән идем, Арыслан.

— Ә син көт, көн туды исә, көт. Менә күрше керер дә, торналар карарга барырбыз, дип шатлан. Якты уй кәефне күтәрә, кан йөрешен тизләтә, гомерне озынайта. Күңел төшенкелеге кабергә сөйри. — Ир сөйләнә-сөйләнә хатынның юрганын аска шудырды. Сараның оялу-тартынуларын сизмәгән дә шикелле, бармаклары белән аяк балтырларына баскалады. Тәрәзә пәрдәләре кырыйга тартып куелган,

урамнан өй эче күренеп тора, мөгаен, үткән-сүткән бу якка күз ташлап китәдер. Хатын кызарды, чүт кенә Арысланны этеп җибәрмәде. — Яле, йә, аякларыңны хәрәкәтләндер. Караваттан төшер. Мин

булышмыйм, үзең тырыш, кызый.

— Кичә шулай эшләп карадым инде.

— Вәт молодец!

— Бүген... катты алар.

— Нигә? — диде Арыслан, сагаеп. — Безнең эшне ярты юлда бүлә торган гадәт юк. Әллә миңа ышанмыйсыңмы? Хәзер мин шуңа җәза итеп сине өйдән үк атлатып чыгам.

Сара, күз яше аша елмаеп, гәүдәсен караваттан күтәрде дә аягын сузды.

— Тамчы да авыртмады, — диде ул, сөенеп.

— Инде табаныңны идәнгә тидер һәм минем җилкәмә таян. — Ир чүгәләде. — Без икәү берьюлы басарга тиеш.

— Ай, егылам!

— Егыла башласаң, миңа ябышырсың, курыкма! — дип дәртләндерде Арыслан.

— Бу җәзаңны кире ал, Арыслан!

— Бусына икенчесен дә өстим, бел. Миңа ышанмаган өчен булыр.

— Син каты бәгырьле. Син...

— Әйе, мин вәхши, кансыз, миһербансыз, — дип тезде ир, — чутсыз-исәпсез начар сыйфатларга ия зат.

Хәлсез бармаклар теләр-теләмәс кенә иңбашка орынды, әмма Арыслан тураеп баскан саен, алар чытырдап ябыша, мөгаен, Сара ычкынып китеп егылудан курка иде. «Әгәр аңа булышам дип биленнән

тотсам, ул гел ярдәм генә көтеп торачак, — дип уйлады ир. — Болай да, гарипләндем дия-дия, ятакка береккән, юкса ике аягы да сау-сәламәт, тыпырдап биерлек. Адәм баласы күңеленә «үләм» дигән уй

кертсә, чирләмәгән килеш тә тәгәрәп үлә икән шул».

— Арыслан, тәрәзәдән күрсәләр, болар кочаклаша, диярләр.

— Сөйләшмә, көчеңне телеңә сарыф итмә, аякларыңа күчер.

Хатын кыска буйлы иде. Арыслан исәпләвенчә, ул җилкәдәге кулын, буена чамалап, йә күкрәккә шудырырга, йә беләккә тотынырга тиеш. Ул хәзер барысын да үзе уйларга тиеш. Яшәргә омтылган кеше коткаручысына теше-тырнагы белән ябыша. Сара әйтерсең аның уйларын укыды, чытырдатып ирнең беләген кысты. Менә Арыслан бөтенләй торып басты. Хатын да аннан калышмады. Аның мышык-мышык елаганын тыңлавы рәхәт иде. Тез буыннарын дерелдәтеп тора бит, тора, рәхмәт яу-гыры!

— Молодец, Сара! Батыр кеше син, Сара! Йә, җитәр, утыр. Аягыңа көч килер.

— Тагын әз генә, Арыслан. Тәмам ышаныйм инде. Нинди бәхетле мин! Бәхетемнән елыйм, тыелып булмый. Рәхмәт сиңа!

Сараның күзләре очкынланып яна иде. Соңгы тапкыр кемне шулай бәхетле итте соң ир? Кем аңа ихлас рәхмәтен укыды? Хатынымы, әни карчыкмы, дус-ишләреме? Аңа һәммәсе дә, бу тиле, ахрысы, дигәндәй, сәерсенеп карый, берсенең дә йөзендә бәхет әсәре күренми. Ә бит яшәүдән дә татлы, исәнлектән дә кадерле әйбер дөньясында юк! Бу хатын шуны тоя, ичмасам, тоя да, сөенечен күзеннән ташытып, оялмый-нитми елый, көлә, елмая...

— Әүвәлгесе — актыккысы, кызкай. Сиңа тәпи-тәпи йөрергә вакыт, — дип, бармак яный-яный, Сараны кул арбасына чыгарып утыртты ул.

— Торнаны син ашатасың бүген... Синең чират...

...Сазлык күл буенда искиткеч матур иде. Көнозын кыздырган җылы кояш нурыннан тагын да кабарган күпертек чирәм келәм кебек йоп-йомшак, хатын, гәүдәсенең тигезлеген югалтудан әз генә

чайкалып, аягын җиргә тидерде. Карашын әле уңга, әле сулга күчерде, гүя табигатьнең бар ямен, бар төсен күзләренә җыеп бетерергә тели иде.

Аннан ул күкрәк тутырып сулады да:

— Минем бик-бик яшисем килә, — диде. Тавышы моң белән өретелгән иде. — Гомернең һәр минутын, һәр секундын иң зур бүләк дип яшәр дә яшәр идем. Көн саен пианинода уйнап, яңа көйләр язар идем. Ул көйләр сагышлы булыр, әмма берәүнең дә кәефен кырмас, чөнки сагышы бары тик минем җаныма гына сыланыр, ә тыңлаган кешенең колагын тылсымлы авазлар иркәләр. Мин үземне-үзем генә чиргә сабыштырдым. Яраткан кешем үлде минем. Бөтен тормышыма кара пәрдә ябып, күңелемнең ишек-тәрәзәләрен бикләп китте ул. Ник аның белән янәшә кабергә кереп ятмадым, дия-дия

яшәдем мин. Яшәмәдем, билгеле, җирдән генә сөйрәлдем. Җан тәнгә түгел, кабыкка гына төренгән иде. Тамырлардан кан түгел, бозлы су акты. Син югалтуның нәрсә икәнен беләсеңме, Арыслан? О, юк, белмә, белә күрмә! Иң әүвәл, үзеңнән алда, дим, яраткан кешеңә исәнлек белән гомер теләргә кирәк икән ул.

— Йә, тынычлан, Сара. Син кайчандыр яраткансың, сине дә яратканнар. Бу — зур бәхет. Аның рухын рәнҗетмим дисәң, тизрәк савык, ул бит синең чирләвеңне бер дә килештермәс иде. Ә-әнә торна

сиңа таба теркелди. Каршысына бар әле. Мә, ипи кисәге.

Сара җиргә береккәндәй кузгалмады. Ул җилдә чайкалган зәгыйфь үләнгә охшаган иде.

— Гөпелдәп барып төшсәм... мәңге торалмам.

— Өч кенә адым атла.

— Юк, Арыслан. Иртәгә, яме? — дип ялварган хатынны ир җитәкләде дә күл кырыена әйдәде. — Бер, ике, өч, — дип санады үзе. Аннары: — Дүрт, биш, — дип дәвам итте хатын.

— Алты, җиде...

Хәзер үзем, җибәр!

Яңа гына тәпи баскан бала сыман, Сара атлады да атлады. Күл өстенә аның чыркылдык тавышы таралды:

— Йөри-и-им! Күрегез, йөри-и-им!

Хатынның терелүенә Арыслан да торна гына шаһит иде. Гомернең бер көне бушка узмады бугай. Ипи валчыгы чүпләгән кош белән Сарага карагач, ирнең йөрәге җылынды. Шушы ике җан бу мәлдә табигатьнең бербөтен затына әверелгән иде.

...Кич белән ул клубка ашыкты. Чалма-чапанын киеп, яшь мулла да килеп җитте. Икәүләшеп директор бүлмәсенә керделәр. Тар гына бүлмәдә балта эләрлек булып куе тәмәке болыты асылынган, өстәл артында чүңкәешкән өч ирне көчкә генә шәйләрлек иде. Борынны ярган хәмер исеннән мулла егет төчкереп җибәрде.

— Нәстә кирәк? — дип кычкырды йөзен сакал-мыек баскан ир. Һәм җәлт кенә шешәдән кырлы стаканнарга аракы койды да Арыслан белән муллага сузды. — Мәгез, чөмерегез дә үкчәгезне ялтыратыгыз! Йөрмәгез монда иснәнеп.

— Тукта әле, энем, син безне танымадың бугай, — диде Арыслан, мулла егетне киң җилкәсе белән ышыклап. — Мин — мөгаллим абыең, бусы — хәзрәтебез.

— Тфү, абзыкай, танымадым шул. Иснәнеп йөрүчеләр дип торам. Кәнсирткә килдегезме? Мона артсыз эскәмия, алыгыз да сәхнәгә якынрак урнашыгыз.

— Мәшәкатьләнмә, энем, безгә урын-фәлән кирәкми. Халыкка муллабызның әйтер сүзе бар иде.

— Абзый, моны мин хәл итмим, мин прастуй директор гына. Прид баш бездә, аңа баш иегез, ул сәхнә артындадыр, артистлар янында.

Сүгенә-сүгенә шар тәгәрәткән яшьләр төркемен аралап залга үткәндә, Арысланның кәефе төшеп бара, күңел нигәдер пырдымсызлана иде. Клуб шыгрым тулы, кеше күп иде.

— Мөгаллим абый, — дип пышылдады мулла. — Кемнеңдер рөхсәтен сорап вакыт уздырмыйк, сүземне тиз генә әйтеп төшим.

Очып кына сәхнәгә менгән егетне бермәлне халык кул чаба-чаба, аяк тибә-тибә куарга кереште.

Клубта мәхшәр купты.

— Без артистлар тыңларга килдек!

— Без акча түләп кәнсирт карарга җыелдык!

— Төш, артистлар чыксын!

— Мәчеттә акыл сат! — дип үкерде халык.

Яшь мулла «бисмилла» дип авызын ачкан килеш кинәт катты да калды. Арыслан аңа ярдәмгә ташланды, бугазы ертылганчы кычкырды:

— Авылдашлар, нишлисез сез?! Оятыгыз бармы, юкмы?!

Клуб кызып өлгергән иде, берсен-берсе бүлә-бүлә укытучы өстенә сүз ташы яудырды:

— Синнән сорамыйлар, Себер хәерчесе!

— Хәбибулла малае да акыл чәчмәкче!

— Гарип укытучы белән өстерәлүеңне бел! — дип бәгырьне актарганда, пәрдәне як-якка этеп, сәхнәгә рәис чыгып басты.

— Нәстә акырасыз, хайван көтүе?! Пажармы әллә авылда?! Ә сез нәстә кукраештыгыз? — Бусы мулла белән Арысланга әйтелде. — Халыкның дуңгыз икәнен пәнимайтыдыр бит. Аларга кәмит тансык. Акча бирдем, биш ай алмаган палучкыны, бер машина әрҗәсе аракы китереп саттырдым, ире-катыны эчеп бук булды бүген, пәнимайты? Лык алар, авызларыннан ага. Ну, уборкада су да эчертмим, хайван тәреләр. Быел урожай шәп, убират итәбез мамент. Биш комбайн, два «Дон», десяткы машина, мамент убират итәбез. Олыгыз-кечегез кырга, никакуй өйдә яту. Кәнсәләргә шаг та атлатмыйм итү, ярты уч зерна яздыртмыйм. Вчю минем сүз. Башла кәмитне!

Үзе дә лык рәис, мендәр хәтле корсагын чайпалдырып, идәнгә сикерде. Чарасыз калган Арыслан белән мулла ишеккә юнәлделәр.

— Бу кайсы авыл, мөгаллим абый?! — диде мулла, караңгы урамга чыккач, сыкранып.

Арыслан авыр көрсенде.

— Безнең авыл, энем, безнеке...

— Борынга шәп тондырдылар, мөгаллим абый. Ул клубка ерткыч-җанварлар җыелгандыр, мөгаен.

— Җанварларда тәртип бар, энем. Алар табигать кануннарына буйсына.

— Ялгыштык без, авыл дип ялгыштык. Ходай сабырлыклар бирсен! Хуш, мөгаллим абый.

— Хуш, энем.

Төнге һава дымлы иде, җиһанны чуарлаган йолдызлардан да салкын бөркелә, җан-тән өши, туңа иде. Клубтагы күренеш Арысланны соң дәрәҗәдә тетрәндергәнгә күрә, уй бернәрсәгә дә күчми, гел

шунда агыла иде...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: beznenmiras.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: