Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 апрель , 19:59

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (5)

Иренмәдем, йорт саен кереп вәгазь укырга керештем, Ходайның хак сүзләрен һәр күңелгә салырга тырыштым, хәлбуки ишекләр ачык булса да, түрдә миңа урын кысан иде, түрдә баш кунак — шайтан суы аракы, күңел мөнбәрендә байлык кайгысы, адәм дөнья куа, мал җыя.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (5)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (5)

Бу хатын белән аңлашу-сөйләшү, кайда хаклык, кайда ялган — исбатлау-дәлилләү мәгънәсез иде, ир ишеккә борылды. Менә Сараны ни өчен яратмыйлар икән... Ул аларга охшамаган икән. Әле Арысланга да көзгә хәтле ике нәрсәне ачыклыйсы кала: ул мәктәпкә укытырга барамы, әллә көрәшергәме? Аның хыялы бөтенләй бүтән иде: шәһәрдә колакка чалынмаган «абый» сүзен балалар авызыннан

ишетергә, алар белән чын күңелдән якынаеп, мәктәп өчен янып-көеп яшәргә теләгән иде ул. Ай-һай, булыр микән? Сарага кадалган пычак аның да бәгырен уеп-телеп төшермәс микән? Чынлап та, көч-куәт гайбәт сүз белән көрәшеп әрәмгә түгелмәсме? Аракы, хәмер ише азгын зат үтеп кергәч, бу изге йорт мәктәп дип аталырга хаклымы соң?

Арысланның эчендә әллә нәрсә шартлап сынды. Киң урамнар тарайды, шул тарлыкта җан да авыртып кысылды.

— Әссәламегаләйкем, мөгаллим абый!

Иске мәчет турыннан уйланып барган укытучыны кемдер сәламләде. Арыслан башын күтәрде. Мәчет капка төбендә чалма ураган яшь кенә мулла басып тора иде.

— Вәгаләйкемәссәлам, энем! Танымыйм, син кем баласы?

— Асса Сәмигулла углы Габдулла мин, Арыслан абый. Сез авылдан чыгып киткәндә, без бик бәләкәй идек. Үткән ел Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайтып Каратайда муллалыкка керешкән идем

дә... булмас, ахры.

— Тукта әле, мулла энем, ник булмас? Әйдә, аяк өсте гәпләшмик, утырышыйк.

Яшь мулла белән укытучы мәчет ишегалдына уздылар. Эскәмиядә комганнар тезелешеп тора, рәшәткәгә чуклы сөлгеләр эленгән.

— Картларга тәһарәт алырга әзерләп куйган идем, — диде егет, Арысланның сораулы карашын тоеп. — Тик җомга намазын үзем генә укыдым, йөрмиләр хәзер мәчеткә. Юкса көне дә аяз, юллар такыр.

— Йөрмиләр?! Алайса, яңа мәчетне нигә төзиләр?

Аксыл чырайлы мулла түш кесәсеннән дисбесен тартып чыгарды да кире тыкты.

— Уңайсызланма, мулла, дөресен әйт, — диде Арыслан.

— Аллаһы Тәгалә кичерсен, вәләкин мин эчемдәге зарымны бушатырга тиеш, мөгаллим абый. Күрше авыллардан көнләшеп торгызалар иман йортын каратайлылар. Бу мәчетебез дә, әлхәмделиллаһи, нык безнең, салынганына өч кенә ел. Мәчетебезне түгел, иманыбызны савыктырырга иде әүвәле. Шул ният белән Бохарадан тиклем юл сабуым иде. Угрыны угрылыктан, хөсетне

хөсетлегеннән, явызны явызлыгыннан биздермәктә иде уем, гайбәттән тыярга, имансызлыктан арындырырга иде теләгем. Иренмәдем, йорт саен кереп вәгазь укырга керештем, Ходайның хак

сүзләрен һәр күңелгә салырга тырыштым, хәлбуки ишекләр ачык булса да, түрдә миңа урын кысан иде, түрдә баш кунак — шайтан суы аракы, күңел мөнбәрендә байлык кайгысы, адәм дөнья куа, мал җыя.

Казан калаларыннан капчык-капчык ташыган изге китапларыма кул тидерер вакыт тапмый. Иң яманы — битарафлык афәте халыкта. Каратайны мин генә денгә кертә алмамдыр, мөгаллим абый, китәрмен, ахры.

— Ашыкма, мулла. Ни йөрәк белән авылны ташламак кирәк?! Бу бит безнең кендек каны тамган җир! — Арыслан, баягы уй-хәсрәтен онытып, егетне үгетли башлады. — Читтә дә рәхәт түгел, тамакны

туйдырырсың анысы, ә менә җанга азык юк. Авыл сагындыра, картайган саен, ул сагыш көчәя, яшь чакта гына диңгез тубыктан кебек, энем. Егерме елдан соң кайтты абыең Каратаена әйләнеп.

— Синең күңелең бозылмаган, мөгаллим абый. Синдәйләр авылда әз шул. Хаста мөгаллимәгә шәфкать күрсәтүең дә зур савап. Кыз-катынны жәлләгән бәндә — мәңгелек дога иясе ул. Андый затның

үлгәч тә урыны җәннәттә.

— Рәхмәт, мулла. Аңлавың өчен рәхмәт. Без синең белән фикердәшләр икән. Иншалла, икәү тотынсак, каратайлыларны әз-мәз иман юлына таба турыларбыз. Авыл элеккеге матур гореф-гадәтләре

белән яшәргә тиеш.

— Кайчакта, мөгаллим абый, ышанычлар киселеп-киселеп куя. Гомереңне заяга уздырып, томанадан галим ясарга кирәкми, җәһәннәм кисәүләре бит алар, дисең дә, тагын нәрсәгәдер өметләнәсең. Әнә бүген кич белән клубка артистлар килә икән. Каратай кәмит ярата, кеше күп җыелачак. Мәйтәм, концерт алдыннан халыкка өч-дүрт кенә үтемле сүз әйтеп төшәр идем. Атна-ун

көннән уразага керәбез. Онытканы бардыр моны, хәтереннән җуйганы.

— Шәп бит бу, энем! Мин дә барам, кичкә көт. Сүз генә әйтмә син анда, вәгазь сөйлә, вәгазь.

Кич җитәргә өч-дүрт сәгать вакыт бар иде. Ир Сараның ишеген какты. Бусагадан ук шаулап-гөрләп:

— Хәлләр ничек, коллега?! Әйдә җыен, торналар сагынгандыр, — диде.

Әйтерсең лә укытучы хатын аны беренче мәртәбә күрә, беренче мәртәбә тавышын ишетә иде, сискәнеп китте, кулындагы китабы ирексездән шапылдап ябылды.

— Син?! — диде Сара, күзләрен зур ачып. — Син?! Юк, юк!

 

5

 

Көндез Арысланның әнкәсе ике тапкыр аш белән сыйлады. Сүзсез карчыкның икенче керүендә теле чишелде:

— Тамагың тук, идән-сәкең, кер-мазарың юылган булыр, балам, хәлемдә чакта тәрбия кылырмын үзеңне, син Арысланны гына биздер, йөртмә яныңа, — диде ул, — икегез дә кеше кешеләре, буйдакфәлән түгел. Ил авызына иләк капламассың, тыкрык саен гайбәтегезне саталар.

— Без бит дуслар гына, әбекәй, — диде юрган астында куырылып яткан хатын. Ул шушы оялчан карчыктан үзе дә тартына иде.

— Сезнең дуслыкны икенчерәк иттереп сөйлиләр шул, балам.

— Арысланны «кер» дип чакырганым да юк, әбекәй.

— Безнекеләр әллә нинди халык инде, чакырмаган җиргә дә абына-сөртенә чабалар. Үзләрен дөнья кендеге дип саныйлар, Ходай бәндәсе. Каты гына әйтсәң, кермә, дисәң, пыжымлар ул, куып кына

җибәрә күр! Минем хакка, балалары хакына! Син килерсең дә китәрсең, чит-ят ил баласы, аңа монда гомер итәсе бар. Синең аркада бөтенесе белән дә әчелешле булып бетсә, ничекләр торыр ул. Ир-ат илкөн белән бау ишә, диләр.

Арысланның әнкәсе чыккач та, хатын хәрәкәтсез калып озак кына түшәмгә текәлеп ятты. Кичтән ул уң аягын, кымшандыра-селкетә, карават читенә салындырып ике-өч секунд тоткан, шул шатлыгыннан

төнен изрәп йоклаган һәм иртән өмет белән уянган иде, йомшара башлаган бу аяк карчык сүзләреннән соң тагын шыкырдап катты. Ир бүтән килмәячәк, соңгы сүзен дә әнкәсе аша әйттергән кебек тоелды

аңа. Һәм Сара үлде.

Бар өметләрен сүндереп үлде. Ул Арысланга шулай тиз ияләшермен дип уйламаган иде. Кешеләр, нигә сез шулай мәрхәмәтсез соң?! Бит Сара бары тик шушы иргә генә ышана, шушы иргә генә таяна, аның тизрәк тереләсе, сезнең сыман ук атлап йөрисе килә, моның ни гөнаһысы бар, йә?!

Хатынның күзенә мөлдерәмә яшь тулды. Ә тормыш, аның хәсрәтенә кул селтәп, җай гына ага иде.

Сәрия керде, исәнләшеп тә тормыйча, карават астыннан чемодан сөйрәп чыгарды, капкачын бер ачты, бер япты.

— Алла, таракан да чапмый эчендә, буп-буш.

— Энәдән җебенә кадәр сатып эчтең инде, Сәрия, алмашка сыңар күлмәгем дә калмады.

— Күлмәк, күлмәк! Аңлат менә шуны минем авырткан башыма! Махмырдан йөрәгем яна-а!

Карт кыз, кулын йозакка бикләп, ишекле-түрле йөренде. Аның күзләре аларган, чәче укмашыпукмашып иңенә сибелгән иде.

— Сәрия, сиңа кияүгә чыгасы иде, — диде Сара, аны кызганып. — Ялгызлыктан да эчүгә сабыша кеше.

— Кияүгә?! — Сәрхуш күкерт сыман дөрләде. — Башыма тай типкән мәллә минем?! Нәстәгә миңа ир, ни пычагыма?! Көчкә-мөчкә юнәткән яртымны бүлешеп эчәргәме? Аннары җилкәмә атланып

дөмбәсләргәме? Кара син, авылда кайсы йортта җүнле ир бар?! Өч ел кочаклатып, өч кәлимә җылы сүз ишетмәссең. Шешәне мин ул имгәкләрдән башка да шәп бөгәм. Ух, баш мең кыйпылчыкка ярыла-а!

Әйтмә миңа авыр сүз, телеңә тилчә чыккыры. Үзең чык иргә! Әнәтерәк Арыслан яныңда бөтерелә: күтәрә, төшерә дигәндәй.

— Ул ирнең исемен буяма, Сәрия.

— Абау ла, хараплар икән! Әллә синең Арысланың ап-ак оекбаштан гына болытлардан сикергән фәрештәме? Нибуч, тирәңдә ниндидер өметләр белән буталадыр әле. Терелсә, тотып бер ... диядер. Ирләрнең һәммәсе дә бер чыбыктан сөрелгән, сары маем Сара.

— Махмырың көчәйгәндә, син артык зәһәрләнәсең, күрше. Бу чемодан күн тышлы, затлы әйбер, сатып җибәр дә башыңны төзәт. Салгач, синнән миһербанлы кеше юк бит ул.

— Чынлап та, сары май, чумадан кәттә, тиресе кыршылмаган, биге ватылмаган. Бет бете Сафагәрәй катыныннан аерылганда ыштан-трусик салырга гел чумадан эзли, шуңар сатыйм, булмаса. Әй, синнән дә шәп кыз-катын юк, Саракаем, валлаһи, җир йотсын!

Сәрия чемоданны өстерәп чыгып чапты. Тагын шомлы тынлык биләде хатынны. Ул, янә үз хәле, үз язмышы белән килешеп, китапка кадалды. Инде уку да туйдырган-ялыктырган, авыру җанга сүз тәме, сүз ләззәте барып җитә алмый, аның күзләре генә аңсыз рәвештә интегеп-азапланып хәреф чүпли иде. Хәзер аңа дөньяда бер юаныч та юк сыман. Соңгы көннәрдә генә могҗиза булып бусагадан атлап узган

бәхетенең канатлары көйде. Аһ, ул аңа ничек ышанды. Юк, ышанмады, беркатлы юләр кешедәй алданды! Арыслан аны караңгы чоңгылдан күтәреп чыгар кебек иде. Ничек алданды, ничек алданды!

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: