Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 апрель , 20:50

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (4)

Нишләдең соң син, Сара, нишләдең? Торналар кызыктырдымы, әллә шушы ирнең, күңелеңнең бикле капкаларын ачабыз, дигән сүзләре канатландырдымы? Яшәргә кирәк, ди Арыслан. Яшәргә, яшәргә... Дөньяның үги баласына кагылып-сугылып яшәүнең ни яме дә, ни тәме?! Яшәргә, яшәргә... Яшәп булыр микән, йа Раббым?!

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (4)

Ир урыныннан сикереп торды. Шат кыяфәтле булырга тырышып елмайды һәм, Сараның ризалыгын да көтмичә, күтәреп алып чыгып арбага утыртты. Хатын теләсә кая күчереп йөртерлек курчак хәлендә

иде.

Тыкрыкка таба тәгәрәгән арба артыннан Фәрдәнә урам яңгыратып кычкырып калды:

— Кешеләр, кешеләр! Карагыз әле, берәүләрне карагыз! Вагыйзәттәйнең Себердән кайткан тиле Арысланы ат булып җигелгән, Сарасы чыбыркы шартлатып аны куа. Ха-ха-ха! Сараның чәч төпләренә хәтле кызарды, колак яфрагы кызышты, йөрәге леп-леп типте. Ул, арба төбенә сеңә язып, гәүдәсен җыйды. Фәрдәнә алмый-куймый һаман кычкыра иде... Болай җиңел генә йөгәнне бушата торган гадәте юк иде аның, җиде кат уйлап, бер кат кисә иде ул. Нишләдең соң син, Сара, нишләдең? Торналар кызыктырдымы, әллә шушы ирнең, күңелеңнең бикле капкаларын ачабыз, дигән сүзләре канатландырдымы? Яшәргә кирәк, ди Арыслан. Яшәргә, яшәргә... Дөньяның үги баласына кагылып-сугылып яшәүнең ни яме дә, ни тәме?! Яшәргә, яшәргә... Яшәп булыр микән, йа Раббым?!

Күңелсез уйлар тәгәрмәч тузанына сеңеп югалды: күз алдында әкияти манзара җәйрәп ята иде.

Калкулыкның иң югары җиренә алып менде дә Арыслан, күк йөзе кебек зәңгәрсу күлгә ымлады:

— Матурлык дөньясына ашыгып керергә ярамый, бүген ерактан гына карыйк. Әнә, күрәсеңме, торна. Анасы сазлыктагы берәр түмгәктә йомырка саладыр, мөгаен, бусы үзе генә суда йөзә. Менә

синең киләчәктә язылачак «Торна» сонатасына кереш өлеш.

Хатын, суларга да онытып, тирә-якны күзәтте. Дүрт дивар эчендә ятып, тоткынлык газапларын кичергән җаны үзалдына сулкылдый иде. Ничә айлар инде ул дөньядан аерылып гомер чигә, ә дөнья искиткеч матур: аның һавасы, урман-болыннары бер бәләкәй генә ызбага сыймаган, офыклардан ташып, чиксезлеккә сузылган иде. Тагын шул тар, кысрык ызбага ничек кайтып керәсе?!

— Нигә күңелсезләндең, Сара?

— Куркам, Арыслан. Кайтып янә ятакка авасы бит.

— Ә син аума!

— Ничек?!

— Йөрергә өйрән. Нигә шаккаттың? Яле, җилкәмә таянып, үкчәләреңә бас.

Арыслан баягы кебек рөхсәт сорап та маташмады, Сараны биленнән кысып тотып, җилтерәтеп җирдән ике-өч сүәм күтәрде дә, сабый баланы өйрәткәндәй:

— Уң аягыңның табанын чирәмгә тидер, — диде. Сара, кычкырып җибәрмәс өчен, аскы иренен тешләде: бозланган кан тамырларына кисәк кенә балта белән чапкан кебек, сөякләргә хәтле авырту төште.

— Үзеңне кызганма, — диде ир, куәтләп.

— Булмый, Арыслан, аякларым язылмый.

— Юк, була, коллега. Бас, бас, дим!

Хатын күзен йомып уң аягын чирәмгә тидерде. Баягы авырту көчәеп, тез капкачын куптарып аткандай булды...

— Инде сулын кымшандыр. — Арыслан әз генә бер кулын билдән бушатты. — Ачуланма, табигать күрсәтергә дип алып чыктым да җәллад сымак җәзалыйм. Арысаң, башыңны күкрәгемә куй, ял ит.

Сул аякның сөяге алай ук чатнамады, интектермичә генә турайды. Моны Арыслан да сизде.

— Сара! Сул як безнең тәртиптә түгелме соң? Син аңа куркудан гына басмыйсың бугай. Яле, йә? Чынлап та, сул аякта авырту кимегән иде. Шатлыктан Сараның тыны кысылды.

— Син үзеңне йөрмим дип артык ышандыргансың, коллега. Шулай ярыймыни?! Ярар, бүгенгә җитәр. Ял ит, мин торналарга җим сибеп киләм. Арыслан эре-эре адымнар белән атлап күл буена китте. Әз генә талпынса, Сара да аның артыннан куып тотар сыман, җан-тән ниндидер рәхәт җиңеллек кичерә иде. Әллә бозланган кан тамырларын кыздырып яшәү кайта микән? Әнә торна ирнең учыннан җим чүпли. Сараның бер дә кош-корт ашатканы юк, ул да кулын сузар, ул да томшык очын тояр иде. Нинди сәер теләк!.. Тизрәк тереләсе

иде...

— Сездән бөтен авыл бот чабып көлде, — диде кич белән Сәрия, хатынның йөзенә иелеп. — Абау, нишләдең син, малай? Күзеңнән очкын сибелә.

— Һава суладым. — Сара бүтән ачылмады. Сәрия сер уртаклашырлык кеше түгел иде. — Көлделәр, дисеңме? Нишләгәнбез ул хәтле?

— Оялмыйча сорый тагы. Арыслан кая аппарды соң, күкәй баш?!

— Торна карарга алып барды, ә моның ни ояты бар? Сиңа үзеңнән оялырга иде, Сәрия. Көн-төн эчүдән дә әшәке нәрсә юк бит!

— Хәзер барысы да эчә, ире, хатыны уптым илаһи эчә. Йорт саен әлкәш. Ә монда, Каратайда, моңарчы кабык арбада кукраеп, җитмәсә, ирләрдән сөйрәтеп йөрткән кыз-катын булмады әле.

— Гайбәтчеләр сүзен сөйлисең, Сәрия.

— Авыл белән чәйниләр, җанкисәгем. Сыер печән чәйнәгән төсле.

Сараның кәефе кырылды. Көндез җанына нур булып җыелган яктылыкны кара шәүлә каплады. Ул үзе өчен көенми иде. Аның: «Ник сине хурлыйлар?» — дип тетелеп янар кешесе дә, гарьлегеннән җир

ярыгына чумарлык туган-тумачасы да юк, ул ялгыз иде. Арыслан нишләр, Арыслан?.. Ирнең әнкәсе дә, хатыны да, балалары да бар, аңа читен, аңа кыен...

 

4

 

— Улым, кил әле.

Таң йокысыннан уятып ишегалдына чакырган ана карчыкның борчылуы йөзенә чыккан иде.

Арыслан шомланып куйды: каратайлар тагын берәр бәла-казага тарган микән?

— Улым, килен ишетмәсен, бакчага керик.

— Нинди сер ул, әнкәй. Гөлфия безнең гаилә кешесе, яшермә, бергә сөйләшик.

— Әй, бала! — Анасы өзгәләнеп әйтте бу сүзне. — Килен колагы өчен катырак шул сүзем. Бүген көтү куганда күземне ачырмадылар, гарип укытучы белән икегезне борчак кебек утлы табада биеттеләр. Каушаудан зиһенем чуалып, сыерымны көтүгә дә кушалмадым. Ир башың белән адәм көлдермәсәң, улым.

— Аң-ла-шыл-ды-ы. — Арыслан кулы белән чигәсен кысты. — Уты юк, ә төтен чыккан.

— Авыл у-у килә, улым, ят хәбәр бит, адәм өчен моңарчы ишетелмәгән хәбәр.

— Их, әнкәй, әнкәй. Әнә яшьтине малае кыйнаган. Эчәкләренә хәтле изгән, ди. Төнлә больницага илткәннәр Шаһины. Аны сөйләмиләр, әйеме? Чөнки бу Каратай өчен гадәти вакыйга. Эчеп исерү, сүгенү, кеше үтерү, талау-мыскыллау, бер-береңне рәнҗетү — болар пүчтәк хәбәрләр, шулаймы?

— Кыз-кыркынны кул арбасына төяп йөрү ир-атка килешми, диләр инде, улым. Хурлык, диләр.

— Алайса, миһербанлык кылу хурлык эш санала хәзер, ә? Мин бит Сараны кызык өчен арбага утыртмадым, терелсен дип, изге ният белән эшләдем моны, әнкәй! Хет син аңла! Чирне чакырып китермиләр, иртәгә без дә егылырга мөмкин. Шунда бер кашык суга тилмереп ятсак, хәл-әхвәлләребезне белүче кеше булмаса нишләрбез?

— Авылда элеккеге ата-баба гадәтләре бетеп бара, улым. Күрше хәлен күрше белми, һәркем үз көнен үзе күрә, үз кайгысын үзе йота. Авыл очындагы ялгызак Гатаулла бабаң үлеп атнадан артык ызбасында яткан. Пучты кыз пинсә акчасын бирергә кермәсә, череп бетәсе икән. Син генә ала карга булалмассың Каратайда, кеше ничек яшәсә, шул рәвештә яшәрсең. Мөгаллимә катынны бүтәннәр тәрбияләр, Алла кушып.

— Юк инде, әнкәй. Бүтәннәр аны оныткан. Сара безгә кала. Син үзең, ярдәмчел булыгыз, дип үстердең түгелме соң?

— Ватык-җимерек дөньяны без генә төзәталмабыз, улым. Кешедән аерылып яшәргә тырышма. Сараны ризыктан өзмәм, сүземне аяк астына салып таптамасаң әгәр. Йөрмә ул катын йортына,

гайбәттән саклан!

— Булды, әнкәй, бәхәсләшмик. Гайбәттән өркеп, синең ләгънәт-каргышларыңнан куркып, Сараны ярдәмнән ташлыйсым юк. Ул да кемнеңдер газиз баласы.

— Кечкенәдән үк үзсүзле, киребеткән идең, әле дә бу гадәтеңнән бизмәгәнсең икән, улым.

...Көндез ул мәктәпкә сугылды. «Мәктәптән булышалармы?» дигән сорауга Сара җавап бирмәде, һәм бу бик сәер иде.

Коридорның түр башыннан ук аны берсе:

— О, Арыслан Хабибуллович! Төкле аякларың белән! — дип сәламләп каршы алды. Караңгы иде, башта Арыслан тавыш иясен танымады. Мөгаен, аның кергәнен тәрәзәдән күргәннәрдер. Таныгач та гаҗәпләнмәде: Зифа — мәктәп директоры. Зифа — классташ. Зифа — кайчандыр Арысланга гыйшык тотып йөргән кыз... Укыганда бик чытлык иде, астыртын явыз иде. Бөтен класс алдында көлә-көлә

егетнең Сәриягә багышлап язган шигырен укыды, аның иң яшерен хисләрен дөньяга чәчеп, оятлы итте. Ул Сәрияне күралмый иде. Шунда Арыслан Зифаны тотып яңаклады.

Алар мәңгегә дошманлашып калган кебек иде.

— Ишеттем, ишеттем, роно мөдире хәбәр итте, безгә укытырга киләсең икән, — дип, Зифа, балкы-йелмая, Арысланга кулын сузды. — Хәтерлисеңме, син миңа суккан идең?

— Хәтерлим, әшәкелек җәза белән түләнә.

Ханымның йөзенә кызыл тимгел бәреп чыкты, юка иреннәре бөрешеп кысылды.

— Йә, син ни оттың инде шул Сәриягә багынып? Барып чыккан алкаш бит җанкисәгең!

— Минеке генә түгел, безнең Сәриябез, Зифа. Каратай Сәриясе уртак хәсрәт ул авыл өчен.

— Каратайның яманатын саткан Сәрияңне чүплеккә генә себереп түгәсе инде!

— Түксәң, авылы белән түгәргә монда. Тик минем йомыш ул түгел, Сара Сәфәрова язмышы өчен борчылып керү. Сез аны үги иткәнсез бугай, дүрт айда бер генә укытучы да аның хәлен белешмәгән.

Зифа ирен чите белән генә хәйләкәр елмайды.

— Ой, өлгер дә инде абзаң! Анда да җитешкән! Белешмәгәннәр икән, димәк, Сәфәрова үзе гаепле.

— Сүз бит кунакка бару турында бармый, Зифа ханым! Кеше үлеп, сүнеп ята, ни җаныгыз белән шуның капка төбеннән үтеп-сүтеп йөрисез? Йөрәгегезгә мүк үскәндер, ахрысы.

Ярсыды Арыслан, тавышы тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтте.

— Чү, чү, Хабибулыч, — диде Зифа, еламсырап. — Талашалар, дияр халык, кычкырма алай. Ниндидер килмешәк Сара өчен тәмсезләнмик. Ул тинтәк чүт кенә безнең коллективның йөзенә

юынтык су түкмәде. Нишләде, дисеңме? Укытучылар көнен бәйрәм иткәндә аракы эчмәде. Әртистләр кебек кыланып утырды. Имеш, укытучы кешегә хәмер кабу — җинаять. Әле роно мөдире Гатауллинга

әләкләргә җыенды. Әләклим димәде, билгеле, ну без моны кыланышыннан сизендек һәм, Гатауллин килгәч, Сараны тоттык та лабораториягә кертеп бикләдек. Тәки төн кундырдык шунда. Мәйтәбез, кайнар башын суытсын, ниткән кешедән аерылу ул. Рас син коллективта эшлисең икән, рәхим итеп аның сулышын сула: эчәләр икән — эч, җырлыйлар икән — җырла. — Сагаеп тыңлаган Арысланны үз ягыма авыштырдым дип уйлаган Зифа ашыгып-ашыгып сөйләде: — Ә Хәлимә апаның туган көнендә ничек мыскыллады ул! Пианинода уйна әле, без кушылып җырлыйбыз, дигәч, исерекләр өчен уйный

торган көем юк, диде. Икенче көнне Хәлимә апаны класска дәрес бирергә кертмәгән, авызыңнан хәмер исе аңкый, балалардан оял, дигән. Укытучыны бизиме инде мондый сыйфатлар, йә? Шуннан соң да син аның хәлен белергә кушасыңмы?

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: