Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 апрель , 10:13

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (3

«Йа Раббым, әгәр канатлар үссә, мин бу ызбадан очып чыгар идем дә зәңгәр кыңгыраулы аланга төшәр идем. Торна булыр идем мин, ап-ак торна... Кичә кыек турысыннан ике торна тезелешеп китте. Аларны тәрәзәдән күрдем дә, күзләрем яшьләнде. Очасы иде, әй!»

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (3
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (3

3

 

Ике йорт арасындагы койма янгач, Сараның тормышы ирексезләп Фәрдәнәләр белән кушылып китте. Җилбәзәк хатын вак-төяк әйберләрен, табак-савытын аңа кертеп тутырды.

— Син, апаем, без яңа йорт тергезгәнче түзәрсең инде, сарайда ашап булмый ич, — диде Фәрдәнә.

— Йоклавын печәнлектә йокларбыз да ул.

— Яшә, Фәрдәнә, — дип ризалашты Сара. — Тик сиңа бер үтенечем бар. Күп сөйләмә, яме?

— Җә телемә күгәргән йозак эләрсең, — диде хатын, үртәп.

— Без — каратайлар — сөйләнә-сөйләнә ясалган халык, авыз йомсак, шундук эчебезгә кату чыга. Миннән дә хутлырак өйдәшне көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың. Мин хөсетсез, эчемдәге тышымда. Сине тәрбия кылган сазан тәре, Сәрияне әйтәм, ул менә хәйләкәр төлке, анадан тума чишендерде бит үзеңне, бөтен киемеңне сатып эчеп бетерде. Шәт, кияреңә ыштаның да калмагандыр.

— Мин аңа артык киемнәремне үзем бирәм.

— Бирми хәлең юк, апаем. Шуңа алданып кына айга бер идәнеңне юа, ашарга пешерә. Итүсә бушка эшләр сиңа, сасы балык.

— Алай кушаматлар белән кешене мыскыллама, Фәрдәнә.

— Әй, апаем, харап ентилегент бит син, авылда гел кушамат инде ул. Сасы тек сасы менәтерәк. Эчсә, үз катысына үзе буялып сасый инде.

— Кем сасый, кем?! — Ачык ишектән сиздермичә генә кергән Сәрия идән уртасына басып сайраган Фәрдәнәнең чәч үрмәсеннән умырып тотты. — Син нәстә минем гайбәтне сатасың?!

— Кызлар, зинһар, тавышланмагыз, — дип ялварды Сара. — Узган-барган ни уйламас.

Тик ике хатынның «мунча ташы» кызган, сүз саен «пар» чыжлый иде.

— Кисәүле нигезеңдә улап утырмыйча ник монда ышкынасың? — дип үкерде Сәрия.

— Әлкәш тәре, үзең соң, сырхауны ташлап, ике көн кайда сөйрәләсең? — дип чинады Фәрдәнә. — Укытучының соңгы пар туфлиен саткан акчага чуаш көмешкәсе тыгындыңмы? Степка түти белән икегезнең исерешеп дуңгызлар аранында аунаганын кешеләр күреп кайтты!

— Ә син, кәнтәй, кеше тикшермә. Ирләрнең чутын язып барган амбар кенәгәң дә яндымы, шуны әйт башта.

— Көнләшәсеңме? Үзеңә ирләр күзе төшмәгәнгә тишегең әрниме? Син сазаган әлкәшкә кем карасын ди! Кешедән качып эчәсең, шешәңне тирескә күмеп. Кабымлыгың да тирес кортыдыр әле.

— Кызлар, кызлар! — дип өзгәләнде Сара, ике кулы белән карават тимерен төйде. — Җитте, туктагыз!

Ләкин тегеләр ташка су өсти торды.

— Син шешә башы имгәндә, мин ирләр кочаклап йоклыйм, ичмасам. Кара кыяфәтеңә, көмешкә тыгына-тыгына борының зәңгәрләнгән.

— Синең, ирләр атландыра-атландыра, аякларың чалшайган, корсагың ботыңа салынган.

«Йа Раббым, әгәр канатлар үссә, мин бу ызбадан очып чыгар идем дә зәңгәр кыңгыраулы аланга төшәр идем. Торна булыр идем мин, ап-ак торна... Кичә кыек турысыннан ике торна тезелешеп китте.

Аларны тәрәзәдән күрдем дә, күзләрем яшьләнде. Очасы иде, әй!»

Хатынның уй челтәрен тагын зәңгәрле-күкле тавышлар ертып керде:

— Ирләр сиңа чиратка языла, төн буе капкагыз ябылмый!

— Махмырдан тәгәрәгән төннәрдә безне саклыйсыңмы? Беләбез, әлкәш кисәге, беләбез, айга карап улаганың ишетелә иде шул.

Кинәт калын гына ир-ат тавышы ызгыш-талашны урталай кисте:

— Хәерле кич! Нигә кычкырышасыз, күршеләр?

Ике хатын авызларына су капкандай шым булдылар.

— Менә, авыл хәбәрләрен чүпләп, Сара укытучының күңелен юатабыз, — диде Фәрдәнә, кеткелдәп.

— Ие, — диде Сәрия. — Өчәүләшеп көлешә идек әле. Уз, Арыслан, түргә уз. Сарага йомышың төште мәллә?

Арыслан, укытучы ягына күз салмыйча гына, тәрәзә буендагы урындыкка барып утырды.

— Хәл белергә дип кенә керүем, йомышым юк, Сәрия ханым, — диде ир.

— Туташ, — дип төзәтте Сәрия, һәм Фәрдәнә тарафына агулы ук очырды. — Мин кул тимәгән саф кыз бала. Кайберәүләр кебек ирләр җыеп түшәгемдә кундырмыйм.

— Һәй, оялмый да, кырык яшендә кызлыгы белән мактана берәү. Димәк, караучы юк, — дип, укны кире Сәриягә борды тегесе.

Сараның чигәсенә шаулап кан йөгерде: яңадан чәкәләшәләр, ахрысы! Арысланнан оят. Ут үрләтеп талашсалар, бу ир нәрсә дияр аның йорты турында, Раббым?! Гайбәт оясы икән дип уйлар, мөгаен.

Арыслан:

— Күршеләр, сезнең хәбәрләр Сарага кызык түгел, — дигәч кенә, хатыннар ишеккә таба борылды.

— Иртәгә районнан табиб чакыртырбыз, — диде ир, икәү генә калгач. — Ул дарулар язар.

— Рәхмәт, Арыслан. Миңа табиб та, дару да ярдәм итә алмый. Карадылар инде, нервылардан, диләр, берәр көн аякка басарсың, диләр. Вакыт кына төзәтер барысын да. Сиңа кайгыртуың өчен тагын

бер кат рәхмәт. Кереп йөрмә, авылда сүз тиз тарала, хатыныңа ишеттерерләр, тынычлыгыңны бозарлар. Каратайда халык күпертеп, булмаганны бар дип сөйли.

Сара, уңайсызланып, чәч толымының очын бөтерде.

— Их, Сара, Сара! Сүздән куркып бәлагә тарган кешенең йортын өч чакрым уратып узаргамы хәзер! Сиңа кемдер булышырга тиештер бит!

— Мин бу авыл өчен ят та түгел шикелле инде. Нәгыймә карчыкның оныгы. Каратайны мин мәрхүм әтинең сөйләве буенча белә идем. Иң авыр чагымда, кая барып сыеныйм дигәндә, нигәдер

шушы авыл коткаручым булып тоелды. Әти Каратайны гел мактый, авылдашларым искиткеч мәрхәмәтле, дип сөйли иде.

— Алайса, син Фәрит абзый кызы икән! Оста гармунчы иде ул, урам җыеп биетә иде. Без, балачага, «уйна да уйна» дип, аның теңкәсен корыта идек. Соңрак ул ак бантиклы кызчык белән авылга да

кайтты, аннан югалды. Яшьли үлгән, мескен. Ә теге кызчык син идеңме?

Сара хәтерләми иде.

— Без анда бәләкәй идек шул, — диде ир. — Авыл да бүтәнчә иде. Әтиең дөрес сөйләгән: халык миһербанлы, тәүфыйклы, ак йөзле иде без үскәндә. Тик заманалар гел үзгәреп тора. Алай да өметсезләнмик, коллега. Дөнья изге бәндәләргә корымас. Ә теге вакыт дигән сәгатьнең телен алга күчерәбез: син тереләчәк көннәр тизрәк якынаерлар. Әүвәл боек күңел капкаларын ачыйк. Урман

буенда безнең бик матур сазлы күлебез бар. Анда быел ике торна төште. Кешеләрдән дә курыкмыйлар, кулга ияләшкәннәр. Барып карыйбызмы?

— Син... син, Арыслан, үртисеңме әллә?

Ирнең йөзе җитдиләнде.

— Шаяртулар икенче төрле була ул, — диде. — Өй эчендә бикләнеп ята-ята син тәмам боеккансың, ә күңел төшенкелеге — иң яман авыру. Әткәй ясаган кабыклы кул арбасы тузмаган әле, үзе шакмак тәгәрмәчле, үзе җайлы.

— Кеше көлдермик, Арыслан.

— Без, мулла абзый аяксызлангач, аны мәчеткә җомга намазына кул арбасына утыртып илтә идек. Абый-апалар, бу изгелегегез мең өлеш булып үзегезгә кайтсын, дип, рәхмәтләр укып кала, беркем дә авыз ермый иде.

— Юк, барыбер кирәкми, син ир кеше, әнә Сәриядән үтенеп сора, ул алып барсын, — дип карышты Сара. — Чынлап та, минем торналарны күрәсем килә.

Сәрия ишегалдында һаман Фәрдәнә белән тарткалаша иде, Арыслан чакыргач, йөгереп өйгә керде.

— Уф Аллам, өч борынга җыелабызмы? Баскыч төбендә кабыклы арба да тора. Төяп кенә килештән мәллә «җемелдек күзләр»не?

— Сәрия, — диде ир, аның сүзләрен колак яныннан уздырып. — Шул арбага Сараны утыртып, торналар карарга төш әле. Ат җигәр идең, сукмагы тар.

— Нәстәгә?! Торнага?! Башыңа тай типтеме әллә?! Шәһәрнекеләр чак-чак тиле-миле инде ансы.

— Сиңа арба тартып баруы читен булырмы? — диде Сара, хыялының чынга ашмавыннан куркып.

— Һи, син дә йөк тагы! — Карт кыз комарланып ызба эченә карашын ташлады. Аның нәрсә эзләгәнен сизенеп, укытучы авыр сулап куйды.

— Эзләмә, Сәрия, син барсын да сатып бетердең...

— Әлсә бармыйм! — дип кырт кисте кыз. — Тәк тә сине карый-карый үләм инде. Сезгә кирәк җүләр торналар. Юл хакын түләгез. Тапканнар ишәк!

— Күпме? — Арыслан кесәсеннән акча чыгарды. Ул бит кайчандыр шушы кызны яраткан иде. Беренче мәхәббәте иде Сәрия... Нишләгән ул? Мәчене рәнҗетсәләр дә жәлләп елаган Сәрия нишләгән?! — Мә, ал, юл хакы...

Карт кыз акчага үрелде дә кире кулын тартып алды.

— Әйем, акчаның пачуты юк Каратайда. Ике бүтилкә аракы бир лутчы.

— Аракы?! Нәрсәгә?

— Әй, белмәгән булып кыланма инде, Арыслан дус. Әнкәң әллә кайчан сөягемнән он тарттыргандыр. Эчәм бит мин, дөньяның артына тибә-тибә эчәм. Мәһишә әбидән көмешкә сатып ал бу акчаңа. Миңа бирми ул, иске бурычларым түләнмәгән.

— Мәһишә әбидән, дисеңме? Кайсы Мәһишә ул?

— Безнең авылда икенче Мәһишә тумаган әле, шул Мәһишә, абыстай Мәһишә! Көндез ашка йөри, дога укый, төнлә көмешкә кудыра.

— Алдашма, гөнаһсыз карчыкка кара якма, кит, Сәрия, чыгып кит, күземә күренмә! — дип дулаган ирне Сара йомшак тавыш белән бастырды:

— Сәрия ялганламый, Арыслан. Мәһишә астай көмешкә белән сату итә. Өч малае да эшләми аның, шуларның тамагын туйдыра.

— Хатын-кыз эчә, абыстайлар сата. — Арыслан гаҗәпләнеп тел шартлатты. — Шәһәрнекеләр эчәләр, анда күз дә, колак та юк, ә монда, авылда... бер-берсен беләләр бит, аналарын корт чаккыры!

Гафу, Сара, сүгенмәс җиреңнән сүгенерсең.

— Син үзең гафу ит, Арыслан. Минем аркада кәефең бозылды.

— Ә без барыбер торналар күрергә тиеш!

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: maydan.tatar

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: