Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 апрель , 23:09

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (2)

Шаһиәхмәт бугазына таш тыгылган әтәч кебек, муенын өскә сузды, маңгаена кадәр менгезеп күзен акайтты, аннан, биленә суккан төсле, капыл урталай сынып төште һәм мүкәли-мүкәли идәндәге аракыны яларга кереште. Аракы балчыкланып каткан шакшы идән ярыкларына тулган, аска тиз генә акмый иде. Ир, телен чыгарып, лач-лач китереп ялады да ялады. Үзе эт кебек ырылдый иде.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (2)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (2)

2

 

Ерак Себердә ул җан тартмыйча егерме ел яшәде. Иртән торып салкын асфальтка аяк басу белән, табаннарына суык йөгерә дә, күңел ирексездән яшел чирәмле урамнары белән төшләргә кереп саташтырган авылга талпына, җылы эзли. Атау болыннарына, Сөлчә ярларына ашкына, һәр капка төбенә тукталып, авылдашлары белән күрешә иде. Күз алдында Каратай гел бер сурәттә тора: әнә кич җитә, урам тутырып көтү кайта, тояк тузанына кушылган мөгрәү тавышы авылга тарала. Әнә малтуарлар абзарларга ябылган, чәйләр эчелгән, күрше-күлән капка төбенә җыела. Оста телләр сандугач сайрата, бала-чага колак шомартып тыңлый... Әнә яшь-җилкенчәк гармун уйный. Тальян моңы төн йоклаган кошларны сискәндереп уята...

Арыслан шундый авылны сагынды, туган җир аның хәтерендә шул рәвешле уелып калган иде. Һәм ул төянде дә, Себер белән хушлашып, авылына тәвәккәлләде. Яңгырлы көн иде, авыл башындагы чокырлы юлда машинасы батты. Ярый әле Каратай башыннан трактор чыгып килә иде, ир кулын изәп туктатты. Кабинага өч егет кысрыкланган иде.

— Бөркетләр, булышыгыз әле, зинһар.

Егетләрнең рульдә утырганы, тәрәзәдән генә муенын сузып:

— Бер «чистай малае», абзый, яме? — диде.

— Кем, кем? — диде Арыслан, аңламыйча.

Егетләр шаркылдап көлде:

— Бер ярты, абзый, бер ярты! Ату келтерефүн арбаңны этеп тә тору юк. Бушка тир агызмыйлар бездә. Әллә айдан сикердеңме син?

Тракторчының йөз-кыяфәте таныш тоелды Арысланга. Мәктәптә бергә укып, бергә Атау болыннарында тәгәрәп үскән Шаһиәхмәт малае түгелме соң? Бервакыт алар Шаһиәхмәт белән Сабирҗан мулланың биш олау утынын өч чакрым урманнан кул арбасына төяп ташыганнар иде.

Шунда Шаһи болай диде:

— Малай, Сабир мулла акча-фәлән бирсә, әйдә алмыйбыз, икебезгә дә дога кылдырабыз.

Арысланның исе-акылы китте. Унбиш яшьлек дусты мөәзин малаенда акыл да, иман да хәтсез икән лә! Хәер, ул чакта әбиләр «Бер дога бар дөнья малыннан артык» дип өйрәтәләр иде шул...

— Син Шаһиәхмәт малаемы?

— Иртән аныкы идем, көндез атакайны җен алмаштырмаса әгәренки.

— Ярар, юлыгызда булыгыз, җегетләр!

— Саранланма инде, абзый. Яртыңны жәлләмәсәң, машинаңны сөйрәтеп, авылның теләсә кайсы очына илтәбез. Без мирово солдатлар, иеме, Габдел?

Шаһи малае иптәшләренә күз кысты.

— Яртым юк, — диде Арыслан. Чынлап та, ул «чистай малае»н тыкмаган, дөресрәге, дөньяның бу ягын уйлап бетермәгән, әгәр инде тагын да күңелен ачса, авыл ярты теләнеп каршы алыр, бәлагә

юлыкканда, әҗер сорар дип башына да китермәгән иде. Эче актарылып, бәгыре көйде ирнең. Әмма гарьләнүен сиздермәде. Бүтән ялынмады да. Көпчәк чумган чокырга таш кисәкләре ыргыта башлады.

Ә трактор, аның йөзенә пычрак валчыклары чәчрәтә-чәчрәтә, күтәртмә юлга ыргылды.

Кичен әнисе табын янында авыл хәлләрен сөйләде:

— Мәчет салалар, улым. Нигезе зәһәр тавышлы булды. Әүвәл урын өчен даулашты халык. Берәүсе, искесе янәшәсенә салдырыйк, ди, икенче берәүсе, авыл уртасына, ди. Үзара ызгышып-талашып, берберсен каргашып, кара дошманнарга әйләнештеләр. Рушаниянең капкасына бозык йомырка бәргәннәр, имештер, анысы исә, коймама терәп мәчет куймагыз, дигән. Ник алай дисен инде ул мескен карчык,

киресенчә, кинәнә, иман йорты белән янәшә яшим, дип. Бу тирәдә эчеп сүгенүчеләр йөренмәс, дип. Әнәтерәк Шаһиәхмәт малайлары манара калае ташыдылар трактор белән. Сүгенә-сүгенә бушаттылар да мәчет турына, баскычына утырып аракы чөмерделәр. Шешәсен идәненә бәреп ватканнар. Җыештыручы Миңнеруй елый-елый җыйды пыяла ватыкларын. Син, улым, берәр яшник акны апкайтмадыңмы? Коймалар ауган, мунча ләүкәсе черек, осталар чакыртып рәтләтәсе иде ауганегылганны. Аракысыз бит берсе дә эшләми.

— Нәрсә булды соң бу авылга, әнкәй? — диде Арыслан, теше сызлагандай чыраен газаплы чытып.

— Ничек «нәрсә булды», улым?

Анасы, Шаһиәхмәт малае кебек үк, аңа сәерсенеп карады.

— Нәрсәгә генә тотынма, сүзне каян гына башлама, аракыга килеп терәлә бит, әнкәй!

— Син, улым, бүген генә дөньяга туган төсле кылынып утырма инде. Себердән җибәргән акчаларың кая тузган дисең соң, шул зәхмәт суына бит, шуңа. Кое бурасын алмаштырдым, биш бүтилкә сорадылар, өстәвенә өч бүтилкәне бер черек бүрәнә чыккан саен капкалап бардылар Габделхак белән Нәҗибулла. Арт капка ауган ие, икене куйдым, келәт башы өчен гүпчим акча алмадылар, бүтилкәләтә генә түләттерделәр.

— Әнкәй, әнкәй! — Арыслан, хатыныннан уңайсызланып, анасын исәп-хисаптан туктатты. — Син намаз карчыгы, шушы хәрәм нәстәкәйне ник йортыңа кертәсең? Әби аны урыс авылы кибетенең

киштәсендә күрсә дә: «Кичер, Ходаем, күзем гөнаһлы әйбергә бакты», — дия иде.

— И улым, сиңа мине битәрләве җиңел ул. Менә яшәп кара әле, дөнья куып кара, аракысыз сыңар салам да селкетмәгәннәрен үзең дә күрерсең. Бездә ялгыз карчык-корчык пинсә акчасына икенче көнне үк аракы юнәтә. Аракы — баш, аракы — муен хәзер авылда.

Анасы белән бәхәсләшү мәгънәсезлек иде. Авыл юлында нишләттеләр әнә, аракым юк, дигәч, сәлам дә бирмәделәр. Тик беркатлы күңел ышанмый. Моннан егерме ел элек шундый авыл калдымыни Арысланнарны озатып, ә? Каратайда исерекләрнең әсәре дә юк иде. Бер Гафил атлы бәндә салгалады, әмма мәчет картлары аны яман гадәтеннән бик тиз тыйлыктырды: яңгыр яумыймы, агач-куакны яшен сугамы, чишмә корыймы — барысы өчен дә Гафилне гаепләде. Бөтен гөнаһ-гаепне үз өстенә җыеп, авылдашларының нәләт-каргышына коенып яшәү, күрәсең, Гафилгә читен булгандыр, ул капыл шайтан суыннан бизде, хәтта эчкән урыслардан җирәнә башлады.

...Кайтуының икенче көнендә үк Арысланны хуҗалык рәисе кәнсәләргә чакыртты, гозеренбелдерде:

— Арыслан абзый, һөнәрең укытучы икәне дә ызнамы безгә, пәнимайты. Алай да көзгә тиклем электрик сыйфатында эшләп тормассыңмы? Ярты авыл утсыз интегә, пәнимайты. Барый, пычагыма

ярый, исерек килеш баганага үрмәләгән дә аска мәтәлгән, муены сынган, пәнимайты палажиниены. Зарплат тучны бирәм, зерналата да бирәм, риза бул.

Электр рәтен белә иде Арыслан. Армиягә кадәр Каратайда ут чыбыклары да сузып йөрде.

— Тырышырбыз инде, энекәш. Кирәксә, хәзер үк эшкә керешәбез. Кемнән башлыйк? — диде ул, рәисне сөендереп.

— Шаһиәхмәтләр йортыннан. Ярты ел инде җил аларның багана чыбыгын өзгәнгә, пәнимайты.

Балачак дустым белән күрешәм дип шатланып, Арыслан түбән очка ашыкты. Шаһи пыр тузып ишегалдында тавык куа иде. Ике яшьти, ике хыялый дус, бермәлне кул бирешергә дә онытып, берберсенә карашып тордылар. Шаһиәхмәт арык гәүдәсенә каралып җир төсенә кергән сәләмә майка белән балагын яртылаш бозау чәйнәгән чалбар элгән, йөзе куркыныч: чәчләре мич пумаласыдай тырпайган, яңагын саргылт төк баскан иде.

Өй эченнән ниндидер хатын-кыз кычкырмаса, алар тиз генә аңга килмәсләр иде әле.

— Исерек бугаз! Тоттыңмы, суйдыңмы тавыкны?

— Кәзер, кәзер тотам, — диде Шаһиәхмәт, ул «х» хәрефен бала чагыннан ук әйтә белми иде. — Агын тотыйммы, карасынмы, катын?

— Агын, дидем, картрагын, исерек бугаз! Мисез тавык!

— Шаһи, туктале, мин дә булышыйм әле, — дип, дустына кушылып Арыслан да тавык куарга кереште. Ниһаять, берсен абзар читенә кысрыклап тоттылар.

— Малайның ташы кызган, — диде Шаһиәхмәт, черт-черт җиргә төкереп. — Үләнәм, ди. Сине, яшьти, танымассың да.

— Сине дә, — диде Арыслан, күрешергә кулын сузып. — Йә, нихәл?!

Шаһи ялкау гына кул бирде дә пышылдауга күчте:

— Баш чатный, букчаңда нәстә ул, күчтәнәч яртымы? Әдә карлыган куагы төбенә, катыннан качып кына юл тузаннарыңны юыйк, малай.

— Юк, яшьти, сумкада ут кирәк-яраклары ул. Караңгыда яшисез икән бит.

— Авызны кашык таба ла анысы. — Шаһи калтыранган бармаклары белән шатыр-шотыр корсагын кашыды. Өметсез генә кул селтәде. — Җук кәсрәт кайгыртасың икән.

«Шаһиәхмәтме соң бу? — дип шикләнеп куйды Арыслан. — Мин йортларны бутамадыммы?»

— Ничек «җук хәсрәт»? Утсыз яшәп буламы?

— Миңа ни! Кайттым-яттым, тордым-киттем. Ордым яктысын, ордым караңгысын.

— Эчкәнгә шулай ул, яшьти. Малаең да, борын асты кипмәгән, салырга ярата икән.

— Акыл сатма, җәме, эчсә — эшләп эчә, кешенекен ырламый. Мона син — саран, Себереңнән бер ярты апкайтмагансың. Дусларны көрмәт итмисең, ызначит.

— Ташла, Шаһи. Атаңның рухын рәнҗетәсең бит. Син — мөәзин малае...

— Чур, братун! Ми капкасын каерма. Күзләр чәчри монда баш сызлап. Әдә тиз-тиз генә ут керт, мужытса, катын куйган бүтилкәдән миңа да өлеш чыгарырсың, үзең генә чөмермәссең. Катынның

яшергәне бар аның, дәҗҗал, итәк астында саклый. Барыйга эчерәм дигәние, ул сыбулыч муенын сындырган. Катын, катын! Ал үләксә тавыгыңны, бугазладым.

Өйдән, камырлы кулларын керле алъяпкычына сөртә-сөртә, умарта корты кебек безелдәп, Шаһиәхмәтнең хатыны чыкты, күз угын Арысланга кадады:

— Бусы ниткән алкашлар әртиленнән тагы? Тыгынырга гына җыелалар. Шаһи йортында аракы елгасы ага диярсең.

— Катын, чәпчемә әле, Арыслан кордаш бу. Ут чыбыгын ялгыйм, ди. Себердән кайтып җүнле эш белән җөри дисеңме әллә? — дип сукранды Шаһи.

Хатын күз угын җәлт кенә иренә күчерде.

— Сиңа аракы чөмерү генә җүнле эш шул, сасы көзән! Ташы келәттән чыбыкларны! Туйга хәтле ут ясасалар бик сөенерсең. — «Умарта корты»ның тавышы йомшарган иде инде. Ул Арысланга

ялагайлана башлады: — Җанкисәгем, эшлә генә, зинһар. Шушы бирәннән саклаган яртым әзер, җә бездә эчәрсең, җә кесәңә тыгып кына китәрсең. Себердә салкынмы соң үзе?

— Киенсәң, җылы, — диде Арыслан, кәефсез генә Шаһиәхмәтнең тормышын ул болай булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дусты шигырьләр яза, укырга хыялланган иде. Хыял канатларын кем көйдерде икән, ә?

Бу йорттан ул тәмам изелеп чыкты. Ут кабынудан айга сикергән шапшак хатын чебен сырган ипи кисәге белән мүкләнгән кәбестә янына бер шешә чыгарып утырткач, Шаһиәхмәт бизгәк тоткандай

калтырана, ә күзе май ялаган мәченеке кебек ялтырый иде.

— Малай, миңа да тамыз, җәме? Малай, үлгәндә дә онытмам, малай. Каберемдә дә дога укырмын үзеңә. Миннән алдарак үлсәң, кабер төбеңә мамык җәярмен.

Шунда Арыслан яшьтиен каты җәзалады. Ахырдан бу этлеге өчен үкенеп туялмады, төне буе йокламыйча уфтанды, уфырды.

Кырлы стаканга тутырып аракы койды да ул:

— Синең өлешең, — дип, идәнгә түкте. Янәсе, шулай дөрес эшли, дустын хәмердән биздерә. Янәсе, моннан соң Шаһи гомерендә дә авызына капмый.

Шаһиәхмәт бу хәлдән әллә нишләде. Әүвәл, бугазына таш тыгылган әтәч кебек, муенын өскә сузды, маңгаена кадәр менгезеп күзен акайтты, аннан, биленә суккан төсле, капыл урталай сынып төште һәм мүкәли-мүкәли идәндәге аракыны яларга кереште. Аракы балчыкланып каткан шакшы идән ярыкларына тулган, аска тиз генә акмый иде. Ир, телен чыгарып, лач-лач китереп ялады да ялады. Үзе

эт кебек ырылдый иде. Түзмәде Арыслан, укшып тышка йөгерде. Дөньяның байтак әшәке күренешенә юлыкканы бар, әмма болай тетрәнгәне юк иде, чөнки бу җирәнгеч сурәттә җан дустының шәүләсе

чагыла иде.

— Эчеп кайттыңмы әллә, улым? — диде әнисе, аның капкадан алпан-тилпән атлап керүен күреп.

Ана карчык моны бер дә хафаланмыйча гына сораган кебек тоелды.

— Ник алай дисең, әнкәй?

— Соң... диям инде, диям. Эштән кайтуың лабаса!

— Эштән кайтканда эчәргә тиешме кеше?

— Ярар, улым, эчкәнсең икән, ыспурлашма, кер дә ят. Килен борчылыр.

— Их, әнкәй! Нинди сүз бу?! Шыр айнык мин, шыр айнык. Нишләдегез соң сез, ә?! Аракыны Алла урынына күрәсез бит! Карчыкларга хәтле шуны теленнән куймый.

Ул төн Арыслан өчен коточкыч газаплы булды. Икенче төн дә аңа мәхшәр әзерләгән иде: кайчандыр гөрләп торган Әманулла абзыйлар йорты янды. Мәрхүм Әманулла аны, чуаш урманыннан нарат бүрәнә ташып, оныкларына калырлык итеп салган иде. Тырыш кеше иде ул, барысын да хәләл көч белән тапты, ә кызы бер сәгать эчендә аның мал-мөлкәтеннән көл өеме өйде. «Исерек ирләр җыеп ята, — дип шаулашты халык, — шулар гына төпчек ташлаган. Кем аңа ут төртсен ди. Алла каргады...»

«Алла каргады» диде дә Каратай, утны сүндерергә ашыкмады. Теленә салынып, карап торып яндырды. Югыйсә йорт саен кое, кое саен чиләк. Элек авылда мунчага ут капса да, яше-карты егыла-бәрелә су ташый иде. Ә бүген беркем дә кымшанмады.

Монысына бер шаклар катса, икенче бер җансызлыкка өнсез калды Арыслан. Ян күршедәге Нәгыймә карчыкның иске ызбасында авыру укытучы хатын яши икән. Һәммәсе дә акыра-кычкыра, ләкин ызбага якын килергә базмый. Аны да тамаша кыла-кыла яндырырга исәпләре. Җитмәсә, кайсыдыр «укытучы өендә түгел, Сәрияләрдә» дип бәхәсләшә.

«Юк, юк, егерме ел эчендә авылның бу тиклем бәгыре катмас. Болай ук үзгәрмәс Каратай».

Арыслан күңелендә туган шик-шөбһәләрне куарга тырышты, үз-үзен юатты. Өметкә шайтан төкермәгән иде әле...

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: tatar-today.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: