Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 апрель , 16:47

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (1)

«Йа Ходай, — диде хатын, коты очып терсәкләренә таянды. — Өйгә ут капкан! Бу бит мин янып ятам, мин дөрли-дөрли янам! Сәрия, мөгаен, тыштан ишеккә йозак салгандыр, мине берәү дә өйдә дип белмидер. Мин... мин үлеп барам! Әнә ничек агач чертли, ничек әче төтен тынны кыса...»

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (1)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Ак торна каргышы. Повесть (1)

1

 

Төн шундый яктырды, шундый яктырды, әйтерсең күктәге ай алма кебек шып итеп авыл өстенә өзелеп төште. Күзгә кадалган яктылыктан качарга теләп йөзен капларга үрелгәндә, ул хәлсез

бармакларының кан тамырлары аша үтәли саркып чыккан алсу-зәңгәр төстәге нурларга хәтле күреп өлгерде. «Ник яна бу төн?» дип уйлады хатын, бүленгән төшен кызганды. Бүген ул тагын өн белән төш арасында яшәде. Юк, яшәмәде, яшәү ул тулы бер гомер була, хатын чеметем генә тереклек итеп карады. Ә төшләр бик сәер иде. Озын буйлы, шома йөзле, сыерчык канатыдай коңгырт күзле ир заты бусагадан атлый да туктап кала, атлый да туктап кала... Кем ул? Кем? Мондый буй-сынлы ирне авылда күргәне дә, очратканы да булмады. Каратайда аның сынган канатларын төзәтеп дәвалардай кеше юк иде. Әллә Шамил микән? Кара бөдрә чәчләре тураеп, күзләренең зәңгәр төсе уңып шул кыяфәткә кергәнме? Ләкин ул төшләр белән җәзаларга тиеш түгел. Үзе ташлап китте ләбаса, бөтенләйгә, мәңгегә ташлап китте. Кызганмады, миннән башка ничек яшәр бу, димәде. Үлмәскә дә була иде бит.

Аһ, бүген ул аңа үпкәләп ята! Тиле хатын! Үлмәскә дә була, имеш. Газраил баш очыңда кагынсын әле, бар, котылып кара.

Нигә дөрли соң бу төн? Җиһанга ут капкан мәллә? Инде яктылык иске мүк арасына кадәр тулды, инде бүрәнәләрдә кызыл шәүләләр биешә. Торып тәрәзәгә багасы иде, зәгыйфь аяклар тыңламый. Хатын көнозын кузгалмыйча урын өстендә аунады. Ара-тирә ишегалдына алып чыгып һава сулаткан күрше Сәрия бүген кунакта иде, хатын таңнан бирле кояш чырае күрмәде, тәгам ризык капмады, су эчмәде. Ул кеше кулына калган бичара иде.

Кинәт урам яктан, төннең йөрәген калтыратып, әче тавыш белән кычкырдылар:

— Пожар!!! Пожар!!!

«Йа Ходай, — диде хатын, коты очып терсәкләренә таянды. — Өйгә ут капкан! Бу бит мин янып ятам, мин дөрли-дөрли янам! Сәрия, мөгаен, тыштан ишеккә йозак салгандыр, мине берәү дә өйдә дип

белмидер. Мин... мин үлеп барам! Әнә ничек агач чертли, ничек әче төтен тынны кыса...»

Ул кычкырырга маташты, тик сүзләре бугазына терәлде... Хатын лапылдап кире урынына ауды, күзен йомды. Аны беркем дә коткармаячак, ул беркемгә дә кирәкми. Шәһәрдән җыр укытырга кайткан авыру укытучыны авыл әллә кайчан исемлектән сызып аткан, яшиме ул, яшәмиме — аңа барыбер: күрми дә, ишетми дә.

Күзеннән яшь тамчысы сытылып, яңагына тәгәрәде. «Үлгәндә елыйлармыни? — диде ул, гаҗәпләнеп. — Үлем исен сизгәч, адәм баласы акылыннан шашып үрсәләнергә, чәбәләнергә тиеш түгелмени?!»

Ызба тирәсендә акырыш-бакырыш башланды. Ярты төндә йокысыннан уянып аңгырайган халык, бер-берсен уздырып, тамак ерта иде:

— Су, су ташыгыз!

— Сибегез түбәсенә! Кем өскә менә!

— Сипсәң дә җук монда! Җил бу якка куа! Булмый, ут күчә!

— Кайда пажар хөрәсәннәре?! Авыл белән янабыз хәзер, раз-буй!

— Арыслан килә-ә! Җул бирегез. Арыслан килә! Электр чыбыкларын киссен, чыбыкларны!

«Мин үлеп барам, алар дөньясы белән минем дөньяны ут аерды. Ичмасам, «хуш» дип әйтергә, бәхиллек сорарга берәр якын кешем дә юк... Шамил, Шамил, син генә аласың бугай мине. Үлгән чакта:

«Калдырмас идем үземнән», — дидең. Шулай ярыймыни, ә? Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгән ич. Менә ал... Кочагыңны җәеп көт...»

Хатын соңгы мәртәбә суларга дип авызын ачты. Шунда ишеккә китереп типтеләр. Ишек шапылдап идәнгә ауды, тузан бөркелде.

— Кайда син, әй? — диде бусага төбендә таптанган берәү, күзе белән өй эчен айкап.

Хатын әз генә күтәрелә төште һәм... тәне чемердәп, әкрен генә артка авышты. Бусагада Ул — төшендә күрешкән озын буйлы ир басып тора иде. Ниһаять, тавыш иясе аны тапты, ажгырып карават

янына килде.

— Ахмакбикә! Тереләй янасың бит! Тор, чык! Пожар бит, күршең яна. Әллә сукырмы, әллә чукракмы син?! — дип, ямьсез итеп акырырга тотынды. Үзе, чөеп атардай булып, бер кулы белән караватны селкетте.

— Янучы мин түгелмени? — диде хатын, аптырап.

— Күршең, дим! Тор, тәмләп-иркенләп янарга ниятлисеңме әллә?!

— Син кем? — диде хатын, аның җикеренүләрен бөтенләй ишетмәгән төсле. Хәзер инде ул үлмәячәген белә, үзен шушы ир коткарачагына ышана, шуңа күрә тыныч кына сөйләшергә тырыша

иде.

— Мине танымыйсың син, — диде ир, караватны селкетүдән туктап. — Авылга кайтуыма өч кенә көн әле.

— Син дә минем хәлне аңламыйсың, — дип көлемсерәде хатын. — Юкса «тор да тор» дип тинтерәтмәс идең. Аяклар йөрми, аяксыз мин... Әгәр авырсынмасаң, күтәреп кенә чык...

— Шулай диләр аны. Аягың йөрмәсә, телең бар. Кычкырырга иде кеше ишетерлек итеп. Өйдә юк, дип маташалар бит әнә, Сәрияләрдә, диләр. Мин нәстә аңлыйм монда. Кил!

Сүзләре дорфа булса да, хәрәкәтләре ипле иде ирнең, ул аны җайлап кына беләгенә салды, аннан үлчәүгә куярга җыенган кебек тирбәтеп алды.

— Каз мамыгы, валлаһи!

Урамның икенче ягына — чирәмлеккә илтеп утыртты ир. Сул күрше Фәрдәнәнең йорты янып бетеп килә, халыкның бер өлеше — күмерләнгән нигезгә, бер өлеше хатынның җиргә янтая башлаган иске

ызбасына су сибә, урам кырмыска оясын хәтерләтә иде.

Бая өзелеп калган сулышын күкрәк читләрен авырттырганчы тутырып сулады хатын һәм үзалдына елмайды. Озынча нәзек бармакларын, пианино клавишлары өстеннән йөгертеп узгандай, чирәмгә тидерде. Әнә тегендә генә, каршыда гына халык тилерә-тилерә ут сүндерә, бала-чага чабыша, ирләр сүгенә, ә ул көй уйнарга тели. Чөнки аңа яшәү кайтты, яшәү озын буйлы ир кыяфәтендә аның өенә атылып керде... Көчле беләкләренә салды һәм күк гөмбәзе астына чыгарып куйды. Әнә тулган ай, аның исән калуына сөенгән сыман, баш очында тулгана... Әнә таң йолдызы Чулпан күз кыса... Йа Раббым! Юкса бу гариплегең белән яшәмәсәң дә ярый ла. Дөнья имгәге бит ул. Бүтән беркайчан да, беркайчан да, әйе, беркайчан да аякларының рәтләнәсе юк. Тамырлары кипкән, кан качкан, һәм аның бу хәлдә берәүгә дә якын буласы юк... Балалар кечкенә, аңардан читтә-еракта, иренең әнкәсе кулында үсәләр. Ире күптән онытты. Бәлки, өйләнгәндер дә. Барып чыкмады ич тормышлары. Ул аны гаепләми дә. Кайсы ирнең чирле хатын иркәлисе килсен. Ирләргә тупырдап торган таза, сау-сәламәт хатын кирәк. Алар, җаныңнан битәр, тәнеңне ярата. Чү, соңгы төшендә ул атлап китте. Әйе, әйе, теге ир аңа кулын сузды.

— Сара, — диде, ап-ачык итеп, исеме белән эндәште хәтта. — Безгә сөйләшергә иде, Сара, — диде.

— Мин җыр язам! — дип җавап бирде хатын.

Шунда давыл өермәсе аларны ике якка аерды. Нәрсә турында сөйләшергә тиеш алар? Икесенең дә тавышы моңсу иде...

Чирәмгә сеңә язган гарип сынны күрделәр дә, күрмәделәр дә. Аңа шаккатмадылар. Хатын, ара-тирә башын күтәреп, шау-шулы төркем арасыннан коткаручысын эзләде. Тапкач, яшертен генә аны күзәтте. Исеме Арыслан икән. Бите-башы корымга буялган, манма су булган ак күлмәге аркасына сыланган. Кырыенда корсаклы хатын-кыз бөтерелә, җиңеннән тарта, каядыр әйди. Ир аны ипләп кенә читкә этәрә дә ялкын эченнән кисәүләрне сөйри. Инде куркыныч артка чигенде, ут үз эшен эшләде дә, халык күңеленә шом оялатып, өйләренә таратты. Корсаклы хатын да чайкала-чайкала өенә таба атлады. Офыкта таң беленә башлаган иде. Арыслан башкалар кебек китәргә ашыкмый, сүнгән кисәүләрне төя... Ичмасам, күз кырые белән генә Сара тарафларына караса иде! Филтәсез сукыр лампа сыман урам уртасында ялгыз гына чеңкәеп калды ич хатын. Аңа бик уңайсыз, чөнки гариплеген беренче мәртәбә кешеләргә күрсәтте. Моңарчы аның дөньясы ызба да ишегалды белән генә чикләнә иде. Хәзер ишегалды да юк, уртадагы коймага хәтле ут ашады, хәзер йорт тирәсе шып-шыр.

Фәрдәнәне хатыннар юатып маташа иде, берара ул күздән югалды, аннан тагын пәйда булды. Аякларын сөйрәп кенә Арыслан янына килеп басты, башын артка чөеп, биленә таянды.

— Калхуз салыр әле яңасын, мин нәстә, ызба дип үлимме хәзер, — дип шар ярып кычкырды. — Төрттеләр миңа ут, әнәтерәк шәһәрдән кайткан шалапай малайлар шырпы ташлады.

Шулчак исән калган сарайдан Фәрдәнәнең абыйсы Илһам атылып чыкты да төтенләгән кисәүне сеңлесенә томырды.

— Азгын ана эт! Синең белән өстерәлгән көчекләр кулы бу, алар тәмәке төпчеген ыргытканнар. Ниемә анда кеше башы катырасың? Придме әллә ул сиңа! Көчекләрең салдырыр ызба!

— Каян килгән пыркарур, тыкшынма, яме. Отпускың үтүт, тай Чаллыңа.

— Йә, халык, кеше көлдермә, җитте, — диде Арыслан, туганнарны тыеп. Һәм ялгыш кына Сарага күз төшерде. Күз төшерде дә, кулын чалбарына ышкый-сөртә, аңа таба атлады. — Гафу, онытып та җибәргәнмен, гафу. Хәзер өеңә кертәм. Бар да тәртиптә. Ызбаң исән-сау, Аллага шөкер, — диде ир, хатынны кулына күтәрде.

Фәрдәнәгә кызык иде, ул шаркылдап көләргә тотынды:

— Кара, кара, күтәрттереп йөриләрме назлы бикәләр. Шәһәрнеке, имеш. Үрмәләп тә керерсең, җан имгәге.

— Прес, — дип, сеңлесен сарайга куалады Илһам. — Бәйләнмә кешегә!

— Тыңлама, — диде ир дә. — Усал сүз йөрәккә чәнчеп кадала инде ул. Бигрәк тә сиңа. Ну нишләтәсең, авылда халык бозылган, элеккеләре каядыр, шайтан белсен.

Хатынны ятагына кертеп салгач та Арыслан китмәде.

— Кызык, синең хакта ишетмәгән идем, — диде. — Исемең Сара диделәр бугай?

— Сара. — Хатын күзләрен яшерде. Ят ир-ат алдында бөтен буең белән сузылып ятуы бик уңайсыз иде. — Кала кешесе мин. Каратайга җыр укытырга җибәргәннәр иде. Үземнең теләк белән, билгеле.

— Консерватория тәмамлаган белгечнең караңгы авылны сайлавы сәер инде.

— Минем тамагым ач, — диде хатын, сүзне икенчегә борып.

— Ә, гафу, нәрсә бирим? — Ир тирә-ягына каранды. — Сиңа берәрсе ризык-фәлән әзерлиме соң, туганкай? Өстәлең буп-буш.

— Сәрия булыша иде, ул кунакта, ахрысы. Шкафта киптергән ипи бардыр, су белән чылат шуны.

— Юк, Сара туганкай, каты-коты белән син каз мамыгына ит кунмас. Мин күз йомган арада әйләнеп киләм, көт. Без синнән ерак тормыйбыз, өч йорт аша гына.

Корымга чумган ир учын шапылдатып чыгып китте. Аның китүе булды, авызын ерган Фәрдәнә ишектән башын тыкты.

— Күрше, дим, әй, күрше! Нанка таптыңмы? Үзе күтәрә, үзе төшерә, ват кыран. Вагыйзә апаның калада адашкан төпчек малае ул, укытучы сыңары. Әлегә электрик, көзгә мәктәпкә укытырга бара, имеш. Авылда төпләнмәкче икән. Ике баласы, корсагы борынына менгән хатыны бар. Калада ачка кипкәндер алар, анда асфальтка бәрәңге чәчалмыйсың шул.

«Нигә, әйләнеп киләм, диде ул. Ашарга китерәме? Ир башы беләнме? Каратай халкына көлеп сөйләргә бер мәзәк булыр инде. Авылда сине дүртәр-алтышар пар күз йотлыгып күзәтә, һәр адымыңны

тикшерә, бәя бирә...»

— Син, дим, чукрак астай, ишетәсеңме мине? — Фәрдәнә, түземсезләнеп, ишек яңагын шакылдатты.

— Ишетәм, — диде хатын. — Нишләп кеше чәйнисең? Үз хәсрәтең башыңнан ашкан.

— Әй, барыгыз да хәсрәт дип лыкырдамагыз әле! Атаң малы жәл түгел шул, диләр. Юри үзем яндырдыммыни. Арысланны яманламыйм мин, астаем, яратып кына сөйлим. Мәрхүм әтиләр ярата иде аны. Син белеп торсын дип кенә әйтүем. Кеше иренә кызыкма дип кенә... Ансы сиңа кем инде кызкатынга караган кебек хисләнеп карасын. Вагыйзә балалары алар һәммәсе дә гарип-горабаны кызгана. Олы малае Әнәс кулсыз катынны өч ел кашыктан ашатты. Катын җанлы Вагыйзәнекеләр. Ярар, була икән сездә хәлләр.

Фәрдәнә, кетер-кетер көлеп, ишек артына чумды. Ул арада, чәчәкле савыт белән кайнар шулпа күтәреп, Арыслан килеп керде.

— Менә әнкәй тиз генә җылытты. Яле, мендәреңә сөял. Тартынма, оялма, без бит коллегалар. Әгәр рөхсәт итсәң, шушы калын китапны тез өстеңә куяр идем, өстәл ролен үтәр иде ул. Җайлымы сиңа?

— Рәхмәт, тик... нигәдер кулым калтырый, кашык тоталмыйм. Син бар, чык инде. Җаем белән әкрен генә ашармын.

— Ә, юк, болай килешмәдек без. Йә өстеңә түгәрсең. Үзем каптырам. Син мине ир заты дип санама. Әйтик, дустың ди мин, яки абыең ди, яисә энекәшең ди. Чын мәгәр! Ризамы?

Хатын исе китеп Арысланны тыңлады. Үзенә шаккатты: ул берсүзсез аңа буйсынды. Ниндидер илаһи көч бар иде бу ирдә. Аны аңлап та, аңлатып та булмый иде.

— Йә, йә, ач авызыңны, вәт молодец, вәт тырыш, — дия-дия, Арыслан савытының төбен ялтыраттырды. — Хәзер инде бая өзелгән сүзебезне дәвам итик, Сара. Тамак туйгач, сөйләшүе дә күңелле, әйе бит? Мәктәптә озак укыттыңмы?

— Ярты ел.

— Димәк, февральгә тиклем. Шуннан бирле урын өстендә, әйеме? Дүрт айлап икән, алайса. Мәктәптән булышалармы?

Нәрсә дип җавап бирсен Сара? Бая Арыслан үзе үк әйтте ләбаса, авыл үзгәрде, халык үзгәрде, диде. Мәктәп ничек булышсын? Аны директор белән завуч беренче көнне үк өнәмәде. Сара Каратайга пианиносы белән килеп төште. Пианино дәү иде, мәктәп ишегеннән сыймады, яңакларын каерып алып кына эчкә керттеләр. Җимерек ишек директорга ошамады, ә завучка — уйналган көйләр. Ул, җае чыккан саен, авыл баласы гармун уйнап үсә, дип чеметте.

Пианино белән Сара ни чарадан бичара сөйкемсез сөяккә әверелде. Ишек тә, «колакка ятышсыз көйләр» дә гаепсез иде, билгеле, бәйләнүнең сәбәбе бүтән иде. Моны бу иргә ничек аңлатасың?!

Хатын эндәшмәде. Тамак төбенә утлы төер бөялгән иде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: МЧС РБ.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: