Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 апрель , 09:15

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)

Бабакае кайчандыр әйткән, кисәткән иде дә бит: – Кызым, кияүне ялгызын калдырып, әниең янында озаклавың – ярамаган эш. Башкага ияләшеп куймасын. – Юк, бабай! Ул андый түгел. Мин аңа ышанам...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)

(Ахыры.)

– Бәлки, шулай килеп чыгуы икебез өчен дә яхшыга булыр. Мин китәм. Мине туктатма! Үзең гаепле. Үзең мәҗбүр иттең...

– Минем гаебем нидә? Сиңа хыянәт итмәдем. Дөньяны үзем көтәм дияргә була, төпкә җигелеп тартам. Сиңа таяныч, ышанычлы хатын булырга тырышам. Кайчан кайтырга уйлыйсың?

– Бөтенләйгә синнән китәм.

– Ничек инде?.. Ә улың? Ә мин?!

Хатынның күзләренә яшь тулды. Иреннәрен тешләде. Әмма: “Елама! Көч тап! Сабыр бул!” – дип, үз-үзенә әмер бирде.

– Улымны сиңа бүләк итеп калдырам. Торганы үзем. Төсем итеп сакларсың. Син аны ныграк яратасың да шикелле. Мин сине дә яратам. Борчылма. Килеп йөрермен.

– Ни сөйләгәнне колагың ишетәме? Телең ничек әйләнә? Оятсыз!

– Ышанмыйсыңмы?!.. Ничек яратканымны хәзер күрсәтәм. Әйдә, кил... – Ул хатынын җитез генә эләктереп, күтәреп алмакчы булды.

Сүзен әйтеп бетерә алмады – Сәвия аны бар көченә этәреп җибәрде. Ир чак егылмый калды, диварга терәлеп өлгерде.

– Төче телләнмә! Кит! Хыянәтче! Якын килмә! Күземә күренмә! Җирәнәм синнән! Мәңге гафу итәсем юк! – Иренең кыланышын мыскыллау, саф мәхәббәткә төкерүе, көлүе дип кабул итте. Шулай сөйләнә алуына ис-акылы китте. – Хайван! Хамелеон! Башка кеше белән чуалуың җитмәгән. Кит! Тотынма миңа, икейөзле хайван! Кит!

– Хайван?! Минме хайван? Күрсәтермен мин сиңа хайванны...

Мөнәвәр, чәбәләнеп, йодырыгын төйнәп, ишекле-түрле йөренде. Шулай йөри торгач, урындыкка абынды. Урындыкларны ваткалап, идән уртасына ыргытты.

Дуслары аның туган көненә бүләккә алты урындык алып килгәннәр иде. Өч пар, һәрберсе берәр урындык тотып, алтаулап шаулашып килеп кергәннәр иде. Шул урындыклар минут эчендә йомычкага әйләнеп, идән уртасына өелде. Кулланырлык, төзәтерлек түгел. Кызып китеп, вак-төяк әйберләрне дә вата-кыра башлады. Түгәрәк көзгесен тимер карават башына бәреп ватты. Күзенә ак-кара күренми.

Усал карап, котырынып Сәвиягә ташланды. Кизәнеп сугып җибәрде. Башын диварга бәрә-бәрә, йодрыкларын тагын-тагын уйнатып кына торды. Селтәнеп, йөзенә сугам дип, танавына тидерде. Кан китте. Канны күргәч, айныгандай, бер секундка тукталып торды. Аннары: “Мин сине кеше карамаслык, кешеләр куркып, чирканып читкә борылырлык итәм! Үзем түгел, башка берәүгә кушармын, кешесен табармын. Син сизми дә калырсың. Шундый итеп “матурларлар” үзеңне! –  дип, усал итеп янады.

Һәм тиз генә төенчеге белән чемоданын алды да чыгып та китте.

 

7

Сәвия башта аны кухня тәрәзәсеннән, аннары бүлмәләренә кереп, кайсы якка киткәнен карап калды. Чүплек яныннан үткәндә төенчеген шунда ыргытты. Апасы янына китәрме дисә, юк, аның ягына борылмады, урам буйлап түбәнгә юнәлде. Тукта, чыгып карыйм әле дип, Сәвия йөзен чүпрәккә сөртте дә төенчекне алырга урамга чыкты. Төенчеккә нәрсә салган икән? Нигә аны чүплеккә ташлады?

Төенчекне күтәреп алып керде. Чишеп карагач, егылып китә язды. Анда тутыгып беткән инструментлар, игәү, чүкеч, өтерге, кайчы, кайраклар, төрле-төрле пычаклар, имеш. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта көн дә кирәк була торган тимер-томыр. Әстәгъфируллаһ, тәүбә-тәүбә. Ташландык дәрәҗәсендәге тимерләрен дә калдырырга жәлләгән. Улы турында уйламады микәнни?! Аны бөтенләй оныткан, ахрысы, аны кайгыртсын иде, ичмасам, дип гаҗәпләнде. У

Ярый әле улы өйдә булмады, бакчада калды, әтисенең ямьсез кыланышын күрмәде, дип куанды ул. Еш кына: “Шул елактан кайчан котылам инде”, – дип сөйләнә иде. Бала еламый булмый инде, аның елавы – табигый хәл. Менә гаҗәп, кайчан котыла, имеш. Монысын ташлап китсә, тегендә дә елак көтә инде.

Тәннәре, башы нык авыртса да ул әлегә авыртуларын тоймагандай кебек. Көтелмәгән хәлдән албыраган, нык аптырашка төшкән иде. Соңгы көннәрдәге төрле кичерешләрдән, әрнүле газаплардан, йокысызлыктан тәмам хәлдән тайган, югалып калган, бөтенләй гаҗиз иде ул.

Чын ерткыч икән дә аның ире! Эче тулы явызлык, этлек кенә, имеш. Шулкадәрле дә кабахәт булмаса! Аңа кинәт куркыныч булып китте. Аның янавы, кешедән кыйнаттырырга уйлавы исенә төшеп, йөрәген әрнетте. Күз яшьләре үзеннән-үзе коела башлады. Сәвия аларны тыймады, гарьлегеннән үксеп-үксеп елады.

Ул бит аның иң-иң сөйкемле, иң-иң ышанычлы дип уйлаган, чын күңелдән өзелеп яраткан бердәнбер кешесе иде. Ул да ихлас яратадыр, дип ышанып яшәде. Хыянәт итүенә дә ышана алмады. Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул. Икейөзле бәндә. Туганнары алдында “Сәвиям-Сәвиякәем” дип, ризыкларны кашыкка алып, аның авызына каптырып утырган була иде. Өйдә бер дә алай кыланмый, бөтенләй икенче, бәйләнергә, кул күтәрергә генә тора. Алмаштырып куйганнар, диярсең, котырына башлый. Сугып җибәрергә дә күп сорамый. Сөйрәлчек, ялганчы, азгын бәндә!

Барысын да алдан уйлап әзерләнгән булган. Сәвия юкта, ул эштә чакта кайтып, үзенеке дип исәпләгән әйберләрне ватарга, кырырга, бер әйберен дә калдырмаска булган икән исәбе. Ике-өч көн кайтмый йөргән чагында план корып, һәр ягын уйлап, вакытын билгеләп куйган. Теге хатын өйрәттеме икән, әллә апасымы? Шунысы гаҗәп: күрше-тирә биргән вак-төяк мебельләргә кагылмады. Сәвия үз көче белән, үзе юнәтеп алган сервант белән урындыкка да тимәгән. Янәсе, үзенекен калдырмый, хатыныныкына кагылмый. Оятына көч килгәнме, үзен әйбәт кеше дип күрсәтергә теләвеме? Әйбәт кеше, тамакка алданып, баласын ташлап китмидер?

Сәвия уйларының очына чыга алмады. Төрлечә уйланды да уйланды. Барыбер бергә яши алмас идек, дигән фикергә килде. Дөньяны икең бер булып тартканда гына бергә яшәү мөмкин. Аерылышу хакында сүз чыкмаса да, ахыры көн кебек ачык булган. Юк аны аерылышу куркытмый. Ничек кенә әйтсәң дә, ул нужаны күп күргән. Монысын да күтәрер, үткәреп җибәрер. Улы гына әтисез үсәр инде. Шулай уйлап, сабые өчен борчылды.

Урындык ватыкларын, чүп-чарны чыгарып ташлады да улын алырга балалар бакчасына китте.

Иренең хыянәте турында күпме кисәттеләр. Ул ышанмады, берсенә дә ышанмады. Ышанып та, ни кыла ала иде инде? Бер хыянәт иткәч, тыела алмас иде. Бер түгел, биш килсә дә, кичерәсе юк.

Бабакае кайчандыр әйткән, кисәткән иде дә бит:

– Кызым, кияүне ялгызын калдырып, әниең янында озаклавың – ярамаган эш. Башкага ияләшеп куймасын.

– Юк, бабай! Ул андый түгел. Мин аңа ышанам.

– Ай-һай, балам, үзең кара инде. Белмим шул... Шулай да мин сиңа аны озакка калдырып йөрмәскә киңәш итәр идем, – дип, башын чайкап, борчылып карап торган иде. Хаклы булган икән бабасы.

Халык та  хак әйтә икән шул: “Иделгә таянма, ирләргә ышанма!”.

 

8

Хатыныннан киткәч, балага алимент түләмәс өчен, ире сөяркәсенең фамилиясен алган булып чыкты. Улы, ир-егет булып җиткәч, әтисен бөтен союз буенча эзләткән иде. Тереләр арасында да, үлеләр арасында да андый кеше юк,  дигәннәр. Туганнары исә, ул үлгән, без белмибез, дигән булалар иде.

Берничә дистә еллар үткәч, базарда йөзгә-йөз очраштылар ир белән хатын! Сәвиянең аны эзләгәне дә булмады, очраганда да җиде ят иде бу ир аңа. Ул аңа игътибар итмәде.

Ир, сөйләшеп тә тормастан, кешеләр арасына кереп югалды. “Ир асылы” менә шундый була икән, дип калды хатын...

 

1974.

Фото: Freepik.

 

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: