Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 апрель , 23:44

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Йонлач Тимербай. Хикәя

Янгынны сүндергәч, песиен кочаклап елады ул. «Каяннар белдең син шуны, ничекләр таптың мине? Точно Тимербай син, песи булып кайткан Тимербай», – дип аны иркәләде. «Кулларың гына юк. Булса гармунда да уйнар идең әле», – дип аны үз куллары белән почетлы урынга – гармун өстенә утыртты.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Йонлач Тимербай. Хикәя
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Йонлач Тимербай. Хикәя

Илле елдан артык бергә яшәгән тормыш иптәше Тимербайны җирләгәч, Тәскирә әби бөтенләй боегып калды. Балалары еракта, оныкларын җәй генә күрә, нәрсә эшләсә дә ялгызы. «Юкка кәҗәне бетердем, үземә иптәш булыр иде», дип уйлады ул, күршесе Сәлимәләрдән чыгышлай, әнә, ичмасам, Сәлимә кош-корты, кәҗәсе белән булашып, вакытын үткәрә. Шундый уйлар белән капканы ачып керүгә, аның күзе ишек алдында утырган йонлач йомгакка төште. «Тагы берәрсе песиен китереп ташлаган!» дип уйлап та бетмәде, җан иясе барлыгын тоеп, соры йомгак аның янына йөгереп тә килде. Аякларына урала-урала мыраулый башлады. «Кит әле, сөймәгәнем – песи!», дип аны аягы белән генә этеп куйды Тәскирә. Әмма песи әрсез булып чыкты, кире килеп, үзенчә «сөйләшә-сөйләшә» сырпалана башлады. Тәскирә шунда гына аның аксаклап йөрүенә игътибар итте. Песинең арткы аягы сынган идеме, ул аңа басалмый иде. Үз гомерендә беренче кат дигәндәй, Тәскирә песи баласын кулларына алды. Бигрәк ямьсез иде ул, йоннары укмашып каткан, үзе ябык, йончып беткән. «Бигрәк Тимербайга охшагансың ләса!» – дип әйткәнен сизми дә калды Тәскирә. Ул да шулай чәчен кистерергә яратмады, эчеп йөргән вакытында өчәр көн тарак күрмәгән чәчләре шулай укмашып бетәр иде. Тәмам йончып кайтып керер иде дә, берчә куркынган, берчә өметле күзләрен Тәскирәгә төбәп, ишек төбенә чүгәләр иде. Йомшак күңелле иде аның Тимербае. Тирә-якны таң калдырып, гармунда уйнар иде. Аеруча иртән, Тәскирә сыер саварга чыгып киткәндә, сузып җибәрә иде күрекләрен, бөтен авылга моң тарала иде. Уйнаганын бигрәк яратса да, сөтен күтәреп кергәч: «Бөтен авылны уяттың бит, хәсис, нишләп пәри шикелле гармун тартып утырасың?!» – дигән булыр иде. Күрше хатыннарының: «Эй, шул Тимереңнең иртән гармун уйнаулары! Күңелләргә үтеп керә. Яшьлеккә кайткан кебек буласың!» – дигәннәре турында беркайчан да иренә сөйләнеп тормады. Гармунсыз торалмады Тимербай, һәр табында, өмәдә, бәйрәмдә, клубта уйнады. Ниндидер бәйрәмнән соң сугышып китеп, ялгыш аны трактор арбасыннан бәреп төшергәннәр – шулай чатан калды. Әмма уйнавын ташламады. Шуларны уйлый-уйлый Тәскирә песи баласын өйгә алып керде, кичтән Сәлимә керткән кәҗә сөтен салып бирде. Тегесе савытны ялтыратып куйды да, түр якта өстәл өстендә чигелгән тастымал белән капланган гармун өстенә менеп ятты. Иң кадерле әйбере кебек күргән гармунга менеп яткан песине Тәскирә җан ачуы белән идәнгә төшереп куйды. Әмма икенче әйләнеп караганда ул тагы гармун өстендә иде. Шулай ике-өч көн барган «сугыш» сорымышның җиңүе белән тәмамланды. «Карале ә, башка җирне признәүәйть тә итми!» – дип, чигенүдән башка чара калмады Тәскирәттәйгә.

Кызык, әмма шушы соры йомгак аның тормышын үзгәртте дә куйды. Тимербае кайткандай, өйгә җылы, ямь керде. Тәскирәттәйнең күңелләре күтәрелеп китте. Күбекле җылы суда юып, киптергәч, өтек кенә песи баласы матурланып китте. Тәскирә аңа «Тимербай» дип исем кушты. Башкаларга аның: «Ярар, кайтыйм әле, Тимербай да көтәдер», яки «Әйдә, Тимербай, чәй эчеп алыйк», дигән сүзләре бик сәер ишетелә иде тәүдә, тора-бара барысы да күнекте, гармун өстеннән төшмәгән песине күреп башкалар да: «Тучны Тимербай икән, гармуны гел янында!» – дип көлә торган булдылар.

Гел кешедән сөт алып булмас дип Тәскирә кәҗә дә сатып алды, сөткә интекмәделәр. Бервакыт Тәскирә иртәнге эшләрне тәмамлап, плитәсен әкренгә генә куеп, аш утыртты да, инде хәтсез вакыт урын-җирдә яткан авылдашы Мәрхәбәнең хәлен белергә китте. Бергә эшләгән чакларын искә алып, сөйләшеп утырганда, Тәскирәнең колагына песи тавышы ишетелде. Тәрәзәдән караса, ишек алдында аның Тимербае кычкырып утыра иде. Тәскирә чыгып, ишекне ачуы булды, тегесе аның өстенә сикерде. «Кит, нәрсә булды? Ничек таптың әле син мине?» – дип аптырады Тәскирә. Ә песи тынычланырга уйламый да иде. Ул туктаусыз бөтерелә, кычкыра башлады. Ямьсез тавыш белән акырып ишеккә юнәлә дә, аптырап торган хуҗасы янына кире килә. «Берәр хәл булганмы әллә? Я берәрсе кайткандар…» – дип бу хәлне аңлатырга тырышты Мәрхәбә. Капкадан чыгуга песи, арткы аягын сөйри-сөйри, өйгә таба җилдерде. Хәле бетеп кайтып кергән Тәскирә ишектән үк зәңгәр сөремне күреп, коты алынды, өйгә тәмсез ис таралган иде. «Ашым!» –  дип уйлап, плитә янына килүе булды, аның күз алдында дөрләп ут кабынды. Баксаң, плитә артына төшеп яткан тастымал шунда төтәп, ис чыгарып яткан икән. Ярый әле аның кабынып киткән минуты-секундына кайтып җитте Тәскирә, югыйсә, йорттан көл генә каласы иде. Янгынны сүндергәч, песиен кочаклап елады ул. «Каяннар белдең син шуны, ничекләр таптың мине? Точно Тимербай син, песи булып кайткан Тимербай», – дип аны иркәләде. «Кулларың гына юк. Булса гармунда да уйнар идең әле», – дип аны үз куллары белән почетлы урынга – гармун өстенә утыртты.

Моның белән генә бетмәде. Тәскирәне генә түгел, бөтен күрше-күләнне аптыраткан тагы бер хәл булды. Җәйге матур иртәдә күршесе Сәлимә килеп керде. «Җир җиләгеннән авыз иттерим дидем сине, күршекәем, бозау арканнарга барган җирдән җыеп кайттым, бигрәк уңган быел җиләк», – дип бармак башыдай эре-эре җиләкләрне шикәр савытына бушатып чыгып китте. Туктале, оныклар кайтырга тора, мин дә барып бер-ике литр җыеп кайтыйм әле булмаса, дип уйлап, Тәскирәттәй зур булмаган савытын күтәреп, авыл башындагы кечкенә тау артына чыгып ките. Аякларын сузып утырып, рәхәтләнеп җыйды ул җиләкне, аларның чыннан да чуты-чамасы юк иде. Савыты яртыдан узып барганда, колагына тагы песи тавышы ишетелде. Караса, аксак Тимербае ямьсез итеп кычкыра-кычкыра, җан-фәрман аңа таба чаба иде. Бу юлы Тәскирә һушсызланып тормады, «Я Ходай, тагы нәрсә булды икән?» – дип куркынып өенә таба йөгерде. Йозакны ачып кереп, өйне ике әйләнде – барысы да урынында, тәртип. «Нәрсә, Тимербай, алдадыңмыни мине?» – дип эндәшүгә, песиенең янында юклыгын шәйләп алды. Ихатадан аның тавышын ишетеп, абзарга юнәлде. Ап-ак кәҗәсенең стенада асылынып дигәндәй торуын күреп, йөрәге жу итеп китте. Каян, ничек башын тишеккә тыккандыр, әмма малның башы кысылып, үзе буылып, асылынып калган иде. Тәскирә кәҗәсен күтәреп алганда, тегесенең кычкырырга да хәле юк иде инде. Бераз әкренрәк булып калса да, исән калды, хәлләнде тагы малкае. Аның гомерен дә шулай итеп йонлач Тимербай коткарды. Өйдә бик астында торып калган песиенең ничек-кайдан чыгуы, бу фаҗигале хәлләрне ничек сизүе, Тәскирәне ничек табуы – болары бер Тәскирә өчен генә түгел, барысына да сер булып калды. Песи булып Тимербайның үзе кайтканына ышана да башладылар хәтта. Ышанырсың да! Йонлач сорыбайның тагы ике сәер гадәте булды. Беренчедән, ул беркайчан да тычкан тотмады. Песи башына, стена арасында кыштырдаган тавышларга битараф булып калды, алай гына да түгел, бервакыт, он тартмасын ачкач, төрле якка биш-алты тычкан баласы сибелде. Тимербай Тәскирә янында иде, әмма ул кымшанып та карамады, әйтерсең лә песи түгел! «Хас Тимербай булырсың икән!» – дип әрләде аны Тәскирә иренең бервакытта да тычканнарга капкан куймаганын хәтерләп. «Йөрсеннәр, Тәскирә, алар да җан иясе бит, тимә, алар ашаганнан бетмәс әле!» – дияр дә куяр иде карты. «Җирәнәм, тычкан үрчетеп ятып булмас!» – дип хатыны күпме котырынса да, бер тапкыр да агу куймады, капкан салмады Тимербай шуларга. Икенчедән, карты тәрәзә шаллары эшләргә бик оста иде. Күңелен биреп, шул бизәкләр белән көннәр буе булашырга риза иде ул. Ни галәмәт, йонлач песи тышка чыкса, Тимербайның остаханәсенә кереп утыра торган булып китте. Аның агач еша торган сәкесенә менеп сәгатьләр буе утыра иде ул. «Эшеңне сагынасыңмыни?» – дип сөйләнә-сөйләнә алып кайтып китә иде аны Тәскирә әби.

Менә шулай. Бу песинең кайдан килеп чыкканын да, Тәскирә апаны машина бәреп киткәч, кайда югалганын да берәү дә белмәде. «Минем Тимербаем кайткан», – ди торган иде Тәскирә әби үзе. Әллә чыннан да шулай гына булды инде? Кычыткан баскан ташландык өй тирәсеннән узганда үзеннән-үзе шул турыда уйландыра.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: