Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 апрель , 09:15

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)

...Шулчак ир хатынның кулын чүпрәк борган кебек каерып борды. Беләк шырт итте. Ир пычакны селтәп җибәреп, ачу белән идәнгә ыргытты да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)

5

Менә шулай, сөекле Мөнәвәре “хәтәр шәп егет” булып чыкты. Эшләп йөргән, баланы, үзен тәрбияләгән бичәкәенә иллә-мәгәр “нык” ярдәм иткән икән ләбаса! Ир дигәнең юньсезнең юньcезе, мәгънәсез булган, имеш. Бүген килеп, шуны аңлады Сәвия һәм үзенең шулкадәр беркатлы, чукрак, сукыр булганлыгына исе китте. Җитмәсә, тагын бер вакыйганы нишләптер оныткан булып чыкты. Оныткан һәм  бер тапкыр гына булса да үпкә белдермәгән.

Ул вакыйга болайрак булган иде. Көннәрдән бер көнне Сәвия эштән кайтты да, бүлмәләрен известь белән акларга булып, измә ясады. Өстәлгә утыргыч куеп менеп, тиз-тиз акларга тотынып китте. Ашыга-ашыга эшләде. Мөнәвәр кайтуга ашарга да әзерлисе бар бит. Ярар, бер көнгә үлмәс, бәлки, өлгерермен дә әле дип, эшне кызу алып барды. Әмма ире, көтмәгәндә, үч иткәндәй, нишләптер көндәгедән иртәрәк кайтып керде. Түбәне, диварларны аклап өлгерсә дә, идәнне себереп юа алмаган иде хатын. Их, ашарга әзерләнмәгән бит. И Аллаһ!

Мөнәвәр ашарга әзер түгеллеген күреп, ачуланып, күзләрен акайтып, бераз карап торды. Аннары кайдандыр зур пычак алып, ярсып-ярсып бар көченә диварларны кырырга, актарырга тотынмасынмы!

– Менә сиңа, менә сиңа! Төкерәм диварларыңа! – дип кычкырына-кычкырына актаруын белде. – Эшем иясе. Кая ашың? Харап, берәү өй матурлый, имеш. Ник иреңне эштән кайнар аш белән каршы алмыйсың? Каенанам юк дип, башбаштакландыңмы? Мин сиңа ир дә, каенана да! – дип котырынып, бар көченә кизәнеп кыруын дәвам итте.

Сәвиянең исе китте.

– Нишләвең бу? Нишлисең? Әллә аклавы җиңел дип беләсеңме? И Аллаһым! Нишләттең диварларны? Аклап беткән идем бит инде! – Ирне туктатырга теләп: – Тукта, тукта! – дип елый-елый, артыннан ияреп йөрде.

Ирнең кулыннан пычакны алмакчы булып, кулын эләктерергә, пычакны тартып алырга тырышты. Пычак әле бер якка, әле икенче якка ава-ава, бер озаеп, бер кыскарып, ялтлап-ялтырап китә. Пычак белән уйнау хәтәр икәнен икәүнең берсе исләми. Берсе – пычакны эләктерергә, икенчесе бирмәскә тырышып, байтак тарткалаштылар.

Шулчак ир хатынның кулын чүпрәк борган кебек каерып борды. Беләк шырт итте. Ир пычакны селтәп җибәреп, ачу белән идәнгә ыргытты да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте.

Сәвия кулының нык авыртуын тойды. Шулай да түзде, игътибар итмәде. Кан-фәлән юк иде. Ул бүлмәнең ергаланып яраланып беткән диварларына карап телдән язды. Күз яшьләре яңгыр булып коелды. Инде нишләргә? Кайчан, ничек төзәтергә, ничек сыларга? Кабат акларга, аклаудан алда тигезләп шомартырга кирәк була бит әле дип, борчылып, әрнеп уйланды. Кулы гына түгел, йөрәге әрнеп, озак елады, кулы турында онытты. Ярый әле, улын телевизор карарга күршеләргә керткән иде. Аны алып чыкты. Капкалап алгач, йокларга яттылар.

Иртән хатын эшкә ашыкты. Кайтышлый магазинга кереп алебастр, известь алды. Ярый әле алган, известь беткән булган икән. Измәләр әзерләп йөри иде, Мөнәвәрнең апасы килеп керде. Бәй, Сәвия ире турында уйламаган да, имеш. Апасын күргәч, гаҗәпләнеп торды. Ә ул апасында кунган икән. Аны разведкага җибәргән булса кирәк, дип уйлап кына куйды.

Апасы диварларга озак текәлеп карап торды, түбәгә дә күз ташлады.

– Апа, әнә күрәсеңме, аклаган диварларны нишләтеп чыгып китте энең! Үзе юк. Кулымны авырттырдым, җитмәсә. Пычагын тартып алам, дип инде. Ничек тагын агартыйм, ничек? Үзе ярдәмләшми дә бит, ичмасам. Башта сылап, тигезләргә кирәк әле. Эштән кайтышлый алебастр белән известь алып кайттым. Яңадан акларга да кирәк булачак. Малайны алып кайтасы да, ашарга әзерлисе дә бар, – дип сөйләнде килен кеше.

Иренең апасы бер сүз дә дәшмәде, саубуллашырга да онытып, бик ашыгып чыгып китте.

Тагын өстәл өстенә утыргыч куеп менеп, диварлардагы пычак эзләрен кулы белән сыйпап тигезләп, алебастр белән сылап, измә белән шомартып, аннары аклап чыкты. Эшләгән эшенә карап, тикшереп, сокланып торды. Ярыйсы, әйбәт булган, дип бәяләде. Бакчадан улын алып кайтты. Бүген төнгелеккә кәстрүл тутырып, аш пешереп тормам дип, олы табаны өеп тутырып, иртәгә дә җитәрлек булсын өчен, күп итеп бәрәңге кыздырды.

Эш бетүгә ире кайтып керде. Хатын –  иренә, ир аңа ләм-мим бер сүз дәшмәделәр. Мөнәвәр тәрәзә янына барып, урамга карап, хәрәкәтләр ясап, кемгәдер кул изәп маташты. Урамда тәрәзә астында кемдер аның хәбәр бирүен көткән булгандыр, ахрысы. Ары-бире тавыш-ызгыш чыкса, ярдәм кирәк булса, тәрәзәдән хәбәр итәргә сөйләшкәннәр, күрәсең. Апасымы әллә башка берәрсеме? Хатыны милиция чакырса,  алып китәрләр дип, качкан, мөгаен. Шөрләп, кунарга да кайтмаган. Икенче көнне апасын разведкага җибәргән булып чыга.

Сәвия өстәлгә табаны китереп утыртты. Үзе утырмады. Ашыйсы килми, басып торырга да хәле калмаган иде. Улын йокларга салып, үзе дә ятты. Ире, өстәл артына утырып, ашарга тотынды.

Кулының авыртуына түзә алмыйча иртәгәсен поликлиникага барырга мәҗбүр булды. Травматологка җибәрделәр, рентгенга төшерделәр, беләгенә гипс салып, справка биреп кайтардылар. Мөнәвәр беләген боргач  сынган булган икән. Шуңа шырт иткәч, пычагын ыргытып, йөгереп чыгып киткән, имеш. Хатын аңа бер сүз дә әйтмәде, бу хәл хакында беркайчан искә алып, үпкә белдермәде. Шыр тилеме, үтә сабырмы булган.

Уй дигәнең синнән сорамый, гел синең белән, син эштәме, юлдамы, өйдәме – бер дә синнән калмый, ияреп йөри. Сәвия уйлап-уйлап та уйларының очына чыга алмады.

Хатынны ниндидер иксез-чиксез бушлык чолгап алды. Хатын-кыз белән буталып йөрүе дә хак инде. Үз күзләре белән күрде бит. Әнә һаман өйгә кайтып күренми. Кайда ашап, кемдә кунып йөри микән? Бөтенләй юлдан язган шикелле йөри бит бу!

 

6

Сәвия бүген көндәгедән иртә кайтты. Башы авыртып тора, кулына эш бармый. Бүлек мөдире аның хәлен аңлап, кайтып ял итәргә киңәш итте. Эштән кайткач, башта аптырап катып калды, берни аңламыйчарак торды. Аннары эсселе-суыклы булып, бөтенләй коелып төште.

Бүлмәнең асты-өскә килгән, әйберләр таралышып ята. Мөнәвәр әйберләрен җыеп, чемоданына салып, бикләп үк куйган. Төенчеге дә шунда янәшәдә генә тора. Ишек төбенә үк китереп куелганнар. Тиз генә алып китәргә дип әзерләгән кебек. Бәй, бу кая барырга җыена? Командировкагамы? Башка берәр җиргәме? Санаторийга түгелдер бит? Сәвия үзен кулга алырга, фикерләрен тупларга тырышты.

Ул да булмый, ире кайтып керде. Ә-ә, әйберләрен ул эштә чакта алып китәргә булган икән. Сәвия авылдан килгәч, очрашып юньләп сөйләшкәннәре дә юк иде. Ник дигәндә, Мөнәвәрнең һич кенә дә мөмкинчелеге булмады, өенә кайтырга җай чыкмады. Теге көнне Сәвия белән улының кайтканнарын күреп, сөяркәсе янына чыгып, шуны әйтергә дә тиз генә аны озатып җибәреп, өенә керергә дип чыккан иде дә бит.

Әмма тегесе ирне култыклап алды. Вакыт соң, караңгы, имеш... Озаттырган булып, үзенә алып китте. Татлы теле, тәмле, итле ашы, исерткеч эчемлек белән төрлечә әвәрәләп, ирне үзендә кунарга калдырды. Һәм аны бөтенләй ычкындырмаска ниятләп, һәр адымын туктаусыз, өзлексез күзәтеп, һәр теләген алдан кисәтеп, беркая да җибәрмәс булды.

Бөтенләй кунарга кайтмагач, билгеле инде, гаиләдә тавыш чыга, гауга куба. Моның ни белән тәмамлануы билгеле. Сөяркәсе икенче, өченче кичләрдә дә, аны үзенә алып китеп, кунарга калдырды. Форсаттан оста файдаланды. Мөнәвәрнең сменасы тәмамлануга, проходнойга килеп көтеп тора. Ирне култыклап ала да үзенә алып китә. Анда – үзе ясаган гөжләп торган баллы эчемлек, итле кайнар аш, ир назына сусаган җылы кочак, исерткеч татлы сүзләр...

Һәм Мөнәвәр үзенең бу хатын тозагына ничек, кайчан эләгүен, аның ихтыярсыз колына әйләнүен абайламый да калды. Инде сөяркәсе үзенә бөтенләйгә күченеп килүен таләп итте. Туачак балабыз улыңны тиз оныттырачак, янәсе ир аның белән генә бәхетле булачак.

Эчәргә, тәмле ашарга яраткан Мөнәвәр аның бу таләбенә буйсынып, әйберләрен җыеп, хатыны эштән кайтканчы чыгып сызарга исәп тотты. Сөйләшеп, аңлашып торырга да кирәкмәс. Киткән – беткән. Нишлисең инде, бер киселгән икмәк кабат ябышмый. Ә Сәвия өйдә булып чыкты. Капкынга эләккәнен сизми дә калды Мөнәвәр.

Хатынының гаҗәпләнүен, сәерсенеп карап торуын җиңел генә үткәреп җибәрә, күтәрә алмады. Ирнең эчендә нидер өзелгән кебек булды. Аңа уңайсыз булып китте. Ул бит үзе өчен кайчандыр бик кадерле булган шушы гаять сабыр җан иясен, Сәвиясен, бөтенләйгә ташлап китәргә тора. Сагынган да икән үзен. Нишләп болай булды соң әле?

Аны өйдә очратырмын дип уйламаган, тиз генә әйберләремне алырмын да чыгармын дип кергән иде бит. Хәзер нишләргә? Бу хәлдән, уңайсызлыктан ничек котылырга? Ничек аңлатырга? Ир хафаланып бөтенләй телдән калды.

Ярый әле, хатын үзе эндәште, сүз башлады:

– Әйберләреңне җыеп әзерләп куйгансың. Кая барасың? Озаккамы?

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: