Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 апрель , 09:44

Шәүвәл аеның өстенлекләре

Шәүвәл ае башланды. Бу айда алты көн ураза тоту хуплана. Өстәмә уразалар ярдәмендә фарыз уразаның җитешсезлекләрен каплап була, ди галимнәр.

Шәүвәл аеның өстенлекләре
Шәүвәл аеның өстенлекләре

Шәүвәл аенда алты көн ураза тоту мөстәхәб (бик яхшы сөннәт гамәл) санала, ләкин фарыз түгел. Бу гамәлне үтәүдә олы файда һәм бик зур савап бар. Аллаһ рәсүленнән ﷺ хәбәр ителүенчә, кем бу уразаны тота, аңа ел буена тоткан уразаның савабы язылыр (Мөслимнең һәм башкаларның хәдис җыентыкларыннан).

Шәүвәлдәге алты көнлек уразаның тагы да бер дәрәҗәсе шуннан гыйбәрәт: бу ураза рамазандагы фарыз уразаны тоткан чакта киткән кимчелекләрне каплый. Чөнки ураза тотучы кеше игътибарсызлыктан һәм аның уразасының дәрәҗәсен киметүче кылыклардан азат түгел, ә Хөкем көнендә өстәмә уразалар ярдәмендә фарыз уразаның җитешсезлекләре капланачак.

Шәүвәлнең алты көнлек уразасына аның икенче көненнән башлап керешергә мөмкин, чөнки беренче көндә, ягъни бәйрәм көнендә, ураза тоту тыела. Уразаны шәүвәлнең теләсә кайсы алты көнендә тотарга мөмкин, ләкин иң яхшысы – аны айның башларында үтәү. Бу алты көнне бер-бер артлы да, араларында тәнәфес ясап та тотарга рөхсәт ителә.

Рамазанда уразасы тотылмый калган көннәре булган кеше башта шул көннәрне каза кылып куерга тиеш. Шуннан соң гына хәдисләрдә әйтелгән әҗер-савапларга ирешергә мөмкин.

Ләкин уразаны каза кылу бөтен шәүвәл аена сузылса, мәсәлән, нифас аркасында хатын-кыз рамазан буена ураза тота алмаган булса, һәм ул уразасын тик зөлкагыйдә ае башланган чакта гына каза кылып бетсә, ул барыбер шәүвәл уразасын тотып, аны кичектерү мәҗбүри булганлыктан, бер ел ураза тоткан кебек савапка ирешә ала.

Дини чыганаклардан.

Шәүвәл аеның өстенлекләре
Шәүвәл аеның өстенлекләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: