Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 апрель , 09:15

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)

Мөнәвәренә бер авыр сүз әйтмәде, “акча аз алып кайтасың” да димәде, бәйләнмәде...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)

(Дәвамы.)

3

Шулай төрлечә уйланып, Сәвия ире эшләгән заводка барып кайтырга булды. Проходнойда кеше күп. Смена алышынган вакытка туры килгән икән. Мөнәвәр менә-менә чыгар дип, чыгучыларны игътибар белән күзәтә башлады. Берсе керә, күбесе чыга. Эшчеләр туктаусыз агыла да агыла. Ул шул агымнан таныш йөзне эзләде. Әмма ире чыкмады да чыкмады. Булмаса, цехка шылтыратыйм дип телефонга юнәлде. Бер хатын номер җыеп тора иде. Сәвия сискәнеп китте. Ялгыш ишеткәнмендер дип уйларга өлгермәде, теге яктан: “Кого?” – дип кабатлап сорадылар. Әлеге хатын: “Мөнәвәр Дибаевны!” – дип җаваплады.

Сәвия яшен тизлеге белән читкә ташланды. Әмма, кем булыр бу, нәрсә дип сөйләшерләр икән, дигән кызыксыну аны туктатты. Мөнәвәр озак көттермәде. Чыгу белән  ул туп-туры теге хатын янына атлады. Аңа нидер сөйли башлады. Әмма теге хатын, күз карашын тойды булса кирәк, Сәвияне күрсәтеп, нәрсәдер әйтте. Мөнәвәр аңа борылып карады һәм, елмаеп, хатыны янына ашыкты.

– Син дә мондамыни, бичәкәй?! – Куштанланып, ясалма елмайды. Күзләре елтырый, май ашаган песимени.

– Көтмәгән идеңмени?! Кем ул? Нинди хатын? – Хатынының тавышы ачулы һәм кырыс чыкты.

– Ә-ә, ул бездә эшли. Акча алып торган идем. Шуны сорарга килгән, – диде ире.

– Ялганлама, яме!

– Сәвия, Cәвия, тукта, Сәвия, кара әле, тыңла әле! – дип, Мөнәвәр тиз-тиз проходнойдан чыгып киткән хатыны артыннан йөгерде.

Ул аны куып җитеп тотты, әлбәттә. Бер үк сүзләрне тотлыга-тотлыга, кат-кат кабатлады. Бу көтелмәгән очрашудан Мөнәвәр бөтенләй югалып калган иде. Әмма Сәвия аңа ышанырлык дәрәҗәдә түгел иде. Ул нык ярсыган, үзен чак тыеп тора:

– Менә ничек икән?! Миңа бар да аңлашылды. Ышандырмакчы буласыңмы? Бар, бар, җанкаеңны көттермә! Кит янымнан, күземә күренмә! – Ул йөгереп ары китте. Әйтәсе сүзләрен дә, нигә килгәнен дә онытты.

Мөнәвәр исә кире борылып, заводына кереп югалды.

...Көн кичкә авыша. Әллә күпме вакыт үтеп киткән. Бала урамда. Сәвия өенә ашыкты. Иптәшләре белән уйнап йөргән улын чакырып алды. Аш-су әзерләп, аны ашатып-эчертеп, көндәгечә көйләп йокларга салды. Бераз тынычлангандай булды. Шулай да тамагына аш бармады, күзенә йокы кермәде. Ул әле булса бу хәлләргә ышана алмады. Бигрәк кинәт, бигрәк көтелмәгән хәл килеп чыкты бит. Юк, һич кенә дә ышанырлык түгел! 

Әллә соң бөтенләй урынсызга кыздымы? Кеше белән кеше сөйләшмимени соң инде?! Иренең сүзләренә үзен-үзе ышандырырга тырышты. Үзен төрлечә юатып маташты. Бәлки, чыннан да, акча алган булгандыр? Эчәргә ярата шул. Эчеп, булган акчасын бетергәндер дә шул хатыннан бурычка алып торгандыр. Кайтарып бирми озак көттерсә, теге хатын эш көне бетүгә килергә мәҗбүр булгандыр. Үзем дә инде! Юкка гына шулай кызып киттем дип, үкенде, төрлечә үзен гаепләп, уңайсызланып уйланды.

Әмма шул ук вакытта теге хатынның аның иренә үз итеп каравы, елмаюы күз алдыннан китмәде. Нигә ул аңа шулай елмая соң, дип өзгәләнде. Сәвия ул хатынның җылы карашын ошатмады, елмаюын оныта алмады. Кич буе, төн озыны аның шушы кыланышы күз алдында торды, тынгы бирмәде. Эчкелек кенә түгел, башка сәбәпләре дә булган бугай шул. Бәлки, ул юкта аларга  килеп йөргән бичәкәй шул хатындыр да әле. Күршеләре уйлап чыгармагандыр инде.

Күпме тырышмасын, йоклый алмады. Һаман ирен көтте, ә ул кайтмады. Бүген дә төнлә эшли микәнни? Ул нинди бетмәгән эш, үтәлмәс план булды, дип гаҗәпләнде.

Тукта, ире: “Бер заводта эшлибез, ул ашханәдә эшли, минем тәлинкәгә итне күп итеп өеп сала”, – дип, мактанырга өлгерде түгелме соң? Үзенеке булса, бик салмас иде. Заводныкы булгач, кеше хакына кереп, минем иргә ялагайланып сала инде. Ә ул хатын ашханәдә эшләгәч, нигә Мөнәвәрне чакырып чыгара икән? Сменалары туры килмиме? Кабат-кабат берсеннән-берсе шөбһәле сорауларга җавап эзләде Сәвия.

Әллә Мөнәвәр бөтенләй эштә булмаганмы? Миңа үч итеп апасына куна киткәнме? Барча туганнары арасында ул апасын гына үз итә. Аның белән генә аралаша диярлек. Башкаларына сыймыйдырмы. Абыйсы куып чыгарган, хәтта пропискадан да төшергән, дигән сүз ишетелгән иде шул. Сәвия ул сүзләргә ышанмаган иде. Кеше сүзе кеше үтерә, дип, бернигә дә игътибар итми яшәде. Юк, ул андый түгел, көнчеләр, дошман сүзе дип, колагына да элмәде. Бу сүзләргә йөрәк түрендә урын алырга ирек бирмәде, ә тиздән бөтенләй онытты. Юк, юк! Мөнәвәр андый түгел! Дөрес, эчүе бар, эчә. Иптәшләре белән бакчаларда сыра эчеп, әңгәмә, гәп корып утыра ярата. Әмма хатын-кыз белән азып-тузып йөрүе...  Буш сүз. Ялган. Безнең араны бутарга теләүләредер, көнләшәләрдер.

 

4

Сәвия йокысыз төндә истәлекләр йомгагын сүтте. Хәтерендә, язылышкач, Мөнәвәре эшеннән машина алып килеп, кәләшенең сырган мамык юрган, каз йоныннан түшәк-мендәр кебек әйберләрен, башка вак-төякне чемоданга тутырып, кәләшен машинага утыртып, үзе яшәгән өйгә алып кайткан иде.  Алар яшисе почмак ишек төбендә бер карават булып чыкты. Шул караватны чаршау белән киртәләгәч, бүлмә сымак нәрсә хасил булды. Бәхеткә, тәрәзә дә бар икән. Хуҗалары – төнлә, Мөнәвәр белән Сәвия, киресенчә, көндез эшлиләр иде. Яшьләр эштән кайтканда, хуҗалар эшкә киткән була. Иртән тегеләр кайтып өлгерми – болар китәләр. Атналар буе күрешмиләр. Хәтта ял көннәрендә дә ике гаилә сирәк бергә туры килә иде.

Тиздән аларга аерым бүлмә бирделәр. Балалары туар алдыннан үзаллы яшәргә мөмкинлек булды. Кухня, ванна, бәдрәф күршеләр белән уртак булса да,  алар бик канәгать, шат иде. Уллары туды.

Аны яслегә урнаштыру үзе бер әкәмәт булды. Галәмәт инде, галәмәт! Мөнәвәр, имеш, чират хәзер җитә, бу атнада булмаса, бу айда һичшиксез бирәбез, диделәр, дип сөйләнеп килде. Ай артыннан айлар үтте. Яслегә юллама алып кайтучы булмады. Завком председателенә Сәвия үзе барып, ачыкларга булды.  Әллә күпме журнал-кенәгәләр актарып карап та, иренең гаризасын тапмадылар. Гаҗәпләнеп, бер түгел, берничә тапкыр кенәгәләрне тикшереп чыктылар. Гариза бөтенләй язылмаган булып чыкты. Сәвия райпедиатрга барып, үзе йөреп юллап алган иде. Врач хатын бүлмәләренә килде. Аны утыртырга урындык та юк булып чыкты. Ул туңкаеп улларының кечкенә утыргычына кунакларга мәҗбүр булган иде. Икенче көнне юллама алып кайтып, Сәвия улын яслегә йөртә башлады.

 Кара әле, әти кеше нинди алдакчы булган! Димәк, ул әле дә апасына түгел, сөяркәсендә кунып йөргән. Заводка эшкә кергәч, урып-җыю вакытында ярдәмгә колхозга җибәргәннәр иде. Шунда бала ясап кайткан булган, күрәсең. Бергә дә эшләгәч, аш-су тирәсендә дә йөргәч, азак та араларын өзмәгәннәрдер. Әйтәм, ире аннан нык үзгәреп кайткан иде. Әбит өйләнешкәндә, кимендә, өч балабыз булыр дигән иде. Үзе, Сәвиянең икенчегә авырга калганын белгәч, пыр тузган, аборт ясаттырган иде. Бик нык гаҗәпләнгән, аның кыланышын аңламаган иде хатын.

Тегендә дә, монда да сөт өстендәге каймак шикелле яшәгән икән ләбаса. Мине дә, улын да яратмады микәнни? Дөнья кайгысы булмаган икән аңарда. Тегендә баласы туарга торса, монда улы үсә. Әлегә ике арада йөреп торырга мөмкин. Ә нигә ашыгырга? Берьюлы ике хатын белән дә яшәргә дә була. Тегендә барса, рәхәтләнеп сыйлана. Үзенә кайтса, хатын кайнар ашы белән елмаеп каршы ала. Ачулана, үпкәли белми. Тырышып-тырмашып дөнья көтәргә тырыша. Дәшми, эш кушмый, дөнья йөген үзе тарта, эшчән. Юкка-барга кысылмый, тикшереп-күзәтеп йөрми. Тамак тук, эш юк. Мөнәвәргә тагын ни кирәк?!

Хатын исә төрле юллар белән акча эшләп, дөньяларын бөтәйтергә тырышты. Үзенчә дөнья көтте. Берчак үзе эшләгән оешманың тәрәзә пәрдәләрен юууын үтенделәр, баш тартмады. Юеш калын пәрдәләр күтәргесез авыр, суларын борып алу үтә дә кыен булды. Ярый, наряд язып, әйбәт кенә түләделәр.

Кеше килгәндә утыртырга дип, берчак артлы урындык алып кайтты. Сервант та алды. Ир кеше читтән карап кына торды. Ни “а” дип, ни “б” дип дәшмәде. Кунак кебек утыруын белде. Кунак та түзмәс, торып, ярдәм итәр иде. Хатын гаҗәпләнеп карап-карап алды, дәшмәде. Сервантны шофер әйбәтләп урнаштырып куйды.

Сәвия эшендә калып та эшләде, өйгә дә эш алып кайтты. Ә сөекле ире аңа күлмәк, яулык түгел, кулъяулык та алып бирмәгән икән ләбаса. Кара әле! Шуны ир дип, ирем әйбәт дип йөргән!  Бөтен тапканын эчкелеккә тотынып, азып-тузып йөргән икән дә ир дигән бәндә. Шундый вакытлар да булды, ирен эшеннән чыгардылар. Ипи алырга уналты тиен акчасы булмыйча йөргәннәре, ирнең акча таптырып котырганнары исенә төшеп, нык әрнеде.

Уйланып ята торгач, исе китте. Ничә ел яшәп бер концертка, кинога, спектакль карарга театрга да бармаганнар, имеш. Ә бүлмәгә юньле мебель заты да алынмаган икән дә. Сәвиянең абзыйсы биргән тимер карават, күрше әби керткән балалар урындыгы... Күрше подъездагы ападан өч тәңкәгә Сәвия сатып алган  өстәл... Тагын бер күршесе, үзенеә балалары үсеп беткәч, кирәкмәгән балалар караватын бүләк итте. Шкафны бүлмәдә яшәп киткән хуҗалар калдырып киткәннәр иде. Шушы калдык-постык әйберләр яши башлаган мәлдә ярап торды, аннан соң да хезмәт итте.

Дистә еллап булыр, күршедәге бер әбигә, шул йорттан киткәнче, идәннәрен, керләрен юышып йөрде. Аңардан бурычка акча да алып торгалады. Ул вакытта кер юуу машинасы күпчелек кешедә юк. Булса да, бик сирәкләрдә, байларда гына булгандыр. Бөтен керне кул көче белән, “доска” дип аталган тактага таратып салып, сабынлап, ышкып юа, селтеле суда кайнатып, кат-кат чайкатып ала иде. Әби карап-күзәтеп тора. Болай да аеруча тырышлык белән эшләгән Сәвия һәрберсен җиренә җиткереп юарга тырыша иде. Берничә ел бер оешмада җыештыручы булып эшләде. Ул да иш янына куш булды.

Мөнәвәренә бер авыр сүз әйтмәде, “акча аз алып кайтасың” да димәде, бәйләнмәде. Шул килеш тә ир дигән кеше биргән акчасын кире алып, гел аракыга акча таптырып җәфалады. Шуңа да ире акча бирү белән аванска я расчетка хәтле җитәрлек ярмасын, онын һәм башка азык-төлекне алдан алып куярга тырыша иде. Шул көнне үк, я икенче көнне акчасын суырып алып бетә. Бурычка алырга туры килә иде. Аванс, расчет саен бурыч кайтарып, аннары яңадан бурычка кереп, очны-очка көчкә ялгап яшәлде.

Шулай булса да, Сәвия тормышыннан канәгать иде, киләчәккә өмет белән яшәде. Эшеннән чыгаргач, заводка өйрәнчек булып урнашкан иде ире. Гомер буе өйрәнчек булмас, разряд бирерләр. Эшлим дисә, эшли ул, дигән өмет белән барысына да түзде. Шөкер, ай ярым дигәндә, Мөнәвәргә өченче разряд бирделәр. Тик әлеге дә баягы шайтан мөртәт газабы – эчүе аяктан ега... Азып-саташып йөрүе дә шул эчкелегенә бәйләнгәндер инде. Кайчагында күзенә ак-кара күренми. Кызмача булып кайтып, акча таптыра. Хатын кайдан акча алсын инде? Кабат-кабат бурычка бата. Вакытында кайтара баргач, бирәләр, ярый...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: