Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 апрель , 21:29

Алинә БИКМУЛЛИНА. Тимурчылар. Хикәя

Башка чара калмады — үзләре теләп капкынга эләктеләр бит.

Алинә БИКМУЛЛИНА. Тимурчылар. Хикәя
Алинә БИКМУЛЛИНА. Тимурчылар. Хикәя

Өлкәннәр декадасы якынлашкан көннәрдә хезмәт укытучысы Әнәс Вәгыйзович ел да укучыларны авылдагы карт-корыларга булышырга чакыра. Соңыннан, дәрес вакытында, һәркем кая барганлыгы, ниләр эшләп булышканлыгы турында сөйли. «Мәрхәмәтлелек көндәлеге »нә барысын да теркәп куялар. Иң мөһиме, берәрсенә барырга, ә анда ниләр эшләгәнне уйлап та чыгара алабыз дип фикер йөртте Шәмси. Соң, капка төбенә дә чыкмый торган ул әбиләрең ни ашаганнарын да хәтерләми бит инде.

Сазлык урамындагы егетләр күчләре белән Сания әбиләргә юл тотты. Нигә дисезме? Чөнки аны карарга ялланган Фәүзия апа көн дә иртән килеп бөтен эшен карап китә. Югары оч егетләре Әкълимә әбиләргә киткән — ул кешегә эш кушарга яратмый. Гомумән, кеше яратмый, аңа килеп керсәң «Ни йомыш? Ник килдең? Үзем дә эшлим мин, йөрмәгез әле», — дип, ишектән үк борып чыгара. Ә менә Шәмси белән Айрат Рабига әбиләргә ба-рырга булдылар.

— Әле кичә генә улы Самат абый кайткан иде. Күчтәнәчләре дә калгандыр әле, — дип үгетләде Айрат.

— Ярар соң, кемдә чәй эчсәк тә, миңа барыбер, — дип килеште Шәмси.

Күчтәнәч дигәннәре, чыннан да, өстәл тулы иде. Рабига әби конфетларын да, тәмле шәһәр кибетләрендә генә була торган печеньеләрен дә мулдан чыгарып куйды.

— Ашагыз, оланнар, бар булганы — өстәлдә, — дип кыстады Рабига әби, көтеп алынган кунакларын кыстагандай. — Самат абыегыз кирәк-мазарга район үзәгенә генә китте, озакламас — кайтып җитәр... Су үтә верандага, бергәләшеп түбәсен яңартып алырсыз, менә яхшы булды килүегез!

Шәмсинең куркынган күзләре бер Айратка, бер Рабига әбигә карады. Әйтте бит ул, сазлык урамындагы егетләр белән Сания әбиләргә барыйк дип... Шунда тыңлаган булса инде. Рабига әби, егетләрнең куркып калуларын сизгәндәй:

— Сез бит инде зур егетләр хәзер, әйе, абыегызга кадак-чүкеч биреп торсагыз да, зур ярдәм. Тимурчылар шулай инде алар, әйе, булышырга тиешләр.

Башка чара калмады — үзләре теләп капкынга эләктеләр бит.

Веранда дигәннәре артык зур булмаса да, эше шактыйга чыкты. Егетләрне көне буе җиктеләр. Кадак алып бир, калайларны тотып тор, искеләрен җыеп куй, чүкеч кайда... Эш эшләгән вакытта теге сазлык урамы егетләре нәкъ Рабига әбиләр турысыннан боларны үртәп тә узды ичмасам...

— Әле һаман да тимурчылар дигән әйбер бармыни ул, егетләр? — дип кызыксынды Самат абыйлары. — Чүкечне алып бир әле, энем...

— Бар шул, Самат абый, бар... — дип, чүкечне тоттырды аңа Шәмси, авыр сулап.

— Яхшы, яхшы, эшне белеп үсәсез, өлкәннәргә гел ярдәм итеп торырга кирәк, бигрәк тә күрше-тирә әбиләрне онытып бетермәгез. Без, балалары, шәһәрдә торгач, күңел гел борчыла. Шулай кергәләп йөрегез, яме...

Шәһәргә китеп качкан да, хәзер «онытып бетермәгез» дип, безгә акыл өйрәтә, дип, эчтән генә орышты аны Шәмси.

— Билгеле бер сәгатькә генә киләсезме соң сез? — дип көлеп куйды Самат абыйлары.

— Юк, абый, безнең «Мәрхәмәтлелек көндәлеге» бар, шунда кемгә барганлыгыңны, ничек булышканыңны язарга һәм кул куйдыртырга кирәк, - дип ычкындырмасынмы теге юләр Айрат. Соң, ул кулларны үзебез дә сызгалый алабыз бит инде, дип, эчтән генә битәрләде аны Шәмси.

— О-о-о, сез бигрәк тә кәттә икәнсез, документлар белән генә эш итәсез! Мондый егетләр булганда, авылның киләчәге өчен курыкмасаң да була. Шәмси энем, тигезләп тот калайларны, үзеңәрәк ал, менә... Хезмәтне кечкенәдән шулай яратып үсәргә әллә хезмәт укытучысы Әнәс абыегыз өйрәтәме?

— Әйе-әйе, ул... — Айратның һәр әйткән сүзе егетләргә зарарга гына иде.

«Ачык авыз, башка синең сүзгә ышанып конфет ашыйм дип бараммы соң», — дип уйлады Шәмси, Ай-ратка усал карап.

— Минем чыбык очы туганым бит ул, бүген үзләренә мунчага дәште әле, сүз уңаеннан мактармын сезне дә, — дигән сүзләре дә артык канатландырмады Шәмсине. Инде эш тәмамланды дигәндә генә:

— Рәхмәт, Самат абый, безнең көндәлекләргә, булышканыбызны раслап, кулны сез генә куясызмы, әллә Рабига әбидән сорыйкмы? — дип, егетләр көндәлек сузмакчылар иде, Самат абыйларының:

— Кул куярга иртәрәк бит әле, иртәгә якшәмбе көнне дә килегез. Сезнең белән эш гөрләп барды бит, әйе... Сарай түбәсен дә бер караштыргалап аласы булыр, күрә торып су агызып яткыра алмыйбыз бит инде. Кар төшә башлагач соң була... — дигән сүзләре Шәмсине аяктан ега язды.

Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый дигәндәй, Айрат та авыз ачып торма лы-

— Әйе шул, абый, әйе, килербез, иртәдән үк килербез, — дип вәгъдә биреп куйды

 

Фото: aksubayev

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: