Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 апрель , 10:20

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (5)

Бөркетнең күзе очлы, югарыдан бөтен авылны, Акбиекне, Күрəнлене бер карауда күрə, кечкенə генə тычканны да шəйлəп ала, əмма бит ул тычкан аулый торган ябалак түгел, ə бүре, төлке кебек эре ерткычларга сунар итə торган ерткыч кош!

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (5)
Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (5)

(Дәвамы.)

Əтиемнең читкə чыгып китү кайгысыннан озак айный
алмадым. Үземне əле яңа гына чыгып килгəн канатын
имгəткəн бəбкəдəй итеп хис иттем... Мəктəпкə керүемнең
дə шатлыгын тоймадым хəтта. Мəктəпкə миннəн бер ел
алда барып укып йөргəн дус малайларыма, əлеге дə баягы
алтауга, күпме күзем кызып йөрде, күпме көттем шул
көнне, ə үзем сөенмəдем дə. Сөенергə тырышып карадым
– булмады, тик эчем пошып торды. Ə мине укырга
Мəүлидəнең əтисе Əмин абый (бездə укытучыларны
“абый”, “апа” дип йөртəлəр) өйдəгелəрдəн дə сорап тормый
алды да китте. “Җидең тулып килə, ахирəтең белəн бергə
укырсыз, син аннан чаярак”, – диде дə Мəүлидə белəн ике-
безне бер партага утыртып та куйды. Ул көнне озак укыма-
дык, тиз кайттык. Əй, хəреф танырга Əмин абый Мəүлидə
белəн мине бишбылтыр элек үк өйрəтеп куйган иде.
Əтиемне аптыратырга ярап куйган иде шул белемем:
тəмəкесенең кабындагы язуын укыдым да бирдем – “Каз-
бек”. Үзем тагын сорыйм бит əле, нəрсə ул, кайда ул Казбек
дип. Əтием бик җитди итеп сөйлəгəн иде Кавказ дигəн
яклар, андагы Казбек тавы, биленə хəнҗəр тагып йөргəн
халыклар турында... Папиростан бушагач, мин Казбек
кабына конфет кəгазьлəре салып куйдым, – ачылмалы бит
ул, тышына тау, кара бурка кигəн җайдак төшерелгəн.
Эчем пошканда, аулакта шуны ачып карап юанам хəзер.
Анда конфет кəгазьлəре белəн бергə ялтыравык чынаяк
ватыкларын да саклыйм, бер-ике төймə дə бар. Бəхетле,
əтиле көннəр төсе булып калган тəмəке кабын иснəп-иснəп
ябып куям да тышындагы сурəткə карап уйга талам: тауга
карап чапкан җайдак күземə əтием булып күренə башлый.
Ярар, мəктəпкə кергəч, пошынырга вакытым калмас
инде. Өлкəннəр риза булырмы əле?
– Мин укырга бардым, материал бирегез, алъяпкыч
тектерəм Татар əбидəн, – дигəч, картəсəем артына утыра
язды. Ул гына өйдə иде, эше – иртə-кич колхоз кəнсəлəрен
җыештыра. Таң белəн өч мич яга, кичтəн идəн юа. Кичкесен
мин булышам кайчак, яз-көздə авыр аңа, башта идəндəге
пычракны көрəк белəн кырып ташлый, шуннан соң гына
юкə мунчала белəн юа. Мин өстəллəрне сөртəм, рəис
бүлмəсенең идəнен себерəм, анда чистарак була. Хисапчы
чулак Мансур агайның, əниемне алам дип йөргəн Барыйның
энекəшенең инде, өстəлендəге китек тəлинкə тулы тəмəке
төпчеклəрен чүплеккə чыгарып ташлыйм. Күп тарта ул
агай, бүлмəсе дə тəлинкəсе кебек зəп-зəңгəр булып кала
артыннан. Ишекне ачып, себерке белəн куалыйм зəңгəр
тəмəке төтенен. Уф... Картəсəемə охшатып, үзлəре юкта
кəнсəлəрдə эшлəгəн агайларны орышып йөрим берара:
– Өйлəрендə дə шулай кыланамы болар, ишеклəрен
тышкы тупсадан кыргычта əзрəк кыргалап керсəлəр бул-
мыймы? Үлəнгə дə сөртеп алырга була бит, белдексезлəр...
Нишлəптер, тик торганнан шул сүзне əле дə кабатлап
əйттем дə җибəрдем:
– Белдексезлəр!
– Менə бит сандык актарып утырам, материал эзлəп,
сабыр ит! – диде картəсəем каты гына тавыш белəн. – Үзем
дə əллə мəктəпкə бирергəме сине дип бер уйлап куйган
идем. Дəфтəр, ручкаларың бар, Шəрифə апаң посылка
саен кыстырып җибəрə. Шул əтиең өчен борчылып,
исемнəн чыгарганмын инде, колынкаем. Рəхмəт инде
Əмингə, мөгаллим энекəшкə, канатландырып тора.
Бүресуккан олатайга, Татар əбиеңə дə Алла гомерлəрен
бирсен, шушы баламның күңелен үстергəннəре өчен.. Син
дə укымасаң – башың тулы акыл. Ахирəтең дə мəктəпкə
баргач, сиңа ни кала, укы шул, укы. Мəүлидə синнəн бераз
өлкəнрəк бугай... Калышмассың, əле аны уздырып
җибəрерсең, иеме?
– Ие! – Шулай дидем дə, картəсəем биргəн ике төргəкне,
ак һəм кара сатинны култык астына кыстырып, Татар
əбекəйгə йөгердем.
Ак алъяпкычым кичкə үк əзер булды, əбекəемнең вак-
төяк эшен эшлəшеп, карап торып тектереп алдым.
– Бу бəйрəм алъяпкычы, купшы булсын! – ди əбекəй. –
Җилкəлəрен канат кебек итеп тегəм, бу сиңа беренче
фасон – бел! Күргəч, бүтəннəр дə сорар инде шундыйны,
барыбер сиңа – беренче, Нуриякəем! Кара алъяпкычны
көндəлеккə гадиерəк итəрмен, кесəлəр куярмын, яме.
Иртəгə килеп алырсың.
И Татар əбекəем! Күпме эшен читкə куеп мине, бер бала-
ны шатландырам дип, күз нурларын түгеп утыра бит!
Кочаклап ике битеннəн үптем дə əбекəемнең, канатлы алъ-
япкычымны күкрəгемə кысып, кайту ягына очтым.
* * *
Башыма хəсрəт керде, йөрəгемə сагыш сарылды шул...
Ə бит əле минем башым да, йөрəгем дə, Бүресуккан ола-
тай əйтмешли, яшь, угыз гына. Лачынын күрсəтергə дип,
яңарак мине үзе килеп алды. Кышкы каникул вакыты –
сөенеп олатайга иярдем. Ярый барганмын, ярый күргəнмен
шул кошны, күкрəгемне кысып торган күзгə күренмəс боҗра
ычкынды сымак, ниһаять. Сулышым иркенəйде.
Ничек башым җиткəн шушы Бүресуккан бабайны олата-
ем дияргə? Авылда сугыштан соңгы чорда олатайсыз үскəн
бала əзмени, берəрсе аны үзенə алганчы əле дə ярый
өлгереп калдым.
Əтием армиядəн кайтканчы булды бу вакыйга. Картəсəем
Бүресуккан бабайны киртə-кура юнəтешергə чакырган иде,
шунда эш арасында əйтеп куйды:
– Нурия яшьлəрендə минем дə ике оныгым бар, тиң
булып үсеп килəлəр. Еракта шул алар, Идел аръягында, ни
аркаларыннан кагып-сөеп булмый, ни белгəнемне өйрəтеп,
колакларына киртлəп булмый...
Өелеп яткан бүрəнə өстендə утыра идем, сикереп төштем
дə бабайның чабуына барып ябыштым:
– Мин олатай итеп алам сине, кайгырма! – Гадəтемə
күнеп беткəн картəсəем дə аптырап калды:
– Нурия, колынкаем, нишлəвең бу?
– Ə нигə, бик мəслихəт. Нишлəп үземнең башка килмəгəн
бу уй? – дип шатланып китте Бүресуккан бабай (хəзер ола-
тай). – Миңа хəлəл ул, Сатыбал кордашым урынына ола-
тай булам, ə нигə булмаска?
...Шушыларны əле искə төшердем дə:
– И Бүресуккан олатай! Əле дə син бар! – дидем аңа, бала
чактагы кебек сырпаланып.
(Əйе, теге кичтə. Өрлек-əтием белəн сөйлəшкəн кичтə, минем
бала чагым беткəн кебек иде.)
– И-и, – дип кабатлады ул, мине үчеклəгəн кебек, – Татар
əбекəеңнəн отып алдыңмы, башка кем шулай əйтə тагы?
– Мин əйтəм.
– Холкың Рəйханəга охшаган, ул да күзгə карап сөйлəшə. Əй,
Сатыбал дустым кызганыч!
Исəн булса, шушы Лачынны икəү чыгарыр идек сунарга.
Аның җилкəсенə кундырыр идем бу Лачынны. Киң җилкəле,
мəһабəт ир иде кордашым, синең дəү əтиең Сатыбал.
Бизгəк чиреннəн əрəм булды, яшьли генə.
Сатыбал? Сəер исем, авылда берəү. Нигə шулай кушканнар?
Əллə Бүресуккан олатайдан сораргамы? Юк, соңрак бераз
төпченермен əле. Хəзер мин олатайның лапасына атлыгам,
шунда асрый ул бөркетне. Озак күрми тордым ул кошны...
– Килəсе кыш чынлап сунарга чыгабыз. Куянга, төлкегə...
Əлегə өйрəнчек кенə без. Шулай дип, əллə үзен, əллə Лачынны
ышандырып, олатай лапас ягына чыгып китте. 
Анда иркен, биек, якты. Бер почмагы агач рəшəткə белəн
бүленеп алынган, уңда кайрысы чистартылган агач сөяп куелган,
Лачын кунарга ике түмəр дə тора. Лапас капкасын эчтəн
биклəгəч, олатай, бөркет иркенрəккə чыксын дип,
рəшəткə ишекне ачты.
– Кайдан тоттың бу кошны, олатай? Акбиектəнме?
– Фронтташ дустым Буранбай бүлəк итте аны миңа. Үзе яшəгəн
якта, Ирəндек тавында бөркетлəр төбəгеннəн тоткан.
– Əле бөркет, əле Лачын дисең?
– Исемен Лачын куштым, үзе чын бөркет ул – кошлар патша-
сы. Улым булса, Лачын дип исем кушарга хыялланган
идем... Бер бөртек кыз насыйп итте Ходай, ул ни, канатлы кош-
тай очып китеп барды оясыннан – күрше районда Үтəгəндə
кияүдə.
– Банат Батырова авылындамы?
– Əйе, шилма кызыкай, ишетмəгəне юк үзенең. Синең
яшьтəге ике оныгым бар дигəн идемме?
– Əйе. Ə ул Лачын?.. – дип куйдым, олатайның уе əллə
кая Үтəгəн ягына китеп барыр югыйсə.
– Дустымның шундый зур бүлəген кире бора алмадым
шул. Аңлаган кешегə атка тиң бүлəк инде. Кызгандым үзен,
баштарак каты куллы булырга кирəк: усаллыгын бетерер
өчен ай буе күзен каплап, бауга бастырып тоттым. Ун көн
йоклатмадым, бавын бертуктаусыз селкетеп тордым.
Бахыркай юашланды əкренлəп. Шуннан күзен каплаган
чүпрəкне чиштем дə иркенрəккə чыгардым, кулдан ашата
башладым – мине хуҗа итеп тоя хəзер. Хəлемнəн килерме
аны чын сунар кошы итəргə, юкмы? Белгəн һөнəрем түгел.
– Дустың Буранбай нигə өйрəтми?
– Əйе, ул белə, ул бөркетче булып азау ярган. Беренче
аулаган җəнлегенең йөрəген ашатырга кирəк, ди, бөркеткə,
алайса, башка ауга чыкмаячак, ди.
– Ə синең бүрече булып чыкканмы тешең?
– Шəкетау бүрелəренең коты очып торыр иде, мин сунар-
га чыксам.
– Шəке-шəке, əшəке, – дип куйдым бер дə юктан.
– Əшəкенең монда бер катнашы да юк, “шəке” – элек
“бүре” дигəнне аңлаткан.
– Бүре тавымы, алайса? Аңладым. Сөйлə инде тизрəк,
Бүресуккан, əй, Əхмəдин олатай, зарыктырма! Лачын
нəрсəлəргə өйрəнеп өлгерде əле? Нинди зурайган хəзер,
канатлары киңəйгəн, ə томшыгы – хəтəр! – Шулай итеп
бабайны тизрəк җөплəп куйдым: – Сине хəзер Бөркетче
дисəм дə була, шулай бит – берүзеңə өч исем!
Үсендереп җибəрдемме, олатай миңа карап башын чай-
кап торды. Əмма җавапсыз калдырмады:
– Əхмəдинлəп тормасаң да була, ə Бөркетче дисəң, риза-
мын. Инде миңа нык иялəште, Лачынны əйтəм, менə дигəн
сунар кошы ясыйм аннан. Заманында бүрене өрергə
өйрəткəн кеше мин!
– Бүрең качып китте бит урманга, этең əйлəнеп кайтты,
Сарыкүзең, шул өреп тора да инде.
Бу сүзем, биллəһи, артык булды – бабайның төсе үзгəрде,
күз алдымда бурлаттай кызарып чыкты.
– Кем əйтте? Үземнең əби дə белмəгəн хəлне... Рəйханəга
гына сөйлəгəн идем, серне чишəсе булма дип кисəткəн
идем. Ышан бу хатын-кызга. Тугры хатын дисəм... Шушы
бəлəкəй кызыкайга сөйлəгəн. Ничə яшь əле сиңа? Тумаган
да идең ул чакта.
– Мин нишлəп бəлəкəй булыйм? Белəсең килсə, мин дə
картəсəем кебек “тугры хатын”, сүземдə тора белəм.
Анттыр менə, берəүгə дə ычкындырмам Сарыкүз хакында.
– Шулай да əйт, кемнəн ишеттең?
– Үзем белəм, картəсəем бернəрсə дə сөйлəмəде. Кече
җиһанда чакта ук ишеттем. Сине ничек сатыйм ди мин,
Лачынның гына түгел, үземнең дə канатымны ныгыткан
кешене!
Бүресуккан олатай (инде – Бөркетче) гаҗиз булып кул
селтəде. Əле дə төпченмəде, югыйсə, кече җиһанда
белгəннəремнең Олы җиһанда да кайчак чын булып чыкка-
нын аңа ничек аңлатыйм?
* * *
Мəңгегə килгəндəй булып дөньяны калын кар белəн
каплап куйган кыш та үтте, гөр-гөр җырлаган гөрлəвеклəргə
ияреп, яз да агып китте, ямьле җəй җəйрəп килде.
Бөркетче олатаема еш, көн дə дип əйтерлек барып йөри
башладым. Əбисе, теге Сəгурəлəрнең берсе – Көлəкəч
Сəгурə дə сөмсерен коеп тормый, елмаеп каршылый.
Мəүлидəне бер генə, апасы канат белəн бəргəлəгəн
көндə генə, иярттем. “Лачынның холкы бозыла, чит кешегə
күп күрсəтергə ярамый”, – дип, олатай каты гына кисəтеп
куйгач, сүзен колагыма элдем.
Ə Лачын күзгə күренеп Бөркетчегə иялəшə. Җилкəсенə,
кул аркасына килеп куна, тырнакларын калын күн биялəенə
батыра да утыра бирə. Мине дə ят итми, башын чак кына
борып, кырыйдан карап куя. Əкəмəт горур үзе! Ə акылы!
Бөркетченең һəр ишарəсен аңлап тора кебек.
– Көчле чагымдарак килеп кунмады бу Лачын минем
иңемə, əкренлəп көч кими, – дип мыжып та ала Бөркетче
олатай. – Үзсүзле ул, кайбер вакыт берəр нəрсə белəн
алып бəрердəй булам, фронтта беткəн нервылар чыда-
мый... Буранбай дус яза, бөркет гарьчел кош, ачуын оныт-
мый, тия күрмə, дип. Яратса, нык ярата, тугры ярата, ачу-
ланса, үлгəнче дошман була икəн бу... Бер-беребезгə
иялəштек кебек болай. Һəрхəлдə, сирəк-мирəк җанны
көйдерсə дə, мин аны яратам! Əлеге егəр китə башлау
гына тынычсызлый, төнлə йоклатмый, яралар сызлый...
– Бик карт түгел бит əле син, ничə яшь сиңа, олатай?
– Иллегə генə чыгып барыш та ул... Сугыш алып калды
безнең яшьлекне, саулыкны да, Нурия кызым.
– Мин сиңа ярдəмгə Елгырымны бирим, Бөркетче ола-
тай! – Шулай дип ычкындырганымны сизми дə калдым.
– Анысы кем тагы?
– Кəбир ул, мин генə Елгырым дип йөртəм. Исламетдин
агайның улы.
– Ə... Исламетдинныкы булгач, юньсез малай түгелдер?
– Аннан да юньле малай юк, олатай. Атта җилдергəнен
күрсəң – оча гына. Кирпеч сараенда əтисенең ярты эшен
эшлəшə.
– Бир алайса, миңа ул Елгырымны, – диде Бөркетче,
күзлəрен мут ялтыратып, хəтта яшəреп китте. – Җайдак
маһирлыгы бик кирəк безгə, бөркетчелəргə.
Бөркетчелəргə? Җүнле дигəч тə, Елгырым да булганмы
бөркетче?
Шулай да, “əйткəн сүз – аткан ук”. Елгырымны китердем
ияртеп Бөркетче олатайга. Күзе нык кызды тегенең, сике-
реп төште, барам, дип. Дəртле ул, кушаматы да шуңа
Елгырым – елдам булганга.
Сөенеп бетə алмадым соңыннан Кəбирне “бөркетче”
итүемə. Олатайга шəп ярдəмче дə булып китте. Əтисе
җигелгəн колхоз йөген дə тартыша, өйдə дə булыша, суына
кадəр ташыша – бар булмышы Елгырым инде. Гаилəдə
баш бала шул, тагы ике бəлəкəй сеңлесе бар, аларны
əбилəре караша. Əнисе – чөгендердə, авыр эштə.
Колхозның яшелчə бакчасында эшлəгəн безнең əнилəргə
дə җиңел түгел. Җəй буе шунда чилəнгəч, Мəүлидə белəн
мин белəм инде. Яшелчəгə туктаусыз су сибəргə кирəк,
җилкəдəн көянтə төшми. Таңгы сибүгə уятмыйлар, ə
кичкесеннəн безне калдырмыйлар. Быел яз коры килде,
күрдек Мəүлидə белəн күрмəгəнне! Суны башта көянтəлəп
сазлыктан ташыйбыз, якын да, суы да җылы. Бакалары
серəеп утырып калганчы, бөтен суын сыгып бетерəбез.
Аннан Күрəнледəн ерылган арыкка йөрибез. Үзе тирəн, үзе
тар ул, арыкка кояш нуры төшми, суы өшеткеч салкын.
Суын иелеп кенə алып та булмый, төшəргə кирəк. Мин
төшəм инде, Мəүлидə гəүдəгə чибек, чилəклəрне астан
күтəреп бирə алмый. Дүрт чилəкне тутырып өскə күтəргəнче,
аяк туңа... Шуңа чөгендер турында хəбəрлəр куера башла-
гач, эчтəн генə куандык хəтта. Ə куанырлыгы булмаган ул
эшнең, тəмуг көткəн анда безне һəм безнең əнилəрне...
Кайсыбер көннəрдə яшелчə бакчасына жилдереп кенə
Кəбир килеп китə. Əзрəк су ташыша, шул арада Лачынны
да сөйлəп ала:
– Буранбай дусты бабайга посылка салган, Лачынның
башына кидереп күзен каплый торган каплавыч җибəргəн.
Күннəн тегелгəн, үзе нəкъ шлем сымак, башкортча “торка“
инде – бабай шулай дип йөртə. Без, бөркетчелəр, белəбез
инде, – ди Кəбир, отыры мактанып. – Лачынның күзен
капларга күптəн өйрəткəнбез. Бөркетнең күзе очлы, югары-
дан бөтен авылны, Акбиекне, Күрəнлене бер карауда күрə,
кечкенə генə тычканны да шəйлəп ала, əмма бит ул тычкан
аулый торган ябалак түгел, ə бүре, төлке кебек эре ерткыч-
ларга сунар итə торган ерткыч кош! Белəсең килсə, кичə
Лачынны сезнең Зөлхиҗə яланына алып чыктык, биек
җиргə. Бабай шəп йөри əле иярдə, бирешми. – Тел төбен
аңладым (мин атта йөри белмим, янəсе), əмма
белгертмəдем.
Елгырым Лачынның беренче сынау көне турында
сөйлəде. Мин нишлəптер аның урынында гел үземне
күрдем.
...Менə, имеш, мин куян тиресенə сарык йоны тутырып
ясалган карачкы тагылган озын бауны сөйрəп йөгерəм.
Гомерендə беренче тапкыр сунар лəззəтен татыячак хəзер
Лачын. Минем эшем дə җаваплы: бауны кулдан ычкындыр-
маска, берəр куакка сөрлегеп егылмаска тиешмен.
Тырышам, артыма карамый алга йөгерəм генə. Олатай,
башына кидергəн күн торкасын чишеп, бөркетне күккə
чөйде. Менə бервакыт ерткыч кош аткан уктай мин сөйрəп
килгəн карачкыга ташланды.
Куəтле койрыгы “коп” итеп җиргə кагылды, үткен тырна-
клары “куян“ны ботарлады. Мин курыкмыйча бөркеткə
карап торам. Ул да туп-туры миңа текəлгəн! Шул вакыт
олатай килеп җитте, кесəсеннəн чи ит кисəге чыгарды да
Лачынга сузды, табышын ычкындырырга ишарəлəде.
Тегесе буйсынды, үткер тырнакларын ычкындырды, том-
шыгын сузып, хуҗасы кулыннан итне алды. Бөркетче ола-
тай яшь сунар кошын күкрəгенə кысты, башына тагын тор-
касын кидереп, күзен каплады да иңбашына утыртты...
* * *
Без, дүрт хатын (кечкенə Камилəне исəпкə алмыйм,
ичмасам, өч яше тулсын, шуннан беленер, шəп хатын
чыгармы аннан, чыкмасмы), элеккегечə дөнья көтəбез.
Быелгы җəйдə яңалык арты яңалык килеп тора. Гел яхшы
яңалыклар. Зөлхиҗə олəсəйнең элеккеге данлы исемен
зурлап алты почмаклы өй салып бирде хөкүмəт. Өмə итеп,
тиз үк күтəреп, башын ябып та куйдылар. Əле күрше
Николаевкадан Уста знакум дигəн урыс карты мич чыгара.
“Бу зур өйдə мин нишлəрмен икəн? – дип, олəсəй йөри
аның янында каңгырап.
Кичə тамаша булды. Йөгереп кенə олəсəйнең хəлен
белеп чыгыйм дип керсəм, миччене күрергə дип, күрше
авылдан бер бабай килеп керде. Юри тыңлап торам, бабай
Уста знакум белəн ничек урысча сөйлəшеп килешер икəн
дип. Мөгаен, мич чыгартырга йөридер бит инде?
– Тоже печку надо? – дип сорады Уста знакум, яңа мичкə
ымлап.
– Əбизəтелнə!
– Через два дня приедешь. – Уста знакум ике бармагын
күрсəтте дə ныгытып куйды: – Ладно?
– Əбизəтелнə! Шулай итеп, урысча бары бер генə сүз
белеп тə йомышын йомышлап кайтып китте бабай. Əкəмəт...
Кайткач, көлə-көлə картəсəемə сөйлəгəн идем,
“Зирекледəн Əбизəтелнə агай булган, күрəсең”,– дип кенə
куйды, бер дə аптырамады. Көлмəде дə.
Камилə белəн Камилне бер карауда аера башладым.
Ике яшь тə булды аларга. Чирəмдə тəгəрəтеп уйныйм
үзлəрен. Кызык тагын: бүкəн кебек тəгəрилəр – ике аяклы,
ике куллы күзле бүкəннəр. Шулай чагыштырам да, курку-
ымнан тиз генə тəүбə əйтеп, берəм-берəм күкрəгемə кысып
сөям туганнарымны. Минем кулга бик элəкми алар.
Зөлхиҗə олəсəем гелəн бездə, ул караша. Рəйханə
картəсəем дə җəй саен башкарган эшеннəн (колхоз
печəнчелəренə аш пешерə торган иде) баш тартты шул
бəлəкəчлəр хакына. Ə ничек аераммы? Киемнəреннəн
түгел: əнием аларга һаман бертөсле озын гына, капчык
сыман күлмəк кидерə. Юк, “тургай” да карап тормыйм...
Хəзер аларның төскə ике тамчы су кебек охшашсалар да,
аерымлыклары җитəрлек. Камилне бигрəк яратам.
Əтиемнеке кебек яшькелт күзлəрен түгəрəклəндереп карап
утырулары шуның! Камилəсе елак, җитмəсə, əле генə
тəпиен тотасың, күл итə дə утыра... Икесенə дə туганнан
бирле өйрəтəбез, пес итəсегез килсə, белдерегез, дип.
Камиле шуны аңлап, бишектə чагында ук ыһылдап көчəнеп
бетəр, астына җибəрми, тəпиен тотканны көтə иде. Ə
Камилəсе... Барыбер анысын да яратам, үземнең бер
бөртек сеңлем бит.
Ə иң зур яңалык, олəсəемнең зур өеннəн дə зуррак
яңалык – əтием кайтачак. Озакка түгел шул... “Июль урта-
ларында кайтып җитəрмен, отпуск алам” дигəн хатында.
“Гəүһəр, игезəклəр белəн сине алып китəм, бүлмə бирделəр,
Нурия кызым əлегə калып торыр...”
Шул хатны укыгач, тын гына урамга йөгереп чыктым да,
Гөлбикə апаның чоланына кереп, башымны бүрəнəгə бəрə-
бəрə еладым. Башым кабарып-кабарып чыкты, авыртуына
тагы еладым. Кычкырып-кычкырып... Алай ук елаганым юк
иде сымак. Əле дə Гөлбикə апа өйдə юк, бу вакытта
чөгендердə ул.
Битемне чоландагы сулы чилəккə чумдырып алдым да,
тиз генə өйгə кайтасым килмичə, Мəүлидəлəрне барып
урадым. Əмин абзыйның тавышы тышка ук ишетелə: “Өй
тулы хатын-кыз, бөтен дөньяда тəртипсезлек, əйбер табар-
лык түгел, кайда минем җыелышка тага торган галстук?” –
дип, ду кубара. Кереп тормадым, үзебезгə борылдым.
Ə үзебездə кайнана-килен икəү бер карарга килеп утыра-
лар: авылдан берəү дə китми! Əллə кайдагы урыс арасын-
да, адəм ишетмəгəн Карагандада, нəрсə калган анда?
– Мин урысча белмим, шəһəр җирендə эш табар һөнəрем
юк, таш өйдə биклəнеп, кайчан кайтыр бу дип, читлектəге
коштай утырыр хəлем юк.
– Акчаң бетсə, савып эчерер сыерың, барып сыеныр
кешең юк. Җиде ят арасында. Менə килешкəннəр, икесе
бер төптəн болар. Зөлхиҗə өлəсəемнəн санга сугып фикер
сораучы юк инде, ə миннəн соң – нигə сорамыйлар? Мин
дə бар бит əле бу дөньяда!
* * *
Өч көн буе уйландым. Нишлəргə? Əтиемнəн калмыйм,
тегелəр иярмəсə, мине алып китсен үзе белəн. Урысча
укырмын, өйрəнермен. Əтием эштəн кайтуга əрчеп бəрəңге
пешереп торырмын, коймак та пешерə белəм. Кер-фəлəн
юарга өйрəнеп килəм, савыт-саба, идəн юу турында əйтеп
тə тормыйм... Юк... Камил белəн Камилəне ничек калды-
рып китим? Теге бөркетчелəрнең кышкы сунарын да
күрəсем бар. Мəүлидə ахирəтем минсез тəмам җебеп
төшəр. Атасы да укытучы башы белəн холыксызланып ала.
Кичəге тавышлануыннан соң басылгандыр инде дип, бүген
тагын барган идем (ичмасам, Мəүлидəгə сөйлəр идем эч
серемне), Əмин абыйның һаман юкка җенлəнгəнен күреп:
“Əле дə əтием юк”, – дип куйдым эчтəн генə.
Кайтсам, өйдə гүя кече җыелыш җыелган: өч хатын
дүртенчене, мине көтеп утыралар.
– Рəйханə кодагый, шуны киңəш итəргə килдем əле, –
дип сүз башлады Зөлхиҗə олəсəем, – Баязит кияү армиядə
чактагы кебек, əллə тагын берлəшикме? Кыен бит миңа ике
араны таптау. Бер башыма казан асып утыру да җайсыз,
күпчелек сездə ризыкланам барыбер.
– Ишегеңне биклəп, төенчегеңне тотып, кəҗəңне җитəклə
дə кил, кодагый, син безгə артык сөяк түгел, – дип өзеп
җавап бирде картəсəем, бу мəсьəлəдə ике уйларга урын юк
дигəнне аңлатып.
– Ни бит əле... Кодагый, күмəклəшеп миңа дигəн яңа өйгə
күченсəк?
– Менə сиңа иске авыздан яңа сүз... – Картəсəем апты-
рап калды.
– Ярар, бигайбə, кияү кайткач хəл итəрбез микəн? Мине
ни... бала хөкеменə кереп беткəн карчыкны, əрлəмəгез
инде...
– Шушы кодагыйның... Ə бит... уйлап карасаң? Күченəбез,
бəй, нигə? Баязит кайтканчы ук күченəбез. Тəвəккəллибез
дə куябыз. Игезəклəр үсə барган саен, ныграк беленə
өйнең кечкенəлеге...
– Мичне ягып карадык Уста знакум белəн, яхшы тарта.
Сылап, акшарларга да...
Яңа өйгə (шулай атадык) күченеп килдек. Əлеге дə баягы
Бүресуккан олатай, янгын сүндерү хезмəтендəге атын
арбага җигеп, əйберлəребезне күчереште. Əзлəп-əзлəп
бер-ике көн күтəреп тə ташыдык əле. Бик зур булмаган
дүртпочмаклы өйгə шулкадəр күп əйбер сыйган, имеш.
Өйнең тəрəзə пəрдəлəрен алмадык, зур сəкене дə уры-
ныннан кузгатмадык. Картəсəем шулай кушты. “Ул сəкедə
əле минем мəрхүмə кайнанам бəби билəгəн... Баязитымның
атасын, Сатыбалымны”, диде.
Шып-шыр калгач, өй бик кызганыч була икəн. Əле дə
картəсəем күз яшен күрсəтмəде. Баскычка чыгып баскач,
ихатаны карап алды да əйтеп куйды: – Бигайбə!
– Хуш, Ата йорты! – монысын мин өстəдем. Уйлап та
əйтмəдем, телемə шулай килде.


4
Язмыш кушканча Яңа өйдə яши башлагач, əтиемə ияреп
китүдəн ваз кичтем. Җирлегенə зəңгəр бəбкəлəр төшерелгəн
бумази күлмəгемне, канатлы ак алъяпкычымны, Шəрифə
апам җибəргəн зəңгəр ефəк тасмам белəн исле сабыным-
ны төреп тə куйган идем, тиз генə китеп барсам дип.
Төенчегемне киредəн тараттым.
Барыбер тынычланып бетмəдем əле. Берни дə кылмый,
башны иеп каласы килми. Печəн җыешырмын, ике-өч атна
торырмын, дигəн əтием хатында. Кайта да тагы китə,
димəк. Нишлəп була соң? Əллə? Таптым юлны – əтиемне
кире китмəслек итəргə кирəк! Сихерлəргə! Əниемə таба
борылсын да куйсын. Əнə бит Əнкəлəр очындагы Фариза
җиңги Хəйрулла агайны шулай иткəн. Унбер яшькə олы ди
бит, шул җиңги агайдан. Гыйбрəт?! Хəйрулласы аның
өстеннəн ике тапкыр яшь кəлəш алып караган, тора алма-
ган. “Сөйдергеч эчердем!” – дип əйтə, ди, Фариза җиңги.
Шуңа Хəйрулла агай аңа кире əйлəнə дə кайта, мөгаен.
Элеккелəрен, мин туганчыга кадəр булганнарын белеп үк
бетермим, мəгəр Хəйрулла агайның соңгы тапкыр кайтуын
хəтерлим. Халыкны ду китергəн бу хəлгə өч ел булып килə
шикелле. Хəтта ки гайбəт сату əллə ни куертылмаган
безнең өйдə дə өрлеккə җитəрлек хəбəр өелде кебек.
– Инде утракланыр бу Хəйрулла, кырыкны куадыр
югыйсə, – диде картəсəем, өйдəге имеш-мимешкə чик
куярга телəгəндəй. – Авылның илəк авызы озак ябылмас
əле... – Гайнулла кайнешем белəн Нəфисə килендəш исəн
булса... – Олəсəем тагы сүз башлаган иде, картəсəем кырт
кисте:
– Исəн вакытларында акыл бирмəделəр улларына, хəзер
инде гүр иясе булгач ни кылсыннар? Хəйрулла үзе дə аума-
кай. Яраткач, тор инде шул Фаризаң белəн. Җаны телəгəн
елан ите ашаган.
Олəсəем əйтүенчə, Хəйрулла агай безгə туган тиешле
булып чыга. Ə Фариза җиңги аңа Чилəбедəн ияреп кайткан,
агай сугыш елларында шунда хəрби заводта эшлəгəн.
Алкинда ук, сайлап алып, шөреп ясарга җибəргəннəр аны.
Нинди Алкин, нинди шөреп? Əй, монысы миңа ниемə
хаҗəт, теге “сөйдергеч” баштан чыкмый əле. Фариза
җиңгигə ничек əйтеп карыйсы икəн – əмəллəп бирсен иде
шул сөйдергечне. Əтием əниемне һуштан язып сөйсен,
кəртинкə кебек кала марҗаларын күрмəс булсын, беркайда
да китмəсен, безгə, хəлəл балаларына, чат ябышсын – аны
əнə шулай каты итеп, гомерлеккə сихерлəсен иде!
Беркөнне тəвəккəллəдем. Төш авышкач, Фариза
җиңгилəргə, Əнкəлəр очындагы күркəм генə өйгə юл алдым.
Шул очта Анка белəн Фроська исемле марҗалар яшəп
киткəн, сугыш вакытында эвакуация белəн килгəн булган-
нар. Тик бу юлы алар кайгысы түгел миндə, бер искə
төшерермен əле. Фариза җиңгине уйлап килешем.
Болай ул җиңгине күргəнем бар, савымчы булып
эшлəгəнен белəм. Савым арасында китабын укый да
утыра, баласы булмагач, өенə дə атлыгып тормый, дип тə
сөйлилəр... Кара, мин аннан берəр китап сорап торган
булыйм?
– Менə биш-алты китап бар, күбрəк иде дə, бала-чага
сорап килгəли шулай... – диде Фариза җиңги һич аптыра-
мый гына. – Əнə, киштəдə, үзең карап ал. Кем кызы əле
син?
– Рəйханə оныгы. – Шулай дидемче, əти-əниемне əйтергə
кирəк иде бит.
– Ə-ə, Зөлхиҗə апаның да оныгы инде алайса. Гəүһəр
белəн Баязитның кызы. Əтиең кайта дигəннəр иде?
Шулай ачык итеп сөйлəште җиңги минем белəн. Бу юлы
сөйдергеч хакында сүз кузгатырга кыймадым. Мостай
Кəримнең “Безнең өйнең яме” дигəн китабын сайлап
алдым да кайтып киттем.

(Әсәрнең журнал вариантын "Тулпар"ның 2012 елдагы 5нче саныннан укырга мөмкин.)

Рәссам: Искәндәр НИГЪМӘТҖАНОВ.

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (5)
Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: