Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 апрель , 10:35

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1)

"Ирең монда икенчегә өйләнергә йөри бугай, – диде ул, сөенгәндәй, мәкерле хәбәр җиткереп. – Ниндидер хатын килеп йөрде. Әллә авырлы да инде"...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1)

1

Ниһаять, Сәвия улы белән авылдан кайтып керде. Алар уртак кухнялы фатирда өч гаилә яшиләр. Һәрберсе берәр бүлмә били. Кухняга чәй кайнатырга дип чыгуы булды, күршесе Нурия сүз башлады. Ул аш куйган икән. Шуның кайнап чыкканын көтеп, караштырып тора, имеш.

– Кайттыгызмы?!. Озак йөрдегез. Ирең монда икенчегә өйләнергә йөри бугай – диде ул, сөенгәндәй, мәкерле хәбәр җиткереп. – Ниндидер хатын килеп йөрде. Әллә авырлы да инде...

Шушы сүзләр Сәвиянең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Мине сынарга уйлыйдыр дип, йөзен дә үзгәртмәде, кабатлап сорашып та тормады.

– Булмас! Ул андый түгел! – дип кенә әйтте. Күршеcенә сүзен дәвам итәргә юл калдырмыйча, бүлмәсенә кереп үк китте.

Хатын имеш-мимешләргә ышанмады. Кеше ни әйтмәс. Көнләшеп тә сөйләрләр. Мөнәвәр “яратам” дип кабатлап кына тормаса да, көн дә чәчәк бәйләмнәре алып кайтмаса да, матур гына яшиләр кебек. Сүзгә дә килешкәннәре юк. Улларына алты яшь тула, зур инде. Укырга керергә дә аз калып килә. Ире белән икесе дә бер-берсенә ышаналар. Һәрхәлдә, ул иренә нык ышана. Ышаныч булмаса, мәхәббәт тә юк бит инде. Мәхәббәт булмагач, ул нинди тормыш була дип, уйлангалап куя.

Элегрәк башка күршеләре дә Мөнәвәрнең бер ят хатынны култыклап китеп баруын әйткәннәр иде. Калын гына хатын, диделәр. Сәвия нык гаҗәпләнгән, күзләре дүрт булган иде. Шулай да берни сиздермәскә тырышты.

– Сез ялгышкансыздыр. Мөнәвәргә охшаган икенче кеше булгандыр. Ул андый түгел, – диде.

Тегеләр, бәлки, ялгышканбыздыр дип, икеләнгән кыяфәттә иңбашларын сикертеп, китеп барганнар иде. Кешегә кеше охшый инде дип уйлап, шикләнмәде дә, икеләнмәде дә Сәвия. Тиздән бу хакта бөтенләй онытты. Андый сүзләргә бер-кайчан да ышанмады, игътибар да бирмәде,  җиңел генә үткәреп җибәрә килде. Менә бүген килеп, күршесе нәрсә ди бит!

Авылга кайтыр алдыннан азрак сүзгә килешкәннәр иде шул. Сәвия баласы белән үзе генә кайтып китте. Отпускыңны ал, авылга бергә кайтыйк дип, үгетләгән иде дә, ирен күндерә алмады. Мөнәвәр аларны озатырга вокзалга да төшмәде. Хәер, хатын күнегеп беткән инде. Иренең сәбәпләре табылып тора. Я алмашчысы ялда була, я нәкъ шул вакытта һич кичектергесез ашыгыч эше килеп чыга. Ай азагы, имеш, план, имеш. Ул гына тотка, диярсең. “Ял көннәреңә отгулыңны кушып берничә көн алырга була бит инде”, – дип әйтеп тә караган иде Сәвия.

Әлбәттә, теләсә, алыр иде. Димәк, әбисе ягына авылга барырга исәбе дә, теләге дә юк. Сәбәбе эш түгел, бөтенләй башка булган, ахрысы. Хатын ничә ел инде ялын баласы белән әнисе янында үткәрә. Ә ире үзе генә шәһәрдә торып кала. Авылда, саф һавалы урманлы җирдә гаилә белән бергә күңеллерәк булыр иде дә бит! Ире берүзе шәһәрдә ни ямь табадыр?

Сәвия әнисенең бусагасын атлап керү белән ничек кайтып җитүләрен иренә бәйнә-бәйнә тезеп яза, аннары улының ниләр сөйләвен, ниләр эшләвен тезә. Икебез дә сине бик сагындык, дип тә өсти. Аның бик тиз җавап хаты язуын үтенә.

Тәүге елларда Мөнәвәр хатларын көттерми, тиз язып җибәрә иде. Аннары берничә хатка бер генә җавап язгалый башлады. Хәзер бөтенләй язмый. Хат язарга яратмый ул. Туганнарына да, хәтта әтисенә дә хат язмавын хәтерләп, үз-үзен тынычландыра хатын. Сыра эчеп, паркта йөридер, я караватка сузылып ятып, гәзит-журнал, китап укыйдыр. Я булмаса, сузылып яткан килеш, яраткан җырын җырлыйдыр:

 

Тимер чана карлар яра,

Бу йөрәгем ник яна?

Бу йөрәгем белеп яна:

Җаным-бәгърем

Сөйгәнем ятка кала...

 

Соңгы вакытларда еш кына шушы җырын җырлый да хатынына озаклап карап тора. Анысы, иренең авыр карашын тоеп, борылып карый, кара син аны, үзенә кагылган кебек күңеленнән кичереп, ничек бирелеп җырлый, дип уйлап куя. Түзмәде, берчак: “Ник алай җырлыйсың, бергәбез бит әле, аерылырга уйлаган кеше юк”, – дигән иде.

Ире моңсу гына карады да дәшмәде. Ул нигә шулай җырлый икән? Ташлап китәргә җыенамы? Уңыш җыю чорында колхозга җибәргәннәр иде. Шунда берәрсенә бәйләнгән булып, әллә баласы-фәлән бармы? Әллә шуңа нишләргә белмиме? Бәлки, ул хатын төрлечә бәйләнәдер, бәлки, яныйдыр да. Сәвия аптырап, төрлесен уйланды.

Үзенең исә ике сүзенең берсендә Мөнәвәр була. Мөнәвәр шулай да, болай дип, әнисенә гел генә сөйләп торыр иде. Әнисенең кайчагында ачуы да килеп китә:  “Гел аны гына сөйләп торма әле”, – ди.

Әнисе бу юлы да, кызының ялгызы гына кайтканын күреп:

– Кияү кайчанрак килә? Быел да килмиме әллә? – дип сорады.

– Әни, аны эшеннән җибәрмиләр шул.

– Сине җибәрәләр бит.

– Әни, ул заводта эшли. Алар график белән ял итә. Быел декабрьдә ала ялын, –диде, әллә ни исе китмичә.

– Бу юлы да озатырга төшмәде, дисеңме? – дип, әнисе гаҗәпләнеп торды.

– Без үпкәләшеп алдык. Мин аңа: “Ялларыңны да кушып отгулларыңны ал, бергәләп кайтыйк”, – дидем. Ә ул: “Җибәрмиләр, ай азагы, – имеш. – План да теге-бу”... – “Ярый, мин әйтәм, ай башында килерсең”, – дим. Ә ул: “Юл йөрергә яратмаганымны беләсең. Акча түгеп, җәфа чигеп бер-ике көн өчен йөрер хәлем юк”, – ди. Ә мин cине сагынам, әнием. Ялымда да синең янга кайтмыйча килештерә алмыйм. Мөмкин булса, сиңа атна саен кайтып йөрер идем. Син ел буе көтеп торасың. Өйгә кайтып, күзеңә күренеп, азрак булышып китмәсәм, ялым ял булмый.

Әнисенең күңеле тулып китте. Ул тынычлангандай булды.

– Соң, шулай булмый! Менә әле әнкәң үлем хәлендә ята. Шундый кыен минутлар була. Син кайткач, җиңелрәк булып кала. Юындырсаң да, тышка алып чыксаң да, ике кеше ике кеше инде.

Сәвия иренә әйткән вакытында кайтып китә алмады. Инде китәбез дигәндә,  дәү әнисе үлеп куйды. Аны җыештырдылар, өчен, җидесен уздырдылар. Аннан соң да әнисен ялгыз калдырып китүне килештермәде. Өйне җыештырып, керләрне юып, бөтен эшне бетергәч кенә китте ул.

 

2

Алар кайтканда, Мөнәвәр өйдә юк иде. Бала да бар, әйберләр дә күтәренгән. Гаять арыган иде. Чәй кайнатып эчтеләр дә, улын йокларга яткырды, үзе дә ятты. Йокыга китеп бара иде инде, Мөнәвәр кайтып керде. Авызы колагына җиткән, күзләре елтырый.

– Югалган мал кайткан икән... – дип кенә куйды ул. – Ә мин сине башка кайтмыйсың икән, дип торам. Анда әниең сиңа кияү әзерләп торгандыр, күрәсең.

– Кит, булмастайны сөйләмә. Әнкәй үлгәнне язган идем бит. Шундый чакта ничек ташлап китим инде?!  – Мондый кырыслыкны көтмәгән иде хатын.

– Әнкәң үлсә, аның үлеменә синең ни кысылышың бар? Үлгән – беткән. Үләсе билгеле иде. Аның өчен елап торасы юк.

– Ничек телең әйләнә синең?! Ул бит – әниемнең әнисе. Синең үзеңнән дә үткән. Әниең үлгәндә ничек борчылуларыңны хәтерлисеңдер. Әнигә бит ялгызына кыен. Шуны аңла! – Аннары үзен борчыган сорауны бирде: – Нигә каршы алырга төшмәдең? Шуны әйт!

– Җитәр, күп төштем инде. Кайчан кайтасыңны, поездыңны белмәгән килеш нишләп йөрим ди мин анда?

– Әнкәй үлгәч тә хатка язган идем бит. Теләсәң, белешер идең. Безнең поезд билгеле. Тәүлегенә бер генә тапкыр йөри. Кайдан килеп кая барганын яхшы беләсең. Белмәгәнгә салышма, яме!

– Кара әле, кем, Сәвия, көтми идем инде сине. Нигә мине ашыйсың?!

Ир бүлмәдә әрле-бирле йөренде, авызы ерык, күзләрендә мыскыллы елмаю. Нидер эзләгән кебек, үзе алан-йолан карана. Ул да булмады: “Мин хәзер керермен”, – дип чыгып та китте.

Мөнәвәр менә керер, менә керер дип, байтак көтте Сәвия. Аннары аш бүлмәсенә чыкты, ванна, бәдрәфне карады. Үз күзләренә үзе ышанмады – Мөнәвәр юк иде. Менә сиңа кирәк булса! Ул тагын бер тапкыр тикшереп чыкты да йөгереп урамга чыкты. Ары барып, бире килеп, йорт тирәсен карады. Әмма ул юк иде. Ирдән җилләр искән иде. Шул арада юк булды ире, җир уптымыни! Шундук артыннан чыкмагачни дип, үкенде. Караңгыда ары сугылды, бире сугылды да бүлмәсенә кереп ятты. Ару үзенекен итте. Хатын йоклап китте. Ул иртәнгә кадәр уянмый йоклады.

Иртән Мөнәвәрнең өйдә юклыгын абайлап тагын гаҗәпләнде. Өйдә кунмаганлыгын аңлап, борчыла башлады. И Ходаем! Ни генә булды икән? Иренең болай кинәт югалуы үтә дә сәер иде. Әллә айныткычка эләкте микән? Ару гына эчкән булган, күрәсең, күзләре нык елтырый, авызы ерык иде. Ни сөйләгәнен белми, мәгънәсез кыланган иде шул. Нык эчкән булган микәнни? Эчкән булса, адашкан кеше кебек йөрсә, алып та китәрләр, бик тикшереп тормаслар. Хастаханәләргә шылтыратты. Айныткычларга шылтыратырга теләсәң, тиз генә бәйләнешкә керерлек тә түгел икән әле. Ике тиенлек акчалары беткән булып чыкты. Тукта, эшенә шылтыратып карыйм әле. Соңгы ике тиенлеген алып, ире эшләгән цехка шылтыратты. Ярый шылтыраткан – эшендә булып чыкты.

Ялы тәмамланган иде инде. Cәвия эшенә барып кайтты. Ул борчылып уйланды да уйланды. Гаҗәп, ничә смена рәттән эшли соң? Бу ничек була инде? Авария-фәлән булганмы, әллә төнге сменада да эшләдеме икән? Алай булса, иртән кайтырга тиеш иде. Без кайткач, юньләп күзгә-күз карап сөйләшкән дә юк. Улын да күрмәгән әле. Сагынмадымы икәнни аны? Үзебез дә исәнләшеп, сөйләшмәгән бит әле. Ничек була инде бу? Моны ничек аңларга, ничек юрарга? Кайда кунды икән? Әллә авария булу сәбәпле төнлә дә эштә булдымы? Бик булуы мөмкин. Төнге сменалары юк иде бугай. Әллә айныткычта булып, эшенә иртән генә барганмы?

Шулчак күршесенең ниндидер ят хатын турында сөйләнгәне исенә төште. Әллә чынлап та берәр хатынга ияләшкәнме? Анда кунганмы? Юк, юк, булмас. Буш сүз. Я авариядер, я авралдыр. Аларда еш кына була ул. Ай башында алпы-салпы йөриләр дә, ай азагында кунып эшләп план үтәргә маташалар. Ай саен шулай кабатлана. Ай башында чарасын күреп булмый микәнни?! Бер отылгач, икенчегә чарасын күрергә кирәктер, мөгаен. Җитәкчеләрен әйтер идем. Гел генә планны штурмлап алмыйлар инде. План булгач, план буенча ай башында ук ныклап эшкә тотынырга кирәк бит инде, дип җитәкчеләрен сүгеп алды. Әллә оештыра белмиләр. Адәм баласына тынгы юк инде.

(Дәвамы бар.)

Фото: shurkin_son;  Freepik.

Автор турында

Фәридә Сәйфуллина (Гыймадиева) Башкортстанның гүзәл табигатьле Салават районының Таймый авылында туып-үскән. Бу авыл Сукаешлы һәм Атау елгасы кушылган уйсулыкта урнашкан. Өлкәннәр авылны Атау дип тә йөрткән. Фәридәнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

1956 елда Урмантау урта мәктәбен, 1961 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда журналистлар әзерләү факультативы оештырыла. Шунда укып, «Кызыл таң» гәзитендә практика үтә. Укуын тәмамлагач, шул гәзиттә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары алты ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда урыс теле укыта.

1969 елда икенче шәһәр типографиясенә корректор-редактор булып урнаша. Эш кызыклы да, җаваплы да була. Җәмәгать  эшләренә чума. Агитатордан башлап, пропагандист, местком председателе, партоешма секретаре урынбасары, Киров район халык судында халык утырышчысы, иптәшләр суды рәисе, шәһәр советы депутаты вазифаларын үтәргә туры килә. Аларны күңел биреп, тырышып, үзенең ял вакытлары исәбенә башкара.

1982 елда УЗКАда техник документация бүлегендә инженер булып эшли башлый. Аннары СКТБ «Меркурий» оешмасына (соңрак – НИИ ЭСК) чакыралар. Фәридә Кауметдин кызы «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият, журналистика – аның яраткан шөгыле. Урта мәктәптә укыганда ук стена гәзитенә мәкаләләр язган. Төрле жанрларда иҗат итә.

Уфада «Мәхәббәт кайчан ярала?» (2018),  «Дөньясы шундый...» (2022), «Когда зарождается любовь...» (2023) үзнәшер китаплары дөнья күрде.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: