Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 апрель , 09:50

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (4)

Əтием каядыр чыккан, картəсəем елап шешенеп беткəн əниемне юатып йөри: "Килен, ул тиклем бетеренмə, гаилəмне кайтып алам, ди бит, сүзендə торыр, ышан"...

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (4)
Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (4)

(Дәвамы.)

* * *
Бу арада Бөркет турында безнең өйдə дə сөйлəп-сөйлəп
алдылар. Менə бүген дə кичке аштан соң əнием дə өйдə
чакта тагы шул хакта сүз кузгалды.
– Бөркетчелəр булган алар элгəредəн, – ди картəсəем,
– бөркет белəн төлке аулаганнар.
– Нигə, Бүресуккан агайның мылтыгы бар бит? Без
малай чакта аның мылтык асып урманга китеп барганын
күрə идек. – Мондый хəбəрдəн əтием дə читтə калмый,
гадəттə, ул сүз катмый, тын гына уйга батып утыра йə китап
укый. Укымышлы!
Өлкəннəр үз көйлəренə гəплəшə, ə минем баштан теге
Ишбирде чыкмый. Дөрес, анда гына түгел уйларым, ə туа-
чак туганымда. Ул да, əниемнең карынындагы яралгы да,
малай булса? Димəк, өебез əлеге кебек матур гына тормас.
Бөтен җирдə тəртипсезлек булыр инде... Бу уйларымнан
арынганда, өлкəннəр күптəн инде Бүресуккан олатайны
онытканнар, тыныч кына икенче нəрсə турында
сөйлəшəлəр. Əһə, Сталинны телгə алалар. Ə мин белəм
аны, Сталин бабайны. Кашагасында əтиемнең карточкасы
торган тəрəзəгə каршы стенада аның сурəте эленгəн. Гел
бер-берсенə карашып торалар шулай. Ə мин аларның
икесенə дə бишектə карап яттым. Тугач ук əтиемнең кар-
точкасына бөтенесе дə төртеп күрсəтеп көн дə əйтеп тор-
дылар, ə мыеклы кеше белəн таныштыручы булмады.
Сурəтен түргə куйганнар, мөгаен, якын кешебездер.
Аңлый башлагач, картəсəемнəн сорадым:
– Кем ул?
– Сталин бабай, – диде картəсəем.
– Синең əтиеңме, əллə Зөлхиҗə өлəсəемнекеме?
– Бөтенебезнең дə атасы ул, – диде дə картəсəем, мине
күтəреп, сəкегə утыртты, үзе ихатага чыгып китте. Мыеклы
кешегə карап утыра торгач, йоклап киткəнмен.

Əтием теге сурəтне эзлəгəн, китель кигəн мыеклы кеше-
не. Аны, Сталин үлгəч, быел март аенда, бишесендə,
картəсəем кара кəшимир яулыгына төреп сандыгына
салып куйды. Ул көнне картəсəем бик кайгырды. Мине ияр-
теп колхоз кəнсəлəре янындагы митингка алып барды.
Бөтен кеше елый иде шикелле. Əллə ул мыеклы кеше чын-
нан да бөтенесенең дə атасы булганмы? 
* * *
Зөлхиҗə олəсəемə куна барырга сүз биргəн идем бит,
шунда киттем. Ишегалдында табак-савыт юыштырып
йөргəн була. Тиз генə киртə башына эленгəн чилəклəремне
көянтəгə асып, суга йөгердем.
Əйлəнеп кайтуыма, олəсəем алҗып алачык алдында
басып тора иде. Төсе качкан. Мине күргəч, исенə килгəндəй,
сөйлəнə башлады:
– Баязит кияү читкə чыгып китəргə булды микəнни? Өч
бала белəн калдырып... Үз тиңен сайламагач... Əнкəлəр
очындагы Барый күпме күз атып йөрде, бармады бит шуңа.
Ай Аллам, үзең ярлыка, ул егет сугышта башын салды.
Кияү чак кына элəкми калды, аннан алдагылар, егерме
сигезлəр алынды фронтка. Безнең Баязит кияү, иншалла,
озак йөрсə дə, тыныч хезмəттə булгач, сау-сəламəт əйлəнеп
кайтты. Озын муенлы, ябык, чандыр гына иде, ничек таза-
рып, өрлектəй булып киткəн хəзер. Читкə тартыла аның
күңеле, читлəшкəн ул армиясендə. Кодагый да тотып тора
алмас...
И шушы олəсəемне! Бер сөйли башласа, туктар димə.
Мине бу юлы “өч бала” дигəне гаҗəплəндерə əле, калганы
һаман иске сүзлəр инде. Өч бала?! Бу сүз һич башыма
сыймый, ничə санасам да, без икəү: мин һəм туачак туга-
ным. Əллə үзен кушып исəплиме? “Мин хəзер бала
хөкемендə, картайдым”, – дип куя сирəк-мирəк...
Əһə, картəсəемнең нигə кəефе китеп йөрүе аңлашыла:
əтием булып чыга теге. “Бүреккə салсаң да, урманга качар
бүре”. Өйгə кайтып тизрəк төпченергə кирəк: нинди өч бала
ул?
Төпченеп торырга да туры килмəде. Əтием каядыр чык-
кан, картəсəем елап шешенеп беткəн əниемне юатып йөри:
– Килен, ул тиклем бетеренмə, гаилəмне кайтып алам,
ди бит, сүзендə торыр, ышан. Аягына тышау гына салма-
дым бит, авылда мин җаныма тынычлык тапмыйм, дөнья
күрəсем, кеше күрəсем килə, ди дə ашкына. Без кеше
түгелдер шул...
Əтием армиядəге дусты, урыс егете Вася белəн хат
алышкан, малларны абзарга япкач та, Караганда дигəн
якка шахтага китəргə сөйлəшкəннəр икəн.
– Өч баланы калдырыпмы? – Янəсе, тегелəрне шаккаты-
рам. Миннəн яшереп йөрмəсеннəр!
– Миңа охшаган инде киленем, кайнана туфрагыннан,
əтиеңнəн алда игез кыз тапкан идем, атна да тормадылар.
Вакыты җитми туганнар иде. Яшьлегем белəн эшкə батыр
булдым, авыр күтəреп имгəндем. Инде башка балага уза
алмам, ахрысы, дип нык кайгырдым, шактый еллар бала-
сыз йөрдем. Шуннан Аллага шөкер, башта – əтиең, ике
елдан Шəрифə апаң туды.
– Игезəк туганнарым булачакмы?
– Сөйлəп торам лəбаса.
– Ə каян белдегез, бəлки, игез түгелдер, үтəли
күренəмени?
– Хəзер генə ул больницага йөрилəр, аңарчы мин идем
бу авылда кендек əбисе. Синең кендегеңне дə үзем кистем,
килен бакчада бəрəңге чыгарып йөргəн җиреннəн тулга-
клап китте дə. Җиде айлык булып тудың, колынкаем.
Сентябрьдə, сөмбелə тулып, бер атна үткəч.
– Җиде айлык... Җитлегер өчен анда, кече җиһанда,
тынычлык кирəк шул!
Минем бу сүземə игътибар итүче булмады. Əнием яңадан
еларга тотынды.
Картəсəем соңгы араларда мине тиң күреп сөйлəшə
кебек. Менə əле дə кешегə санап, соравыма җавап биреп
тора. Минем “хатын” булуым шул микəн əллə? “Бу бала
шəп хатын булмакчы”, – дип əйткəне бар бит картəсəемнең.
– Əни, елама, туганнарым куркыр! – дидем. Ə баягы уем
мине отыры кыюландырып җибəрде: – Без – дүрт хатын,
бирешмəбез!
Елавыннан шып туктады əнием.
– Кем ул дүрт хатын?
– Картəсəем белəн олəсəем, мин, тагын син үзең –
дүртəү түгелмени? – ни əйтерен белəм, шуңа алдан əйтеп
куйдым:
– Олəсəем бала хөкеменə кермəгəн əле, бушны
сөйлəмəсен, ə мин ул хөкемнəн чыкканмын, вəт!
– Тормышыбыз бөтен калачак калуын: баз тулы бəрəңге,
кабак уңды, ике капчык көнбагышыбыз булды. Абзар
башында – дыңгычлап тутырылган печəн, лапаста – ике-өч
елга җитəрлек утын, кисеп кенə түгел, ярып та өелгəн.
Картəсəем боларны кабат-кабат барлап чыга, үзен шулай
юата. Ə мин, “ир кулы тигəн дөнья”, “аталы бала – аркалы”
кебек сүзлəрнең башымда кайнавына түзə алмыйча, елар-
га җыенып йөрим...

3
Яңа ел бəйрəмен “дүрт хатын” – үзебез генə каршыла-
дык. Əтием, Васясыннан хəбəр килгəч, туганнарымның
тууын да көтеп тормады, теге дүртпочмаклы чемоданын
тотып, Карагандага чыгып китте. Сөйлəшеп куйган кебек,
дүртебез дə аңа күз яше күрсəтмəдек, озаткач кына үксеп
елаштык.
– Өемнең өрлеге ишелде! – дип сыктады ул көнне
картəсəем. Күтəрелеп карадым – өрлек шылт та итмəгəн
иде.
Март уртасында, үз сəгате җиткəч, кече җиһаннан минем
туганнарым Олы җиһанга чыкты. Кыз һəм малай!
Əтиемнəн əллə ничə хат килде. Игезəклəр туу сөенечен
хəбəр иткəн идек, шуңа җавабында: “Тулай торакта аерым
бүлмə алгач, сине кайтып алам, Гəүһəр, борчылма”– дип
язган. Миңа аталган аерым юлларында “əниеңне сакла,
картəсəеңне, олəсəеңне тыңла” дип кабатлый. Сакчыдыр
шул мин, йə тəртипсез бер кызыкайдыр. Җаным көйде дə
(əнə ничек итеп көя икəн ул җан), əниемнең җавап хатын-
дагы бер ачык урынга үз кулым белəн яздым да куйдым:
“Мин – шəп хатын”. Китте ул хат Карагандага. Əнием язу-
ымны əллə күрмəде, əллə күреп тə эндəшмəде. Ə мин бер
җае килгəндə аның хатын укыдым, рөхсəтсез булса да.
Җиңел укыдым, əнием эре хəрефлəр белəн яза, ачык итеп.
“Ике имчəк баласын күтəреп əллə кая барасым юк, үзең
кайт” дип язгандыр дисəм, лəм-мим бу хакта. Җиде ят
Васяны сорашырга, аңа сəлам əйтергə белгəн, ə игезəклəр
белəн төннəр буе йокламыйча изалануын язмаган. Əйтер
идем мин кадерле кешемне читкə олактырып алып чыгып
киткəн котырткыч Васяга сəлам. Əтиемнең болай да озын-
озак моряк хезмəтеннəн күпкə соңлап кайтуына да шул
агай гаепле икəн, икəүлəп портта акча эшлəп йөргəннəр,
ди. Əйтəм теге, чемодан тулы бүлəк иде! Əнə миңа алып
кайткан купшы башлыгы – хəзер тотып утка ыргытам! Уф...
мичтə дөрлəп янган утыннарга битем кызышканчы озак
итеп карап тордым да кырт борылдым: əти төсе булып
калган əйберне яндыра алмадым... Кыш җитсə, кирəге дə
чыгар.
Ə үзем əтиемне шул кадəрле сагынам! Картəсəем сизенə,
кыз бала да атаны шулай якын итəр икəн дип, кайчак апты-
рап та куя. Кыз бала... Йөрəге бар шул кыз баланың да!
Кичлəрен, йоклап китə алмый, тасраеп өрлеккə карап
ятам. Өрлек... Əллə нигə картəсəемнең теге вакытта “өрлек
ишелде” дигəн сəер сүзе исемнəн чыкмый. Карый торгач,
болай да ак, шома өрлек ай яктысында тагы да агарып,
нурланып киткəндəй була. Гүя əтиемнең йөзе. Əнə ике күзе
күксел-яшел булып ялтырый. Пышылдап кына эндəшəм:
– Əти! Əти, кайт, Камилне, малаеңны күрəсең килмиме-
ни? Ул сиңа иптəш булыр. Хəзердəн үк нечкə туры борын-
лы, сиңа охшаган. Камилə дə нəкъ үзең. Күрсəң, аера да
алмассың ул матуркайларны. Мин ямьсез шул, табак
битле, ямьшек борынлы – Зөлхиҗə олəсəемə тартканмын,
əллə шуңа яратмыйсыңмы? Ташлап китмəс идең... Əнием
сылу да инде, аны, яратып, егете Барый абыйдан аерып
алгансың бит, маңка гына көеңə. Утыра хəзер аталы
ятимнəр кочаклап, берне түгел, өчəүне...
– Нəрсə мыгырдыйсың, Нурия, йокла! Бəлəкəчлəрне
уятасың бит, ди – янымда үзе дə йокламыйча, тын гына
уйга чумып яткан картəсəем.
Өрлек-əтием белəн кычкырып сөйлəшə башлаганмынмы
əллə? Тагы өрлеккə карыйм: ике күз дигəнем тəрəзə як
бакчада үскəн чиянең яфраклары икəн, ай нурында
шəүлəлəре чагылган. Бəй, түшəм тулы икəн серле күзлəр,
керфек какмый миңа бакканнар.

(Дәвамы бар.)

Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (4)
Гөлнур ЯКУПОВА. Кыз бала. Роман (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: