Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 апрель 2024, 15:04

Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Ахыры)

Чыпчык Гали, үз-үзен белештермичә, этнең маңгаена төбәп атып җибәрде. Канга баткан яралы эт, йөрәк өзгеч тавыш белән чинап, сабыйлары янына гөрселдәп ауды. Алгы тәпиләре балаларына сузылган килеш калды. Җылы канга баткан гәүдәсе янына килеп, әле берни дә аңламаган балалары әниләренең түшен чупылдата-чупылдата имәргә тотындылар. Табылдык нарасый — адәм баласы да алар арасында иде.

Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Ахыры)
Дилә БУЛГАКОВА. Бүре нәселе. Хикәя (Ахыры)

 

* * *

Сарайгыр елгасы буенагы ташландык су тегермәне янында ышык урын табып яткан Актүш таңны иртә каршылады. Дөньяны моңга күмгән кошлар тавышын ишетмичә нихәлләр итеп бүселеп йокы симертмәк кирәк? Алгы аякларын сузып, авызын зур ачып иснәде дә, карынының өзелеп ачыгуына түзмичәме, әллә ялгызлыгына әрнепме, шыңшып куйды. Юк, болай ятып тамак туймас дип, юеш үләннәр арасыннан бер-ике адым ясады да, аякларына тамган чыкка карап, гаҗәпләнеп туктап калды: «Бәй, шушы кадәр матур иртәдә бу үләннәр нәрсә дип елый икәң?» Эт, аңлап кына бетерерлек түгел бу дөньяны дигәндәй, тын калды. Тик авыл ягыннан борынын ярып килгән тәмле аш исе озак уйланып торырга форсат бирмәде. Менә ничә көн бит инде, каты-котыдан башка, тамагына юньле ризык капканы юк. Хуҗасы ташлап киткәннән соң биредә яшәп калган әби-бабайлар булган калдык-постыкларын һич жәлләми иде. Инде менә айга якын Актүшкә бер кисәк икмәк тә ыргытканнары юк. Кайчан очратма — кулларында таяк. Гел куалар. «Нинди начарлыгым тиде икән, нишләп кинәт кенә үзгәрделәр соң әле?» Моңарчы эткә тырнак белән дә чиртмәгән кешеләрнең кинәт кенә шулай аны читләтүләрен аңлый алмый гаҗиз булды ул. Өч-дүрт өйдә көн күреп яткан авыл картларының иң зур малы булып калган тавыкларны Чыпчык Гали акрынлап чүпләп, берәм-берәм ашап бетереп килгәнен белмәделәр шул, белмәде алар. Бар бәлане Актүшкә яптылар да, ачуланып, хәтта икмәк кыерчыгы да бирми башладылар. Җитмәсә, карындагы бәләкәчләр дә ду китереп тибешә, алар да ач бит! Ашказаны өзелец-өзелеп сулкылдый. Эт ит исе килгән якка борылып чабып китте. Коймалары череп ауган ихата аша җәһәт кенә аркылы чыкты да ут ялкыннарыннан исән калса да, түбә такталары чүгеп, кыйгаеп беткән иске йортның капка төбенә килеп туктады. Уф, хуш ис бөркегән ит шулпасының тәме зиһенне чуалтуына ничекләр итеп түзмәк кирәк! Гадәттәгечә, бер талпынуда сикереп төшә торган койма аша ул бу юлы җиңел генә үтә алмады, урап керергә тура килде. Алгы тәпиләре белән тәрәзәгә үрелеп, башын пыялага терәде. Өстәл артында сакал-мыек баскан урта яшьләрдәге ирнең тирән тәлинкәдән ашыга-ашыга кайнар шулпа чөмереп утырганын күргәч, авызыннан селәгәе ага башлады.

Үзе дә сизмәстән, эт ачыргаланып шыңшып куйды һәм алгы аяклары белән тәрәзәнең аскы өлгесенә «лап» итеп кагылды. Үз уйларына бирелеп тамак ялгап утырган ир бу тавышка кинәт сискәнде: кашыгы кулыннан тәлинкәсенә төшеп китте, тирә-якка шулпа түгелде. Сакал баскан, котсыз кыяфәтле ир урыныннан сикереп торды да, мич алдында яткан утын пүләнен эләктереп, сүгенә-сүгенә болдырга йөгереп чыкты. Инде менә генә сөяк кимерәчәген уйлап, ләззәтле тойгыларга бирелеп мөлдерәп карап торган этнең аның кизәнүенә исе китте. Ярый әле вакытында читкә тайпылып өлгерде, югыйсә пүлән тисә     эчеңне актарып ташлар иде. Ачудан күзләренә кан сауган Чыпчык Гали, пүләнне читкә тайпылган эткә төбәп ыргытты, ул үлән арасына барып төшкәч, тидерә алмавына ярсып, койма буенда яткан сынык көянтәне эләктереп, янә шул якка таба томырды. Сарайга бәрелеп чәрпәкләнгән коры көянтәнең тимерле башы инде менә ничә көн буе тәгам ризык капмый хәлсезләнгән этнең чигәсенә килеп бәрелде. Ярадан кан саркый башлады. Яралы этнең башы чыңлап, күз алларыннан йолдызлар коелгандай булды. Кинәт дөнья дөм караңгыга әйләнде. Шулай да җан саклау, туачак балаларын афәттән курчалау

теләге көчлерәк булып чыкты. Ничек итсә итте, барыбер үзендә җимерек сарай артыннан үләннәр эченә кереп югалырлык көч тапты. Эре-эре әрекмән яфраклары астында кузгала да алмый, укшып, хәлсезләнеп байтак ятты Актүш.

Ярсыган усал адәмнең котсыз карашы белән башка очрашмас өчен, авылдан урман юлына чыкканчы үз-үзен белештермичә йөгерде җәберләнгән җан. Менә ул гел яшелдән генә киенгән таныш урман читенә килеп егылды. Авырткан, чатнап ярылып килгән башы бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Сагышлы күзләренә яшь тулган эт: «Хуҗам, күрәсең, кайтырга китмәгәндер инде — күпме көтәргә була? Бер дә юкка кимсетелеп яшисем килми, әнә теге ямьсез карашлы ир дә: «Бүре калдыгы, бүре нәселе, эзең булмасын авылда», — дип кыйнады. «Нәселем синдә яшәгән, мине дә үзеңә алчы, урман!» — дип, үзе дә сизмәстән, тирә-яктагы тынлыкны сискәнде-реп, улап җибәрде.

Йөрәк өзгеч тавыш белән ярдәм сорап үзенә килеп егылган яралы, ятим җан иясен урман үз кочагына алды. Җиләкле акландагы үләннәр арасында хәл җыеп озак ятты Актүш. Авырайган аякларын көчкә-көчкә кузгатып, ризык эзләп табып, тамак ялгады. Черем итәргә ятканда да, азык юллап йөргәндә дә теге явыз кешенең ямьсез карашы күз алдыннан, усал сүзләре колактан китмәде.

Көннәр үтү белән эт тынычлана төште, яралары да акрынлап төзәлә башлады. Сабыйларының дөньяга килер вакыты җиткәнен тоеп, үзенә аулаграк урын эзләде. Үзе дә уйламаганда ул бик күптәнге — онытылган, агач куакларына күмелеп, кычытканнар урап алган, бер яктан ямьшәя төшкән ат абзарына тап булды. Урман каравылчысыныкы ул. Тирә-як белән җе танышып чыкканнан соң, чери башлап стена ярыгыннан эчкә үтте. Әллә кайчан ук череп беткән, җиргә әйләнгән ат тизәге өстендәге бушлатка барып ятты Актүш. Җиләс, тын лапас тиздән ана булачак эткә куыш булып тоелды.

Менә бермәлне таң туып кына килгәндә аның үзенә охшаган ак түшле, кара  туфлиле өч нәни дөньяга килде. Һәркайсысын газиз күреп яратып иркәләде, хәле беткәнче аунатып ялады Актүш. Бәләкәчләр җылыда, иректә тәгәрәшеп үстеләр, йомылып-йомылып әнкәсенең куе сөтен имделәр, сугыша-сугыша уйнадылар, тешләштеләр.

Озынколаклар артыннан байтак чабарга туры килгәнгә, беркөнне лапасына соңлабрак кайтты Актүш. Балалары янына керер алдыннан колакларын тырпайтып туктап калды, сизгер борыны ерактан ук ят ис тойды. Йөрәге «жу» итеп китте. Үләннәр тапталган. Бәләкәчләремә бер-бер хәл була күрмәсен тагы искәнә-искәнә арткы яктан шуып кына эченә керде. Ни күзләре белән күрсен, алдында үксеп беткән бәләкәч кенә бер җан иясе — адәм баласы! Эт балалары аны өч яктан уратып алган: кайсысы битен тырный, кайсысы балтырын тешләгән була. Эт, аптырап, иснәнә-иснәнә тирә-якны байкап чыкты, һичкем күренми. Кем китереп ташлаган соң бу бәләкәчне? Нигә китергән? Бала янына килеп, озак карап торды ул. Өч баласы төрле яклап аның имиләренә үрелде. Авызын зур ачып,  башын төрле якка борып елаган нәни кешене нишләтергә дә белми аптырап торганнан соң, Актүш имчәкләрен бала авызына якын китереп сузылып ятты. Сөт исен тойган сабый, эт балалары белән беррәттән, иреннәрен чупылдата-чупылдата имәргә тотынды.

Имеп туйган нарасый да, көчекләр дә йомылып йоклап киттеләр. Көне буе азык эзләп хәлдән тайган ана эт тә черем итәргә булды. Әмма оеп китәргә дә өлгерә алмады, бәләкәч шыңшый башлады. Менә ул үрсәләнеп еларга кереште. Актүш аның ярдәм сорап өзгәләнүен аңлады: түзмәде, бер-берсенә сыенышып тәгәрәшеп яткан балаларын карашы белән иркәләп алды да, елак җан иясе янына килде. Теле белән иркәләп битен дә ялап алды. Тавышка уянган эт балалары елак бәбине уйнатырга теләп, аның төрле җиреннән тешләргә керештеләр. Актүш берсенең җилкәсеннән эләктереп: «Тәртипсез кыланма алай, әнә абыең белән уйна!» — дип читкә алып куйды. Елаган баланы ничек тә юатырга белмәде, тәмам аптырашка калды ана эт. Сүтелә башлаган чүпрәкне авызына кабып тарткан иде, бәләкәч адәм баласы бөтенләй шәрә калды да куйды. Сабыйның кызарып, пешегеп беткән бот араларын яларга кереште Актүш. Нарасый тынычланып, рәхәтләнеп йоклап китте.

Көчекләр янына китереп ташлаган бәләкәч кызыкай да әнә шулай иректә сөт имеп, аның йомшак куенында йоклап үсә бирде. Җәйге яңгырлар сибәләп үткәләгән чаклар да булды. Агачлар куенына яшеренгән лапастагы сабыйларга җил дә, яңгыр да тимәде. Җил искәндә лапас эче чәчәкләр, пешкән җиләкләр исенә тула иде.

Беркөнне әниләренең кайтуын көткән сабыйлар, онытылып китеп, кызчыкның нәни тәпиләрен тешләп тартырга тотынгач, ул, куркып, еларга кереште. Юк инде, һич тыныч кына йокларга ирек бирмиләр дүрт аяклы йонлач туганнары. Авырткач, еламый түзеп буламы? Кызыкаи елаган саен, тегеләр дә кызышып-кызышып тешләп, торгызырга тырышалар шул. Югыйсә гел ятып кына тора да тора. Сикереп торып безнең белән уйнаса булмыйдыр шул.

 

* * *

Авыл картларының соңгы тавыгын тотып суйган Чыпчык Галинең атна буена инде авызына шулпа капканы юк. Аптырагач, ау мылтыгын алып куян атып булмасмы дип, урманга юл тотты. Озак йөрде ул акланнарда, тик ник бер озынколакка юлыксын. Бүген дә табышсыз каласын уйлап, дөньясын тугыз катлы итеп сүгә-сүгә аклан читеннән китеп барганда колагына ниндидер тавыш килгән кебек булды Чыпчык Галинең. Тавыш көчәеп-көчәеп китә. Бала тавышы! Ул сак кына тавыш килгән якка атлады. Кулындагы корулы мылтыгын тагын кысыбрак тотты Лапас алдындагы такталарны каерып ташлады Иелеп эчкә керсә — эт балалары янында тәгәрәп елап яткан ялангач сабыйны күреп, аптырап тукталып калды.

Арткы яктан шуып кергән сизгер ана эт мылтыклы кешене күргәч, шашынып сабыйлары янына ашыкты. Күңелендә онытылмаслык яра рәнҗеш калдырган, аны кыйнап авылдан куып җибәргән кешене таныды ул, шуңа да тешләрен ыржайтып, тырнашып тагын да ярсыбрак .өрергә кереште. «Кит син моннан, явыз бәндә, тимә балаларыма!» — дип әйтергә теләде ул бары. Актүшнең ачы итеп улый башлавыннан коты ботына җиткән Чыпчык Гали, үз-үзен белештермичә, этнең маңгаена төбәп атып җибәрде. Канга баткан яралы эт, йөрәк өзгеч тавыш белән чинап, сабыйлары янына гөрселдәп ауды. Алгы тәпиләре балаларына сузылган килеш калды. Җылы канга баткан гәүдәсе янына килеп, әле берни дә аңламаган балалары әниләренең түшен чупылдата-чупылдата имәргә тотындылар. Табылдык нарасый — адәм баласы да алар арасында иде.

 

Ксения КАЛИНИНА фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас