(Дәвамы.)
2
– Нурия, кайт! Нишлəп утырасың монда, йөгер өеңə,
əтиең кайткан, əнə, моряк Баязит кайткан, дим.
– Алдашма, Бүресуккан бабай, бар үзең кайт, без качыш-
лы уйныйбыз, – дим, тавышымны кысып кына, алайса,
мине ишетеп калсалар, малайлар тиз үк эзлəп табачаклар.
– Бар, йөгер, чынлап əйтəм – əтиең кайткан, утырма
монда такылдап. Урынын да тапкан – бакча арты. Монда
килеп кем эзлəсен сине, дус малайларың күптəн өйлəрендə
бəрəңге ашап, катык эчеп утырадыр.
Шул минутта якында гына Күрəнле култыгында үгез
үкереп җибəрде. Сискəндем сискəнүен, əмма курыкмадым.
Артымнан килеп, очлы мөгезе белəн элəктереп ала алмая-
чак – чын үгез түгел ул, ə күлбога дигəн кош, ул шулай
үкерə. Язгы ташкын вакытында елганың “өзелеп” калган
борылышында камыш арасында оя кора, бала чыгара.
Сыек кына эңгер төшеп килгəн тирə-якны тагы бер сөзеп
айкап алдым да өй ягына таба киттем. Ярыйсы гына суы-
тып та җибəргəн – май башы гына бит əле.
Кайттым... Йөгереп тупсага мендем, ишектəге аскарак,
минем өчен махсус кагылган бəлəкəй тоткага үрелдем
дигəндə, борыныма тəмəке исе бəрелеп, туктап калдым.
Безнең өйме соң бу? Безнең өй, безнең ишек, менə минем
уенчык тоткам. Менə ишек ачылды, һəм күз алдымда ул –
əти кеше пəйда булды. Ирексездəн эчке якка, теге карточ-
кага карап алдым – урынында, тəрəзə кашагасында. Ə бу
озын буйлы, киң җилкəле баһадир минем “җан көеге”
(картəсəем шулай ди) əтием?! Баһадир шул, əнə мине
ничек курчактай итеп җиңел генə күтəреп алды. Əллə нигə
елыйсым килде шул минутта, күземнəн яшь чыкмады. Биш
елга якын бөтен өй эче белəн көткəн, мин əле гомеремдə
беренче тапкыр күргəн əтиемə аны шаккатырырлык сүзлəр
əйтəсем, җорлыгым, үскəнлегем белəн сокландырасым
килде, əмма телем тирбəнмəде. Əйтерсең бу зур, көчле
кеше мине кинəт ташкурчакка əйлəндерде, менə-менə
ялгыш төшереп җибəрер дə, челпəрəмə килермен. Куркуым
телемə чыкты:
– Нык тот, əтием, ычкындырма, идəнгə төшеп ватылам
ату, – дидем дə, əзрəк тынычлангач, өстəп куйдым: – Əй,
мин ташкурчак түгел лə!
Барыбер шаккатырдым, күрəсең, əтине. Башын артка
ташлап, кычкырып көлеп җибəрде дə, гəүдəмне кысып тот-
кан кулларын алга сузып, озак кына миңа карап торды. Мин
дə, аякларымны һавада салындырган килеш, тын гына
аның күзлəренə карадым. Озак, бик озак карашып тордык
сыман. Керфеклəремне дə какмый карадым əтиемнең
күзлəренə, аларның төсен күксел-яшел күрəн яфрагына
охшаттым. Əтием ахырда биреште, карашын читкə борды.
Шуннан мине урындыкка алып барып бастырды да тагы
күкрəгенə кысты, чəнечкеле яңагын битемə терəде,
көрсенде...
Мөгаен, моңа кадəр кечкенəрəк шатлык-куанычлар бул-
гандыр, ə монысы зур, бик зур! Бу шатлыкның исе дə бар,
кулларымны селеккəлəсəм, ныграк сизелə: исле сабын
белəн тəмəке исе бергə кушылып аңкый. Күзгə-күз караш-
канда, əтиемнең каты төк баскан чигəлəрен үзем дə
аңламастан сыйпап алган идем, шунда сеңгəндер кулыма
ят ис.
Əти исе...
* * *
Иртəгəсен таң белəн борынымны кытыклап уятты əти
исе. Төрле ис-тəмгə кызыгып уянганым булды əлегəчə:
җылымса суда җебетелгəн өрек, йөзем исенə, тагы уймак
кебек кенə бəлəкəй чəйнектə бөркəп кенə төнəтелгəн
бөртекле чəй исенə – алар сирəк, əллə кайдагы Кемерово
якларында төплəнеп дөнья көткəн Дəүлəтбикə дигəн өч
туган апамнан, Зөлхиҗə олəсəемнең оныгы була инде,
посылка килеп төшкəндə генə тарала безнең өйдə.
Кыздырылган бодай, ягъни курмас, угыз коймагы, яңа
бозаулаган сыерга бер чилəк итеп əзерлəнгəн мəтрүшкə
чəе. Ислəсəм, мине татлы йокымнан уятырлык ислəр күп
булган икəн лəса. Ə бу көнне шыпырт кына мич артындагы
киң сəкедəн төштем дə, идəн уртасына басып, борын
яфракларымны киереп иснəнə-иснəнə, өй эченə күз
йөгертеп чыктым. Картəсəем – мин аның белəн бер сəкедə
йоклыйм – корама юрганын төреп, мендəрен кабартып
утыртып куйган, үзе күптəн аяк өстендəдер. Элек Шəрифə
апамның бирнə сандыгы утырган почмакта ят əйбер күренə
– чемодан. Үзебезнең авылдан Əлтəф агайга (хəзер җизни
инде) кияүгə барган иде апам былтыр көз, шул кызыктырып
калага – Уфага ияртеп алып чыгып китте. Əтием авылга
кайтышлый аларга кереп чыккан, əйбəт кенə яшəп яталар,
ди. Колгада апамның кыек яулыгы, косынкасы эленеп тора,
“күз көеге” булып. Монысы да картəсəем сүзе. Күзнең көеге
буладыр шул? “Җаным көя” дип тə əйтеп куя кайчак, ярый
инде, анысы көйсə дə көядер, эчтə бит ул җан, күренеп
тормый...
Əй, əллə кая төшеп киттем, өебезне тикшереп торуым
ласа. Əниемнең тимер караваты кайда ул? Эчтəрəк,
тəрəзəсез почмакта. Урынында. Чаршау элгəннəр икəн.
Эре кызыл мəклəр төшерелгəн зəңгəр чаршау – кайчан
элеп өлгергəннəр? Тотып та карадым, бакча арты күршебез
тегүче Татар əбигə еш барып йөрим, шуңа тауар рəтен
белəм: ялтлап торган тыгыз сатиннан бу чаршау. Өстəлдə
дə яңа əйбер бар: аяклы түгəрəк көзге тора, ике яклы, бер
ягы, абау, зурайтып күрсəтə. Моны əтием алып кайткан-
дыр. Көзгедəге табак битле кызыкайга тел күрсəттем, уф,
куркыныч, сыер теле бəлəкəйрəктер. Шулай исем китеп
торганда, өй ишеге ачылды, тупсага бер ир кеше килеп
утырды. Менə каян килгəн теге ят та, хəзер əзрəк таныш та
əти исе – ул тышта тəмəке тартып торган. Аркасы ишек
яссылык! “Əзмəвер” дияр иде картəсəем. Ул шулай минем
катмаган зиһенемне зирəк, үткен сүзлəр белəн шыплап
тутыра, үзе əйтмешли. “Бəлəкəй Рəйханə” дип аркамнан
сөеп тə куя кайчакта əбилəр. Мин алар арасында күп
йөрим, чөнки картəсəем ил йөзендə берəү – төш юраучы,
еланнар тылсымчысы, авырулардан өшкерүче. Саный
башласаң, тагын күп аның һөнəрлəре. Əле санап торырга
вакыт юк, əнə ул тупсада утырган əтием белəн сөйлəшə.
– Килен белəн орлыклык бəрəңгене капчыкка тутырып
чоланга куйган идек, шуны кояшка чыгарырга кирəк, тигез
генə итеп җəеп, җирдə берничə көн яткырсак, шытып китəр.
Кеше, əнə, бəрəңгесен утырта да башлады, июнь аена
керергə торабыз лəбаса.
Əтием җəһəт кенə кузгалды да чоланнан ике капчыкны
ике иңенə салып, тышка атлады. Алпамша икəн ул! Əкият
батыры! Əнием бер капчыкның авызыннан, картəсəем ике
очыннан тотып, икəүлəп көчкə сөйрəп чыгаралар иде.
– Берəрлəп ташы, балам, билеңне авырттырып куйма.
Шөкəтсез кычыткан капчыклары бит. Кайтырыңны яхшы-
лап белмəдек тə бит, кемгə ышанып авызыннан тутырган-
быздыр. Яшьтəшлəрең өч ел дигəндə тып итеп кайтты да
төште, ə сине көтə-көтə күзлəр күгəрде...
Əтиле дөнья бөтенлəй икенче икəн ул. Бəрəңгене сука
белəн утырттык, “ə” дигəнче эш бетте. Утырттык, дим шул,
мин дə эшкə ярадым, əзер буразнага орлык ташлап
йөрергə. Уртага бүленгəн бəрəңгелəрне картəсəем кечкенə
чилəккə тутырып кулыма тоттыра да сука артыннан
йөгертə: “Тиз бул, əниеңнең чилəген тутырып биргəнче,
сала тор, күзле ягын өскə каратып сал, чалкан төшкəн
гөберле бака кебек агарып ятмасыннар!” – дип тəкърарларга
да онытмый. Күргəнем бар гөберле баканы, шушында
бəрəңге бакчасында яши ул, бакылдык яшел бака сыман
күлдə түгел. Корсагы ап-ак, кайчак түтəл утаганда да юан
алабута тамырына ияреп килеп чыга, əнием чəрелдəп
үлəне-ние белəн атып бəрсə, һаман шап итеп аркасы
белəн барып төшə дə ята мəхлук. Һы...
* * *
Бəхетле көннəр тиз үтə. Бездəн өч өй аша гына ялгыз
яшəгəн Гадилə инəйнең бөтен сүзе шул. Тагы бер сүз белə,
имеш, əле ул: “Минем Əрəшитем кайтып килмиме,
күрмəдеңме?” – дип сорый, кемне очратса да. Миннəн дə
йөз сорашты инде Əрəшитен. Каян белим инде мин, мин
туганчы алты ел элек сугышка китеп кайтмаган агайны?
Аптырагач, шул инəйгə юлыкмас өчен бəбкəлəрне икен-
че урам аша Күрəнлегə төшерə башладым. Моны шəйлəп
калган картəсəем бот чапты:
– Бу бəлəкəчлəрне нишлəп болай арытып, əлсерəтеп
йөртəсең син, ə, шилма кызыкай?
– Əнə Гадилə инəй һаман тəрəзəсен ача да хəбəр сорый,
“Əрəшит” ди дə, əллə хыялланган.
Картəсəем инде орышыр дисəм... тирə-ягына карап алды
да бер кулы белəн авызымны каплады, икенче кулы белəн
башымнан сыйпап пышылдады:
– Башка беркайчан да алай димə, картəсəең кебек олы
кешене рəнҗетмə. Хыялланган шул əзрəк, бичаракай.
– Юлəр Əсəн кебекме?
– Юк. Əсəн шыр юлəр лəбаса. Үз көнен үзе күрə Гадилə
күрше, колхозда да эшлəде. Бердəнбер улы иде Рəшите,
теге каһəр суккан сугышта хəбəрсез югалды. Юк-юк дигəндə
дə, кайтып төшə бит кайбер сугышчылар, кем əсирлектəн,
кем кайдан... Көтə инде, тəрəзə төбеннəн китми, урамнан
күзен алмый. Кыш булса, капка төбенə чыгып баса, аларга
күпер ягы күренеп тора бит, шул якны күзəтə. Ярый ла
иптəшкə песие бар, анысы итəгеннəн тешлəп, тарткалап
алып керə өенə...
– Бабае кайда?
– Ул да сугыштан кайтмады.
– Гадилə инəй бер дə “бабаем” дип еламый, “Əрəшитем”
дия дə тора?
– Бала – бəгырь ите, балакаем, ир кайгысы – итəктə.
– Итəктə? Ə нигə Əрəшит дип бозып əйтə ул?
– Ул шулайрак сөйлəшə. Миңа да “Əрəйхана” ди, игъти-
бар итмисеңмени? Аның теле каткан инде хəзер, сындыра
алмый...
Телне сындырып буладыр шул? Колхоз эшеннəн (быел
ул яшелчəдə) төшке ашка гына кайткан əниемə ияреп,
картəсəем өйгə кереп китте, ə мин, исемə төшеп,
бəбкəлəрне санарга тотындым. Берсе юк? Бер, ике, өч...
Җиде, сигез... унбер... Кая теге оя төбе? Мөгаен, адашып
калган! Гадилə инəйнең рəнҗеше төштеме? Йөгердем
бəбкəмне эзлəргə. Ярты юлда үлəн арасында каңгырып
йөри, имеш. Тиз генə тотып алып итəгемə салдым да
бүтəннəренə алып барып куштым тегене. Акыл алгач, су
буеннан кайтышлый, шилмаланмый гына Гадилə инəйлəр
турысыннан үттем.
– Исəнме, инəй, – дип əйтеп тə өлгермəдем, ул:
– Күрмəдеңме Əрəшит абыеңны, солдатлар кайтмаган-
мы əле? – дип сорады.
– Юк шул, күрмəдем, – дидем дə йөгереп китеп бардым.
Кинəт кенə елыйсым килеп китте...
* * *
Дөрес икəн, бəхетле көннəр тиз үтə... Əтием кайтканга да
өч ай булган, имеш. Өч көн кебек тə тоелмады. Əнə ул җиң
сызганып уракта йөри. МТСтан яңа комбайн килгəн, шуңа
утырттылар. Кулы оста, техникага башы эшли, ди һаман
аның турында Бүресуккан олатай. Ун класс укыган бит
əтием. Тагы укыйм, институтка керəм, дип əйтə, ди əле ул.
Баһадирдай гəүдəсе белəн, озакламый мəктəпкə керергə
йөргəн кызы була торып, сакалы агарганчы укып йөрерме
икəн? Болай сакалы юк əле аның, егерме өч яшь кенə тул-
ган. Əниемнең барыбер эче поша, ə үзе, əллə укый алма-
ган, алты класстан ары китмəгəн.
Август азакларында, бер зур кабакның орлыкларын алып
утырганда, əнием белəн Зөлхиҗə əбиемнең сөйлəшүлəренə
колак салдым. Əтием дə, картəсəем дə өйдə юк иде, шул
араны сайлап серлəшə болар əниле-кызлы.
– Алга таба укыйсым килə, ди бит, өзми дə куймый, укыр-
укыр да, ташлар ул мине Баязит, – дип əйтеп куйды əнием.
– Мин бит сиңа əйттем, нəселлəре белəн укымышлылар,
ашкынма, дип, тыңлыйсыңмыни?! Ярый əле, кияү армиягə
киткəнче никах укытып калдык. Бер бөртек кызымны да
туйлап бирə алмадым инде. – Олəсəем, басынкы гына
уфтанып, өстəп куйды: – Ике бала кочаклап калырсыңмы
икəн?
Ике бала?! Мин... һəм? Бу сорау башымда зыр-зыр
əйлəнде дə телемə килеп чыкты:
– Минем туганым буламы? – Кинəт кычкырып җибəреп
сискəндердем хəтта тегелəрне. Шуннан əниемə туп-туры
текəлеп карадым да ашыгып əйтеп салдым: – Төшертеп
куйма туганымны!
Каршымдагы ике хатынны шаккатырырлык нəрсə əйттем
соң мин ул кадəрле? Ачкан авызларын яба алмый, өнсез-
тынсыз торалар.
– Əйе, башыңа да китермə, ничек тə үстерербез! – дип,
телгə килде олəсəем, – сабый үз ризыгы белəн туа ул.
Баязит кияү дə нишлəп ташлап китсен ди, сине, менə бу
алтын баланы (мине əйтə!). Китмəс, иншалла. Хаты
килмичəрəк торгач, теге вакытта “төшертəм” дип бер ярсып
алган идең шул... Кызулыгың бар кайчакта, əтиеңə охшап...
Оныт ул уйны – Рəйханə кодагый үзеңне кыерсытып тор-
мый, киленемə бер эш чыдамый, үземə охшаган, эшчəн
дип кенə тора. Əле дə минем кебек əкрен булмагансың,
шөкер!
– Əкрен дисəң дə, үз көнеңне үзең күргəнсең бит. Син
алган орден эшчəн дип даны чыккан кайнанама элəкмəгəн.
Əй, кайнанам дигəннəн, ул, “кодагый Баязит армиядə чакта
безгə сыерын җитəклəп килде, быел сугымсыз калсак
калырбыз, башмак-бозауны аның абзарына алып барып
бəйлəрбез“, дип əйтеп торды əле.
– Əстəгъфирулла, минем җитмешкə җитеп килгəнемне
онытканмы əллə Рəйханə кодагый? Сөтлəч кенə бер кəҗə
асрармын əле, бөтенлəй сөтсез калып булмас. Үземə
иптəш тə булыр, кызыгып торам əле шуңа. Ə сыерга көч
җитмəс, зур мал бит. Гомер буе колхозда савучы булганым
да җиткəн, бармакларым да сыер имчəген тотарлыкмы
хəзер, кəкрəеп, сөяклəре чыгып беткəн. Ике өйгə бер ир,
кияүне əйтəм, печəн əзерлəп җаны чыгар. Колхозы да кыса,
чаба торган урыннар юк. Əнə үземə дигəн аланны да сезгə
булыр дип торам.
– Зөлхиҗə аланынмы? – дип сүзгə кысылдым мин тагы.
– Сиңа аны орденлы савымчы булганга биргəннəрдер,
əйеме? Олəсəй, шул орденыңны алырга Мəскəүгə
баруыңны сөйлəрсең əле берəр вакыт, яме.
– Йөз сөйлəдем инде...
(Дәвамы бар.)
Искәндәр НИГЪМӘТҖАНОВ рәсеме.