1
Карурманда, бүре сукмагында очрашты ул ике
кыргый җан. Берсенең урманнан кешелəр арасы-
на, икенчесенең, киресенчə, кешелəрдəн качып,
урманга барышы иде. Икесе ике яктан кара-каршы
чаба торгач, күкрəклəре белəн ерып килгəн һава
дулкыннары, ниһаять, кара-каршы бəрелешеп,
югарыга күтəрелде. Бу күзгə күренмəс тыгыз дул-
кын алдында бер мəлгə икесе дə туктап калды:
тирə-юнь аларның тик икесенə генə аңлашылган
серле мəгълүматлар белəн тулды.
Зəһəр булып ялтыраган күзлəр, сизгер борын-
нар, тырпайган колаклар шул мəгълүматны сага-
лап тора. Ул арада дулкын, ничек барлыкка килсə,
шулай юк та булды. Əлеге икəү икесе ике якка
юлларын дəвам итте. Аларны шушы омтылышла-
рыннан тыя ала торган көч юк. Күрер күзгə нык
охшаш булсалар да, бу ике җан бер-берсеннəн ак
белəн карадай аерыла: берсе ирек хакына адəми
затның муенын чəйнəп өзəргə сəлəтле, икенчесе
шул ук адəми затка тугрылык хакына коллыкка
төшəргə, муенына чылбыр бəйлəтергə дə риза...
Күп тə үтмəде, минем нəселем көн күргəн
Тулпарлы авылына шаккаткыч хəбəр таралды:
Əхмəдин сунарчының бүресе эт булып өрə башла-
ган.
Əхмəдин бабай ул бүрене кечкенə чагыннан
өенə алып кайткан, ни уйлаптыр, аның урынына
колхоз келəтлəрен саклаган ана овчарканың
көчеген калдырып киткəн. Заманында урман кара-
вылчысы булып эшлəгəн, төз атуы белəн даны
таралган сунарчы хəзер үзе дə шул овчарка белəн
бер: янгын сүндерү сараенда төнге каравылда
тора. Бу эшеннəн бик канəгать ул: чөнки төннəрен
йə уйланып, йə сугышта алган яраларыннан сыз-
ланып, барыбер йокысыз уздыра, ə болай якында-
гы машина-трактор паркыннан өзелмəгəн ир-ат белəн иртəле-кичле күрешə,
рəхəтлəнеп сөйлəшə, ичмасам. Өе дə якын, келəт тыкрыгында гына.
...Ə теге “бүре өргəн” көндə карт, гадəтенчə таң беленү белəн кайтып, үзенең
ихатасын урады, йорт-җиренə, каралты-курасына күз салды. Караса – бүресе юк!
Тагы караса – бүресе урынында. Текəлебрəк караса – теге бүрегə үтə дə нык
охшаган эт, дөресрəге, бүре-эт?! Күзе үткер, ялгыш күрмəс, элеккеге сунарчы
лабаса, хайван аера белə. Ни булса да булыр, диде дə, бүре-эткə якынлашты,
анысы җайга гына торгач, тегеннəн калган муенчакны иплəп кенə башыннан
кидерде. Шулчак бүре-эт тешлəрен ыржайтып ыргылды да арткы тəпилəренə
басты, һəм кинəт алгы тəпие белəн йорт хуҗасының яңагына китереп сукты.
Берара бу икəү – бүре-эт белəн сунарчы – күзгə-күз карашып тын гына тордылар.
Ахырда сунарчы: “Сарыкүз?” – дип пышылдады. Бүре-эт, таныдыңмы дигəндəй,
койрыгын болгап өрергə тотынды. Өрүе сəеррəк иде аның.
Инде бабаен каршыларга дип өйалдына чыгып баскан əбисе чəрелдəргə
тотынды:
– Бүре сукты, бабайны бүре сукты!
Кыскасы, төш вакытына ук Əхмəдин сунарчыга кушамат əзер иде: Бүресуккан.
Ə чын дөресен Əхмəдин, əй, Бүресуккан бабай үзе генə белде: ниндидер серле
язмыш белəн, бүре өерендə адаштырган көчеге – Сарыкүз үсеп, нəкъ бүре булып
кайтып кергəн иде. Əмма охшаса да, бүре түгел иде ул һəм яман атлы бүре-эткə
дə əверелмəгəн сыман, шөкер. Көчеккə исемне үзе кушкан иде, күзенең төсе
җете сары булганга. Шуңа да əле күзеннəн, карашыннан танып алды Сарыкүзне.
* * *
Нəселебездəге əлеге вакыйга, башка хəллəр дə миңа мəгълүм. Əмма ул кавем
арасында мин əлегə юкмын, дөньяга туып өлгермəгəнмен. Мин – яралгы. Бар
мохитем су белəн тулы, шунда чайкалып йөзеп йөрим. Мөгаен, мин күлдəге
балык яралгысы, ягъни маймычмындыр? Йə чукмарбашмын, абау, бака булыр-
мын микəн? Бəлки, һавада очар кошмын – əлегə йомырка эчендəге сыекчада
болганамдыр. Юк ла инде... Минем бит аңым бар! Бу мохитнең (ул мохитнең
аналык, ана карыны дип аталганын да ишеттем) вакытлыча сыеныр урын
икəнлеген сизəм.
Монда исəн-имин үсəсем, табигать тəгаенлəгəн кыяфəтемə керəсем бар. Ə
кыяфəтем матур булачак! Чөнки мин адəми зат яралгысы. Кайдан белəмме?
Əллə...
Минем Олы җиһанга, дөньяга туасым бар. Хəзерге мохитем – кече җиһаным.
Мин эчтə, тыштагы, Олы җиһандагы Ай дигəн җисемне күрмим, тоям гына: өч
тапкыр тулды ул һəм... нəкъ шул мəлдə кече җиһандагы беренче кичерешемə –
куркуга дучар булдым. Мине, бəлəкəй җанны, үзенең карынында бар иткəн дəү
җанның ярсуы күзəнəклəремə үтеп керде: “Төшертəм!” Дəү җанның бу нияте
тыныч мохитемнең астын-өскə китерде. Тумас борын, җитлекмəс борын кече
җиһаннан төшеп калып юк булырга?! Куркуымнан ачыргаланып дуларга тотын-
дым, яшəргə хакым барлыкны белдердем шулай. Дəү җан мине кызганды, нинди-
дер шомлы тупса аркылы үтеп, əҗəл тырнагына элəктек дигəндə, кире борылды.
Куандым! Инде миңа ике хис-тойгы таныш – курку һəм куану.
Ниһаять, тудым! Ай җиде кабат тулды, җиде кабат кимеде дə (вакытым
җитмəде бит əле?!) дəү җан белəн бергəлəп кичергəн тулгак газаплары аша үтеп,
кече дөнья чаршавын ертып килеп чыктым Олы җиһанга. 1948нче елның 28нче
сентябре...
Инде мин үзбаш яши башларга тиешмен?! Дəү җаннан аерып, кендегемне
кистелəр. Үземə тын алырга кирəк хəзер: авызымны ачуга ермачлап эчкə кергəн
һава үпкəмне урталай телеп алгандай итте дə, түзмичə кычкырып елап җибəрдем.
Тəүге авырту, тəүге күз яше, тəүге аваз...
Күземне ачкач, дəү җанны, ниһаять, тыштан күрдем: ул чынлап та шундый дəү,
ике аягы өстə кыймылдый, куллары уртада, башы аста чайкала. Аннан һаман да
аерылып бетмəгəнмен əле. Инде мин дəү җан белəн җылы йомры имилəре аша
тоташам, алардан алмаш-тилмəш баллы сөт имəм. Кем өйрəткəн мине туу белəн
ул имчəклəрдəге кечкенə ими башларын эзлəп табарга, кармалап авызыма
кабарга һəм яшəү суты суыра башларга?
“Əни!” Колагымда гел шул сүз яңгырый. Əни икəн ул дəү җанның исеме. Хəзер
ул баштүбəн йөрми. Бəлки, мин туганга шатланып беренче вакыт шулай йөреп
алгандыр əзрəк? “Балам!” Тагы шушы сүзне əйлəнгəн саен ишетəм. Ул бала мин
лəбаса – иң-иң кадерле җан иясе.
Шуны аңлап алдым: мине иркəлəүче-тирбəтүче тагы өчəү бар һəм алар
бер ишрəклəр икəн. Əнием кебек киенəлəр, имилəре дə бар, мине кысып яраткан
чакта сизəм ул йомрыларны. Алар миңа аеруча ихласлар, ислəре тансык, кулла-
ры йомшак. Аларның Зөлхиҗə олəсəем белəн Рəйханə картəсəем икəнен аер-
мыйм əле, бөдрə чəчле, көлəч йөзлесен дə ике туган Шəрифə апамдыр дип
белмим, үземə бик-бик газиз, кирəк икəннəрен барыбер тоям...
Мине бит бу өйдə, дүрт почмаклы дөньяда, тик хатын-кыз
уратып алган. Шушыны аңлаганда, телем ачылмаган иде
əле. Əмма чагыштыру өчен телнең хаҗəте юк – күз бар бит.
Чагыштырдым: үзем дə шулар сыңары икəнмен, ягъни кыз
бала.
Ə беркөнне... Беркөнне ягылган мич кырыена таяна-
таяна, учларыма өф-өф итə-итə йөреп арыгач, идəн урта-
сына лып итеп барып утырдым һəм тəрəзə кашагасыннан
көн дими, төн дими, һəрдаим миңа карап торган рəсемдəге
кешегə карадым да кычкырып эндəштем: .
– Əти-и-и!
Дүрт хатын итəгенə ябышып үс тə, “əти” дип телең ачыл-
сын инде. Һичьюгы, бер күрсəң икəн ул əтине?
(Дәвамы бар.)
(Әсәрнең журнал варианты.)
***
Автор сүзе
Мин Башкортстанның иң зур башкорт авылы Сəетбабада (Гафури районы) туып үскəнмен.
Гомерлек һөнəрем – язучы. Дистəдəн артык шигъри һəм проза китаплары авторымын. “Тулпар”да шигъри шəлкемнəрем күренгəли, “Ерткыч каны” исемле повестем да басылган
иде.
Бу əсəремне укыганда, кайберəүлəрдə, үзе хакында язганмы əдибə, дигəн сорау да туып куяр. Əйе дə, юк та. Əйе – балачак хатирəлəре ничек соң төп героиням Нуриянең уй-кылыкларына үрелеп китмəсен!? Юк – мин җыелма образ тудырдым, əлбəттə, сез танышкан кыз бала ул фантазия җимеше, тормышчан күзəтүлəр нəтиҗəсе. Һəм сер итеп кенə əйтəм, кыю, үткер Нурия – үскəндəге хыялым, үзем елак, пешмəгəнрəк идем, бар булдырганым хыял кору булды...
“Тулпар” укучыларын тагын бер героиням кызыксындырыр, мөгаен, ул да булса Татар əбекəй – Җанкисəк. Аның, чынлап та, прототибы булды: безнең авылга сирəклəп булса да татар киленнəр төшкəлəп тора, əүвəл дə, хəзер дə. Мин бəлəкəй чакта тегүче, кендек əбисе – татар əби иде, кендегемне ул кискəн. Ягымлы, якты йөзле, татлы телле булып исемдə калган.
Аның нəсел тамырлары əле дə бар Сəетбабада. Татар əбекəе – Җанкисəк образын яратып, ихлас күңел белəн сурəтлəдем, инанам ки, һəр миллəтнең абруен, күреген аның кебек шəхеслəр тота.
Гөлнур ЯКУПОВА.