(Ахыры.)
Соңгы сынау
Ниһаять, килен булып төшкəн авылга кайтып җиттем.
Нигəдер, безнең йортның ишек-тəрəзəлəре аркылы-торкылы такта белəн кадакланган. Башым
əйлəнеп, аптырап калдым. Кайда зур гаилə, минем балалар кайда, əни кайда? Ярты ел хəбəрсез ятып берни
белмəгəнмен.
Авылның икенче очында олы килендəшлəр, Хəсəнша агайлар яши. Аларга юл тоттым. Килендəш бик ачык,
җылы каршы алды. Гадəт буенча хəл-əхвəллəр сорашкач, Рəшидə килендəш, яшенə буыла-буыла, авылда-
гы хəллəр, гаилəнең таркалу тарихын сөйли башлады.
Илдəүлəт атай үлгəч, əни озак яшəмəгəн, “гомер иткəн картым чакыра”, –
дип, якыннарын бик борчымыйча гына, тыныч кына җан биргəн. Галимҗан
исə ике баланы алып, яшь бичəсе белəн, эшлəгəн җирендəге фатирга күрше
авылга күчеп киткəн. Аның агасы һəм энесе дə төп йорттан аерылып чыгып,
мөстəкыйль тормыш башлаганнар. Килендəшлəр чын хуҗабикə булуларына
куанып, балалар үстереп яталар икəн.
Килендəш əзерлəгəн мунча эссесендə аяк-кулларның шеше дə кимегəн ке-
бек, бераз җиңелəеп киттем. Тик иртəн тора алмадым, 5-6 чакрымдагы күрше
авылга җəяү барып, балаларны күрергə хəлем юк иде.
– Кайгырма, килендəш! Берəр җае килеп чыгар, Галимҗанга да хəбəр
җиткерербез. Җаны булса, ике баласының анасын тиз генə килеп тə алыр
əле, – дип, Рəшидə мине тынычландырырга тырышты.
Көннəр үтə торды. Иремнəн хəбəр юк.
Аллаһыга шөкер! Кеше онытса да, Ходай ярдəменнəн ташламый. Кайбер
авыллар МТС ягына безнең аша йөрилəр икəн. Килендəш МТСка ба-
ручы таныш урысны очратып, мине аның арбасына урнаштырып, “исəн-
сау күрешергə язсын, Зөлфия килен, əгəр анда сыешмаслык булса,
балаларны ал да безгə кайт!” – дип елап озатып калды. Олау иясе, МТС
йортларын сорашып табып, мине Галимҗаннар яшəгəн йорт каршын-
да төшереп, саубуллашып китеп барды. Мин исə урысчалап бик зур
рəхмəтлəр əйтеп, өйнең ишегалдына кердем. Ишеккə барсам, ул би-
кле. Ян тəрəзəдəн карасам, кечкенə улым – Дəрҗеман, сандык өстендə
бөклəнеп, йокымсырап утыра. Бер дə мин киткəндə озатып калган шук
малайга охшамаган, мин тəрəзəне шакыгач та урыныннан кузгалмады,
танымады, ахрысы. Мин, чыннан да, танырлык хəлдə түгел идем шул.
Аптырап калдым, кая барырга! Аякларым бик сызлый, хəлем юк.
Утырып торырга урын карап, ишегалдына эчкəрəк уздым, өлкəннəр
кайтканын көтəргə булдым.
Күп тə үтмəде, ишегалдына ике-өч малай ияртеп, олы улым Гаҗизҗан
кайтып керде. Каршы барып, кочып алырга хəлем юк иде.
– Улым, Гаҗизҗан, бу мин, əниең, – дип, ишетелер-ишетелмəс тавыш
белəн эндəшə алдым. Ул мине таныды.
– Əнəй! – дип, оялчан гына кочып алды. Ишекне ачып, мине өйгə чакыр-
ды. Өйгə кергəч, Дəрҗеманга: “Энем, бу безнең əнəй, танымыйсыңмы
əллə?” – дип дəшкəч, бəбкə чыгаручы каз кебек бер хəрəкəтсез утырган
малай, канəгатьсез генə оясыннан төште дə:
– Əзи, безнең əнкəй кибеттə, хəзер кайта, – дип сөйлəнə-сөйлəнə, миңа
йөкче урыс биргəн яшел кыярны əйлəндереп-əйлəндереп əллə исни,
əллə тешли башлады. Чыннан да, кыярның нинди ризык икəнен
белмəве гаҗəп түгел, безнең якларда ни өчендер яшелчə үстермилəр,
күрше авыл урыслары яшелчəне йөк белəн авыллар буйлап сирəк
кенə сатып йөрилəр иде.
Елый-елый балалардан хəллəрен сорашып утырганда, тын гына ирем
белəн көндəш кайтып керделəр. Күптəн күрешмəгəн, онытылган иске
танышлар кебек хəл-əхвəллəрне сорашканчы, өстəлгə самавыр менеп
утырды. Май яккан ак калач белəн, сөйлəшмичə генə, чəй эчеп тара-
лышкач, мин балалар белəн мавыктым. Йокларга ятарга иртəрəк бул-
са да, миңа идəнгə җəелгəн урынны күрсəттелəр. Мин, балаларым белəн очрашу, ирем,
көндəшем белəн сөйлəшүлəрдəн бөтенлəй хəлдəн язган
кеше, ике улымны яныма алдым да, əллə һуштан яздым,
əллə йокыга оедым. Безнең урын янында гына тимер ка-
раватта Галимҗан белəн көндəш яткан.
Бервакыт уянып китсəм, караваттагылар, мине мыс-
кыллаган кебек, мəхəббəт уены уйныйлар, ахрысы. Бу
мəсхəрəгə түзмəдем, балаларны уятмаска тырышып,
акрын гына өйдəн чыгып, күл буена киттем. Егыла-тора
яр буена килеп җиттем. Табигать йокыдан уянып, таң
нурлары суда җемелдəшə, су буенда ниндидер шомлы
тынлык. Сирəк кенə, əллə кемнедер куалар, əллə үзлəре
дошманнарыннан качып, балыклар сикерешə. Иртəн үк
хəтта бакалар да ауга чыккан. Тик үлəннəр арасыннан
елан шуышып килгəнен ишетмилəр бугай, əллə тамакла-
ры ачка, тирə-якка игътибар итмилəр?
Əйе, хозур табигать мəңгелек көрəш һəм хəрəкəт ка-
нуннары белəн яши бирə. Мин əле ташлап чыккан өйдə
генə икейөзлелек, гаделсезлек, миһербансызлык, кеше-
лексезлек һəм хыянəт өстенлек итə. Инде бу чирлəр ба-
лаларыма да йокмасын иде.
Йə Ходам! Миңа нишлəргə? Кая барырга? Килен булып
төшкəн йорт ишеге кадакланган. Килендəшлəрем чакыр-
са да, аларның үзлəренең өй тулы бала-чага, тормыш-
лары җиңелдəн түгел. Ике бала ияртеп мин барсам, күп
дигəндə, атна-ун көннəн артык тора алмабыз.
Тагын əллə нинди шомлы сораулар күңелемне айкый.
Əнə табигать һəр ел фасылына ярашып, үзгəрə, матур-
лана. Тик кешелəр генə явызлыктан арына алмый. Илдə
нəрсəдер үзгəрсə дə, кешелəр файдасына түгел, канко-
ешка, афəткə əйлəнə.
– Əй, кодрəтле табигать, илаһият көзгесе, мине дə
могҗизалы кочагыңа сыйдырсаң иде, бəлки, тəнем һəм
җаным бу əрнүлəрдəн бушаныр иде, – дип, ниндидер
өметлəр белəн, күл суына атладым...
Əле җəй башы гына булганга су җылынмаган, гөбе
кебек шешкəн аякларыма рəхəт булып китте. Менə су
күкрəгемə җитте...
– Зөлфия, тукта!.. Əнəй, кирəкми! – дигəн тавыш ягына
күтəрелеп карасам, ирем белəн улым Гаҗизҗанның кул
болгый-болгый миңа таба йөгергəннəрен күрдем. Шулай
да эчкəрəк, тирəнгəрəк атладым...
Нигə борчылып йөгерəлəр икəн? Мине суда батар дип
уйлыйлармы? Белəлəр ич! Мин суда үземне балык кебек
тоям. Аннары... Мин нигə əле үлəргə тиеш? Ике баламны
ятим калдырып китə алмыйм бит. Аз гына гомерлəренең
дə зур бер өлешен үксез үткəргəн сабыйларны ташлап,
теге дөньядагы бакый рəхəткə чумам дип, балалар-
ны соңгы өметлəреннəн, ана назыннан мəхрүм итүдəн
дə зуррак гөнаһ та юктыр? Бакый дөньяда – ахирəттə,
чыннан да, изге китапларда язылганча, бəлки, рəхəттер,
бөтен кешелəр дə бердəй бəхетледер? Анда каймак-
тан йомшаграк, балдан татлырак һəм тагын əллə нинди
гаҗəеп сыйфатларга ия булган җəннəт чишмəлəре дə
бардыр. Лəкин бу фани дөньядагы, бүгенге таң вакытын-
дагы табигатьнең гүзəллеге анда бармы икəн? Иң мөһиме
– монда балаларым кала ич. Дөрес, аларның аталары
бар. Лəкин “ятимнең бусагасы алтын булса да ятим”, – ди
халык. Мəкальлəрнең хаклыгына үз язмышыңда татысаң
гына ихлас инанасың. Əйе, атасыз да җиңел түгел, əмма:
“Атасыз ятим – туйда ятим, анасыз ятим – көн дə ятим".
Юк, балаларымны ятим калдырырга җыенмыйм. Миңа,
тормышта кимсетелгəн, ата-ана тəрбиясеннəн мəхрүм
кешегə, балалык елларымда, авыру көннəремдə күпме
кеше көтелмəгəн илтифат күрсəтте, шəфкатьлелек кыл-
ды. Мин аларга рəхмəтемне əйтмичə, саубуллашмыйча,
үлемем белəн кайгыга салып китə алмыйм, əлбəттə.
Чү!... Авызыма салкын су тула башлады бугай. Тын
алулары авырайды, һава җитешми. Теге лəгънəт
төшкере астма буадыр инде? Тукта... Кемдер чəч толы-
мымнан тарта бугай. Тыным җитми, əллə мин үлдемме
икəн? Мөнкир-Нəнкир, чəчемнəн сөйрəп, сорау алырга
алып киттелəрме? Юк икəн, менə җибəрделəр, тəмуг га-
забына сөйрəп барырлык гөнаһларым юктыр. Кемдер,
ике җылы белəгенə салып, каядыр илтеп салды. Тəнемə
күлдəгедəн дə рəхəт булып китте. Үлмəс борын күккə аш-
тым бугай. Аңым, хəтерем бутала башлады, бераз йо-
кымсырап алыйм булмаса...
* * *
Галимҗан белəн улы су буена килеп җиткəндə, Зөлфия
күл уртасында ук иде. Үзе күренми, берничə кабат
башы гына калкып-калкып алды. “Əнəй баткан!!!” – дип,
Гаҗизҗан əрнүле тавыш белəн кычкырып җибəрүгə,
Галимҗан суга сикерде. Зөлфиянең башы күренгəлəгəн
урынга җиткəч, кулы хатынының толымына юлыкты.
Монда су да алай кеше батарлык тирəн түгел икəн.
Галимҗан хатынны сак кына күтəреп алып, ярга алып
чыкты. Зөлфиядə тереклек билгесе күренми. Шулай да
Галимҗан, аны җылытырга телəгəн кеше кебек, кайнар
кочагына алып, өйгə күтəреп алып кайтты да, калын юр-
ганга төреп, идəнгə, йоклаган урынына салды.
Балалар əнилəре янында елаша-елаша мəш килəлəр.
Бигрəк тə олы улы Гаҗизҗанның кайнар күз яшьлəре
əнисенең битенə тама.
* * *
Мин чыннан да бакый дөньяда икəнмен. “Йөземə нин-
ди кайнар тамчылар тамызалар?” – дип, күзлəремне
ачсам, ике балам елашып, мине кочалар. Галимҗан
бер читтəрəк, аптыраган бер кыяфəттə басып тора.
– Əлхəмдүлиллəһи шөкер! Бу дөньяда икəнмен.
Үлмəгəнмен. Кемнең яшəүдəн туеп, ике баласын, ярат-
кан ирен калдырып теге дөньяга китəсе килер икəн?
Бигрəк тə, ахирəт дигəннəре бакый, мəңгелек йорт бул-
гач, анда кайчан да өлгерербез.
– Əлегə миңа монда оҗмах, – дип, Зөлфия ике бала-
сын ике ягына, ике белəгенə салып, рəхəт, сабыйларча
бер бəхетле халəттə йокыга талды...
* * *
Иртəн, балалар уянганда, əнилəре мəңгелек йокыга
киткəн иде. Гаделсезлектəн, мыскыллы кимсетүлəрдəн
көлгəн кебек, аның йөзендə исəн чакта əйтə алмаган
мəгънəле сихри серлəре – җан тетрəткеч əрнүле сыкра-
ну төсе булып, катып калган.
Җыештырышырга кергəн күрше хатыннары: “Аллаһ
рəхмəтле! Бигрəк гөнаһсыз кеше булган икəн. Бəхетле,
җиңел үлем белəн, тиз үлгəн. Янында яткан балалары
да əнилəренең үлем газабын сизми калганнар”, – дип
гаҗəплəнделəр.
Чыннан да, хатыннар сүзендə дөреслек бар иде. Əйе,
Зөлфия үз гомерендə тулы бəхетле булмаса да, үлеме
ире түрендə, балалары янында булды. Яшəешендə
аның бəхет кыйпылчыклары, китек бəхете, хəсрəт һəм
бəхетсезлек белəн тыгыз үрелеп, янəшə яшəделəр.
Инде Ходай аның урынын оҗмахта итсен! Бəхил бул,
Зөлфия! Синең рəнҗешлəреңə табигать гаепле түгел.
Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.