(Дәвамы.)
Рəхмəт, изге кешелəр!
Йокысыз, озын төннəрдə сəке читенə башымны куеп,
идəндəге юеш, салкын чүпрəклəр өстендə əрнүле узган
гомеремне кабат-кабат хəтеремнəн үткəрдем.
Кайда ялгыштым? Югыйсə, матур яз көннəрендə Бөек
Нугай дəүлəте ханнарының зыялы нəселенə килен булып
төшкəн кеше идем бит. Əй, шул чирлəремнəн арынсам,
салкын, юеш идəнгə кадаклап, богаулап куелган кебек
коллыкта яшəүдəн котылсам, миннəн дə бəхетле кеше
булмас иде, мөгаен.
Ханнар нəселе килене булсам да, хəерчелек үзəккə
үтə. Ичмасам, алмашка кияргə бер киемем дə юк бит.
Ямаулыклар белəн чигелеп беткəн, ислəнгəн күлмəгемне
салып юарга да мөмкинлек юк. Ниһаять, бер Ходаема
мең рəхмəт! Читтəн, шəһəрдəн кайткан бертуганым,
мине кызганып, Казан шəһəрендəге Шамов больницасы-
на илтеп салды.
Больница Казанның нəкъ уртасында, тау итеп өелгəн
биеклеккə салынган – мəһабəт бина. Аны Шамов дигəн
бай салдырып, кешелəргə эшлəгəн изге эше белəн исе-
мен мəңгелəштергəн, дилəр.
Мин больницада берничə ай яттым. Яныма килеп
йөрүче юк, əлбəттə. Ашау-эчү дə җитəрлек түгел. Шулай
да дөньяда яхшы кешелəр күп шул. Əлхəмдүлиллəһи,
бүлмəдəшлəрем туганнары китергəн ризыктан миңа да
өлеш чыгаралар.
Əйтергə кирəк, мин ипилек-тозлык кына булса да
урысча сөйлəшкəнне дə аңлый башладым. Айлар буе
дəвалангач, операциялəр ясагач, җан керде, тере-
леп киттем сыман. Һəрхəлдə, агып-тамып тора торган
чирлəремнəн арындым.
Көтмəгəндə, уйламаганда авылдан минем исемгə
хат килеп төште. Кайчандыр бала чакта бер агайлар-
да хезмəтче булып яшəгəндə, хуҗабикə укырга-язарга
өйрəткəн иде. Елый-елый “Йосыф китабы”н, “Ахырзаман”
кебек китапчыкларны, аеруча минем кебек ятим үскəн
бер шагыйрьнең шигырь-əкиятлəрен чыра яктысында
ярты төнгə кадəр укып утыра идем. Үзем дə такмаклар
чыгара башладым. Берсе əле дə исемдə:
Бəллүр, бəллүр,
Бəллүр язмыш!
Чыңлап ватыла,
Ятимлекне насыйп итмə,
Аллам хакына...
Хуҗабикə, ачуланып: “Мин, җүлəр, сине укырга-язарга
нигə өйрəттем икəн, төннəр буе такмак чыгарып ятасың”,
– дип, чынын-юриен бергə кушып, каш җыера иде. Лəкин
бу йорттагы рəхəт озакка бармады, өй хуҗасын ниндидер
гаебе өчен төрмəгə алып киттелəр, шуннан юкка чыкты.
Хуҗабикəне өеннəн кудылар, ул, ике баласын ияртеп, ка-
ядыр əтисе яшəгəн җиргə күчеп китте. Мин исə киредəн
Касыйм бабайларга кайтырга мəҗбүр булдым.
Минем исемгə килгəн хатны сак кына ачтым. Ул бис-
милла белəн башланган. “Зөлфия сеңел! Син мине
белмисең, мин күрше авылдан. Ирең безнең бертуган
сеңелгə өйлəнде. Кайгырма! Ул балаларны бик яратып
карый. Тыныч кына дəваланып чык! Чирле хатын кемгə
кирəк? Дəвалансаң, Галимҗанның олы хатыны булырсың!
Терел! Хуш!” – диелгəн. Минем өчен “кайгыртучанлык”
күрсəткəн бу хатын кемдер? Əмма мин бу хат-хəбəрдəн
соң бөтенлəй хəлсезлəндем, аякларым гөбе кебек ше-
шеп китте.
Хат миңа чиксез əрнү, үзəк өзгеч гарьлəнү һəм бар
дөньясына рəнҗү алып килде. Бер төн эчендə сулдым,
ун елга картайдым, олыгайдым бугай. Хəтта кешелəр
белəн сөйлəшкəндə ялгышкалап китүемне үзем дə
сизəм. Башымны бер сорау бораулый: “Балаларым ни
хəлдə икəн?” Үги ана янында берəү дə чын бəхетле була
алмый ич.
Докторлар да ни булганын аңлый алмадылар. Кадак
кебек энəлəр белəн эчемне тишеп, шеш суларын агыз-
дылар.
Эчлəремне тишəлəр дə,
Суларын агызалар.
Əрнүдəн түгел, сагыштан,
Яшемне тамызалар.
Туйдым дəваханəлəрдəн,
Туган якны
Кайтып күрəсем килə.
Терелмəсəм чирлəремнəн,
Балаларым, сезнең янда,
Ятып үлəсем килə.
Менə шундый күңелсез уйлар моңсу җыр булып
йөрəгемне əрнетə. Ə вакыт ага да ага! Җəй айлары да
җитте.
Беркөнне иремнең ерак туганы больницага килеп,
мине тапты. Авыл хəллəрен, балалар турында сөйлəде.
Куанычлы хəбəрлəр булмаса да, 4-5 айга беренче хəбəр
алуым белəн бəхетле идем.
Якташлар Казанга берничə кеше ниндидер маши-
налар алырга килгəннəр икəн. Кайтып җитəргə хəлем
булса, берничə көннəн мине дə алып китəчəклəр. Алар,
врачлар белəн сөйлəшеп, көнен дə билгелəгəннəр. Май
бəйрəмнəре үткəч, өйгə, балалар янына кайтам, Алла
телəсə...
Бəйрəмнəр үтсə дə, бүген больницада авырулар янына
килүче кешелəр аеруча күп. Көн матур, җылы, кояшлы.
Шəһəрдə бəйрəм яме бетмəгəн əле.
Мин дə бүген иртəн үк əнидəн калган балаитəкле, миңа
шактый ук киң күлмəгемне кидем дə, терелеп чыгып
киткəндə бер хатын бүлəк итеп калдырган иске мамык
шəлемə төренеп, больницаның беренче катына төшеп,
бер почмакка утырдым. Менə кич була инде, тик якташ-
ларым килмəдеме, килеп мине күрмичə китеп бардылар-
мы икəн? Ихтыярсыздан, ташландык эт баласы кебек,
сүзсез генə шыңшый башладым. Көтмəгəндə, яныма та-
ныш түгел бер əби килеп утырды.
– Кызым, ни булды? Əллə берəр якын кешеңне
югалттыңмы, нигə болай бик əрнеп елап утырасың? –
дип, хəлемне сораша башлады. Мин көне буе күңелемдə
җыелган шик-шөбһəлəрдəн бушанырга телəпме:
– Менə ярты ел инде больницада ятам, бер чирдəн кот-
кардылар, лəкин “водянка” дигəне ябышты”, – дип, ба-
шымнан үткəннəрне яшь аша сөйли башладым. – Бүген
якташларым килеп, мине авылга алып китəргə тиеш
иделəр. Юк, килмəделəр, – дип, инде кычкырып елап
җибəрдем.
– Кызым, елама! Мин Зəйнəп əбиең булам. Без кар-
тым белəн күршедə генə яшибез. Əйдə, мин больницада
адресыбызны калдырам да, безгə кайтырбыз. Алырга
килүче булса, безгə хəбəр итəрлəр, – дип, мине үзлəренə
чакыра башлады. Йə киредəн палатага кереп ятарга, йə
əби белəн китəргə – башка юл юк. Мин əбине тыңларга
булдым.
Əби каядыр бик тиз генə барып килде дə: “Булды, кызым,
адресны калдырдым, якташларыңны бездə көтəрсең,
бүген килмəсəлəр, башка көнне килерлəр, Инша Алла,
язганын күрербез”, – дип, мине култыклап урамга алып
чыкты. Чыннан да, якын гына торалар икəн, өч катлы
кирпеч өйгə җиткəч, “менə, кызым, безнең фатир шунда,
икенче катта”, – дип, баскычтан менə башлады. Минем
шул якын гына араны үткəнче хəлем беткəн иде. Əби
мине күтəреп диярлек икенче катка алып менде. Бүлмəгə
кергəч тə Зəйнəп əби: “Кызым, əнə йомшак кəнəфи, ятып
ял итə тор! Хəзер Локман бабабыз да кайтыр”, – дип,
сөйлəнə-сөйлəнə икенче бүлмəгə кереп китте.
Мин əби күрсəткəн урынга яртылаш ятып, шешкəн аяк-
ларымны сəлендереп утырдым. Бүлмə искиткеч пөхтə
бизəлгəн, тəрəзə төплəре тулы гөллəр, чигешле ефəк
пəрдəлəр җилфердəп өйгə саф һава сирпилəр. Якты,
җылы, тыныч. Мин кая элəктем? Бу оҗмахмы, əллə
оҗмахның ишек алдымы? Нинди игелекле саваплы эшем
өчен бу изге əби миңа очрады икəн?
Зəйнəп əби ашыга-ашыга, бабай кайткан вакытка дип,
табын əзерлəп йөри. Өстəлгə мин күрмəгəн-белмəгəн
əллə нинди җилəк-җимешлəр, камыр ашлары куелды. Күп
тə үтмəде, бүлмəгə ак сакал-мыеклы, зур гына гəүдəле,
мин кайсыдыр китаптан укып белгəн Хозыр Ильяс кебек
бер бабай килеп керде. “Бəй, кунак кызы да бар икəн, кы-
зым, исəнме?” – дип сəламлəде. Зəйнəп əби аны икенче
бүлмəгə чакырып алды. Алар озак югалып тормадылар,
кулын сөлгегə сөртə-сөртə, Локман бабай аш өстəле
янына килеп утырды. Зəйнəп əби: “Зөлфия кызыма якын-
рак та, уңайлырак та булыр, əйдə, чəйне кəнəфи янына,
бəлəкəй өстəлгə көйлик”, – дип, самавырны миңа якын
ук куелган тəбəнəк өстəлгə күчереп куйды. Аш-су ашап
туймаслык гаҗəеп тəмле булды.
Кичен без əби белəн акрын гына серлəшеп утырдык.
Алар икесе дə балалар йортында үскəн икəн. Авыр ел-
ларда гаилə корып җибəрəлəр, Гүзəл исемле кызлары
тиф элəктереп, үсмер чагында вафат була. Локман ба-
бай – зəргəр, ягъни алтын-көмештəн əйберлəр ясаучы
оста икəн. Көндезлəрен ул үзе ясаган белəзек-балдаклар
белəн базарда сату итə.
Бу өйдə миңа көннəн-көн һава иркенрəк, хуҗалары
күңелгə якынрак була бара. Мин, мəче баласы кебек, бу
рəхəткə иялəштем. Якташлардан хəбəр булмаса да, ва-
кыт рəхəт, тиз үтте. Əби хəтта больницага барып беле-
шеп тə кайтты, мине сораган кеше булмаган.
Əби белəн бабай мине үз балалары кебек назлап,
иркəлəп кунак итəлəр. Бу хөрмəт миңа ни өчен насыйп
булгандыр? Белмим, лəкин бəхетле булу лəззəтле халəт
икəн. Бу бəхетле көннəр минем үткəн тормышымның
фаҗигале, бəхетсез булуын бөтен шыксызлыгы белəн
күз алдына бастыра.
Гомер буе ят кешелəр өстендə яши алмам бит, бу
көннəрнең вакытлыча икəнен дə аңлыйм, лəкин килəчəк
турында уйларга да куркам. “Зөлфия, кызым! Син төкле,
бəхетле аягың белəн килдең. Син килгəч, минем сəүдəм
бермə-бер артты”,– дип, бабай миңа һəр кичне базардан
тəмле-тəмле күчтəнəчлəр, бүлəклəр алып кайта. Бер көн
перəннек дигəн, мин гомеремдə дə авыз итмəгəн лəззəтле
ризык белəн гаҗəплəндерде. Гомумəн, миңа əллə нин-
ди оҗмах ашлары авыз иттерделəр. Бер кичне Локман
бабай: “Кызым, мин аңлаганча, синең авылга кайтырга
урының да, сине көткəн кешелəр дə юк. Бездə генə кал!
Син бераз сəламəтлəнгəч, балаларыңны да күреп килер-
без, авылга үзем алып барырмын”, – дип, күңелдə əллə
нинди хыялый уйлар кузгатты. Шулай гомердə күрмəгəн
рəхəт, хөрмəтне татып, əби-бабайның кадерле кызы
рəвешендə бəхетле атналар тиз үтте. Их, балаларым да
янымда булса!
Май азагында ниндидер йомыш белəн Казанга
килгəн якташларым, минем хəлне белергə больница-
га кергəннəр, анда аларга мин яшəгəн фатир адресын
биргəннəр. Якташларым килгəч, балаларымны күргəн
кебек булдым. Алар мине авылга алып кайтырга ышан-
дырдылар...
Адəм баласы рəхəткə озак түзə алмый, дилəр. Дөрес
икəн. Мин дə, яшəгəн рəхəтемне ташлап, билгесезлек
көткəн тормышка омтылдым.
Без китəсе көнне Локман бабай сату эшенə чыкмады.
Икесе дə исəнлек-саулык, изге телəклəр телəп, елый-
елый мине озатып калдылар. “Кызым, Зөлфия, əгəр
авылда урын тапмасаң, хат яз! Үзем барып алырмын”, –
дигəндə, зур гəүдəле бабай, ничектер кечерəеп, бөрешеп
калган кебек тоелды. Мине ихлас яраткан кешелəр белəн
саубуллашу бигрəк тə авыр булды. Рəхмəт сезгə, изге
кешелəр!
(Дәвамы бар.)
Салават Гыйләҗетдинов рәсеме.