Шулган авылы кешесе булам. Моннан
утыз ел элек “Акчам күбəйсə, яшəвем
җиңелəер, бер-ике елдан кире əйлəнеп
кайтырмын!” – дип, яшь кенə көемə
Себер ягына чыгып киткəн идем, менə
əле булса, шунда яшəп ятам.
Ул көннəрдəн, күпме сулар акты,
илдə үзгəрешлəр дə күп булды, үзем
дə бер урында гына таптанып торма-
дым: гаилəм бар, Аллага шөкер, ирем
белəн ике ул үстердек... Тормышыбыз
җитеш. Бөтенесе бар, бөтен артык
бер нəрсə дə кирəкмəгəн сыман...
Əмма, яшəгəн саен күңелгə барыбер
дə нəрсəдер җитмəгəнен тоясың.
Олыгаю галəмəтедер инде, əллə
нигə күңел үткəннəргə əйлəнеп кай-
та башлады. Гел балачак искə төшə,
нигəдер... Без үскəндəге авыл да, əткəй
белəн əнкəй дə, туган-тумачаларым,
хəтта дус-ишлəрем дə элеккедəй яшь,
матур килеш бүгенгедəй гел күз ал-
дымда торалар. Шулай да, туган якны
нык сагынырмын дип, һич уйламаган
идем.
Гаилə дуслары бергə җыелышып
алсак, үзара: “Их, кире шул чакларга
кайтып яшəп карарга. Əткəй-əнкəйлəр,
абый-энекəшлəр белəн җəйге бакча-
да өстəл тирəли тезелешеп утырасы
иде, баллап, мəтрүшкəле чəйлəр эчə-
эчə сөйлəшəсе иде бер рəхəтлəнеп”
– дип, и тотынабыз хыялланырга, ба-
лачакны искə төшерергə!..
Шəхсəн минем үземə, менə хəзер
җиде-сигез яшьлəрдəге чагым йөгереп
килеп керер дə, мине үз артыннан ияр-
теп моннан фəлəннəрчə чакрым ерак-
та, зəңгəр томаннар артында калган
чакларыма алып кайтып китəр төсле.
И ул хыяллар... Балачак! Туган авыл!
Шушы урында, кыскача гына
үзебезнең гаилəбез хакында да
сөйлəп үтим əле.
Безнең əти əнине күрше Салих авы-
лыннан урлап алып кайта. Бу вакытта
əтилəрнең торырга үз йортлары да
булмаган. Алар шул көнгəчə əтинең
түтəсендə (бездə апа кешегə шулай
дип эндəшəлəр), бер кыек астында
ике гаилə сыенып яшəгəннəр. Əнинең:
“Мин ике бианай өстенə килен булып
төштем”, – дип горурланып сөйлəгəне
əле дə хəтердə. Үзлəренең йортла-
рын ике абыем, мин һəм ике энекəш
тугач кына үз көчлəре белəн төзеп
кергəннəр.
Мин үземне белə-белгəннəн бир-
ле, əни тегү текте. Ул əти соратып
килгəч тə, бирнəлеккə дип, үзенə тегү
машинасы сатып алган булган. Əтигə
килгəч инде, моны белгəн күрше-
күлəн тел шартлатып: “Əт-тə-тə, син
машиналы кызга өйлəнгəнсең бит” –
дип, əтине ирештереп тə йөргəн бул-
ганнар, имеш. Аның каравы, авылда
сабан туе булсынмы, концерт куел-
сынмы, кунак мəҗлесе үткəрелсенме,
бөтен хатын-кыз күлмəк тектерер
өчен əнигə генə килə иделəр. Əтинең
дə кулыннан килмəгəн эше юк иде.
Ул агач эшлəренə дə маһир иде,
эретеп-ябыштыру эшлəрен дə хəтəр
оста башкарды. Аның үз тимерле-
ге бар иде. Анда, кайчан карама, йə
дилбегə, йə ыңгырчак, дугаларны
юнəттерер өчен ир-ат килə иде, хəтта
күрше авылныкылар да йөрде əтигə.
Үзем, түшəмгə кыстырып куелган буяу
калəмен “чəлдерү” уе белəн генə ба-
рып йөрдем...
Бер чакны əти юкта сандалга басып,
келəмгə үрелгəндə, чандагы суга егы-
лып төшеп, чак үлемнəн калдым.
Əллə нишлəп, өйле, курчаклы уй-
науларга бер дə исем китми иде.
Гел тимерлектə əвəрə килеп йөргəч,
əнигə дə артык ярдəмем тимəгəндер.
Һəрхəлдə, биш-алты яшьлек чагым-
да, кул арасына кереп, əнигə нинди
дə булса эштə ярдəмлəшкəнемне һич
тə хəтерлəмим.
Əни, бала тапканнан соң, озаклап
өйдə утырмады, ике ай үтү белəн,
безне зурнəнəйгə калдырып, колхоз
эшенə чыгып китте. Аннан, кич белəн
кайтып туганнарымны имезə дə, йорт-
курадагы тавык чүплəсə дə бетмəслек
мəшəкатьлəргə бата. Əтине эштəн
каршы ала, ашата, аннан безне юын-
дырып йокларга яткыра, ипи салып,
сепарат аертып, идəннəрне юып чык-
каннан соң гына (бу шул төнге берлəр
тирəсендə була) тегүенə тотына.
Без уянганда алар инде эшкə киткəн
булалар. Безнең янда һаман шул
зурнəнəй сакка кала.
Ул безне күп нəрсəгə өйрəтте: до-
галар ятлатты, олыны олы итəргə,
кешенекен урлашмаска, һəрвакыт
вəгъдəңə туры булырга куша торган
иде. Кечкенə чакта боларны кызыкка
санасам да, хəзер елдан-елга, үзем
дə əни булгач, күбрəк шул киңəшлəргə
таянып яшəргə тырышам. Шуларны
балачактан күңелемə чорнап барма-
ган булсам, үземне əллə кайчан кар-
га күтəреп киткəн булган булыр иде,
мөгаен.
Бервакыт уеннан кайтуыма, өйдə
сюрприз көткəн, əти арбалы матай
алып кайткан. Ул көнне бəйрəм ит-
тек, матай котларга күрше-күлəн
дə кергəн иде. Һəрберсе əтидəн бу
матайның кайдан алынуы белəн кы-
зыксынды. Чөнки ул чакта əле ул
авылда, тик хəллерəк кешелəрдə генə
була торган иде... Безнең əти кебек
гади колхозчылар аны ике-өч ел ар-
тыннан йөргəннəн соң гына алалды.
Нəтиҗəдə, əтигə аны күрше авылның
шахтада эшлəп баеп кайткан бер
мужигы саткан булып чыкты. Шулай
итеп, авыл йөзендə безнең гаилəнең
абруе тагын да үсте. Өйгə матай кайт-
каннан бирле, үзебез дə əти каршын-
да биеп кенə тора башладык. Кушкан
бер эшен үтəп барганда, əти матайны
безгə дə йөртергə бирə иде. Мин үзем,
ун яшемнəн матайның тормоз, муф-
та, газын аера башладым, ə уникедə
инде аны сүтеп җыярга да өйрəндем.
Бу мавыгуымның хуҗалыкта да кирəге
чыгып куйгалый иде. Колонкада су
бетеп китсə, арбага тимер мичкəне
салып, җилдереп кенə чишмəгə ба-
рып килəм, печəнгə-утынга да күбрəк
“тимер ат”ны мин “йөгəнлəп” йөрттем.
Гомумəн, эшне ир-атныкына, хатын-
кызныкына бүлүне яратмадым, хəтта
утын да кистем.
Əни матайга атланып чапканым-
ны бер дə яратмады. Күреп калса,
гел: “Җитте сиңа ирдəүкəлəнергə.
Тегү тегə белсəң, йə ашарга
пешерергə өйрəнсəң, əзрəк миңа да
файдаң тияр иде ичмасам”, – дип
тиргəде. Əйткəннəрен тыңламасам,
мəҗбүрилəп тегү машинасы алды-
на утыртып, эшкə китеп бара торган
иде. Башта абыйларымның сүтелə
башлаган күлмəк-чалбарларын гына
төзəткəлəсəм дə, тора-бара күлмəк-
костюмнар тегəргə дə остардым. Тун-
нар, пəлтəлəрне тышлап карадым,
килеп чыга иде болай. Əни: “Кияүгə
чыккач, хурланырлык булмасын”, –
дип гел тукып торгач, аш-су əзерлəү
мəсьəлəсендə дə шомарып киттем.
Югары сыйныфларда укыганда ипи-
не дə, төрле камыр ашларын да бик
тəмле итеп пешерə торган идем.
Хəтта чəкчəкне дə сигезенчедə укы-
ганда ук коя идем.
Мəктəптə уртача гына укыгач, анысы
белəн артык мактана алмыйм. Бик ар-
тыгын көчəнмəдем дə, аннары өйдəге
эшлəр дə күп вакытымны алдылар,
булса кирəк.
Ул елларда бездəге халык җəй җитсə,
юкə кабыгыннан мунчала ярды. Мин
үзем дə бу эш белəн шөгыльлəндем.
Əле дə истə, юкəлекне əти белəн
көненə өчəр мəртəбə ураган булды.
Аякта əтинең кирза итеге була, аны
саз суыра, алай гына түгел, итек эченə
саз балчыгы тула, балчыкка ияреп –
сөлеклəр...
Ул хəшəрəтлəр көне буена каныңны
суырып торалар. Һич тə түзəрлек
булмаса, саздан чыгып, аларны коеп
төшергəн буласың, əмма бу озакка
түгел, сазга кергəч, алар кабат сиңа
килеп ябешəлəр. Өйдə, юкə каерыла-
рын ай чамасы суда тотып торганнан
соң, аркаулыклар яра башлыйбыз.
Аларның бер-берсенең озынлыгы
– 50 метр, ə киңлеге 22 см чамасы
була. Иң азактан, ярылгач чəч тас-
масына охшап калган шул аркаулы-
кларны җиргə сузып салып киптереп
алганнан соң, юкə мунчалалар əзерли
идек. (Əйткəндəй, бер җəйдə, көненə
җəмгысе 400əр метр тасма сугып (ар-
каулыклар шулай атала), 36 сум акча
эшлəгəнем истə калган. Ул акчага
əнием миңа Свердловский шəһəренə
бер баруында баллон куртка алып
кайтырга вəгъдəлəде дə, электр са-
мавыры күтəреп кайтты. И шунда
гарьлегемнəн еладым да соң! Əнкəй
моның белəн күңелемне җəрəхəтлəсə
дə, тора-бара тынычландым тагын. Ан-
нан, теге чукынчык самавыры да шəп
нəрсə булып чыкты бит. Аның чəеннəн
бөтен Шулган авылы авыз итте дисəм,
артырмам, мөгаен. Үзебез дə озак ва-
кытлар игелеген күрдек, əле һаман
шуның чəен эчеп рəхəтлəнəбез. Ə
баллон куртка мəсьəлəсенə килгəндə,
миңа яшьлектə аларның да, яхшы тун-
пəлтəлəрнең дə төрлесеннəн кияргə
язган булып чыкты.
Тагын шул истə калган, бездə яхшы
бүреклəр тегүче бер абый бар иде.
Иң башта аңардан бу эшкə – əни, ə
без əнидəн өйрəндек. Тире эшкəртү
өчен зур осталык кирəк. Шуңа кара-
мастан, əни белəн безнең бер кичтə
икешəрне-өчəр, ə кайчагында дүртəр
бүректə теккəн булды. Аны сатарга кая
гына йөрмəдек... Пермьгə əллə ничə
тапкыр бардык. Əнине матай белəн
күрше авылларга җилдереп илтеп
куям, алып кайтам. Өйгə күп кешелəр
килде. Шулай күрше авыл белəн ике
арада əйлəнеп йөри торгач, техника
белəн тагын да ныграк кызыксынып
киттем. Уналты яшьтə трактористлык-
ка права алдым. Мəктəпне бетергəч,
ике дə уйламыйча, Шафран посело-
гындагы ветеринария училищесына
укырга барып кердем, аның артыннан,
Кушнаренко авыл хуҗалыгы техни-
кумын төгəллəдем. Соңыннан до-
кументларымны Казан шəһəрендəге
ветеринария академиясенə илтеп тап-
шырсам да, укуым барып чыкмады.
Гаилə сəбəплəре аркасында, Себер
якларына чыгып китəргə туры килде.
Аллага шөкер, ирем дə, үзем дə
яраткан һөнəребезне башкарабыз.
Без икебез дə – нефтьчелəр... Үзем,
ике-өч елга тулды инде, пенсия алам.
Эшемнəн китмəдем... Баланы укытып
чыгарганчы тырышырга иде исəп.
Улларымның – иң өлкəне Мəскəү гу-
манитар академиясен тəмамлап, үз
һөнəре буенча əйбəт кенə эшлəп йөри,
кечесе исə Уфадагы Нефть универ-
ситеты студенты. Тормыш иптəшемə
дə, улларыма да бер сүзем юк: ир хо-
лыклылар, барын да кичерəлəр. Шул
да көч өстидер. Моңа сөенеп торырга
кирəк. Чөнки бездə таяныч булырлык
ирлəр болай да аз. Бəлəкəйдəн үк
сəхнəне үз иткəнгə күрəдерме, эштəн
бушаган араларда “Лəйсəн” җыр-бию
ансамбленə барам, “Тальян” татар-
башкорт мəдəният үзəге эшли, анда
бик телəп йөрим. Театрлар, концерт-
лар куябыз. "Тальян" – татарларның
һəм башкортларның иң яратып йөри
торган урыны. Илһамым килгəндə,
шигырьлəр, хикəялəр дə язам. Шушы
араларда, аларның бөтенесен бергə
туплап, “Бəхет ярым син кайда?”,
“Ак төннəрдə сайрый бер кош” исем-
ле ике җыентыгымны бастырдым.
Туган ягымнан еракта яшəсəм дə,
үзебездəге чыккан татар гəзитлəре
һəм журналлары, якыннарымның хат-
лары аша, мин андагы хəл-əхвəллəр
белəн гел танышып барам. Үземнең
дə миллəт язмышы, туган телне
саклау мəсьəлəлəренə кагылган
мəкалəлəрем чыккалап тора. Кыска-
сы, мин тəнем белəн генə монда, ə
күңелем белəн гел туган ягымда ка-
лам. Шуңа күрə дə сагындырадыр ул
балачак, шуңа да юксындырадыр ул,
туган як!